Рамазан Кәбиров

Хакыйкать хакын хаклап...
 
Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында танылган татар әдибе Әхәт Гаффар да бар. Язучыны рәсми рәвештә Татарстан китап нәшрияты коллективы тәкьдим итсә дә, аны татар әдәбиятын, аерым алганда Әхәт Гаффар иҗатын, чын ихлас яратучы күпсанлы укучыларның теләге, үтенече дип карау мәслихәт булыр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Әхәт Гаффарның элегрәк тә әлеге дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителеп, башка бер язучы файдасына, киң күңеллелек күрсәтеп, үзе теләп баш тартуы мәгьлүм.
 
Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә, тагын да тәгаенләсәк, ягъни туу турындагы таныклыгында 1949 елның 1 гыйнварында, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының гөрләп, күкрәп торган Олы Әшнәк авылында дөньяга аваз сала. Туган авылы Олы Әшнәктә сигезьеллык һәм күршедәге данлыклы Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аңа кадәр инде бу мәктәптә Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Хәлим Җәләлов, Вакыйф Нуруллин һәм башка күренекле артистлар һәм язучылар, шагыйрләр белем алган була.
 
1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына кереп югары белем ала. Бәлки, биштәренә китап төяп барган кешедән дә ерак барып җитүче юк, дигән мәгьлум фикер аңа шул вакытта ук килгәндер. 1971-1981 елларда республикабызда Казан шәһәрендә чыгучы көндәлек матбугатта - «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982-1987 елларда Татарстан Язучылар Берлеге аңа ифрат җаваплы вазифа йөкли: язучыларның Әлмәт оешмасын җитәкләүне ышанып тапшыра. Ниһаять, янәдән Казанга кайтып, 1987-1990 елларда Казанда СССР Культура фондының Татарстан Мәдәни фондында җитәкчелек итә. 1991 елдан башлап, ул, кабат җиң сызганып, матбугат хезмәтендә эшкә керешә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын җиренә җиткереп алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшләгән еллары да эзсез калмады.

Тәҗрибәле газетачы-журналист булуы өстенә, Әхәт Гаффар - күпсанлы әдәби әсәрләр - хикәяләр, повестьлар, өч роман hәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (Nº 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган һәм киң катлам укучыларга барып ирешкән «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан жыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Узган гасырның сиксәненче еллары башында әдип Россиянең тоташ тарихы зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге hәм тегермен ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.
Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты - драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып язу стиле
буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга - бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар. 

Республикада Әхәт Гаффарның сигез пьесасы сәхнәгә менде. «Иртәгә улын булам», «Җиләк вакыты бер генә», «Соңгы ләкләк», «Соңгы сөю», «Бер картлыкта, бер яшьлектә» әсәрләре -шуларның берничәсе.

Әдипнең «Соңгы сөю» пьесасы Советлар Союзы Герое, әдәбият hәм сәнгать өлкәсендәге Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» исемле драмасы Казан телевидениесе аша кат-кат күрсәтелде. Бүген мәктәпләрдә тарих дәреслекләрен үзгәртеп язу эше барганда, аларда Муса Җәлил исеменең һәм батырлыгының да онытылмас сәхифәләре урын алачак, дигән ышаныч күңелләрне сөендерә.

Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият эшләре, республиканың икьтисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алыш барган фаҗигале сугыш турында аерым публицистик китап - «771 аршын җир» (1991) авторы буларак та билгеле. Шунысын да әйтергә кирәк: бу әсәр киң катлам китап укучылар арасында резонанс тудырды.

Инглиз язучысы Клайв Лиддиард Әхәт Гаффар әсәрләренең истәләкләргә корылган, стиле белән халык риваятьлеренә, әкиятләренә тартым булуы, кешенең яхшылык белән яманлык хакындагы уйлануларын чагылдыруына, кеше белән табигатьнең бердәмлек хислерен гәүдәләндерүенә гаҗәпләнә. Рус халкының атаклы язучысы Анатолий Приставкин да Әхәт Гаффар иҗатының шигьри, уйчан язу алымы рәвеше белән генә түгел, ә бәлки, эчтәлеге белән дә татар халык шигъриятенә барып тоташуын билгели.
 
Әдәбият белгече Рифат ага Сверигин исә әдипнең әсәрләренә тормышта юл сайлау, кешеләр язмышы, аларның проблемалары турында тирәнтен уй-фикер йөрту, эчке кичерешлернең нечкәлегенә, кешелеклелек һәм миллилекнең бергә тоташуына игьтибар итә.
 
