Мин – мин инде ул! Юк, «ул» түгел, ә бәлки – мин. Менә нине генә алыйк. («Нине» дип түгел, ә «мине» дип укырга. – Мин.) Әйе, мине... Баш килеш – мин; иялек килеше – минем; юнәлеш килеше – миңа; төшем килеше – мине; чыгыш килеше – миннән; урын-вакыт килеше – миндә.
Мин шәп төрләнәмме? Мин бик шәп төрләнәм. Мин, шулай, төрледән-төрлегә төрләнергә яратам. Мин бер генә төрле төрләнсәм, шулай төрледән-төрле булыр идеммени? Мин балачактан ук төрләнергә яратып үстем. Мин кыш көне бер төрлемен, язын икенче төрлемен, мин җәен өченче төрлемен, мин көз көне дүртенче төрлемен. Мин, кирәк калса, бишенче төрле дә була алыр идем. Мин, Алла булсам, бишенче фасылны да бар итәр идем. Алтынчыны... унынчыны... йөзенчене... меңенчене. Хәер, мин болай да көнгә мең төрлемен. Кыскасы, мин – мин инде ул!
Мин моны белеп оныткан. Мин аны тумас борын белгән. Мин аны әлмисактан бирле беләм. Мин белмәгән аз булыр, Бохарадагы таз булыр. Мине «беләме» кеше? Мине куандырган өчен, Ходай үзеңне куандырсын. Минем анда ни эшем бар? Минем анда эшем юк. Минем бер яным ялангач кала. Минем боерыгым – чуртанның койрыгы белән. Минем бәхетемне чүпрәккә төрдеңме? Минем ихатам – кырыйдан. Минем кызым кияү күргәнмени дигәндәй? Минем матурлыгым ямьсезлегем белән беленми. Минем тегермәнем арпа да тарта, көрпә дә. Мин күргәнне Ходай дошманга күрсәтмәсен. Мин – мин булмыйм, дөньяда тормыйм, шулай итмәсәм. Мин – минме икән, мин кем икән? Миннән азат, Ходайдан – канат. Миннән генә калган эш түгел. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче. Мин үземнән үтсенгә эшләмим. Мин – синеке, син – минеке. Мин сине өйрәтермен. Мин синнән элек туган. Мин сиңа әйтим! Мин сораган идем кап-кара кашлыны, миңа тоттырдылар яп-ялтырак башлыны. Мин сөйлимен пирегә, пире сөйли кирегә. Мин тугандай тын. Мин туган сәгать! Мин әйтмәдем, син ишетмәдең. Мин үлгәчтен, кыямәт купсын.
Тәнәфестә биеп алыр өчен, такмазам да бар әле:
Мин, мин, мин идем,
Мин унике мин идем,
Базга төштем, май ашадым...
Ә син, җыен җыентык, әтрәк-әләм –
Авызыңа капмый йом.
Мин!..