
Perdidit antiquum litera prima sonum – беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.
Латинчадан
Кылганнары өчен әҗере бирелер.
Коръән (7:179)
Мне отмщение, и Аз воздам.
Евангелие
Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.
М. Җәлил
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Җир астына
I
Сандугач бишенче төн оча иде инде. Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте. Һәрьяктан куркыныч янады. Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады. Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар. Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде.
Алар, айсыз, ләкин аяз күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар. Анда кыска гына вакытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар. Ул утрауга кадәр озак очасы. Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр. Кайбер кошлар барып та җитмәс. Тик алар моны белмиләр әле. Бар ышанычлары канатларында. Юлга кузгалганчы, алар үз канатларын яхшы ныгыттылар.
Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле. Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына. Һәммәсе дә – ана кошлар. Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды. Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте. Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге әти-әниләре очачак: башта аталары, аннары аналары. Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый. Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер-берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә.
Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде.
Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы үзалдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды. Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә. Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде. Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады. Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде. Балкышлар сүнгән мәлдә алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар. Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота.
Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады. Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Юл уңаендагы тымызык җил бер хәер әле. Ә давылга килеп эләккән вакытларда, болытлар арасындагы бушлыкны канатлары белән эзли-эзли, җилгә каршы очуы кошларга күпкә җиңелрәк.
Йолдызлар күмелгән чакта, кошлар тәннәре белән сизенгән магнит дулкыннарын тоеп очалар иде. Давылда исә ул дулкыннар соң чиккәчә тартылып киерелгән кебек була. Шуннан соң магнит дулкыннарын тою авырая, алар җәя бауларыдай кинәт ычкынып китәләр дә сандугачларның эчке ритмы тотып алалмастай хәлдә калтыранып тора башлыйлар, таркалалар, чуалышалар. Менә шунда кошлар үзләренең очу юнәлешләрен югалта, буталыша, таркала. Чөнки аларның һәркайсы магнит дулкыннарын фәкать үз йөрәкләре тибеше белән яраклаштыра, шуның аркасында куркуга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруны югалтмаска тырыша иде. Төннәрен ай белән йолдызлар күренмәсә дә, көндезләрен кояш хәрәкәте сизелмәсә дә, кошларны әнә шул соңгы ышанычлары – магнит дулкыннары алга әйди дә инде.
Сандугач, соңгы маягыннан тайчанмас һәм адашмас өчен, бер һава агымыннан икенчесенә күчә-күчә, төрле якка талпынып оча башлады: әле өскә күтәрелде, әле аска ташланды. Канат кагышлары белән йөрәк тибешләре чуалды, бер-берсен тыңлый алмас хәлгә килде. Йолдызлар юклыгы һәм әйдәүче магнит дулкыннарының бозылуы юнәлешне дөрес тотарга комачаулый иде. Күздән югалган иптәшләрен чакырып һәм аларның үзенә дәшүләренә җавап итеп, ул әледән-әле тавыш биргәләп барды. Болытлар эчендә кошлар бер-берсенең тавышын яхшы ишетә. Сандугачның адашып калудан куркуы шулкадәр дә көчле иде ки, бу тикле курку аңа төп юнәлештән бер чеметем дә читкә тайпылмаска ярдәм итте. Моңа өстәп, адашмас өчен аның тагын чарасы бар иде әле. Анасы һәм атасының сайрауларыннан аңа тагын бер сизгерлек иңеп калган: ул очышын үз тавышының аста ишелеп-ишелеп каккан дулкыннардан кире кайтарылган кайтавазына көйләп алып бара ала. Кайтаваз аңа юнәлешне дулкын түбәләренә карата тиешле якка җайларга булыша.
Киеренкелек сандугачның бөтен тәнен калтыратты. Ә күңелендә салават күпередәй төрледән төрле төсләр белән балкыган чәчәкләр, аларның хуш исләре һәм таныш тавышлар яңарды. Боларның һәммәсе аны үзен көткән тугайларга, су буйларына таба тыелгысыз төстә чакырып тора иде.
Көтмәгәндә каршы якта колак тондыргыч гөрелте ишетелде. Сандугач юлдашларына тагын чакыру авазы салды. Әмма бу юлы үз тавышының дулкыннардан кайтарылган кайтавазын тоймады. Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте, тынын буды. Аңа бу гөрелтенең һәм төтеннең чыганагы яхшы билгеле. Озын һәм очлы томшыклы, хәрәкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәттә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, төрлесе төрле якка качалар, посалар иде. Тимер кош кыска муенлы. Ерткыч кошларныкы кебек үк. Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан әллә каян аерылып тора.
Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды, канатлары хәлсезләнде. Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда – туган җир. Алда – шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасының «карурманга караганда сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каршысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кечкенәсеме – барыбер. Ялгыз дошман – куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-анасы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган.
Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолёт арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде.
Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре ак йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошлар сыртында да күренә. Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек.
Тик сандугач алардан курыкмады. Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный.
Тимер очкычлар оясының артында зәңгәрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар.
Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр.
Континентның иң көньягында – сандугачлар кышлаган җылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә ниндидер корбаннарын эзләгән кебек ажгырып очалар иде. Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимерчыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар. Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты. Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды.
Шулай итеп, сандугач үзенә таба ыжгырып килгән самолёттан читкә тайпылмады. Яшенле болытларны ерып очкан тимер кош алдында ул үзен ком бөртегеннән дә кечкенәрәк итеп сизде. Тимер кош аны черки урынына гына кабып йотар шикелле иде.
– Унсигезенче!
– Әйе, сэр!
– Курс турысында – эре кошлар. Курс – ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус.
– Аңладым, сэр: ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус. – Боерыкны үтәгәч, истребитель очучысы үзалдына: – Миграция вакыты, шайтан! Җитмәсә, бу яшенле давылы... – дип сукранды.
Сандугач үз юнәлешендә оча бирде. Ә тимер кош, аңа төтен исе бөркеп, кинәт сулга янтайды. Юл ачык иде. Сандугач, юлдашларына үзе хакында хәбәр биреп, чакыру авазы салды. Тиздән аларны киң почмак ясап очкан фламинголар узып китте. Очучыга самолётлар йөртүче корабтан шулар турында хәбәр иткәннәр иде.
Әлбәттә, сандугач моны белмәде.
Кояш, күтәрелеп, шактый югарыга үрмәләгәндә, сандугачлар көтүе диңгез эчендәге утрауга якынлашты. Төнге яшенле яңгыр һәм давыл артта калды. Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көмеш медузалар күренде. Сандугачның шатлыктан кабат-кабат аваз саласы килде. Арган-талчыккан канатлары яңа саф көч белән тулды. Үзе кунасы үлән сабагының ныклыгын чамалап, ул кыска гына вакытка һавада талпынып торды, төшеп кунды, ләкин, кызыл ташлар арасында посып шуышкан еланны шәйләп, чәнечкеле кыргый роза куагы арасына күчте, үзе хакында иптәшләренә белгертеп сызгырып куйды. Сайрап та җибәрәсе килде һәм ул тыелып калалмады: менә аның томшыгында үзеннән-үзе диярлек нечкә генә һава агымы хасил булды, ул аның тавыш элпәсенә кагылды, ә анда, чишмәнең кара күзендә тибрәлгән якты ком бөртеген хәтерләтеп, тыйнак кына, сандугачның әле үзенә дә таныш булмаган беренче сайрау авазлары бөреләнде.
