
Инде тагын нигә куаныйм соң:
Көннәр – кырау,
төннәр картайган,
Син Кояшта чагылмыйсың инде,
Мин эзлимим сине ак Айдан…
Әллә кайда –
төштә генә калдың,
Әниемнең соңгы сөтедәй.
Яту-тору,
тору-ятуларым –
Бөтенесе сине көтүдә.

Инде тагын нигә куаныйм соң:
Көннәр – кырау,
төннәр картайган,
Син Кояшта чагылмыйсың инде,
Мин эзлимим сине ак Айдан…
Әллә кайда –
төштә генә калдың,
Әниемнең соңгы сөтедәй.
Яту-тору,
тору-ятуларым –
Бөтенесе сине көтүдә.