Сагыну

Категория:

Безнең әтиебез Габдрахман Гаффар улы әлеге дә баягы теге сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан. Җәрәхәтләреннән 56 нчы яшендә вафат булды. 1907 елгы иде. Унбиш авылдашы белән сугыш ачылуның икенче көнендә үк алып чыгып киткәннәр.

Әниебез Бибигайшә Хөснетдин кызы белән сугышка кадәр һәм аннан соң тугыз бала алып кайтканнар. Ике кызларыннан соңгы ике Габдерәүф әти фронтта чакта вафат (һәлак дию хаклырактыр) булган: берсенә яшь ярым, икенчесенә ярты яшь чакларында. Әтинең фронтта йөргәннәре бер кыйсса, госпитальдә ятулары бүтән бәян. Бүтәнен аның әнигә язган ике хат сөйләсен. Ул хатларны әниебез («Ана даны», тагын өч медаль иясе) вафатыннан соң өебездәге хәзер дә төзек, кадерле торышлы яшел сандыгыбыздагы изге Коръән Кәрим китабыннан табып алып укыган идем. Ул хатлар өлкәнәйгәч тә бөти урынына тагып йөртерлек шикелле. Хәтер бөтиләре. Алардагы сүзләрнең тәэсире көчле, догага тартым, борынгы язмалардагыча тыныч, мәңгелек.

Әнә ич: «хатыным» димәгән, «якыным» дигән. «Яратам» яки «мәхәббәт» дигән сүзләр хәзер генә телдән төшми ул, җырлар, китаплар тулган. Матур сүзләр. Тик тапталып, шомарып беткән, көчмез, гайрәтсез, мәгънәсез җуелган сүзләр. Ә тормышта гадирәк, нәфисрәк, ялкынлырак. Ахыр килеп, тыйнаграк, «якыным». Аралар чиксез ерак – хис, тою якын. Сагыну көчле, сагыш зур, наз чиксез. Ахырында, безнең әтиебез беләни әниебез кебек, бакыйлыкта янәшә яту. Янәшәләрендә, инде менә елдан артык, кызлары – Мәңгелек Укытучы – Әлфия апа.

Әхәт Гаффар