Әмма сандугач шундук тынды. Аның беренче сайравы туган җирендә генә яңгырарга тиеш. Туган җирен дәртле моңнар белән күмәрлек беренче җыры аны алда көтә иде.
Ана сандугач парлашкан ярыннан соң гына, фәкать балалары йомыркалардан борнап чыгар алдыннан гына сайрый.
II
Ярлары тал, камыш белән каймаланган инешнең елгага кочак җәйгән шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар. Тын иртә күзен тутырып, елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпеше шикелле тоела. Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята, тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы, калынайганнан-калынаеп, күтәрелгәннән-күтәрелеп, зират ягына авыша; андагы ташлар, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул, бөтерелеп, яңадан укмаша, агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре, аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри, югала.
Һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды. Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде. Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды.
Мотор тавышы тынды. Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде. Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште. Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык-сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты. Елга суы, бала кебек, йокы аралаш көлә иде шикелле.
Көймәдә ике кеше утыра иде. Аларның берсе, килеп туктау белән, көймә борыныннан ярга төште. Кулында – тимерчыбыктан челтәрләп үрелгән савыт, анда – балыклар. Алар тере иде әле. Ул йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды. Савыт җәелә төшеп, иркенәебрәк калды. Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар.
Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек, аларны капшап-капшап куйды. Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы, коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән, джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында – шулай ук зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк атлавы белән ул, чыннан да, сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы яссы яки түгәрәк ташлар ул йөргәндә кузгалмады да бугай. Балыкларны суга куйганда, ул чүгәләмәде, ә бәлки үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган озын аягын төз тоткан хәлдә биленнән генә бөгелеп иелде. Бөтен гәүдәсеннән ниндидер пөхтәлек, зифалык бөркелеп тора кебек. Әгәр дә балыкларның берәрсе савыттан сикереп чыгып, суда йөзеп китсә, ул аны йә һавада ук эләктереп алыр, йә аның белән уйный-уйный, ярыша-ярыша янәшә йөзеп китәр сыман. Әйтергә кирәк: ул (бөтен килеш-килбәтенә туры китереп сайлаган диярсең) җәядән ук атуда танылган спортчы Солтан Наймушин иде.
Ул балыкларга сокланган арада, көймәдәге икенче кеше әйберләр саклагыч урыннан ике шешә аракы, ике стакан, бер-бөтен ипи, тоз салынган пыяла банка алып, утыргычка тезә барды. Аннары, кисәтеп тә тормастан, аракы шешәләрен берәм-берәм ярдагы иптәшенә ыргытты. Солтан аларны үзенә каныккан чебенне учы белән тоткандай гына эләктереп алды да суга яткырып куйды. Көймәдәге кеше шулай ук стаканнарны, банканы чөйде. Үзе һаман нидер урнаштырып, актарынып маташты, гел баскан урынында таптанды, әйләнгәләде, тулганды, ярга чыгарга ашыкмады. Аның өстендәге штормовкасы кояшта, яңгырда уңып, ә якасы, җиң очлары керләнеп, ялтырап беткән, култык асларындагы, бил турысындагы эчкә баткан сырлары гына саргаеп калган – бу нәрсә киң җилкәле, авыр сөякле һәм таза гәүдәле әлеге кешене төсе җуелган иске самавырга тартым иткән. Әйтерсең лә ул самавырны ком белән ышкый-ышкый ялтыратканнар, ә яньчек урыннары элеккегә караганда да каралыбрак калган. Бу тәэсирне аеруча аның йөзе көчәйтә: гүя ул яньчелгән булган да хәзер аны тигезләгәннәр – аның бите җәрәхәт җөйләре һәм янган эзләр белән тулган иде. Көймәдәге кеше – Степан Масленников – биш ел элек Әфганстан сугышыннан яраланып, танымаслык булып кайткан егет.
Ул кечкенә балта да ыргытты. Түбәннән очканга күрә, Солтан анысын тотып алырга кыймады. Балта ташка килеп төште, зыңгылдавы акчарлак кычкыруына кушылып ишетелми калды.
Озак кайнаган самавыр ише, Степан һаман көймәдә булышты әле. Ниһаять, бербөтен ипи һәм яшел суганлы полиэтилен капчык тотып, көймә сыртыннан атлап суга төште дә ярга чыкты. Озын кунычы кайтарып салынган резин итектән. Балык савытына төртеп, ул көр тавыш белән:
– Яхшы градусниклар бит, ә? – диде.
– Балыкка градусник дигәнне беренче тапкыр ишетүем.
– Газета укырга кирәк, яшьти. Хәзер безнең балыклар миендә терекөмеш тәгәрәп йөри. Белмичә ашасаң, үзеңнең дә тәгәрәп китүең ихтимал. Шуннан соң градусник куюның кирәге дә чыкмавы бар.
Степан, һавадагы балык сыман, авызын зур ачып көлеп җибәрде.
– Әйтәм аптекаларда градусниклар табып булмый... Терекөмешне суга агызганга икән, – диде Солтан, юеш кулын чалбарына ышкып. Ул беркавым елгага карап торды.
Су чиста түгел иде. Шушы арада өч көн буена тоташлый яңгыр явып, ерганаклар, инешләр ташыган, елганың суы арткан булган. Ул үзе кичә генә бабалары янына кайтып төште. Аларга бәрәңге утыртышырга исәпләгән иде. Яңгыр аркасында авылда язгы чәчүдән туктап торганнар, ә колхозчыларның бакчалары сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип, Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты. Кичә көн аяз иде, җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да, Степан эшенә китәр, ә ул, бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк, шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә, Степан риза булмады. Әллә нидә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс, диде. Биредә дә начар түгел. Яр ышык, аяк астында вак ташлы ком, кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы!
– Томан да соң! – диде Солтан.
– Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк, эштиеңне куырыр әле.
– Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки, ачып кертерләр. Анда салкынчадыр, ә, Стёпа?
– Анда шакып кермиләр шул, парин, – диде Степан һәм, кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды. – Әйдәле, ботак-сатак җыеп килик.
Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Эзләре батып-батып калды. Солтан исә аның белән чагыштырганда юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде.
Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда – ташландык рус зираты. Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле. Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде. Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына барып басарга куркыныч хәлдә калган. Ара-тирә эреле-ваклы ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең.
Солтан ярты юлда туктап калды, Степан ауган наратның алтын кайрылы ботакларын чапкалаган арада, үр кашыннан чак кына түбәндәрәк торган чиркәүне, кайсысы янтайган, кайсысы җиргә сузылып яткан агач һәм тимер тәреләрне, кыйшайган, таралган, беришләре тәмам таркалып, череп яткан чардуган калдыкларын, сирәк кабер ташларын күзеннән кичерде. Томанда өлешләп-өлешләп кенә күренгән кызыл чиркәү һавадан авыр гына очып барган сыман. Ул биш гөмбәзле, чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак. Исән тәреләре чалшайган, ике гөмбәздә бөтенләй юк. Калайлары челтәрләнгән, сәләмәләнгән; кайбер урында кайтарылып, купкан ямаулык шикелле асылынып төшкән. Гөмбәзләрнең ачык урыннарыннан шикмә агачлары каралып күренә, алар ите сөяккәчә кырылган һәм, Россия шәһәрләрендә халыкка сатар өчен, кибетләргә чыгарылган мал кабыргаларын хәтерләтә. Уртадагы баш гөмбәз иске зонтик сыман убылып төшкән. Аны корыган үлән сабаклары, кәкре тал, кәрлә каен үсентеләре баскан. Манарадагы кара кыңгырауның яртысы гына эленеп калган, күгәрек тимер бәргечен кагарлык түгел инде: ул бушлыкта асылынып тора. Ә кыңгырауның калган яртысы, яшел кунык белән капланган итәген күккә ачып, кайчандыр җирдә ята иде, хәзер кайдадыр, яр астыннан күренми.
