Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Хөрмәтле Ләйлә Габделәхәт кызы һәм Сөмбел Габделәхәт кызы! Бар гомерен һәм көч-егәрен газиз Татарстаныбызга һәм татар халыкна хезмәт итүгә биргән, ана телебезне саклауга, әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне үстерүгә багышлаган талантлы шәхес, күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең лаеклы улы, әтиегез Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаровның вафат булуы сәбәпле, сезнең һәм барлык туганнарыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Габделәхәт Габдрахман улы мөстәкыйль фикерле, җор телле, халыкчан язучы иде. Тыйнак, сабыр һәм игелекле кеше буларак, республикабыз тарихында, татар халкы күңелендә мәңгегә калачак. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Шушы кайгылы көннәрдә Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен».
Рузилә Мөхәммәтова язмасын биредә укырга