"Ил"

Категория:

Тупыллар да яфрак ярды инде,
Әти-әни кабере – кәнәфер.
Киттем әле, нурсыз Казан, синнән
Юк Туган тел,
        Тулган гел кяфер.
Армышлар-талмышлар! Ялан тәпи
Ипи китерегез бер телем!
Кыерчыксыз учта үксеп елый
Әти-әни кабердәй Илем…