Әхәт Гаффарның туган җирендәге эзе

1. 2022 елда Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылындагы китапханәсендә Әхәт Гаффарга багышланган музей дип атарлык стенд барлыкка килә. Әлеге музей китапханә мөдире Алсу Бикметова карамагында. 
Китапханәгә килүчеләр күренекле авылдашы иҗаты, тормышы белән таныша ала. 

2. Авылда Гаффарлар яшәгән урамга Әхәт Гаффар исеме бирелгән.

3. Гаффарлар яшәгән йортка исә истәлек тактасы эленгән.

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авыл җирлеге, шушы авылда туып үскән язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаровны искә алып, аның нигезенә истәлек тактасы куйды. Бу хакта авылдашлары чатында  авыл үзидарәсе башлыгы Резидә Хөснетдинова хәбәр итте. Әхәт абый – безнең өчен дә кадерле кеше. Газетабызның якын дусты,  редакциядә кайчандыр эшләп тә киткән иде. Соңгы көннәренә кадәр матур язмалары, хикәяләре, шигырьләре белән укучыларыбызны сөендереп торды. “Бу гамәлне үсеп килүче яшь буын данлыклы авылдашларын онытмасын иде дигән теләктән чыгып эшләдек. Әхәт абый авылны да, аның кешеләрен дә бик яратты. Гел кайтып йөрергә тырышты. Без аны бик сагынып искә алабыз”, – диде Резидә ханым бу җәһәттән.

Чыганак

4. Дәүләт архивында Әхәт Гаффарның кулъязмалары һәм башка документлары саклана.

 

5. Әхәт Гаффар өендә дистәләрчә еллар урын алган пианиноны К.Тинчурин исемендәге театрга бүләк итте.