Кабер ташлары авыру кешенең аксылланган теле төсле: аларны көмеш мүк сарган. Ә кайберләрең вакыт кыеп-кыеп алган, ваткан, тараткан...
Солтанның күз карашы нәрсәгә генә төшмәсен, абына, сөрлегә, аерыла алмыйча интегә. Аңа монда барысы да таныш, аның бу зиратка кергәне, йөргәне бар. Хәзер исә ул биредә үзен ят, чит хис итә. Бу тирәләрдән әйләнеп, ераклардан әйләнеп узар иде дә бит, әмма соңгы елларның шушы көнендә аны бирегә нидер тарта. Ул ничек тә килеп чыккаларга җай таба, моны тиеш дип саный һәм, төрле сылтаулар табып, һич югында, сәбәпсез-нисез килергә мәҗбүр дә була. Шуңа күрә бүген Степанга бик теләп иярде, бабасы Кадрәк, дәү бабасы Чаныш янына умарталыкка ашыкмады. Хәер, алар юлга яңа гына җыенып яталардыр әле, үзләре кебек үк картайган атлары Тимерне арбага җигәләрдер.
Сәбәпсез-нисез дигәч тә, Солтан үзенең бу зиратка ни өчен тартылганын яхшы белә. Сәбәбе бар, бар. Нинди генә сәбәп әле! Аңа бу анык билгеле. Аңа гынамы соң? Аңа үзен монда һәммә нәрсә таныйдыр кебек тоела. Бу иртәне Солтанның барча нәрсәне күзеннән кичергәне кебек, һәммә нәрсә аңа да сынап төбәлгәндер, аның нишлисен сагаеп көтәдер шикелле. Бу зират ташландык кына түгел, монда хәтта вакыт та тукталып калгандыр сыман. Шул ук вакытта, Солтан пәйда булу белән, ул туктаган вакыт әйтерсең лә җанлана, хәрәкәткә килә...
– Мәетләр йоклыймы? – диде Степан, аны уйларыннан һәм күзәтүеннән бүлдереп. Ул биш-алты ботакны чабып өлгергән дә икән инде.
– Андый йокы бездән дә калмас, – дип җавап бирде Солтан һәм, якын килеп, бер ботакны көймә тарафына сөйрәде.
Степан, зират ягына ияген кагып:
– Йоклыйм дисәң, монда баш куеп ятарга мендәр җитәрлек, – диде һәм үзе дә бер ботакны сөйрәп китте.
– Күзеңне генә йом – хәзер өч аршынлы юрган ябарлар!
– Әйтмә дә, яшьти. Мин үзем көчкә котылып калдым.
– Ишеттем. Тик тагын бер сөйләрсең әле.
– Ишеткәнең җитеп торыр, – диде Степан. – Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара.
– Исемеңне кыргансың бит инде.
– Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит, хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны.
– Кайгырма, дус. Үз кабереңә кереп яткач, яңадан язарлар әле!
– Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын ла! – дип көлде Степан.
Степан ботакларны тураклады, Солтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән. Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр. Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды. Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк дип уйлады. Берзаманны дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен, әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды. Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде. Димәк, ярый.
Әнә Степан үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады. Солтан ул нык, коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды.
– Балык апкил, – диде Степан.
Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты. Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары калтырана-калтырана турайдылар, шиңделәр, асылынып калдылар.
– Үлгәннәрен көтәсе калган, – диде Солтан, аларны кызганып.
– Аларның үлгәннәрен көтеп утырсаң, үзең яшәми калырсың. Сине ач тотып булмый инде, яшьти, – диде Степан. – Ылыс ташла. Төтен кирәк, ыслансыннар.
Солтан учакка ылыслы ботаклар ташлады. Балыкларны аның сары төтене сарды. Шуннан соң һавага очкыннар чәчрәде, көл күтәрелде, ялкын бөркелде. Балыкларның күзләре борчак шикелле агарып, бүртеп чыкты.
Степан ипи кисте дә телемнәргә эре тоз сипте, аннары, бер шешәне ачып, стаканнарга аракы салды.
– Әйдә, бер барып кайтыйк әле, – диде ул, стаканын күтәреп. Алга иелебрәк эчкәч, суган кыягы төреп капты. – Чылат мыегыңны, чылат. Томан күшектерә.
– Томан шул, – диде Солтан сүз булсынга.
Читкәрәк борылып һәм йөзен җыерып, стакандагы эчемлекне, мыегы аша сөзгәндәй, озаклап эчә башлады.
– Нигә йөзеңне җыерып эчәсең аны? Елмаеп кирәк, елмаеп! – диде Степан, балыкларны әйләндергәләп.
– Беләсең ич, моның белән дуслыгым юк.
– Аның белән микән? Юк, бәла белән дус түгел син. Үлем белән. Югыйсә аракының кадерен белер идең. Әнә теге кабер ташлары артыннан синең маңгаеңны прицелга алсалар... Хәер, син – бәхетле кеше, төшләреңә өрәкләрнең прицел аша төбәлгән кара күзләре керми. Күз дә түгел, ә кара кабер...
– Әйе, төшкә керми андый нәрсәләр. Бездә бер җыр бар: «Дуска түгел, дошманга да без кара коелмыйбыз...» Әйт әле, туган, әфган дошманнарының синең алда шәхсән гаепләре бар идеме?
Степан җавап бирмәде. Балта түтәсе белән төгәл кизәнеп туракланган тәренең уемыннан астагы борысны сугып чыгарды да учакка салды.
– Минем алдамы? – дип телгә килде ул. – Син тинтерәтмә инде, парин. Кунак булсаң, тыйнак бул... – Ул учак каршысына тезләнде. Танымаслык булган битенә ялкын яктысы төште. Бите кызарса да, уйлары кара иде, ахрысы, ул ашыгып папирос капты, күмердән ут элде дә тирән итеп төтен суырды. – Без Россияне сакламадык саклавын. Без үз җаннарыбызны, иптәшләребезнең гомерләрен саклап сугыштык... «Духлар» безнең иптәшләрне дүрткә ботарлап үтергәннәр икән – гаепсезләрмени?! Ә без, ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бернәрсә дә калмаган очракта, бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән – моңа кем гаепле?
Солтан дустын бөтен күңеле белән кызганып куйды. Степан аңардан фәкать яраланган йөзе белән генә аерылып тора, бүтән бер ягы белән дә түгел. Ләкин хәзер, очрашканнан бирле, бе-
ренче тапкыр ул аның күзенә төбәлеп, җанына тикле үтеп керергә тырышып бакты. Шунда аның үзе кебек түгел икәнен тойды һәм күрде. Ул – ни әйтсәң дә, кеше үтереп кайткан кеше. Үз теләге белән түгел, әлбәттә. Ул аңардан иң әүвәл шуның белән аерылып тора һәм моны, шиксез, бик авыр кичерәдер, оныта алмыйдыр, төннәрен саташып ук чыгадыр. Шулай гынамы соң әле – ул кешеләрнең һәм менә бу мизгелдә Солтанның үзе хакында нәкъ шулай уйлаганын сизәдер. Шуңа күрә Солтан дусты хакында шушылай уйлавын яшерүне кирәк санамады. Киресенчә, аны үзе белән тигезләргә теләп, кырыс сорау бирде:
– Син үзең үтердеңме соң?
