…Ачыкларга теләп, ул үзен «Ибрай» дигән Адәми затка карады. Шунда күрде инде: ул бөтенләй үк шәрә түгел икән ләбаса! Төн яктысы зәңгәрләнеп күрсәткән йөзе белән шуннан соңгы әгъзалары арасында – муенында инде – юан-юан түгәрәкләрдән төзелгән ялтыравыклы тимер чылбыр, ул чылбырга боҗра киертелгән, ул боҗрага әүвәлге партия әгъзалары тагып йөртергә яраткан галстук ише чөй асылынган.
- Бу – нәрсә? – дип сорады ул.
- Син, - диде тегесе.
- Мин?
- Бу чылбыр – синең кендегең. Боҗрасы – гомерең. Чөе – тәкъдирең.
«Богау» романыннан (1998 ел)