
ХХ гасыр башында татар милли хәрәкәтен күтәреп җибәреп, аның идеологларына, лидерларына әверелгән һәм үзләренең гомерләрен бары тик татар халкының бәйсезлеген һәм югалткан дәүләтчелеген кайтару өчен көрәшкә генә багышлаган шәхесләребез — Исмәгыйль бәк Гаспринский, Фуад Туктаров һәм Гаяз Исхакыйлар булган. Соңарак алар эшен 1954 елда Г. Исхакыйның вафатыннан соң бөек милләтче кулыннан “милли дәгьва байрагын алып калган” Гали Акыш дәвам итә. Гали Акыш бар белемен, бөтен көчен һәм гомерен татар милләтенә хезмәткә, ягьни татар халкының милли горурлыгын, милли аңын үстерүгә багышлап, аңа икьтисади һәм сәяси яктан көчәеп, ныгып, дөньякүләм аренага чыгу юлларын күрсәтүгә, аңлатуга салган һәм ярдәм итәргә тырышкан олуг затыбыз. Танылган милли эшлеклебез Һ.Максудиның 1914 елда Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата әйткән сүзләрен бүген Г. Акышка карата да әйтергә була. “Аның бар тормышы, эше милләткә хезмәткә багышланган иде, аның бар сөйләгәне милләт, милләт вә милләт иде”.
Гали Акыш — татар эмиграциясенең легендага әверелгән шәхесе, татар милли хәрәкәте каһарманы. Ул эмиграциядәге татарларның лидеры, ягьни “Милли мәркәз” житәкчесе итеп 1954 елда Г. Исхакый тарафыннан билгеләнә. Һәм шул елдан башлап Г. Акыш үзенең “Азатлык” радиосындагы тапшырулары белән СССРның кан дошманына, ә бөтен дөньяга сибелгән татарларны берләштереп, алардагы милли хисне үстереп, туган телне саклап яшәтүче мәркәзнең авторитетлы житәкчесенә һәм милли идеяне саклаучы көчкә әйләнә.
Гали (Агиш) Акыш 1918 елның 14 январенда Манчжуриядә эмигрант гаиләсендә туган. Әтисе Хөснетдин, әнисе Ләфизә Пенза өязе Юнә авылында туып үскәннәр. Әтисе Юнә авылында имам булып та торган. 1900 елдан ул сәүдә белән шөгыльләнә башлаган, ягьни Казахстанга сату-алу белән йөргән. Япон сугышы башлангач аның сәүдәсе начарланган һәм ул тукымалар — сукно сату эшенә керешкән. 1910 елда Хөснетдин Агиш Ләфизәгә өйләнә һәм алар Хайлар шәһәрендә урнашып калалар. Шулай итеп, ул 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Россиягә кайтып йөрүләрдән туктый һәм туган жир белән бәйләнеш өзелә.
1923 елда Г. Акыш Хайларда яшәүче З. Кадыйри тырышлыгы белән ачылган татар мәктәбенә укырга керә. Аның укытучылары Рабига Бәкер, Мәрьям Акчуриналар була. Бу елларда Ерак Көнчыгышта 6.000 нән артык татар булып, шуларның эур күпчелеге Хайлар шәһәрендә яшәгән. 1-2 классларда ана теле, дин дәресләре кергән, 3 класстан рус теле, 4-5 классларда исә Корьән, Ислам тарихы, хәдис, төрек-татар тарихы, табигать белеме кебек фәннәр укытылган, татар тарихын укыту өчен дәреслек булып Г. Гобәйдуллин китабы кулланылган. Г.Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Г. Камал кебек татар әдипләре турында ишетеп һәм аларның әсәрләрен укып , милли каһарман М. Солтангалиев турында белеп үскән Г. Акышта милләтчелек хисе бик иртә уяна.
1929 елда Г. Акыш башлангыч мәктәпне тәмамлый һәм рус гимназиясенең әзерлек классына укырга керә. Аны, әзерлеге яхшы булу сәбәпле, шул елны ук 3 класска күчерәләр.
Ерак Көнчыгышның төрле илләрендә яшәгән татарларны бер үзәккә жыю максаты белән 1934 елда Хайлар шәһәренә Г. Исхакый килә. Хайлар шәһәрендә 4 очрашу-кичә оештырыла. Очрашуларда Г. Исхакый эмиграциядәге татарлар өчен берләшү кирәклеген һәм әлеге берләшүнең максаты турында сөйли. Г. Исхакый белән очрашу һәм ул кичәнең тәэсире 16 яшьлек Г. Акышка бик көчле була һәм ул аның өчен гомере буе онытылмаслык хәтирә булып кала.