Юлдашы кинәт башын күтәрде, тураеп басты, кулындагы балтасын ташлады да аңа төбәлде. Аннары карашын учакка, учакның иң кайнар ноктасына – үзәгенә күчерде. Дустының карашында Солтан дәү бабасы Чаныш белән бабасы Кадрәкнең моңсу күзләрен күргәндәй булды. Солтан әллә кайчан – бала вакытында алардан: «Син кылычың белән күпме акларны кырдың, бабай?», «Син күпме фрицны үтердең, бабай?» – дип сораганын исенә төшерде. Алар беркайчан да аңа төгәл җавап бирмәделәр. Җавап урынына «Санамадым, улым» дип кенә әйтәләр иде. Бу сорауларны ул аларның һәркайсына бары тик бер генә тапкыр биргән иде. Сүз куешкан шикелле, җаваплары да бер генә төрле. Күз карашлары да аерылгысыз: әллә син алар каршысында түгел, әллә алар синең каршыңда түгел. Ул карашта әйтеп булмастай бер бушлык бар иде. Нәкъ Степанныкы кебек. Шуңа күрә ул аңардан «Ничәне үтердең?» дип сорамады, ә кырыс төстә: «Син үзең үтердеңме соң?» – диде.
– Булды инде, – дип җавап бирде Степан, аңа карамыйча. – Берне. Ә калганнарын кирәк чагында һәм булдыра алганда юкка чыгардым.
– Барыбер түгелмени?
– Юк, барыбер түгел.
– Ни өчен?
– Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем... Шушында вәссәлам – бетерик... Инде берне күтәреп искә алыйк.
– Кемне?
– Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне.
Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте. Әмма ул дәшмәде.
– Степан, ә, Стёпа... Теге беренчесен... син ничегрәк?..
– Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән. Ымлыкларны җенем сөйми. Турыдан яр – ничек үтердең диген.
– Ничек соң?
– Үз косыгыма батканчы. Махмыры гомергә төзәлмәслек булганчы.
– Шулай да?
– Без аларны бер кышлакка китереп кыстык. Эзләре суынганын белгән идек. Аларда кириз дигән нәрсәләр бар. Безнеңчә, җир асты юллары инде. Кайчандыр кырларын сугарыр өчен казыганнар.
Унар чакрымга сузыла. Шуннан килеп чыгалар да терәп аталар. Иң әшәке киризлар кышлаклар астындагысы. Акылдан шаштырырлык... Менә шул: кышлакларын урап алдык. Яңа гына шуннан безгә ут яудырганнар иде. Җир йоткан шикелле юкка да чыктылар. Без дә тындык. Аннары алга киттек. Ә бер дошман посып калган, безне кургаш яңгыр белән коендыра башлады. Гранатаның балдагын тартып алдым да тәрәзәгә томырдым. Өйгә бәреп кердем – тузан, төтен. Күзгә төртсәң дә күренми. Автоматтан чытырдатып алдым да көтәм. Шунда күрәм: минем дошман стенага сөялеп утырган, өзелеп чыккан аягын кочаклаган. Калтырана, усак яфрагымыни... Чалмасына автомат көпшәсен терәп куйдым да көтәм инде. Күз бәбәге белән минем җанны бораулый бу. Мин дәшмим. Шунда взвод командиры бәреп керде. Мине беткән дип уйлаган, ахрысы. Хәлне күрде дә: «Добей!» – дип боерды. Ә мин кызганам. Яралы бит. Миңа төбәлгән дә каткан. Командир атасы-анасы белән сүгенә: «Эшен бетер!» – дип кычкыра. «Пушка»сын болгый. Мин, читкә карап, чакмага бастым да бар патронны чыгарып бетердем. Шундук косып та җибәрдем. Ашказаным тискәре ягы белән әйләнеп чыга дип торам...
Солтан кинәт үзләрен тере учында тоткан дөньяга Степанның күзе, аның җаны һәм вөҗданы белән караганын тойды.
Иртәнге суык әкренләп чигенде. Томан тарала башлады. Аның калдыклары елга борылышындагы кыя артыннан бәреп чыккан кояш нурларында эри иде инде. Су киңлеге яктырып китте. Җиргә төрле күләгәләр сузылып ятты. Вак балыклар уйнашырга кереште. Акчарлаклар үзләренең иртәнге ауларын тизләтебрәк җибәрде. Якты көн күзен тәмам ачты.
Күмерле агач алып, Солтан сигарет кабызды.
– Балыклар... яхшы, – диде ул, сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит.
Чыннан да, балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата.
– Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде. Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да, атна буена тамак тук.
– Ә миңа шушылай тансык. Тансык кынамы соң!.. Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Сте-
пан. Яратып көнләшәм. Ленин күперенең* ике ягында – ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша. Каршыда – Кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ялтырый. Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк. Резин көймәләренә сеңгәннәр. Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән... Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт – җанда ул.
– Сөйләнмә! Тамак турында сүз чыкканда, җан турында лыкылдаучыларны өнәмим.
– Булды, дәшмим.
– Син дәш, дәш! Балык кына дәшми. Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны.
Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады. Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте.
Ысланган балык исе борынны кытыклый иде, Солтан ике ташны өсте-өстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды.
– Циркач мәллә син? – диде Степан. – Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.
Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.
Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.
– Ни бар? – дип сорады Степан.
– Еланнар оясы, ахрысы.
– Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык.
Сугыш... Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең – ашадык. Җирәнгеч анысы...
– Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?
– Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар – тузбашлар.
Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда – буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авы-
зын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан. Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана. Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек.
Ботак алып килеп, Степан аларны тузгытырга тотынды.
– Тимә, ятсыннар, – диде Солтан.
– Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш.
Еланнарның ни белән мәшгуль икәненә Солтан төшенеп өлгергән иде инде. Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан алар бер-берсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарып чыгарганнары, аларның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсеннән аерырга тырышуларын хәтерләде. Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде. Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга. Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә. Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде. Бакаларның аяклары, көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкрәешеп, тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар, тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шулвакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде. Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып сагалый иде. Камәрия аркасында йә күкрәгендә салкын, ят нәрсәне тоеп алу белән, тәне буенча боз кисәге шугандай, башта киерелеп катып кала, аннары бөрешеп килә, куырылып китә, шуннан соң тыпырчына, чапалана башлый, ачыргаланып кычкырырга, еларга тотына, күлмәген күтәрә дә, зәңгәр трусигын күрсәтә-күрсәтә, баканы кагып төшерә. Ә үзе урынына Камәрияне башка малай куркытса, Солтан аның белән сугышмый калмый иде.
Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты. Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен, аның аркасына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган иде. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң? Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны бер-берсеннән куптарган шикелле, аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә, Камәрия белән мөнәсәбәтен, куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде...
Аяк астына кубарып төшергән ташка басып, Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бермәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты.
Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар бер-берсеннән читкә тартылдылар. Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде. Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте. Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар.
Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. Елан һавада очканда турайды, суга сузылып төшкәч, вак дулкыннарга каршы елга киңлегенә йөзеп кереп китте. Ялтырап торган суны тармаксыз кара яшен урталай ярган шикелле булды.
Солтан еланны күздән тәмам югалганчы карап торды.
