Фәнни хезмәтләр

Ә. Гаффар әдәбиятка 1970 нче елларда килеп керә. Аның беренче әсәрләре үк образлылыгы, фикеренең фәлсәфи тирәнлеге, персонажларының гадәтхолыкларын, рухи халәтләрен бөтен нечкәлекләре белән, җанлы итеп сурәтләве белән аерылып тора. Язучы – бүгенге әдәбиятта иң актив иҗат итүчеләрнең берсе.