
Фәридә ГАФФАРОВА вафаты уңаеннан «Tatar ile» газетасы, декабрь, 2006 ел.
Күз уңында торган, яшәве, иҗтимагый итү үрнәге белән берсеннән-берсе салкын, бигрәк тә хөрмәтле, мәртәбәле шәхеснең бүген, иртәгә һәм инде һичкайчан да арабызда йөрмәячәген, сөйләшмәячәген күңел, җан, зиһен кинәттән генә кабул итеп җиткерми, моңа ышанып бетми.
Көндәлек эш, мәшәкать, ихтыяҗ, өмет фанилык белән бакыйлык арасын сиздерми, бер-берсеннән аралый, чмгерә, ерагайта кебек. Тик бу тоем бер дә бер мизгелдә, өн һәм күреп тә онытылган төш шикелле, уала да тарала, чәчелә дә сибелә, томалана да югала. Әмма шул ук мәлдә, хәтмәле яшәү яшьнәү, күк күкрәү сыман, бөтен чынбарлыгында ачылып кигә, күк капусы ачылгандай, бар хакыйкатендә чагылып ала. Шул вакытта Яшәү тантанасы белән Үлем котылгысызлыгы арасының бишек белән ләхет арасындагы инде үтелгән һәм үтеләчәк Юл икәнлегенә инанасың. Шул вакытны шушы уеңның, Тимер Казык йолдызына тиң рәвештә, һәр мизгелдә истә торырга тиешле мәңгелек хакыйкать булуы сабыр гына, моңсу, өметле, сөенечле генә итеп уяна, аннары инде бөтенләйгә, онытылмаска тәгаенләнә.
Һәм менә халкыбыз үз иткән күренекле шагыйрь Айдар Хәлимнең шигыре:
Син китмәдең, көн-төн әрни минем күңелем,
Синең кебек уңган җан булмас лә, сеңлем.
Милләт өчен яндың, милләт өчен көйдең,
Гаиләңне Ил итеп, мәңгелеккә сөйдең.
08.11.2006. Иртәнге 6 сәгатьтә уянгач.
Әйе, шулай. Нәкъ шулай булды шул.
Без – аның Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендәге 496 нчы төркемдә белем алган, гыйлем эстәгән сабакташлары узара танышуыбыздан алып соңгы сулышынача аны шушындый итеп күрдек, белдек, яраттык һәм хөрмәт иттек. Ченки колхозда бәрәңге алып чиләнгән көннәребездә дә, татар халкының дәрелфенүндә дәресләр биргән, лекцияләр укыган, семинарлар, коллоквиумнар үткәргән атаклы мөгаллимнәре, галимнәре, язучылары белән кендәлек аралашуыбызда да, һәр кайсыбызның тыйнак туган көннәре мәҗлесләрендә дә Фәридә алгыр дәртле, көләч йөзле, шаян, шур, җор телле, сабыр, уйчан холык-фыгыльле була белә иде. Юк, белгә түгел, ул моны махсус, күзгә күреним дип эшләмәде, чөнки аның ихлас, максатчан табигате, фәкать шундый гына иде.
Исебездә: бер дә бер заманны без аны чак кына үз арабыздан югалтмый калдык. Ул ифрат илһамланып, күпләрне сокландырып, университеттагы үзешчән татар драма театрына йөргән, танылган артист һәм режиссер Әхтәм Зарипов куйган «Бишбүләк» (Таҗи Гыйззәт), Айдар Хафизов сәхнәләштергән «Сакла – шартламасын!» (К. Тинчурин) спектакльләрендә киләчәктә язылышканда ире ягыннан шаһит булачак – бүген компьютерчы инженер Марат Сәгъдиев, хәзер инде шагыйрь укытучы Ильяс Гарипов, алга таба танылган журналист һәм язучы буласы Ринат Гаффаров белән бергә-бергә төп рольләрде уйнап йөри иде. Шул чакта, ничектер, аның уйнавын атаклы Камаллар династиясе дәвамчысы Гәүһәр апа Камалова карап торган да ана:
– Сеңелем, син тумыштан артист икәнсең. Әйдә, мин сине театр училищесына кертәм, – дигән.
