Әлмәт чоры визит карты

10.10.2025

Визит картында без Әлмәттә яшәгән адрес та язылган. Башта өч үлмәле фатирда яшәдек, аннары - дүрт бүлмәлесенә күчендек. Анысы да янәшәдәге йортта дип әйтеп була - ерак түгел. Әти ул вакытта Әлмәттәге Язучылар Берлегендә эшли иде. Ленин һәйкәле артындагы театр бинасында дип хәтерлим. Анда бихисап бүлмәләрне айкап чыкканымны хәтерлим. Ялгышмасам, театр артындагы куаклыклар артында Күңел ачу паркы урнашкан. Шулай иде, микән, дөрестән дә? Миңа ул чакта 5-6 яшь.

Визит картасы артында - әти үзе уйган сын.

Биредә карарга