Әти белән Клара апа һәрзаман җылы мөнәсәбәттә булды. Шуның кадәр җылы иде аралары! Без Әлмәттә яшәгәндә Клара апа Яңа ел төнендә тунын эчке ягы белән тышка киеп, безне котларга килгәне истә калды. Бүләккә куе зәңгәр, алтынсы кар бөртекле, алтын каймаллы зур чәй бокаллары китергән иде. Алар әле дә күз алдымда. Ул вакытта курыкканым истә калды, әмма бик күңелле булды - Клара апаны соңыннан таныдым һәм бу минем өчен бер әкият сыман тоелды.
Клара апа Казанга килеп, әти белән һәр очрашулары җылы кочактан башланыр иде.
Мин дә шуңа күрәдер Клара апаны яраттым.
Фотоны биредә күрә аласыз: