
Ләбиб Лерон: Бүген язучы Әхәт Гаффар белән хушлаштык. Мәрхүмнең җәсәде Курган зиратында җырчы Равил Харисов, радиожурналист Эльвира Кудрецкая каберләре янәшәсендә җирләнде. Хәмдүнә Тимергалиева белән Камил Фәйзрахманов каберләре дә әлләни ерак түгел... Кичә иртәнге якта сәгать унда сөйләшкән, яңа ел бәйрәме белән котлашкан идек Әхәт абый белән, бүген исә ул бакый йортына килеп ятты... Дөнья бу, диярсең! Хуш, Әхәт абый!
01.01.2022


