Флера Тархановага Әхәт Гаффардан

7.11.2025

Күбәләктәй иде биюләрең,
Сандугачтай иде җырлавың,
Моңлы, шат, көр шигырьләрең белән
Яулап киттең халык зурлавын.

Әниебезнең студент чак дусты иде Флера апа. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр. Флера апага Казандагаы фатирына кунакка керүем дә хәтердә. Миңа китабын бүләк иткән иде...