Бар

Категория:

Яшәгән ди, булган ди бер бар. Аның барысы да бар булганга күрә аны БАР дип атап йөрткәннәр. Бу Бар шундый Бар ди, моның бар нәрсәсе бар икән. Ул Барның нәрсәсе бар икәнлеген саный башласаң, кул бармаклары, аяк бармаклары саны гына түгел, ә бәлки Җир йөзендәге барлык әйберләр, Күк гөмбәзендәге барлык йолдызлар саны да җитмәслек ди. Ул тартма-тартма түфли, ул сандык-сандык күлмәкләр, ул калфак-кәләпүшләр, ул уенчыклар, ул сыбызгы-курайлар, ул гармун-пианино, ул машиналар. Ул өйләр – Барның ни барлыгын саный башласаң, болар очсыз-кырыйсыз, исәпсез-сансыз икән. Инде боларның барысы да БАРның барлык ашаган тәмледән-тәмле ашамлыкларын, баллыдан-баллы эчкән суларын да барласаң, бар дөньядагы барча кушу-алулар, бүлү-тапкырлаулар барысы бергә буталышып бетәләр, имеш.
БАР барлыгы барлыгын белеп барган БАР бар бугазын бүлтәйтеп:
– Мин – БАР! Минем бар нәрсәм бар! – дип, бармагын күккә чөя, йодрыгын күкрәгенә төя икән ди.
Бер дә бер заманны аңа:
– Синең бар да бар. Нәрсәң юк? – дигәннәр ди.
БАР, бичара булып:
– Минем югым юк. Юк китерегез миңа, юк! – дип бакырган.
БАРга юкны барлап биргәннәр.
БАР әлеге юктан:
– Син кем? - дип сораган.
ЮК:
– Мин – ЮК, – дип җавап биргән.
БАР бик батыраеп:
– Мин – БАР! Минем барысы да бар. Ә син ЮКның югы да юк, – дигән.
ЮК әлеге дә баягы БАРга:
– Әйе, мин – ЮК. Ә син – БАР. ЮКның барысы да юк. Ә менә син БАРның югы да юк, – дигән дә тынычланып йоклап киткән.
– Ә БАР: “Минем нәрсәм юк икән?” – дип, йоклый алмыйча бик озак бимазаланып, интегеп яткан да яткан.
Тыныч йокы, тәмле төш!

Рәсем - freepik.com