– Бусы елан түгел моның, – диде ул.
– Нәрсә соң?
– Хурланган мәхәббәт. Ул да кайчак кеше җанын ташлап чыга да үләргә китә.
– Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.
– Ничек?
– «Өрәкләр»* шундый иде. Безнең «вертушкалар»** килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.
– Кызганам мин аларны.
– Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.
– Һәркемнең үз каланчасы инде.
– Әллә мине гаепләвеңме бу?
– Юк, үземне, – диде Солтан.
Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.
Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» – дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!
Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен, пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.
III
Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне, Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды. Упкын. Хәзер басма салып йөргән көннәре. Чайкалып торган асылмалы басма. Чын, нык күпер салынырмы – билгесез. Ышаныч бар барын. Алга килми белеп булмый әле. Әйе, өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне... Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ул, Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде. Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач, Солтан урамга чыкты. Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары тоташлый, уздыра-уздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ил дәшмәде, халык сагайды. Конституциядә кешенең яшәргә хокукы гарантияләнсә дә, моннан тайпылуны аклар өчен, «интернациональ бурыч» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кешеләрне сәер, зиһен кабул итәргә тартынган, хәвеф-хәтәр салкынлыгы бәреп торган каршылык тетрәндерде: шәһәр каберлекләрендә, авыл зиратларында кызыл яисә кара граниттан, төрле төстәге мәрмәрдән коелган кабер ташлары калкып чыкты һәм аларга «интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды» дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды. Рәхимсез – чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән. Аңлаешсыз – чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата-ана үз улын белмәгән-нитмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөеп үстергән? Аларны ата-аналары күкләр ишелеп төшәрдәй авыр газаптан тапкан, күз карасыдай саклаган, картлык көннәрендә терәк булыр дип ышанган! Бурыч икән – үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң? Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга? Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне, үз хакимиятен үз халкыннан саклар өчен, бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый; аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк; күз карасыдай кадерләү урынына ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады. Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый. Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама – нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма – ашлык әзерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кул-аяклары, Степан Масленниковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел. Ярдәмгә чакырган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын* җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал.
Иштуган Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер улы иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы, тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исән-имин кала белгәнлеге өчен, аны Биш туган дип атый торганнар иде. Сөйли башласа, авызына каратып тота. Нинди генә төркемдә дә – беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас. Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә, үтерә дә куя инде. Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми. Гадел. Егет икәнсең килешәсең. Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара – Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.
Иштуган менә шундый – күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.
Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган иде бугай инде.
Ә Иштуганның Камәрия белән ачыклыйсы, хәл итеп бетерәсе соравы булган икән. Һәрхәлдә, кайтыр алдыннан салган соңгы хатында шуны искәрткән. Шушы нәрсә туган көн мәҗлесенең буеннан-буена Солтанның утырган урындыгындагы энә белән бер булды. Дөрес, Солтан белән Иштуганның уртаклыгы шактый ерак иде. Солтан – шәһәрдә, студент. Әнкәсе белән ару гына җитеш тормышта яшиләр, дус-ишләре күп, дошманнары җитди хәвеф-хәтәр китерерлек түгел.
Бу вакытта медицина техникумында укучы Камәрия белән ул көтмәгәндәрәк якынаеп, матур гына йөрешеп, бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Берзаманны Чаныш бабасы Солтанга Камәрия артыннан бал җибәргән. Камәрияләр тулай торагына шул күчтәнәчне алырга барган иде дә, ипле генә сөйләшеп киттеләр. Кызыл почмакта танцы көне икән, шунда төштеләр, биеделәр. Шәһәрдә яхшы кино күрсәтәләр иде, барырга килештеләр. Атна-ун көннән соң комсомол активы җыелышында очраштылар, эш беткәч, яшьләр үзәгендәге диско-барга киттеләр. Сүзләре байтак ара авыл хәбәрләреннән, тулай торак вакыйгаларыннан, таныш-белешләрне искә алудан узмады. Сәлам дә хәл-әхвәл, сәлам дә хәл-әхвәл...
Берчакны Солтан аны бүлмәләрендә ялгызын гына туры китерде. Камәрия яңа мунчадан кайтып кергән, авыл әбиләре сыман, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә лимонлы чәй эчеп утыра иде. Аны да кыстады. Баш тартмады, утырды, Сүзгә-сүз ялганды, уен-көлке китте. Күчтәнәчсез кергәне өчен, Солтанга бераз уңайсыз булды булуын. Ә базардан бер тәңкәгә сатып алынган лимонлы чәй тәмле иде. «Рәхмәт, – диде Солтан, – сый-хөрмәтең өчен икенче юлы әлү кагы алып килермен». Камәрия: «Апкил, апкил, мунчадан соң бик тансык ул, – диде. – Тик кара аны, онытасы түгел, яме?»
Камәрия зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр сурәте төшкән гади генә тегелешле бумази халаттан иде. Чумып диярлек, челтәр аслы тимер караватка утырган. Шуңа күрә тезләре ачык, йомрыланып калкып торалар. Халатының аскы ике төймәсе әллә каптырылмаган, әллә ычкынган, шәрә ботлары үзеннән-үзе күз карашын тарта. Карасана, кыз төскә-биткә хәйран тамаша икән. Йөзе әле генә эшләп кергәндәй алсуланган. Матурлыгы бүген генә кирәк булыр өчен кычкырып тормый. Бар шундыйлар. Сөйләшүе тыйнак, сабыр. Акыллы булып күренергә теләүнең эзе дә юк. Солтан бер пыяласы чатнаган кара күзлектән, Камәрия аның тутырып-тутырып каравын сизмәде дә бугай. Әмма кай арада итәген тартып, халат төймәләрен яшертен генә сәдәпләп тә өлгерде. Урынында кузгалгалап, итәген тартканда, аның гәүдә сылулыгын Солтан беренче тапкыр күрде шикелле. Ә шул көнгә кадәр ул боларның һәркайсына игътибар итмәгән икән. Бактың исә, чәчен татарча шома итеп, уртада нечкә генә ак, туры эз калдырып тараган һәм ике толымлап үргән Камәрия чибәр икән ләбаса!
Гореф-гадәт кушканча, Камәрия аны озата чыкты. Егетләр белән кызлар ягы уртасындагы урам якка караган тәрәзә каршысында өйләргә ут алынганчы, аны-моны сөйләшеп тордылар, нигәдер, саубуллашырга ашыкмадылар. Солтан үзенең кичке күнегүгә соңлаганын да искәрмәде. Ул, назлы гына итеп, кызның бит алмасына иренен тидерде. Татар кызларына хас карышу-фәлән сизмәгәч, кыюланып ирененнән дә үбеп алды...
Шуннан соң май ае кичләрендә урам буенча йолдызлар астында яисә ышыкланмый-нитмичә яңгырда йөрүләр дә булды. Камәрияләрнең тулай торагы янындагы чокыр төбеннән – Кызыл позиция урамына янәшә – поезд юлы үтә иде. Шул чокырның яшел үлән баскан уйсу бер төшендә чынлап торып дигәндәй беренче үбешү назы кичерделәр. Бүтән юлы сәгатьне билгеләп, кем күпмегә түзә дип үбештеләр. Сәгать сылтау гына булган, күрәсең. Вакыт агышын узып киткән поезд утларыннан, аларның җирне калтыратуыннан гына тойдылар. Егет белән кыз үбешүендә ярыш була димени: мәхәббәт җиңде. Наз дөньясыннан кичке шәһәр дөньясына әйләнеп кайткач, сәгатькә карасалар – кырык өч минут тоташлый. Бәлки, бу бала-чагалыктыр инде. Әгәр дә шулай икән, алар ул кичтән соңгы гомерләренең барысында мәңгегә бала-чага булып калырга ризалар иде кебек...
