Җан хәтере (Күренекле язучы Ямил Мостафинга – 85 яшь)

Категория:

Мәскәүдәге татар язучысы Ямил Мостафин иҗаты турында сүз әйтергә керешкәнче, Ленин премиясе лауреаты әрмән Мариэтта Сергеевна Шагинянның язганын телгә алам. Ул: “Ямил Мостафин авыр тормыш мәктәбе үткән кеше. 1927 нче елда Башкортстанда крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, ул тимерче, слесарь, токарь булып эшләгән. Эшче халкы аның хикәяләрендә гаҗәеп төгәллек белән һәм чиста тасвирлана. Укып чыкканнан соң, аның әсәрләрен озын-озак оныта алмыйсың, ә иң мөһиме – алар язучының кешеләрне ниндидер нәфис һәм күркәм яратуы белән яктырып торалар”, дип язган иде. Ул Я. Мостафинның табигать һәм җәнлекләр турында ифрат тасвирлы, шигъри язуын да билгеләп үтте. Аның әсәрләрендәге мәсьәләләр киңлеге, тормышны хәл кадәри асылында чагылдыру омтылышы, кешеләрне тирәнтен, үз итеп, яратып язу хисе хакында нәфис әдәби сүз осталары С. Залыгин, С. Антонов, В. Астафьев, В. Поволяев әйткән сүзләрне дә китерергә булыр иде. Алар барысы да Я. Мостафин иҗатын яратып кабул итү белән сугарылган. Хикәяләрендә булсын, повестьларында, романнарында булсын Я. Мостафин “җан хәтере” белән яза, ә бу хәтер аның әсәрләрендә халык хәтере сыйфатында чагыла.

Алай да Ямил (Җәмил) Мостафин иҗатының төп асылын нәрсә тәшкил итә соң? Иң әүвәл – бердәм гаилә хисе. Аның әсәрләрен укып чыкканнан соң, аерым-аерым алып тикшерсәң дә, тулаем күз алдына китерсәң дә, бер үзенчәлек хакында уйланасың. Ул да булса – язучының төрле милләт вәкилләре холык-табигатен тирәнәтен белеп чагылдыруын, аларга хас рух бөтенлеген, омтылышлар бөеклеген, максат чисталыгын төгәл гәүдәләндереп, уртак, гомуми мәгънә дәрәҗәсенә җиткерүе. Аның БАМ төзүчеләре турындагы “Күпер” дигән повестен укыйсыңмы яисә Себердәге мәһабәт үзгәрешләрне эпик киңлектә сурәтләгән “Юл” романын укыйсыңмы, анда бер фикер уяна, күңелне бер хис били: Я. Мостафин, кайсы гына милләт вәкилләренең яшәү рәвешен, тормышын-көнкүрешен сурәтләсә дә, ахыр нәүбәттә киләчәктәгеләрнең шәхес буларак үзкыйммәтен, кабатланмас икәнлеген дәлилли, раслый. Ахыр килеп, әлеге раслауда какшамас бер ныклык – ягъни кешелеклелек тантанасын, уртак бәхетне дәгъвалау дәррәү ярылып ята. Аның әсәрләрендә каһарманлык, рухи матурлык тантана итә. Эштә кешеләр үзләренең үлемсезлеген раслый. Язучы иҗатын фәлсәфи югарылыкта карарга мөмкинлек биргән “Күпер” повестенда да, “Юл” романында да каһарманнар дөньяны тарихи танып-белүләре, шушы максат белән яшәүләре укучыда күтәренке хис уята. Бу әсәрләрендәге каһарманнар – безнең заман кешеләре, заманча кешеләр, язмышлары үтә гыйбрәтле. “Юл” романында ул язган кешеләрнең язмышлары бөтен тирәнлегендә ачыла, эчтәлеге үз кичерешләренең җан кайнарлыгы, укучыны биләп ала, әсәр катлаулы вакыйгаларга бай, фәлсәфи уй-фикерләр белән тулып, ташып тора. Ул үз каһарманнарын һәрчак көрәшче итеп тасвирлый, ул көрәштә Я. Мостафинның тормыштагы, яшәүдәге үз көрәше ап-ачык чагылып тора. Прораб Петр Новгородов, бетончы Иван Шпак, юл монтеры Клава Варфоломеева, утызынчы елларда сөргенгә сөрелеп, шунда төпләнеп калган татар хатыны Рабига – һәркайсында ул кешеләрнең үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен рәсемләп күрсәтә. Рабига түти, әйтик, сугышта ире, ике улы һәлак булып, япа-ялгызы калса да, рух ныклыгын, сабырлыгын, чит кеше кайгыларын җаны-тәне белән үзенекенчә кабул итүен бөтен гомере буена инанган Коръәне тәкъбиредәй дәвам иттерә. Бу сурәт, тасвирлама Г. Бәширов, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев кебек татар әдипләре иҗат иткән татар хатын-кызлары шәрәфендә күренекле бер урын тота. Рабига түти образы, Я. Мостафин әсәрләрендәге башка бихисап каһарманнарның әхлагына, үзенә күрә бер ачкыч буларак, онытылмаслык рәвештә истә кала. Һичнинди үгет-нәсихәтсез, ул кешеләрнең үзара дуслыгына, туганлыгына хаклы төстә дан җырлый. Аның әсәрләрендә Кеше Кешене тота. Авырлыклардан качып яшәгән Иван Шпак үз хезмәттәшләренең күңел җылысы аркасында яшәү мәгънәсен таба, үз-үзенә кырыс хөкем чыгара:
“Тормышны кәкере күрсәтүче көзгәдәгечә күрә идем. Ә яшәү кәкере көзгеләрне кире кага икән. Андый көзге пыяласы артында кешеләрнең язмышлары, агач тамырлары кебек, үзара берегә, һәм алар ни кадәр тирәнрәк булсалар, шул кадәр көчлерәк, озак яшәүчәнрәк”.

