
Шагыйрь күңеленә бөтен дөнья сыя. Ә дөнья шагыйрьне сыйдырамы суң?
Кайбер чакны күңелгә килгән сорауларга җавапны Габдулла Тукайдан эзлисең. Һичшиксез табасың да. Әйтик, әлеге сорауга. Ул ни дип язган?
Керләнә өст-өстенә - рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга – юк?!
Ул үзенең соравына үзе үк җавабын да бирә:
Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы.
Ни өчен? Чөнки:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым.
Шагыйрь белән дөнья. Гаҗәеп кызыклы да, мәгънәле дә җиһан. Болар әле кочаклашып йөргән дуслар, әле капма-каршы килгән дошманнар.
Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов бу хакта:
Үтте гомер, узды кавем,
Эчтән-тыштан җил өрә.
Җан-яфракның калтыравы
Менә ул шуңа күрә! – дип яза да, –
Эчтән-ыштан, тыштан – дошман, –
Басканнар аягүрә!.. – дигән нәтиҗәгә килә.
Шулай икән, җанына дөньяны сыйдырган, ә үз җанын дөнья сыйдырмаган шагыйрь кем соң ул?
Бу сорауга да сезне зарыктырмас, үз-үземне талчыктырмас өчен җавабын кул астында гына дигәндәй торган бер китаптагы өземтә белән бирәм. Рус шагыйре Александр Блок. Ул:
«Шагыйрь – аһәң угылы; һәм аңа дөнья мәдәниятендә ниндидер роль бирелгәң. Аңа өч эш йөкләнгән: беренчедән, авазларны үзләре торган очсыз-кырыйсыз, туган табигатьтән азат итү; икенчедән – әлеге авазларны аһәңләштерү, аларга рәвеш бирү; өченчедән – әлеге аһәңне эчке дөньяга әйдәп кертү.
Табигатьтән тартып алып һәм дөньяга иңдерелгән авазлар үз эшләрен үзләре иҗат итәргә тотына. «Шагыйрьнең сүзләре – аның эше асылы инде ул.» Алар көтелмәгән кодрәт күрсәтәләр: алар кеше йөрәкләрен сыныйлар һәм кешелексезлек өемендә ниндидер сайлап алу үткәрәләр…
Шагыйрь тарафыннан дөньяга иңдерелгән аһәңлек кодрәтенә каршы тору мөмкин түгел… Шигърият кирәк чагында очып барышында тотып алган аваздан, үлем кебек үк, читкә тайпылып булмый. Ули сем (шагыйрь Ә. Г.) ялгышмыйча бирелә».
Ә Александр Пушкин дөньяның шагыйрьдән башка кешеләргә караганда да күбрәк тайчынганын:
…Дөнья үксез иткән балалардан
Иң үксезе бәлки улдыр ул, – ди.
Сары бер кочек турындагы шигырендә Роберт Әхмәтҗан, дөньяны күз алдында тотып:
Нигә аңа «көчек» диләр, –
Үзенчә бик эре бит ул!
Ныклап торып ачу чыкса,
Бүре бит ул! – ди.
Гәрчә мин – Әхәт Гаффар – үземнең Муса Җәлилгә багышлап, балалар өчен язган «Кояш тотылганда» дигән драматик поэмамда ХАКИМ авызыннан: «Безне усал диеп, яла гына ягалар! Кешелеккә шагыйрьләр кирәкме? Каян килә алар? Кешелеккә аларны без бирәбез! Шагыйрьләрне бакчада үстермиләр, аларның иң танылганнары төрмәләрдә җитлегә», – дип, Г. Тукайны («Россия империясе – халыклар төрмәсе»), Х. Туфанны (ГУЛАГ концлагере), М. Җәлилне (Моабит тоткыны) күз алдымда тотып язган булсам да, барыбер:
Ач балалар көлә белми һич,
ярканатлар очмый көн тугач,
алтын тел куйсаң да сайрамый
канатлары бәйле Сандугач!
Шагыйрь фәкать сулар һавасы бетсә, яшәвенең мәгънәсе калмаса гына үлә. Алар үлә, – Шигърият кала.
Роберт Әхмәтҗан, «Шигъриятне сагыну»:
Җиде төндә торып уйланам мин
Синең белән калып бергә-бер,
Кояшларың белән син килмәсәң,
Яшәлмәгәң, димәк, бу гомер.
Гомерем буе сиңа тугры булдым, –
Син дә китмә инде, и бәгырь!..
