Яра

23.10.2025

Ник болай бу дөнья?! Туганда бөтен кеше дә тигез. Шәрә. Ике куллы, ике аяклы, бер башлы, бер йөрәкле. Әмма язмыш дигән бер көч туганда ук кешеләрнең иңнәренә кырыкмаса кырык төрле тормыш йөген мөһерләп куя. Язмыш, ялагай эт шикелле, берәүләргә койрыгын болгый. Икенчеләрнең баш очына очлы хәнҗәр асып куя. Кеше үскән саен шул хәнҗәргә якыная. Тутыккан хәнҗәр чәнчә башлагач кына, ул җавап эзләп, югарыга карый. Салкын йолдызлар дәшми...
Әйтегез, йолдызлар! Ник бәхет тигез түгел? Ник язмышлар йә ак, йә кара: йә ана кулыдай назлы, йә үги ана карашыдай кырыс. Әйтегез, әйт?!

Әхәт Гаффар "Яра" повесте ("Энә күзе" китабыннан)