кызы Сөмбел Гаффарова алып бара
Әлеге әсәр турында мин язган идем инде. Эзли торгач, 1984 елгы "Современная драматургия" альманахы килеп чыкты. Анда әтинең әлеге пьесасы урын алган булган. Әсәргә кереш сүзе дә бар.
Шушы...
Әти дә яшь булган. 1976 елда Мәскәүә басылган "Мы молодые" альманахында Әхәт Гаффарның "Әҗәт" хикәясе урын алган. Башка яшь язучылар арасыннан әтине дә сайлап алулары - зур дәрәҗә һәм зур өмет...
Әтинең әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп, төрле матбугатта басылып барылуы балачакта минем өчен гайре табигый һәм шул ук вакытта үтә горурланырлык хәл иде. Әйтеп кенә үтим, шул ук санда Рәсүл...
Дөньяга килгән көнне
Нигә көяргә ди миңа, – Яңа тудым бит әле! Шушы туган бер көнемне Гомерлегем ит әле.
Аяз көндә, яшен булып, Мин бит әле үтмәгән, Ә син, күк күкрәүдәй тулып...
"Гаилә һәм мәктәп" журналында минем гаиләбез турындагы язмам чыкты. Бик җылы итеп, яратып яздым. Рәхим итеп укыгыз - биредә.
Әтинең төрле җыентыкларда да әсәрләре басылып килгән. Монысы 2006 елны дөнья күргән. Шул ук вакытта әниебез дөньядан китеп барган.
"Дәрья башы" әсәрен укыганда кышның суыгын, ачы язмышның зәмһәрирен тоеп укыйсың... Ятим калган барыбыз да нәни Апушка охшап калганбыз... Безгә әйтелгән кечкенә генә бер җылы сүз мендәргә...
Г. Тукай премиясенә дәгъвә итүчеләр арасында әти дә бар иде. Без аның Г. Тукай премиясен алырга бик лаек санадык һәм саныйбыз. Берничә ел дәгъвә итеп карады. Булмады. Аның каруы, әти, дәгъвачы...
Заманында Энже Садыйкова берничә язучыга багышланган открытка чыгарган иде. Арасында әтигә багышланганы да бар. Миндә берничәсе бар. Саклыйм.
Бу әсәр 1983 елда язылган. Әтигә 34 яшь булган. Сюжет коруда бик кызык, көтелмәгән алым кулланылган. Әйе, геройлар, ачылып та бетмәгәндер. Әйе, баш герой танылган шәхес булса да, сюжет...