
Әтинең "Бишек" исемле әсәрен кабат укыдым.
Исем китә. Шуның кадәр төзек композиция, тирәнгә алып китүче фикерләр, психологизм... Талантлы язылган әсәр.
Ул шуның кадәр җентекләп язылган - кино караган итеп укыдым.
Әсәрне язганда әтигә 36 яшь булган. Мин хәзер гел шуны санап чыгарам. Үзем белән чагыштырам.
Бер интервьюсында ул: "Язучы һәрзаман үзе турында яза", дип әйтүе истә. Нәкъ шулай. Әти моны яшь чагында, башлап язганда ук аңлаган. Шуңа да исем китә. Бүген "ничек язарга?" дигән күпме өйрәтүче китап, лекциялар бар. Әти заманында исә язучылар татар әдәбиятын, дөнья әдәбиятын укып өйрәнгән. Әти чит ил әдәбиятыннан күпне аңлаган дип сизәм.
"Бишек" әсәрен укырга киңәш итәм. Мин дә лирик герой артыннан әби-бабаларыбыз яныга күңел төбенә төштем. Гәрчә әтинең әнисен дә, әтисен дә күрмәдем. Алар Әтинең күп әсәрләрендә урын алганнар. Мин аларны шуннан гына танып беләм...