
Яшәгән ди, булган ди бер теш. Аның утыз бер туганы бар икән. Алар тип-тигез, ап-ак, чынаяк шикелле ялтырашып, Кояш кебек елмаешып, Салават күпере сыман нур чәчеп торалар ди инде менә. Әйеме.
Бер дә бер заманны таңнар сызылып атканда уянышып китсәләр, игезәк тешләр бер туганының әллә кая киткәнен күреп алганнар. Күреп алганнар да:
- И син, туганыбыз, аскы рәттәге түбәнтеннән сул якта балкып торган энекәшебез, син кая китеп югалдың? – дип сорашканнар, пошынышканнар, кайгырышканнар, елашканнар ди.
Ә теге теш бөтен туганнары йоклаганда үзе яшәгән урт өеннән селкенә-селкенә төшкән дә гадәтенчә, өйрәнгәненчә конфет кимерә-кимерә, шикалад умыра-умыра шырык-шырык көлә икән:
- Әнә сез кишер кимерегез, кәбестә ашы чөмерегез, көнбагыш чертегез, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы буткасы, коймак, каймак, эремчек ашагыз, сөтле чәй эчегез, – дигән дә ди урт белән ирен астына качып поскан җирендә конфет кимереп, шикалат умырып утыра ди. Бер дә бер заманны әле бу якка, әле теге якка карасалар, әлеге дә баягы Теш юкка чыккан имеш.
Ул кая киткән?
Аны үзе ашый торган конфетлар кимергән, шикаладлар умырган да кишерсез, кәбестәсез, көнбагышсыз, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы буткасыз, коймаксыз, каймаксыз, эремчексез, сөтле чәйсез җиргә алып киткәннәр.
Шуннан соң теге Теш тешсез калган ди.
Күп итеп конфет кимерсәң, шикалад умырсаң, менә шулай була ул.