Гәрәй Рәхим, Татарстанның Тукай исемендәге премиясе лауреаты, халык шагыйре

Синең язганнарың Татарстанда гына түгел, элегрәк заманны искә төшерсәк, СССРдагы, чит илләрдәге төрле халыклар телләрендә нәшер ителде. Инде, ни­һаять, иҗат үрнәкләреңнең Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүен мин рухланып кабул иттем, ихлас күңелдән шуңа лаек дип саныйм.