"Татар-информ"да галим Фәридә Гаффарова - әниебезнең язмасы чыккан иде. 2006 елның 19 сентябрендә. Бер айдан соң - 17 октябрьне әниебезне җирләрбез...
Ә сентябрьдә аларны Татар факультетында укыткан укытучыларын искә төшергән...
...Безне, бәхетебезгә, тирән белемле, үз фәннәрен искиткеч дәрәҗәдә яраткан укытучылар укытты. Башка өлкәләрдә татар теле кысрыкланган, туган телебез “кухня теле” булып кына калган елларда безне ана телебезнең зурлыгын аңларга, матурлыгын, моңын тоярга өйрәткән укытучыларыбыз: Диләрә апа Тумашева, Вахит ага Хаков, Хатыйп ага Миңнегулов, Флера апа Сафиуллина һәм Хатыйп ага Госман, Ибраһим ага Нуруллин, Шәйхетдин абый Садретдинов, Мөхәммәт ага Мәһдиев, Нил абый Юзеевларга без рәхмәтлебез...
...Моннан берничә еллар элек, ремонт вакытында, яшьлек еллары истәлеге итеп җыеп куелган дәфтәрләр, рәсем-фотокарточкалар арасыннан татар совет әдәбияты буенча Нил абый укыган лекцияләрнең конспектлары килеп чыккан иде. Мин аны, бар эшемне ташлап, ярты көн укып-карап утырдым...