Телефон кабы

Автор:
Сөмбел Гаффарова

Әтигә бу күн телефон кабын Ләйләм апам Төркиядә студент яки инде эшләгән вакытында бүләккә алып кайткан иде.
Әти кәттә әйберләрне яратты, күн дигәне бөтенләй почетта иде.
Шуннан бирле - ничәме ел бит ул - көндәлек дигәндә кулланды. Кесә телефонын да шунда йөртте, тәмәке кабын да куйгалады.
Төсе генә каралган, болай бер җире дә кителмәгән, матур, сау булып тора. Әти генә юк.