Солтан вәгъдә иткән әлү кагын алып килергә онытты, әлбәттә. Камәрия дә исенә төшермәде. Егет, көлеп: «Йөзләремне сары лимоның белән генә саргайттың», – ди иде. Камәриянең «Ватык пыялалы күзлегеңне бел, яме?» дигән җавабыннан Солтан кызның үзен тәмам үз иткәнлеген аңлады.
Шулай итеп, аларның кичләре генә түгел, хисләре дә уртакка әйләнде. Тора-бара Камәриянең Солтаннар фатирына килеп күренгәләве дә гадәтигә әверелде. Авылга да, алдан килешеп, бергә кайткалый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә, авылда алай күренергә кыймадылар кыюын. Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк, качмак кирәк? Хәбәре солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй ирешелгән. Камәрия җавап бирмәсә дә, ара-тирә язгалый иде әле, Камәрия моны сер итеп тотмады.
Ә берзаманны Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә – больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына: «Бүген кайта алмыйм, борчылып торма», – дип шалтыраткач, Камәрия беренче тапкыр куна калды...
Шуннан соң, гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да, уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде. Ләкин Камәриягә берзаманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды...
Әйе, туган көне мәҗлесеннән соң Солтан төнге урамга чыгып китте. Бабалары Кадрәк белән Чанышның төн ката йөрмә дигәненә колак салмады. Аны тышка Камәрияне юксынуы чакырды. Алар ул көнне Казаннан авылга бергә кайтканнар, килешенгән булмаса да очрашырга тиеш иделәр. Клубка барды – аннан таралышканнар, Камәрия өйләрендә дә юк икән. Һич таба алмады.
Бабаларының өйләре – авылның түбән очында. Эч пошуын басарга теләп, Солтан инеш ярына барып басты. Аннары, үз уйларына чумып, төнге тавышларны тыңлый-тыңлый, язгы исләрне исни-исни, зур елгада төзелеп бетеп яткан су электр станциясе тарафындагы яктылыкка каршы китте. Ул якта кинәт балкыш уйнаклап алды, ниндидер тонык шартлау авазы ишетелде. «Яшенме соң?» – дип уйлады ул. Юк, күк йөзе чиста, йолдызлар ачык, төзелештә берәр нишләгәннәрдер, күрәсең. Чакрым ярымнар тирәсе атлый торгач, ташландык рус зиратына күтәрелә башлады. Ә мондагы рус авылы, су күтәрелү сәбәпле, алты ел элек алар авылына күчкән иде.
Шулвакыт ул бер моң сызылуын ишетте. Үткер пәке кискән яңа яра шулай сулык-сулык килеп сызлана. Әлеге моң ай нурының үләннәрне, чәчәкләрне, агач яфракларын, каен тузын коендыруы идеме, әллә зиратны тутырып торган төнге шом булды микән – ул моның белән кызыксынмады. Шул моңнан, шул шомнан котылырга теләгән шикелле, яр буенда тиз генә чишенде дә тын суга сузылып яткан ай юлы астына чумды. Балан чәчәк атса да һәм күке кычкырса да, су шактый салкын иде әле. Әмма зыянлы түгел, ул – чыныккан кеше. Боз ватып һәм бәке ясап, кышкы суда да коенганы бар. Өскә калкып, башта агымга каршы, аннары агым уңаена йөзеп килде. Хәер, елганың агымы сизелми дә инде, хәзер монда – киң сусаклагыч. Шуннан соң ярга чыкты, киенде. Ә теге моң сызлануы тирә-юньгә җыр булып тарала иде. Чәчен тарагач, ул, сәерсенеп, җыр ишетелгән якка – үр башындагы чиркәүнең кара шәүләсенә таба китте.
Сандугачның баласы
Алты бөртек барысы.
Юынсам, суларга чыга
Йөзләремнең сарысы.
Атлаган саен, җыр ачыграк, инде аяныч төсмере белән эретелеп ишетелде.
Сандугачның балалары
Тезелә каеннарга.
Сөялсәм, каеннар авар
Миндәге кайгыларга.
Ул җыр иясен күрмәсә дә таныды. Таныды да шаккатты: аның туган көненә килергә тиеш булып та килми калган Камәрия җырлый иде!
Арыш дулкыннары бер ачып, бер каплап торган тапкыр юл борылмалары шикелле, җыр әле көчәеп, әле тоныгаеп ишетелде. Сагаеп тыңлады: Камәрия чиркәүнең аргы – үрнең киң суга караган зур борылыш ягында икән. Чиркәү үр кашында ук түгел, түбәндәрәк, үрнең түшендәрәк. Кыз шунда моңаеп утыра иде, күрәсең. Кинәт арттан килеп чыгып, аны өркетмәс өчен, Солтан караңгыда болай да шомарак атларга тырышкан адымнарын тагын да сагайтты, зираттагы күләгәләргә сыенып кына барды. Чиркәү яныннан узганда, җыр аңа ишетелмәс булды һәм, күләгәдән чыгуга, җырның:
Төштем кайгы дәрьясына,
Чыга алмам йөзеп тә, –
дигән сүзләре йөзенә кара яулык булып ябылды.
Шуннан соң Камәрия тынды, бераздан:
– Нишләдем мин, нишләдем?! – дип, әллә ничек – Солтан беркайчан да ишетмәгән сыктау белән еларга кереште. Ә юк, аның болай сыкрап елаганның шаһиты булганы бар. Шулай итеп, Солтанның очучы әтисе Рево Наймушин авиация һәлакәтендә вафат булгач, әнисе өзгәләнде бит, әнисе. Күптән булган хәл.
Мәҗлесендә тиеш кадәр генә хәмер заты эчкән булса да, ул тамчы да исерек түгел, су коенгач, тәмам айнып калган иде инде. Ләкин шулчакны күз алдында пәйда булган күренештән аңы чуалды, зиһене томаланды, аяк астындагы җир тотрыклыгын югалтты. Күзенә туп-туры көчле яктылык нуры юнәлттеләр диярсең: уң кулы белән йөзен каплады. Ике кабер ташы арасында аңа аркан килеш Камәрия утыра иде. Талгын гына чайкала, бөрешкән, сулкылдап калтырана. Солтан дәшкәч, ул аңын югалтып ауды.
...Камәрия ике көннән соң гына – кара төн уртасында больницада ят, ямьсез тавыш белән көлеп уянды. Көндез үз янына килгән Солтан белән ул теләр-теләмәс кенә, танымыйчарак сөйләште. «Йөрмә инде, бетте, челпәрәмә килде...» – диде ул һәм, читкә борылып, башка ләм-мим сүз катмады. Терелеп чыккач, көндезге укуын ташлады, читтән торып укуга күчте. Авыл шифаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә керде, ә техникумын тәмамлагач, педиатр булып эшли башлады. Шул төннән аның башы вакыт-вакыт чыдамастай авырта торган булып калды...
