
Мөршидә Кыямовага биргән интервьюсыннан:
- «Олы юлның тузаны» җырының поэтик гүзәллеген нәрсәдә күрәсез? Сез аны бик яратасыз бит.
- «Олы юлның тузаны» дигән җыр - ул татар халкының игълан ителмәгән гимны. Кайларда гына җырламыйлар аны. Кешенең гомерен шул кадәр тасвирлаган! Анда - сигез юлга ике генә куплет. Әлмәттә эшләгән вакытта, ял көнне эшкә бардым да, ялгызым гына утырам. Җәй көне, язучылар юк. «Яшиселәр алда иде» повестен язам, бер урында онык белән бабай сөйләшә. Әнә шунда «Олы юлның тузаны»на өченче куплет җитмәгәне үзен сиздерде. Төгәлләнмәгән кебек. Таһир абый Якупов беренче куплетны, өченче куплет итеп кабатлап җырлый торган иде. Өченче куплетын яздым:
Олы юлдан атлар килә,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр-барын,
Сагындыра узганы.
Җырны мәҗлесләрдә дә, хәтта сәхнәләрдә дә җырлап йөрдем. Китапта да чыкты. Аннары җырчыларыбыз да яңа куплетны кушып җырлый башлады. Ул инде халык җыры булып китте. Мин моны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм. Китап та шулай, анда язган каһарманнарың, уй-кичерешләрең синеке түгел. Ул ошатамы-юкмы халыкка тапшырылган. Бәхеткә минекен ошатып баралар.