Ошбу сыйфат – язучының иҗатында, иҗтиһадының асылында. Ул – җәмәгатьчелектә фикерләр кузгаткан бик күп мәкаләләр иясе. Чираттагысы “Правда” газетасында чыкты... Мәшһүр металлург Нәкыйп Закиров турындагысы аның хезмәт кешесен зурлап ихтирам, үз итүе, иң нечкә хисләрен күрә белүе... Язучы Я. Мостафин әүвәлге СССР Язучылар берлегенең кыргыз әдәбияты советы әгъзасы, Мәскәүдәге Ворошилов район Советы депутаты, РСФСР Әдәби фондының президиум әгъзасы иде. Әллә күпме милли язучыларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдәге газета-журналларда, нәшриятларда чыгарды. Алар арасында татар язучыларының әсәрләре аеруча күп. Татар әдәбияты, Татарстан белән даими элемтәдә тора, әледән-әле Казанга килә, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксына, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Горурлана.

Язган каһарманнары – Я. Мостафинның үз язмышы. Ул – олы тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Чын мәгънәсендәге көрәшче кеше. Әсәрләренең һәркайсы ышандыра, алар уйлап чыгарылмаган, алар аның яшәү үрнәге белән сугарылган. Язучының “җан хәтере” менә шунда инде.

Әлеге хәтер йомгагының очсыз-кырыйсыз, озын җепләре Я. Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи дөньясы белән дә тоташтыра. Аның әсәрләре заманында СССР, дөнья халыкларының күп кенә телләренә нәшер ителде.

Шушы 2012 елны шомырт, чия, алмагачлар чәчәк ата торган май аенда күренекле язучы Ямил Мостафа улы Мостафинга 85 яшь тула. Шул нисбәттән аңа тән саулык-сәламәтлеге, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, үз укучыларын үз йөрәге хәтере тирәсенә чакырып торган учак төсле җыюын телим.