Бөтенесен Иштуган китереп чыгарган. Шул төнне ул Камәрияне аңлашырга дип чакырып алган. Сөйләшә-сөйләшә инеш буенча шушы зиратка ук килеп җиткәннәр. Ул кызның күңеленә алай да, болай да басма салырга тырышып караган. Шаян төстә юмалап та, кырыс сүз белән дә, ялварып та Камәриянең күңелен яңадан үзенә карата алмаганына ышангач, аны кабер ташы артына төртеп еккан да, җиргә ятып, күкрәге астында кул гранатасы шартлаткан...
Горур егет иде шул. Бөтенесенә ул гаепле. Ә бәлки Камәрия дәдер. Әфганстан шаукымнары аша узу да егетнең җанында һәм зиһенендә төзәлмәс яра калдырган булса кирәк. Хәтәр сугыш, яман үлемнәрдән исән-имин калган егет, җан атып йөргән кызы баш тарткач, яшәү яме калмады дип санаган, күрәсең. Юк, бу ахмаклык түгелдер, бу – тормышның бетмәс-төкәнмәс сәерлеге дәдер.
Солтан бу хакта күп уйланды. Ә бәлки, бу фаҗигадә иң гаепле кеше ул үзедер? Камәрия белән Иштуган арасына ул кермәдемени? Ул. Әлбәттә, ул. Кем әйткәндәй, йөрәккә әмер бирә алмыйсың. Шулай да баштанаяк, бөтен гомергә җитәрлек гаепле. Кеше алдында акланырга да ярыйдыр, ә вөҗданың алдында?
Дөрес, ахыр килеп, Камәрия белән Иштуган арасы суынган иде ич инде. Укып бетергәчме, кайчан, бәлки, Камәрия бөтенләй башка берәүне сайламас идеме? Әнә ич Солтан белән йөреп китте. Матур итеп, ихластан. Инсафлы төстә, өметле, якты ният белән. Ә Солтан урынына аның бүтән берәүне очратуы мөмкин түгел идемени?
Юк шул. Сары лимонлы чәйне Камәрия эчертте, әлү кагын Солтан вәгъдә итте.
Тормышны дәвам итү белән мәшгуль булган тузбаш еланнарны да ул – Солтан аерып, туздырып ташлады. Әйтерсең лә алар моңарчы Камәрия белән аның арасында ятканнар.
Яшәр өчен аңа Камәрия кирәк иде. Башка – һичкем. Ә хәзер, җылы учак янында тәмле балык ашап утырыр өчен, аңа җайлы таш кирәк булды. Таш кубарды – еланнарга юлыкты. Ә бу кайтуында, кичә кич ул Камәрия белән килеште инде. Күрештеләр, озаклап сөйләштеләр. Аңлаштылар бугай. Камәрия аның күкрәгенә башын салып, иркенләп елады, сарылып-сарылып үпте һәм, сискәндереп атылган йолдыз шикелле, Солтанның кочагыннан кинәт читләшеп, капкаларыннан кереп китте...
Степанга таш апкилергә булышырга кирәк иде. Солтан әле генә еланнар бөгәрләнеп яткан яр куышына карады. Анда кояш нурлары бәреп кергән иде инде.
«Мне отмщение, и Аз воздам...»
Солтан бу сүзләрнең күңеленә каян, нигә килгәнен ачыклап өлгермәде. Игътибарын бая гына еланнар яткан куышның эче җәлеп итте.
– Стёпа, кара әле! – дип кычкырды ул. – Монда кирпеч өелгән. Әллә стена калдыгы инде? Әллә берәр төрле нигез микән?
Ишеп төшергән ташны, бер күтәреп, бер аударып, Степан, мышный-мышный, учакка таба авыштыра иде, тураеп куышка карады. Аннан тигез, пөхтә итеп салынган кирпечләр күренеп тора иде.
– Нигез түгел бу, парин, – диде Степан.
– Җир астында түбә булмас инде тагын!
– Нигә булмасын ди? Нәкъ үзе – түбә. Гөмбәз. Күрмисеңмени – түгәрәкләнеп килгән.
– Бәлки, баздыр?
– Зираттамы? Кабер бу... Ә бәлки, хәзинә базыдыр, ә?!
– Ә еланнар шуны саклап ятканмы?
Степан кулын куышка тыгып, кирпечләргә чирткәләп алды, бармак битен аксыл-соры измә буенча йөртеп карады.
– Кабер бу, – диде ул. – Ахирәт йортына караганда, андый-мондый гына мәет күмелмәгән монда.
– Да, күмгәннәр дә соң! Иренмәгәннәр.
– Чи усак тактадан ясалган стандарт табут түгел инде, – дип, Степан ярның комын, ташларын ишәргә кереште.
– Әллә кулың кычытамы? – дип сорады Солтан. – Кабер ачу – аракы шешәсе ачу түгел ул сиңа. Моңа статья бар.
– Статьядан минем әни дә курыкмаган. Минем каберне ачып караган.
– Минем йөрәк җитмәс иде, Стёп.
– Ул бит синеке! Ана йөрәгендә баласына кабер була димени? Биш ярты биреп, ир-атлар яллаган да ачтырган. Төнлә инде бу. Качып. Таныдым, минем улым, дигән. Мин түгел икәнне әтигә дә әйтмәгән. Ә мин ул чакта Киевта аңсыз ятам. Кайтып төштем – танымадылар. Чырайны үзең күрәсең бит. Кайвакытны мин дип күмелгән шул кабергә төшеп ятасыларым килгән чаклар була, яшьти...
Тик анда күмелгән егетне бу минем кабер дип куып чыгарып булмый бит инде... Ә аның урынына кем күмелгән? Анасы кем каберенә яшь коя? Алла белсен!..
– Син ул ананы эзләмисеңме соң?
– Хайван мәллә мин?! Минем өчен җирдә яткан ул егетне ничек тагын бер тапкыр үтерәсең ди? Анасы да бар бит әле. Аның бәхетенә кем кул салыр икән?
Солтан юлдашының соңгы сүзенә сәерсенеп, тетрәп китте.
– Бәхетенә?! – дип сорады ул.
– Баласының, һич югы, кабере булган ана бәхетле ул, яшьти... Син, бар, балыкларны кара. Ә мин бу кирпечне тишәм әле.
– Үзеңә кара, алайса, – дип килеште Солтан. – Мине теге дөнья кызыксындырмый әле. Бусында да эш муеннан.
Кулын югач, инде тәмам пешкән, тәмле ис бөркеп торган балыкларны казыклардан алып, ташка куйганда, Солтан: «Татар зиратында булсак, мин аңа юл куймас идем, – дип уйлады. Шундук үз-үзеннән: – Ә ни өчен? – дип сорады һәм җавап та бирде: – Татар зираты ул – минем үткәнем. Анда – минем кандашларым, хурлауга юл куймас идем. Шул ук вакытта татар зираты – минем киләчәгем дә. Миңа шунда барасы, шунда күмеләсе...» Тагын бернәрсә бар: шикләндерә. Зираттан курку, түмгәк кенә булып калган билгесез каберләргә басудан тайчыну аның канына сеңгән. Куркыта. Кеше исәннәр хөкеменә дучар булудан кача, ә үлгәннәр хөкеме аны куркыта ук. Исәннәр фәкать җәза гына бирә, үлгәннәр үч ала...
Степан ашыкмады. Кулын юып, табынга килеп утырды. Стакан төбендә калган аракыга чак кына өстәп эчеп куйды, тәмләп балык ашады.
– Бернәрсә искә төште әле, – диде ул.
– Соң?