Г. Исхакый гомере буенча үз алдына куйган “Милли дәгьва юлында гайрәт — бездән, ярдәм— халыктан, уңыш, максатка ирешү — аллаһтан”— принцыбыннан чыгып эш итсә, Г. Акышның исә татар халкына хезмәтенең нигезендә социаль гаделлек, хокукларның тигезлеге, икьтисади үсеш принциплары ята. Милләт булып яшәүнең өч төп элементы аның өчен иң мөһим фактор булып тора: ана телен, ислам динен, милли тарихны җентекләп өйрәнү һәм бик яхшы белү.
Г. Исхакыйның Хайларда аерымланып яшәүче татарлар алдында милли тарихны, әдәбиятны, традицияләрне саклап калу темасына багышланган чыгышлары Ерак Көнчыгышның башка 17 мәхәлләсе арасында бәйләнеш урнаштыруга, ә яшүсмер егеттә милли аң уяна башлауга зур этәргеч була.
1935 елда Ерак Шәрыкьта яшәүче татар мөһаҗирләрнең гомумикорылтаенда оештырылган Идел-Урал төрек-татарларының милли-мәдәни мәркәзе карары белән, дини белем алу өчен, Мисырның Әл-Әзхәр университетына укырга җибәрелә. Әмма Г. Акышка Мисырның һавасы килешми, ул авырып китә һәм 1938 елның көзендә Г. Исхакыйның чакыруы белән Польшага кайта. Варшавада ул Г. Исхакый белән якыннан таныша, аның милли дәгьва идеясен тулысынча кабул итә һәм шул вакыттан башлап Г. Акышның милли көрәшкә багышланган эшчәнлеге башлана. Ул Польшаның иң күренекле шәхесләреннән булган Йозеф Пилсудский оештырган “Прометей” клубына әгьза булып керә. Шул ук вакытта Г. Исхакый җитәкчелегендә Мукден шәһәрендә чыга торган “Милли юл” журналы хезмәткәре дә булып китә һәм Польшаның Мәскәүдәге илчелеге тарафыннан җибәрелә торган татар һәм башкорт гәзитәләрендәге милли дәгьвага кагылышлы мәкаләләрне күзәтеп-барлап, журнал редакциясенә җибәреп бара.
1939 елның сентяберендә Гитлер армиясе Варшаваны утка тота башлый һәм октябрь аенда инде Польшаны басып ала. Г. Акыш 1938 елны японнар белән, 1940 елны немецлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тартып, үзенең милли идеалларына, социаль гаделлек, милли тигезлек һәм сәяси ирек принципларына тугры кала. Г. Акыш Польшадан чыгып китү өчен Төркия илчелегенә барып төрек паспорты ала һәм зур кыенлыклар белән Польшадан чыгып китеп Төркиягә килә, Истанбулга килеп урнаша һәм Истанбул университетының икътисад факультетына укырга керә. Ул анда бик кызыксынып һәм бирелеп социология фәне һәм конституция буенча дәресләр ала, шул вакытта милли эшләрдә дә актив катнаша. 1941 елда Истанбулда оештырылган “Төрек культура берлеге” оешмасы каршында милли темага караган лекцияләр укый, чыгышлар ясый. Ул Г. Тукайга багышлап һәр елны уздырыла торган һәм төрле милли кичәләр оештыруда Кәбир Канбир, һидаят Яшен, Касыйм Байчин, Исмәгыйль Терегуловлар белән берлектә, Г. Исхакыйның беренче ярдәмчесенә әверелә. Ләкин 1944 елның маенда Анкарадагы совет илчелегенең каты басымы астында, Төркия президенты карары белән әлеге мәркәзнең эшчәнлеге туктатыла. Шулай да, Төркиядә яшәүче татарларның милли эшчәнлекләре тукталып калмый. Алар мөгаллим Касыйм Байчин өендә җыелышып, алда торган эшләрнең планнарын коралар, төрле милли, әдәби сөйләшүләр алып баралар, кыскасы, милли хисне сүндермичә, милли идеяне югалтмыйча яшәргә тырышалар.
Г. Акыш 1945 елның мартында Анкарага килә һәм офицерлар мәктәбенә укырга керә һәм анда 8 ай укып, диплом алып, Измир өязенең Кандра шәһәрендәге хәрби частька прапорщик итеп җибәрелә. Биредә ул 18 ай хезмәт итә, кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә.
