Хатирәләр

Минтимер ага Шәймиев берәр кая килеп, анда әти дә булса, аны күреп алучан иде. Әти тыйнак, алга чыкмый иде. Ә Президент аны күрә иде. Икекуллап күрешерләр иде, кочаклашырлар иде.  Икесе турында да күп сөйли бу хатирә.
Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге Үзәк Китапханәсендә
5 нче гыйнвар​ ​ көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә китап күргәзмәсе оештырылды. Ул язучы һәм публицист Әхәт Гаффарга 75 ел тулуга багышланды.
Әтинең «Бишек» исемле әсәрен кабат укыдым. Исем китә. Шуның кадәр төзек композиция, тирәнгә алып китүче фикерләр, психологизм... Талантлы язылган әсәр. Ул шуның кадәр җентекләп язылган - кино караган итеп укыдым.
Язучы Ринат Мәннанның китабы. Урыннары оҗмахта булсын... Әтинең алтын балдагы миндә. Кайчак шушылай аңа һава сулатып алам, кеше арасына алып чыгам.
«Балачак якында гына, кулны гына сузасы», - мин шулай әйтәм. Баксаң, әти әлләкайчан шулай әйткән икән. «Любовь», 1972
Разил Вәлиевнең Әхәт Гаффарга бүләк иткән китабы...
Шоколад йомырканың бер төре язучы Әхәт Гаффарга атап уенчыклар сериясен башлап җибәргән. Миңа «Гаффар-гөмбәче» уенчыгы эләкте. Һе-һе))
Гаҗәп хәл. Ничек шулай?! Әле генә әтинең «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» әсәрен укып бетердем. Моңарчы укыганым булмады. Андагы соңгы сүзләр мине тетрәндерде. Кайсы әсәрнең ахыры шундыйга тартым? Уйлый торгач, аңладым - үземнекендә икән!
Әтинең әнисе Бибигайшәнең кызыл ташлы балдагын мин үземне хәтерләгәннән бирле хәтерлим. Әти әбинең үзе төшереп алган сурәтен үзе агачтан уйган рамга куеп, тимер чылбырга бакыр йөзеген һәм шушы көмеше инде каралып чыккан баолакны элеп куйган иде.

Страницы