Үтә яшерен пункт: мәшһүр «Шүрәле» балетын караганда Демократ Ильяска телен тыярга, сәяси аңлатмалар биреп бармаска. Аеруча хәзерге икътисад, сәясәт мәсьәләләренә кагылмаска, листовкалар таратмаска, митинг оештырмаска, хәзер чыгарып килгән «Милли комган» дигән стена газетасын вакытлыча туктатып торырга.
Боерык шушы елның шушы сәгатендә көченә керә дип санарга.
Карамов үз сүзен:
– Ут-күздән сак булыйк, җәмәгать! Алдыгызны-артыгызны карабрак йөрегез берүк, – дип тәмамлады. Аның, төсле карандашлар белән коралланып, шундук мәдәни походның маршрутын сызарга керешүе микрофоннан ишетелеп торды.
– Сез Әшнә радиосының экстерн тапшыруын тыңладыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Яңадан авыл гимны яңгыраганнан соң, микрофон бераз чыелдап, шыгырдап торгач, радио гадәти режимда эшләвен дәвам иттерде.