
Әтинең тагын бер искиткеч әсәре. Монысын да иң яратканнарымның берсе, дип әйтә алам.
Әхәт Гаффарның әсәрләрен тиз укып булмый. Анда тасвирланган үлән-агач исен тоя-тоя, кошларын сайравын тыңлый-тыңлый, китапка сеңеп, кешенең эчке кичерешләрен үзеңнеке белән чагыштыра-чагыштыра, әсәр эчендә йөзә-йөзә укыйсың.
Авторның язучылык алымнары һәрдаим сокландыра. Менә син күңелең тулып, елап җибәрергә әзерсең, ә автор син шыркылдап көлдереп ала. Шул көлүдән соң исә, чираттагы битләр сине капланып еларга мәҗбүр итә.
Әти шуның кадәр кеше табигатен белеп язган ки, лирик герой тойгыларында, фикерләрендә үземне таный барам. «Башкалар да шушылай уйлый ала микәнни? Башкалар да эчтән шундый монологлар алып барамыни? Мин генә түгелмени?» - дип сәерсенәм. Хәер, башка укучылар да үзләрен таныйдыр. Чөнки геройлар барысы да тормыштан алынган…
Авторның осталыгына шаккатам. Аның алымнары – баштан лирик геройларының кечкенәрәк казасын күрсәтә, ә аннары зуррагын, аннары исә трагедия упкынына ыргыта… Юмор, абсурдизм алымнары – әтинең визит карточкасы дип уйлыйм.
«Яшиселәр алда иде» әсәрләр җыентыгы бездә таушалып, искергән кыяфәттә. Кайчан шушылай картаерга өлгергән ул?.. Шунысы белән дә кадерле ул миңа.