1947 елның маенда ул демобилизацияләнеп Истанбулга кайта һәм фабрикада хисапчы булып эшли башлый.
1948 елда Истанбулда Мәрьям һәм Касыйм Байчиннарның өендә Г. Исхакыйның 70 яшьлеге билгеләп үтелә. Шулай ук Истанбул университетында да Г. Исхакыйны хөрмәтләү кичәсе уздырыла. Биредә Г. Исхакый үзе дә чыгыш ясый.
Бу елларда Г. Акыш, Г. Исхакый белән берлектә, Кытайдан, Япониядән, Германиядән Төркиягә килгән татар мөһаҗирләрен урнаштыру, аларның проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә. Мөһаҗирләрнең күбесе Төркиядә урнашып калалар һәм Төркиянең танылган шәхесләренә әйләнеп китәләр. Шундыйларның берсе Камал Локман озак еллар Төркиянең энергитика министры була.
1954 елның июленнән Г. Акыш НАТОның Төрек Генераль Штабы каршындагы элемтә бюросында эшли башлый. Шул ук вакытта милли эшләрдә дә катнаша. Г.Исхакый тарафыннан оештырылган һәм 1954 елга кадәр “Идел-Урал бәйсезлек комитеты” дип аталган сәяси оешманың исеме “Милли мәркәз” дип үзгәртелә һәм мәркәзнең “Идел-Урал” исемендәге журналы да чыга башлый.
Г. Акыш 1957 елда Финляндиядә яшәүче Зарифә Хөснетдингә өйләнә һәм никахтан соң бер ел Финляндиядә яшәп кала, андагы Финляндия татарлары җәмгыятендә эшли. 1958 елның июлендә ул хатыны белән Германия аша Төркиягә кайтып китә, Мюнхенда тукталып, ике ай Илдар Идрисиләрдә яши. Илдар Идриси — Икенче Бөтендөнья сугышы елларында немецларга әсирлеккә эләккән татар солдатларын үлемнән коткару юлында шактый гына эшләр башкарган теология профессоры Галимҗан Идрисинең улы.
Бу вакытта Мюнхенда Советлар Союзындагы рус булмаган милләтләрнең “Париж блогы”, “Азатлык” радиосы актив эшли. Г. Акыш әлеге оешмаларның эшләре белән якыннан таныша, үзе дә чыгышлар ясый.
1960 елда Милли мәркәзгә яңа җитәкчеләр— Камал Локман, Хәйрулла Бату, Равил Агиш, Шәүкәт Надир һ.б. сайлана. Г. Акыш генераль секретарь вазыйфасын башкара башлый. 1959 елда АКШ президенты Эйзенһаур әсир милләтләр турында канун чыгара, бу эштә “Милли мәркәз”нең дә роле зур була. Шулай итеп, “Идел-Урал дәгьвасы” дөньякүләм танылу ала. Г. Акыш бу арада төрек гәзитләренә татар-башкорт мәсьәләсе буенча күп санлы мәкаләләр яза.
1960 елның 27 маенда Төркиядә властька хәрбиләр килә. Бер елдан артыкка сузылган хәрбиләр идарәчелеге вакытында Г. Акышка да зур кыенлыклар кичерергә туры килә. Яңадан демократик көчләр җиңеп, илдә демократик режим идарә итә башлагач, милли эшләр дә җанланып китә. 1963 елның 11 маенда Истанбулда Идел-Урал төрек-татарлары турында конференция уздырыла һәм әлеге конференциядә Г. Акыш “Идел-Урал дәгьвасы һәм совет империализмы” дигән темага доклад укый. Конференциядә катнашкан галимнәр, сәясәтчеләр аның докладына югары бәя бирәләр һәм докладны китап итеп чыгару кирәклеген әйтәләр. Аның доклады, бераз соңарак, китап булып басылып та чыга. Китапка Төркиядә дистәләрчә уңай, ә Татарстанда тискәре рецензияләр чыга. Аның бу китабына таянган Америка галиме Беннигсен хезмәтләрендә Г. Исхакый һәм М. Солтангалиевләрнең милли көрәш концепцияләре яктыртыла.
