
Әхәт абый белән еш күрешә идек. Аның кулында еш кына китаплар була иде. Үзенең китаплары. Берсендә минем аның китапларына кызыгып карап торганны күрде дә:
- Китапханәләрдә бар бит минем китаплар, ә яңалары кибетләрдә сатыла. Монысын сораганнар иде, сиңа бирә алмыйм, - диде.
Бүген менә якындагы китапханәгә кереп китаплар сайлаганда, Әхәт абый Гаффар искә төште. Башка бик күп кенә язучыларның кайсысының китабын укыйм икән дип аптырап озак кына карап тордым да, Әхәт абыйның әлеге китабын алып чыктым.
Исән чагыңда китапларыңны укый алмадым, Әхәт абый. Авыр туфрагың җиңел булсын!
"Ул анда кеше сыйфатын югалтмады - менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый."