Күзем китап киштәсендәге китапта туктады. Шундук ул китапка үрелдем. Клара апаныкы икән. Мин язучы баласы буларак, дәрья кадәр язучы белән очрашканмын. Әмма әтинең дуслары, аның якыннары миңа да якын булды. Шулар арасында Клара апа аерым бер урын биләп тора. Әти-әнием аны бик яраткан, хөрмәт иткән Әлмәттә яшәгәндә аралашып тордылар. Мин бала өчен язучылар (зуууур кешеләр, дип аңларга) бер яктан горурланырлык булса, икенче яктан гадәти нәрсә иде.
Туры килгәнне кара син! Клара апа бу китапны мартта язып биргән. Мин дә аны мартта тотып ачтым, эчендәге язуны укыдым.
Бу истәлек әтигә, әнигә, Клара апага дога булып ирешсен.
Фото биредә - https://gaffar.ru/interview/428