
автор - Гөлнара Гаттарова
Казан фәнни үзәге конференцияләр залында төрек-татар мәдәни багланышлары симпозиумының өченче, дүртенче утырышлары булып узды. Әлеге симпозиумны оештыручылар – Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Истанбул университетының Төркия институты.
Рәисе итеп академик, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев билгеләнгән өченче утырыш, башлыча, Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди иҗатына багышланган иде. Тарих фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарова үзенең докладында танылган сәясәтчеләр Садри Максуди Арсал һәм Гаяз Исхакыйның милли хәрәкәт өчен янып йөрүләре һәм азатлык өчен көрәшүләре турында сөйләде. Ул шулай ук Г.Исхакыйның халыкта милли аңны фәнни хезмәтләр аша тәрбияләвен, Садри Максудиның Төркиядә сәясәт, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә эшләп, төрек телен алынмалардан чистартуга зур өлеш кертүен ассызыклап үтте. С.Максуди иҗатына багышланган докладларның икенчесе Истанбул университеты профессоры, доктор Кәмаль Эраслан тарафыннан яңгырады. Аның Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты турындагы доклад та көчлеләрдән саналды. 2010 елга Г.Исхакый әсәрләренең унбиш томлыгы әзерләнеп бетүе турында да сүз булды.
Дүртенче утырышның рәисе итеп, Төркия институты директоры, профессор, доктор Осман Фикри Серткая билгеләнде. Утырыш Татарстан Республика Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, профессор, доктор Надир Дәүләт чыгышы белән башланып китте. Ул чылбырны дәвам итүчеләр турында, ягъни бөек шәхесләрнең уллары, кызлары һәм оныклары турында кыскача мәгълүмат биреп үтте. Шундыйлардан Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар симпозиумда катнашты. Надир Дәүләтнең “Ерак Көнчыгыштагы татар һәм башкортларга ни булды?” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрүе дә симпозиумда катнашучылар өчен кызыклы белдерү булды.
Филология фәннәре докторы, профессор Х.Миннегулов зур горурлык белән татарлар һәм төрекләр арасындагы сәяси, мәдәни, тарихи, иҗтимагый бәйләнешләр, рухи бердәмлек турында бәян итте. Ул чит илләрдәге татарлар язмышын, төрки халыклар тормышын үзәккә куйган ике телдә (төрек һәм татар) чыгып килүче “Казан” журналының соңгы вакытларда гыйльми әйләнешкә керә башлавы хакында сөйләде.
Пленар утырышта сүз профессор, доктор Надир Дәүләткә бирелде. Ул 9-10 сентябрь көннәрендә укылган егерме докладка кыскача анализ ясады. Төрек һәм татар галимнәре эшчәнлегенә багышланган чыгышларга карата тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Төркияне өйрәнүче татар галимнәренең төрекчә, татар шәхесләре белән кызыксынучы төрекләрнең татарча һәм русча белергә тиешлеген әйтеп китте. “Хезмәтләрне киңәйтик, тагын да зур көч куйыйк. Яшьләрне дә чит илләргә җибәрик”, - диде Надир Дәүләт.
Профессор, доктор Осман Фикри Серткая һәм филология фәннәре докторы, профессор Н.Хисамов йомгаклау сүзләрен җиткерде. Осман бәй симпозиумның уңышлы үтүен, алга таба да төрек-татар багланышларына кагылган конференцияләр уздыруның мөһимлеген әйтеп үтте, “Татар галимнәре иҗаты бездә һәрвакыт зур кызыксыну белән өйрәнелә. Әлеге җитди докладлар, һичшиксез, китап булып Төркиядә басылып чыгар”, - диде.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Н.Хисамовның фикерләре югары пафос белән яңгырады. “Бер генә чыгыш та бер-берсен кабатламады. Җентекле хезмәт нәтиҗәсе булган чыгышлар ярдәмендә мәгълүмат һәм фикер алмаштык”, - диде. Соңыннан утырышка нәтиҗә ясап: “Беренчедән, төрек аркадашларыбыз фәндә гаять тырыш, фактларны бөртекләп җыя, икенчедән, бездән киткән татар эшлеклеләренә зур игътибар бирелә; өченчедән, бу чыгышлар төрки тикшеренүләр дөньясына һәм татар филологиясенә кыйммәтле хәзинә булачак”. Чыгышының ахырында ул кунакка килгән төрек галимнәренә олы рәхмәтен җиткерде.
Төрек галимнәре шушы көннәрдә Г.Тукайның туган ягы – Арча районы Кушлавыч авылына һәм Шәһри Болгарга барырга җыена.
12.09.2005