Бер-бер адәми зат – Роберт Әхмәтҗан – дөньяга үз-үзен Шагыйрь итеп таныту, танылу тантанасына ирешкән икән, – аңа фәкать мәрхәбә генә. Танылу, кабул кылыну бары тик фани дөньяны лаеклы саналырдай эшләрең белән яшәү, бакыйлыкка әйдәгән Сират күпереңне кылган иҗтиһадың белән ярлыкау белән генә аклана:
Борчылмагыз, калды, диеп, өстә
ярты эшләр, иҗат, бирәчәкләр,
алгы көнгә дигән хыяллар…
Сез, тагын, ошбу шагыйрь Р. Әхмәтҗан һәµ башкаларның иҗаты да дөнья шигърияте дә тоташлый капма-каршылыктан, чакмага-чакма, кылычка-кылыч, чалгыга-чалгыдан тора икән дип уйлый күрмәгез, зинһар. Шигърият – ул җирләр белән җирләр, җилләр белән җилләр, диңгезләр белән дәрьялар, кешеләр белән кешеләр арасындагы ниндидер капма-каршылыкны гәүдәләндергән, сурәтләгән, шуны гасырлардан гасырларга тапшырып барган җәнҗал зилзиләсе, коткы оясы дип уйлый күрмәгез, зинһар. Шигърият – ул сынган камыш сабагында көйләп уйнаган җил исүеннән башлап бер җанның бүтәненә әйләгән моңы, сагышы, шатлыгы, сөеп якынлашуы, бәбинең елап дөньяга килеше дә адәми затның якты дөньядан гаип булмышы, Кояш чыгуы да батмышы, йолдызлар балкышы да Ай тотылмышы, зиратта җәйрәп пешкән каен, җир җиләкләрен җыеп ашавың, Күкләрне күкрәтеп, яшеннәрне уйнатып узган бәрәкәтле яңгырның тупыл яфрагындагы бер тамчысы киң әрекмән яфрагына төшеп чәчрәве, Коръән сурәләре моңы, тәсбихның, тегермән ташларыдай, өзлексез әйләнүләре… дөньяның тагын әллә ниләре, әллә нишләүләре ул. Боларның барчасы, әйтелгәне дә, сүзсезе дә - һәммәсе шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов иҗатында әле ялкынлы учак, әле кайнар учак, әле суынган күмер, көл сыман сулый, көйри, ахыр килеп, яши.
Шул эшләр җирдә – сез кабызган
Чор ялкыны бара Киләчәккә:
Вөҗдан уты, Хәтер – уяулар!..
…Бер заманны үзем укыган Олы Солтан урта мәктәбе китапханәсеннән мин эзтабар бер әйбергә юлыктым да, күз карашым белән иңләп алгч, аны, яздырып, тулай торагыбызга алдым. Ул кулъязма журнал иде. Миңа кадәр һичкемнең күз уңы төшмәгән Онытылган. Үз хәтеремә, бәгъзеләрнең исенә төшерәм: хәл кадәри рәсемләп эшләнгән әлеге кулъязма журналда Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин, Рәшит Гарипов, Давыт Сөнгатов… шинырьләре, нәсерләре…
Заманында Җаек мәдрәсәсендә мәшһүр мөхәррир, аннан соң бөтен Россиягә данлыклы җырчы Камил Мотыйгыйның «Әл-Гасрелҗәдид» кулъязма журналыннан бер Габдулла Тукай килеп чыккан булса, әлеге дә баягы Олы Солтан урта мәктәбендәге кулъязмадан болар үзләре генә түгел, ә бәлки җыенысы дистә ярымнан артык СССР, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, бихисап журналистлар беренчел илһам алганнар да инде.
Боларның һәммәсен кадәр Укмасый булган, аңа кадәр шушы төбәктәге борынгы Кашан дигән Болгар шәһресендә Кол Гали үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән данлыклы дастанын язган икән, ахырында ничек итеп шагыйрь Роберт Әхмәтҗан килеп чыкмаын ди инде!
Шигърият, менә шулай, чорлардан, дәверләрдән дәверләргә күчә торган мәңге җиңмәс чәчәк бәйләме ул.
Чәчәк димәктән, шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның тәрәзәләре төпләрендә кына, яран гөлләре ел тәүлеге шау чәчәктә тора торган иде.
Сеңел, төнен кил син,
Тәрәзәмә
Көзге җил булып!
Һич югында
Тып-тын балкып утыр
Тәрәз төбемдәге гөл булып!
«Шигъриятне чакыру».
Рухыбызның дөньяга карар тәрәзә төпләрендә аның:
Кояш асларында йөргән чакта,
Исемегезгә сөю һәм сәгадәт
Без булырбыз – сезгә юллаган! –
дип язылган шигъри юллы һич дигәндә бер китабы тора икән, ошбу дөньядагы меңләгән шагыйрьдән берсе ул булыр – Балык Бистәсе төбәгендәге Иске Арыш авылыннан инде 80 яп-яшь Роберт Әхмәтҗан.