Әхәт Гаффарның М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнерне йөртүе, Татарстан Язучылар берлегенен Ф. Хөсни исемендәге әдеби премия лауреаты булуы да - аның өчен, без - якташлары өчен дә зур мәртәбә.

Ә.Гаффар инде 1976 елда ук СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә хаклы ревештә кабул ителә.
Аның иҗатын Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезметкәре Илһам Госман улы Вәлиев әдәбият hәм сәнгать өлкәсен  үтә дә үз итә. «Әхәт - Гаффаровларның да Гаффары ул! Ракыйп, Ринат, Сөмбелне үз әдәби мәсләге артыннан ияртүе, купкырлы иҗатында туган якка мәдхия җырлавы, ата-ана насыйхәтен урга алуы, үз халкын, милләтен, динен, телен данлавы һәм зурлавы - безнең төбәк өчен үзе бер мәртәбә», - ди ул әдип иҗатына биргән бәясендә. 

Үзара очрашып сөйләшү вакытында Казан Федераль Университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Ха-тыйп ага Миңнегулов Әхәт Гаффар иҗатын олылап: «Ул түбәннән күтәрелде...», - дип, әдипнең үз иҗатында әдәбиятның барлык тармакларында да өлгергән, укучы күңеленә туры килердәй әсәрләр иҗат итүенә ныклы ышаныч белдергән фикерләрен бик телеп җиткерде.

Язучы иҗатына мөнәсәбәтле мәкаләмне төгәлләр алдыннан татар шигърияте корифейларынын берсе - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин белән гапләшүне мәслихәт санап, язучы Ә.Гаффарга кагылышлы фикерләре белән кызыксындым. Ак шигырьләрендәгедәй ак күңеленнән чыккан уйларын болай белгерде шигъри остаз: «Ул бик хикмәтле нәселдән бит, Габдрахман абый балаларының берсе да югалып кала торганнардан түгел.

Якташым - чын талант иясе, Ходай Тәгалә бик күпне биргән аңа. Холкы белән дә, язу стиле белән дә башкаларга охшамаган Әхәт. Әсәрләре (проза, драматургия, публицистика һәм башкалар була да) җентекләп укуны, уйлануны, нәтиҗә ясауны сорый. Шунысын да әйтү мөһим: сиксәненче елларда татар әдәбиятын рус һәм илебездә яшәүче башка милләт халыкларына таныта алуда аның да әйтеп бетергесез өлеше бар!»

Олпат шагыйребез Сибгат Хәким дә әдип хакында болай дип язган: «Мин Әхат Гаффарны Язучылар берлегенә ничек кабул итуебезне яхшы хәтерлим. Ул вакытта әле аңа 25 кенә яшь иде, ләкин ул чакта да Әхәт үзен иҗатындагы җан шигъриятен элик тасвирлау белән кушкан талантлы прозаик итеп танылып өлгерде, аның әсәрләрендәге детальлар балкып тора, тирән мәгънәле, хәтердә кала». Бу бәяләмәнең шул заманда Мәскәүдә чыгып килуче «Литературная Россия» журналында басылуы да күп нәрсә хакында сөйли.

Йомгаклап шуны гына әйтәсе кала: заманыбызның көчле әдипләре Чыңгыз Айтматов, В.Астафьев, В.Распутин, Е.Евтушенко иҗатларын тирәнтен күзәткәндә, аның иҗат биеклегенең аеруча күтәрелешен тоярга мөмкин. Татар язучылары арасында да, безнең күренекле якташ әдип шикелле ук, үз иҗат мөмкинлекләрен ачу телеге белән янучылар аз түгел. Әхәт Гаффар - шулар арасында күзгә нык берелгәннәрдән.

Әгәр әдип: «Яшенне - турылап, күк күкрәвен учка кысып булмый. Гыйлемеңне яшендәй күптармаклы, гомереңне күк күкрәведәй шаулы итә алсаң, яшәү үрнәгеңне читлеккә бикләп куймаслар. Ә син, кеше буларак, яшәү дәрьясында йөз дә йөз», - дигән тормыш хакыйкатенә инанып яши һәм иҗат итә икән,
афәрин, Әхәт, диясе генә кала. Шикленергә урын юк: Тукай бүлегенә иллә дә хаклы ул!