Әхәт Гаффар иҗаты әзерлекле, белемле укучылар өчен генә дисәк, инкарь итүче булмас. Тик ни гаҗәп: язучының стиле ничек кенә катлаулы булмасын, сүз Тукай турында барганда, аны җырлап, бар дөньяңны онытып укыйсың. Гаффар тудырган Тукай дөньясында, үзең дә сизмәстән, яши башлыйсың. Соңгы ноктасына җитеп, укып тәмамлагач та, Гаффарның Тукае йөрәктә кала, бик озакка әсәрләнеп йөрисең. Вакыт узып, кабат шул ук "Дәрья башы"н һәм башкаларны укыганда бөтенләй башка яңа хис-кичереш өермәсенә кереп китәсең. Һәр укыганда яңа әсәр укыгандай онытылып-йотылып укыйсың. Әхәт Гаффарның метафорага корылган серле, тирән фәлсәфи теле аша Тукай образы киңкырлы, үзенчәлекле, татарның бердәнбер үксез даһи улы булып сурәтләнә. Милләтемнең газиз улын кызгану белән беррәттән соклану-горурлану, аның бөеклеген зур шатлык аша кабул итү кебек каршылыклы хисләр дулкынын тудыра язучы.