Г. Акыш 1966 елның 29 сентябреннән “Азатлык” радиосының татар бүлегендә эшли башлый. Ул бер үк вакытта комментатор, диктор һәм продюсер вазыйфаларын башкара. Радиода эшләгәндә Г. Акыш 1917 елда төзелгән “Идел-Урал штаты” идеясен тормышка ашыру мөмкинлеге турында күп сөйли, чөнки ул әлеге идеяның реальләшү мөмкинлегенә, ягьни Швейцария моделе булган милләт мәсьәләсе генә түгел, географик җир буларак та, “Идел-Урал штаты”н кабат торгызу мөмкинлегенә ышана.
Ул “Азатлык” радиосында 17 ел эшли. Бу елларда Г. Акыш “Милли мәркәз” алып барган барлык милли эшләрдә дә актив катнаша. 1978 елда Г. Исхакыйның 100 еллыгы уңаеннан кызы Сәгадәт Чыгтай, Хәсән Аги, Таһир Чыгтай, Г. Акышлар тарафыннан истәлекләр китабы әзерләнә һәм китап 390 битле булып Анкарада 1979 елда басылып чыга. Китапка Г. Акышның да ике мәкаләсе — “Г. Исхакыйның тормышы һәм эшчәнлеге” һәм истәлекләре кергән.
1978 елда Г. Акыш, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе баш редакторы Фәрит Иделле, профессор Надир Дәүләт һәм казакъ редакциясе башлыгы Мухабай Эңген белән берлектә, “Казах һәм татар төрекләре” дигән китап чыгаруда катнаша. Китап Төркиядә киң яңгыраш таба, танылган әсәрләр рәтенә кертелә һәм Төркия Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнә.
Г. Акышның милли, сәяси эшчәнлеге бу елларда зур күтәрелеш ала. Ул 1976 елда Швейцариянең Берн шәһәрендә урнашкан “Кеше хокукларын үзбилгеләү мәсьәләсе буенча Европа комитеты”на әгъза итеп сайлана. Комитетның 1978 елның 14-15 гыйнваренда уздырылган утырышында инглиз телендә 35 минутлык доклад укый һәм аның бу доклады немец телендә “Богаудагы халыклар” исеме белән Швейцариянең шәрыкъ институты тарафыннан нәшер дә ителә.1985 елда аның “Идел-Уралда хөррият мөҗадәсе, ягьни иреклек өчен көрәш” дигән китабы басылып чыга.
Г. Акыш СССРдагы үзгәрешләргә дә бик зур игьтибар биреп тора, ул һәрбер яңалыкны көтеп ала һәм Татарстандагы милли уяну процессы башлануны шатлык белән кабул итә. 1988 елда төзелгән Татар иҗтимагый үзәгенең чакыруы буенча Г. Акыш 1990 елның 19 июнендә үзенең гомерлек хыялы булган ата-бабалары иленә, милли хисләрен бәйләп яшәткән татар җиренә — Татарстанга, Казанга кайта. Шуннан соң ул Татарстанга 5-6 мәртәбә кайта, һәр кайтканында халыкта милли аңның үсә баруын күреп шатлана. Һәр кайтуында күпсанлы очрашуларда катнаша, чыгышлар ясый, интервьюлар бирә. Аның 75 яшьлек юбилее Казанда, Чаллыда олы тантана итеп билгеләп үтелде. Г. Акышка Татарстан президенты тарафыннан “Танылган татар” исеме бирелде.
Г. Акыш әлеге тантаналарда үзенең гомерлек милли хезмәтенең төп нигезе булган “Идел-Урал мәсьәләсе” турындагы доктринасын татар халкына җиткерде. Аныңча, доктринаның беренче маддәсе үз эченә Идел-Урал мәсьәләсен реаль нигезләргә утыртып, ягьни бөек Идел-Урал идеологиясе урынына хәзерге Татарстан белән Башкортстанны эченә алган Идел-Урал идеалогиясен барлыкка китерү зарурлыгын ала. Икенче маддәсендә Татарстан белән Башкортстан чикләрен, җайлы шартлар тугач, тарихи һәм этник нигезләргә таянып сызу һәм төрки халыклар белән берлектә яшәү тиешлеге карала. Чөнки дөнья берләшүгә бара. Өченче маддәсенә Төркия белән һәм демократик нигезләрдә булачак, империячел сәясәттән ваз кичкән Россия белән дә дусларча яшәү зарурлыгы кертелә. Тарих һәм география шуны таләп итә. Г. Акыш үзенең доктринасында бу өч маддәне тормышка ашыру юлында өч киртә барлыгын да күрсәтә. Болар — географик бәйлелек, чөнки ике төрки дәүләт славян диңгезендәге ике утрау булып торалар. Бу эчке фактор булса, тышкы факторлардан —руслардагы империализм һәм миссионизм, ягьни бу — үзен бөек милләт санап, башка милләтләрне үз кул астында тоту теләге. Икенче фактор —хорафат. Европалылар төрки халыкларны рус күзлеге аша күрә. Аларны моннан арындырырга кирәк. Өченче фактор —шовинизмның көчлелеге. Бу— рус шовинизмы дигән сүз генә түгел, шовинизм үзен дөньяның хакиме санаган башка милләтләргә дә хас. Болардан котылмыйчы торып, татар халкы үзенең гасырлык хыялына ирешә алмаячак. Моның өчен әхлакый, дини, мәдәни, икътисади һәм социаль революция булырга тиеш. Ләкин бу Октябрь инкыйлабы кебек канлы революция түгел, ә әхлакый революция булырга тиеш. Ә әхлак дәрәҗәсен үстерү өчен милләтнең ислам диненә кайтуы кирәк, моңа исә 20—30 ел вакыт, ягьни бер буынның туып-үсеп алмашынуы кирәк булачак. Г. Акышның үз доктринасында әйткән фикерләренең төп эчтәлеге шулардан гыйбарәт.
