Аның хакта

Аяз Гыйләҗәвнең яшь язычы Әхәт Гаффаров иҗатына биргән бәяләмәсе

Әйтик, соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь язучы Әхәт Гаффаровны алыйк. Әхәт нибарысы бер генә китап, юка гына "Әҗәт" исемле беренче китабын чыгарып өлгерде. Ләкин аның шушы китабы да калын-калын томнар чыгарып ятучы кайбер язучыларның иҗатларыннан кадерлерәк. Ни өчен? Чөнки әдәбиятыбызда яңа кеше туды, яңа автор килде, чын язучы яралды. Бу инде әдәбиятта очраклы кеше түгел. Чөнки ул заманның үзеннән, кайнап торган тормышыбызның үзеннән килә. Салкын күзәтүче яки эчпошыргыч беркетмәче булып түгел - актив көрәшче булып килә. Аның көрәшче икәнлеген шушы нәни генә китабы да ачык раслый. Әхәт үзе язган темаларны йөрәге, күңеле аша уздыра ала, үзенең тормышка актив мөнәсәбәтен ышанып һәм ышандырып әсәр геройларына тапшыра. Мәсәлән, "Әҗәт" хикәясендәге Мәрьям әби образын алыйк. Гомере буе илгә, халыкка тугры хезмәт иткән, намуслы эшсөяр бу кеше үзенең дөньядагы зур бурычын аңлавы белән безне таң калдыра.

Әхәт Гаффаровның теле, язу стиле, ритмы, эчке яңгырашлары һәммәсе дә заманча, үзенчәлекле. Берүк вакытта аның әсәрләре нәкъ без алда әйтеп киткән боҗраларның берсе. Анда телебезнең сыгылмалы яңгырашы да бар, анда күңелне тетрәтерлек вакыйгалар да бар, алар барысы да безнең халыкныкы, безнеке. Ул үзенең кешелекле, нечкә күңелле, яшәешнең бәйрәм генә түгел, бәлки зур бурыч икәнлеген дә аңлап эш итүче персонажлары-образлары аша безне яктылыкка өнди, киләчәккә булган ышанычыбызны ныгыта. Бу сыйфатлар барысы да язучының үзеннән, аның эчке дөньясыннан, аның иманыннан, яшәүдәге активлыгыннан килә. Салкын кан белән, суык йөрәк һәм бары тик расчет белән генә иҗат ителгән образлар караңгы базда үскән бәрәңге сабаклары төсле төссез булалар һәм бервакытта да җимеш бирмиләр.

Чыг.: БҮГЕНГЕ ӘДӘБИЯТТА ЗАМАНДАШ ОБРАЗЫ (Фәрваз Миңнуллин белән радиоәңгәмә). 17 июль, 1975, Казан.

Марат Кабиров

О романе "Богау"
Точный, беглый язык повествования. Автор описывает персонажей с любовью и некоторой иронией. Свобода духа, которой пропитана буквально каждая фраза.

1. 10. 2017 
 

Гудрун Фридрих

…Аның әсәрләренә тормышта юл сайлау, кешеләр язмышы, аларның проблемалары турында тирәнтен уй-фикер йөртү, эчке кичерешләрнең нечкәлеге хас. Аңа кешелеклелек һәм миллилекнең бергә тоташуы якын.

“Новый Берлинский иллюстрированный журнал”, Берлин

Мөдәррис Әгъләмов

Бу катлаулы заманда язучы үзенең төп юнәлешен халыкка көндәлек әйтеп бирергә тиеш. Әхәт Гаффар - әнә шундый язучы. Ул романнар да яза, күләмле чәчмә әсәрләр дә, шигырьләр дә яза. Әмма болар берсе дә үзмаксат түгел. Барысы да халыкка хезмәт итүнең бөтен формаларын эзләүдән. Минем фикеремчә, Тукай шулай эшләгән. Шагыйрьлеген онытып, «Мәсьәлә зур, сыйдыра алмый тар шигырьләр үлчәве», дигән. Шундый егетләребез бар әле, дип сөенәм.

1990, Гыйнвар

Страницы