
…Һындыбалар таң атканнан алда
Уянганнар иде…
уянды,
Бал кортлары,
берсен-берсе үпкәч,
Ай оялды,
Кояш ут янды…
Бөтен дөнья шәп-шәрә килештә,
Арыш серкә очырган чакта
Сызылыплар калды безнең эзләр
Парлап йөргән чирәмле чыкта.
Кәккүк тәмам арган иде инде
Минем-синең сөюне санап,
Каян белик инде,
каян белик:
Синдә – каурый,
миндә юк канат.
Кәккүк тәмам арган иде инде
Күрәчәкнең мизгелен санап…
Канат,
Канат инде бу җанны,
Юллар үткән,
еллар – бусага.
Кәккүк тәмам арган иде инде,
Курай – сонык,
Каурыйлар сынык.
Кәккүк аргач,
Сандугачлар талгач,
Дөнья ярып килде бер онык.