
Әхәт Гаффар: "Тирән бер моңсулык һәм сагыш. Нинидер чарасызлык һәм котылгысызлык. Ә тормыш, яшәү, тереклек дәвам итә. Җырчы Фәрхи Насретдинов үзе турында: «Шушы тавышымны да җир күмәр микәнни?!» - дигән булган. Вафирә Гыйззатуллина гел истә. Күмүен күмәр инде, нихәл итәсең. Аның каруы Ханиянең моңы халкыбыз яшәвенең моңсулыгында һәм сагышында мәгърур бер кыйсса сыман яшәр".
28.07.2017