Туган авылы Камышлыдан унөч чакрым юл үтә-йөри Кукмарадагы урта мәктәптә укыган чакта татар шагыйрьләренең иң фаҗигале шигырьләрен сәхнәләрдән яттан сөйләгән, журналист булам дип, үз районы газетасына мәкаләләр язып барган, Казан дәүләт университетына укырга керәм дигән саф һәм катгый хыялын чын иткән Ул артист буламыни инде. Ә күпмедер еллардан соң язлар үтеп, җәйләр җиткәч, бөтен татар матбугаты аның элеккеге Император университеты, аннан соң В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарихында, иң беренче булып, ана телебездә – татар телендә кандидатлык диссертациясе яклавын язып чыгарлар.
Ул, шулай, беренче була белде. Исеменә җисеме туры килгән инде: Фәридә – беренче, бердәнбер дигән сүз.
Алла – әхәт, бердәнбер дигән шикелле.
Әйе, ул өченче курска дип киләсе елның август аенда үзенең тәкъдиренә язылган бөтен гомерен багышлыйсы кешегә пар кеше булды. Кызлары Ләйлә белән Сөмбелне үзе кебек ук татар-пәрвәр булырлык йөрәк парәсе итеп тапты, үстерде, тәрбияләде, укытты, милләтебезнең бар җиһанны яраткан затлары итте.
Ә үзе... үзе быелгы – 2006 елдагы Уразаның соңгы атнасындагы Кадер киченә каршы вафат булды, өчесе Гарафә кичәсе иде (ул төнне күк йөзе аязмаз, зәп-зәңгәр иде). Җидесе көнәндә, иртәнге сорылык пәрдәсен чигереп, батышына кадәр Кояш балкыды. Кырыгы да нәкъ шушылай булды.
Ә моңа кадәр ул үзенең соңгы китабының өтерен өтерләп, ноктасын нокталап тәмамлаган иде инде. Ул үз эшен кешегә калдырмады.
«Кешенең фанилыктагы бәхете дигәне бәлки шундыр да инде ди – үз вафатыннан соң да кала торган өч көнлек эшен дә бакыйгача тәмам итүе. Аның әйтергә теләгән, әйткән Сүзләрен әллә кайдан эзлисе, табасы түгел, аларның һәммәсе – татар язучысы Әхәт Гаффарның язган һәм язасы әдәби әсәрләрендә.
Хәзер, Фәридә Юлдаш кызы Гаффарова татар халкының галиҗәнаб, фикер, әдәбият әһелләре – мәшһүрләребез Гаяз Исхакый, Садри һәм Һади Максудилар кебек фидан мөһаҗирләребезнең язмышлары турында йөзгә якын мәкалә язды, аларны Татарстан радиосы һәм телевидениесеннән даими сөйләде, Төркиядәге төрле журналларда, мәҗмугаларда бастырды. Аларга күңелен, аңын баглап, 7 китап чыгарды. Бәлки артык күп тә димәсләр, ә Ана зат, кеше кешесе, гаилә иясе өчен аз түгел. Үз алдына куйган максатларының байтагына иреште, тик үзеңнең иң төп, асыл дип санаган максаты – Татарстанның Бәйсез Дәүләт булмый калганына ул гаепле түгел инде, бакыйлыкка бераз гына ашыгыбрак кайтып китте. Бусын Фәридә ханым үзеннең бихисап варисларына мирас итте. Әгәр дә ул һәммә татар китабын укып, театрларыбыздагы барча спектакльләргә карап барган, Г. Камал исемендәге театрда Ф. Бикчәнтәев куйган «Өч сеңел» спектаклен гаиләсе белән карап, кешедән яшермичә елаганын безгә сөйләгән икән, – бу тикмәгә түгелдер. Анда Чехов барча өметләрнең, һәммә хыялларның чәлпәрәмә килгәнен һәм киләчәген әйтә.
Фәридә кешеләрне һәм чәчәкләрне бик-бик ярата иде.
Р.S. Әхәт Гаффар узеңең Фәридәсе турында болай дип язып булган (вафатына нәкъ бер ай кала нәшер иткән):
Әллә кайда – төштә генә калдың,
Әниемнең соңгы сәламе.
Яту-тору, тору-ятуларым –
Бетенесе сине көтүдә.
автор: Альберт ТӘХӘВИЕВ