"Вәгъдә – иман"

Категория:

Кучкыл болыт килсә, 
            Күк күкрәсә,
Яшеннәр биесә, без – тып-тын.
Әни ак яулыгын ябар иде,
Бикләр иде мичнең ызбутын…
Әгүзәсен әйтеп сыпыргалый
Пәрдәләрен тәрәзәләрнең,
Көмеш көзге,
        Җиз самавырын да
Каплый
    Әйтеп
        Күрәзәләрен
…Мич янында,
    Кәләпүшен киеп,
Әхәт көтә насыйп Фәридәсен.

__________
Әхәт – бердәнбер
Фәридә – шулай ук (гарәпчә)