Тарих

Фоторәсемдә: Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан сугышка беренчеләрдә булып чакырылганнар. Төгәл билгеле булганнары: алдагы беренче рәт: уртада - Шәмәрдәнов Вилдан Шәмәрдан улы; икенче рәт, сулдан уңга беренче - Гаффаров Габдрахман Габделгаффар улы, 1907 елгы, (бертуган Гаффаровларның әтисе), аның янында икенче - Вәлиев Габдулла Габдрахман улы, янәшәсендә икетуган энесе Вәлиев Габдрахман Вәли улы, дүртенче - Гарнаев Нотфулла Гыният улы, 1901-1942), уң яктан беренче- Шакиров Хаҗип, 1907-1941); өченче рәт, басып торалар- сулдан өченче Закиров Каюм Закир улы, 1909-1944), аның белән янәшә - Мөхәммәтҗанов Габделәхәт Зариф улы, 1908-1943.
 

Район хәрби комиссариаты (райвоенкомат), 1941 елның 23 июне

(Язучы, журналист Ренат Габдрахман улы Гаффарның шәхси архивыннан)

Чыганак Ренат Шигапов