Ике ел элек Г. Акыш Германиядән Төркиягә күчеп килде һәм Бөтендөнья татар Лигасы рәислеген С. Максудиның оныгы Г. Пултарга тапшырды. Ул бүген дә Татарстандагы, Россиядәге сәяси хәлләрдән бик хәбәрдар булып татар халкының бүгенгесе, киләчәге белән кызыксынып, уңышларыбызга сөенеп, уңышсызлыкларыбызга борчылып яши, Татарстанда һәм Россиядә булган төрле сәяси вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдереп тора.
2002—2003 елларда Г. Акышның “Исемдә калганнар” дигән истәлекләр китабы татар, төрек, инглиз телләрендә басылып чыкты. Татарча китапны нәшриятка галим Әнвәр Хәйри әзерләгән, төрек һәм инглиз телләрендәгеләре исә төрек галиме Юныс Зирәк редакторлыгында һәм аның тырышлыгы белән чыккан. Г. Акыш үз китабында мөһаҗирлектәге татар “Милли мәркәзе” оешмасы узган юлны күрсәткән, үзе очрашкан шәхесләр, аларның милли эшләрдә тоткан урыннары турында сөйләгән, гомумән, үзенең сәяси, милли эшчәнлеге юлына анализ ясаган. Китапта милли хәрәкәт җитәкчесе, олы язучы, журналист Гаяз Исхакый шәхесенә дә зур урын һәм бәя бирелгән.
Гали Акыш үзен бәхетле язмышлы кеше дип саный. Чөнки ул үзен халкыбызның олуг шәхесләре — Г. Исхакый, С. Максуди, төрки халыклардан бөек шәех Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил, Мостафа Чокай һәм башкалар белән аралашып, демократик дәүләттә шәхес буларак ирекле яшәве, бар гомерен милли көрәш идеясенә багышлавы һәм, ниһаять, Татарстанны һәм татар халкын демократия юлына кереп баруын күрүе белән бәхетле саный, шунлыктан, гомере утопиягә бирелеп узмаган дип исәпли. Чыннан да, 60 елдан артык татар вакытлы матбугатында нинди генә яла ягуларга, сүгелеп торуларга да карамастан, татар халкының милли бәйсезлеге өчен көрәшен бер мизгелгә дә туктатмаган Г. Акыш бүген шундый фикергә килә алуы белән дә бәхетле. Чөнки ул— ХХ гасыр башында күтәрелгән милли бәйсезлек өчен көрәшнең соңгы могиканы.
Гали Акыш — милләтебезнең йөзек кашы, йөз аклыгы, намусы булган шәхес. Һәрбер татар зыялысы, бигрәк тә үзен милләткә хезмәт итәм дип санаган милләтпәрвәрләр үзләренең эшчәнлекләре, яшәү рәвешләре белән татар милләтенең әхлак кагыйдәләренә туры килергә тиешләр. Алар милләтебезгә Татар дигән милләтнең бөек улы Гали Акышка хас булган эчкерсезлек, садәлек, намуслылык, бирелгәнлек белән һәм үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен милләт эшләреннән өстен күрмичә хезмәт иткәндә генә татар дигән милләт үзенең асылына кайта һәм үз теләгенә ирешә алыр.
2004 ел
Фотода Фәридә Гаффарова, Гали Акыш һәм аның хәләл җефете