
"Сихри каләм" берләшмәсе әгъзалары Лиана Хәйруллина һәм Динара Әгълиева (җит. - Садрутдинова Г.А.) 20-26 ноябрь көннәрендә "Иделем акчарлагы" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау этабында катнашып кайтты. ( Лиана Хәйруллина Бәйрәкә урта мәктәбендә белем ала). Бәйгене 2000 елдан башлап Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге яшь татар язучылары өчен уздыра. Быел да ул иҗат мәктәбе итеп оештырылган иде. Кызлар монда төрле мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә, очрашуларда һәм башка кызыклы чараларда катнашты. Бәйгедә берләшмәбез тәрбияләнүчеләре, шигърият һәм драма номинацияләренә үз әсәрләрен тәкъдим итеп, диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнеп кайтты. Аларның иҗат җимешләре «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында да урын алачак. Кызларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Чыганак - Уруссинский Цдт
17.01.2018