
Олы Юлда атлар буза
Йөрәк ите тузганга.
Тоякларны кыеп була,
Коеп булмый тузанга.
⠀
Олы Юлда көпчәк тузмый,
Тугымнары тарала.
Яшьлекләрне тузан баса,
Картлыклардан арыла.
⠀
Олы Юлда тузан тузган,
Гомерләр инде узган.
Тузган япь-яшь мәңгелеккә
Сузылган безнең ызан.
⠀
Олы Юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр-барын –
Сагындыра узганы.