– А! – диде Степан, кулын читкә селтәп. Аннары, йөзен җыерырга теләп, кашларын кушырды. Әмма ул үз кичерешләрен йөз сызыклары белән белгертүдән мәхрүм. Бит тиресе киергегә тарттырылган тукыма сыман. Ул кул сырты белән иренен сөртте дә аягына басты. – Аннары сөйләрмен әле, – диде ул. Әвеш-тәвеш килеп, көймәгә керде һәм лом алып чыкты.
– Кара аны, сак кылан. Нарат басмасын. Таш та хәтәр, – диде Солтан.
– Син утырып тор, алайса.
– Яхшы.
– Ярый, мин тиз.
Степан, өстенә аварлык нарат һәм ишелергә торган зур таш астына кереп, тукылдатырга да кереште. Чиркәү гөмбәзеннән кара каргалар күтәрелеп, читкә очып киттеләр. Кайдадыр тукран тукылдатырга тотынды. Ул аваз, Степанның лом белән кирпечкә бәрүенә кушылып, икәүнең тимерчелектә тимер чүкүен хәтерләтте. Тук-тук-тук... Бусы – тукран. Тук-тук... бусы – Степан. Алар, шул рәвешчә, тирә-юньне баскан тынлыкны ваталар кебек иде. Берсе корыган агач аша тере кортка таба чокый, икенчесе кызыл кирпечләр аша – черек (мөгаен, шулайдыр) табутка таба. Моны ап-ачык рәвештә күз алдына китергән Солтан баш тиресенең, чәч төпләренең кымырҗып-кычытып куйганын тойды.
Учак ялкыннары басылды инде. Көйрәп торган күмер араларыннан тымызык кына итеп зәңгәр ут канатлары җилферди. Алар карашны җәлеп итәләр, күңелне тынычлык белән өретәләр, изрәтәләр. Учакка карап утыруы рәхәт иде. Ләкин тукран белән Степанның өзлексез тукылдавы уйларны тарата. Хәзер Солтанның, барыннан да бигрәк, Камәрия турында уйлыйсы килде. Ә ул, нигәдер, юк, кире уйлады микәнни? Солтан, ялгызлыгыннан котылыр һәм эч пошуын басар өчен, көймәдәге магнитофонын алып чыкты, әйләндереп җибәрде. Музыканы исәпләмәгәндә, елга буе тын иде. Ни теплоход, ни баржа узмый. Әллә ничә кат тыңлаганга күрә, төссезләнгән көй бу тынлыкка, бу киңлеккә туры килми, ятышсыз. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды. Кояш җылысы тәнен изрәтте, эчелгән аракы зиһенен таратты. Вакыт агышы туктаган кебек булды. Ниндидер серле сәгатьнең секунд тавышы урынына тукран тукылдатты, минутларны Степанның салмак селтәнүләре саный сыман. Сәгатьнең теле-маятнигы чиркәүнең кыңгырау манарасы кебек катып, туктап калган яисә кабер өстендәге авыш нарат кыяфәтендә җансыз. Янәшәдә су ага, ләкин аның агымы вакытның күгәрек тәгәрмәче рәвешендә тынып калган зиратка ниндидер хәрәкәт сурәте бирми. Мондый җансызлык, тынлык алар тапкан кирпеч склептан чыккандыр шикелле. Ә ул салкын кабер эченә эләксәң, Степанның лом белән һәр селтәнеп бәрүе, сиңа таба якынаюы нинди тансык булыр, һава кебек кадерле, кирәкле тоелыр иде...
Солтан битен учлары белән каплады да үзен, нигәдер, әнә шул кирпеч склеп эчендә дип күз алдына китерде. Караңгы. Баш өстендә күкнең төпсез чиксезлеге юк. Салкын. Аяк астында җылы ташлар ятмый. Кысан. Күз карашы елганың якты тигезлегеннән яшел үлән каплаган үргә күтәрелми. Тын. Дулкын какканы, савыттагы балыкларның шыбырдашуы, кошлар сайравы ишетелми. Юеш. Һавадан бал кортларының, кырмыскаларның әчкелтем-татлы исе килми.
Тук-тук-тук – тукран. Тук-тук – Степан... Степанның күңелгә тигән шөгыле менә кайчан татлы булыр иде: әгәр аның лом белән кизәнеп, кирпеч склепны дөмбәсләве син яткан караңгылыкка, салкынга, кысанлыкка, тынлыкка, юешлеккә күк йөзен ачарлык, ташлар җылысын тоярлык, бал кортлары, кырмыскалар исен кертерлек ишек уйса! Солтан туралган тәре утыннарын учакка салды. Каралы-сарылы утыннар башта көйде, аннары алар арасындагы бушлыкны ялкын телләре биләде. Бу тәрене кемдер ясаган, ә ул яга...
Тук-тук-тук...
Бу аваз кинәт Солтанга кайчандыр дәү бабасы Чаныш сөйләп биргән бер вакыйганы исенә төшерде. Үзенең Наймушин дигән фамилиясенең каян чыкканы, кемнән башланганы белән кызыксынып, бабасыннан сораштырган иде. Чаныш карт аңа гыйбрәтле тарих сөйләде. Хәзер гүя Солтан каршында тәре калдыкларыннан тергезелгән учак янмый, әнә шул тарихның хәтергә иңеп калган сары сәхифәләре ялкынлана иде.
...Бер очы бүкәнгә куеп күтәртелгән коры имән агачы дүртенче ягыннан да борыслап уелып, агарып килә иде инде. Агач нык. Тамырлары бүртеп чыккан кул мөһерле үткер балтаны җайлы гына итеп ару-талчыгусыз селти дә селти. Кабергә бастырып куяр өчен, үз гомерендә беренче тапкыр тәре юнучы кеше – татар агае Наймуш. (Солтан да үз гомерендә беренче тапкыр агач тәре ягып утыра.) Наймуш имән агачының аскы өлешен биш сөям кадәрле юнмый калдырды – җиргә күмәсе төше. Агачны дүрт яклап юнганнан соң, ул борысның кырларын алып чыкты һәм, ян кесәсеннән чиккән янчык чыгарып, эре итеп чабылган тәмәкене гарәп хәрефләре чуарлаган гәҗит кисәгенә төреп кабызды. Тәре ясау гөнаһмы, савапмы дип уйлады. Әлегә кадәр аның, мөселман өммәтеннән булган мәет рухына багышлатып, Коръән чыгарткан урыс кешесе хакында ишеткәне юк. Ә менә ул тәре ясый. Шәригать җәһәтеннән караганда тәгаен гөнаһ гамәл инде. Мулла белән киңәш-табыш корырга вакыты калмады. Аның каравы ул үз-үзе белән киңәште. Мәетне кичә, төнгә каршы затлы кара табутка салып, сугыштан алып кайттылар. Аның каберенә бастырып куяр өчен, тәре ясауның савап саналырга хаклы ягы да бардыр...
Чаныш бабасы Наймуш картның кемгә атап тәре ясаганын да әйткән иде. Хәзер онытылган. Ниндидер ни татар, ни рус фамилиясе, ахрысы. Бу җирләрнең алпавыты булган. Каты куллы, коры сүзле дигәне истә. Наймуш әнә шуларның утарында управляющий сыманрак бер эштә торган. Моның өчен аңа утызынчы елларда бераз эләккән. Колхозга кермәгән. Сөрә язганнар. Тик монысы бүтән вакыйга...
Тук-тук-тук, тук-тук...
Утар сугыш аркасында шактый бөлгән, таркалган, калдык-постык җирләр сатылып беткән, арендага таратылган, мал-мөлкәт җилгә очкан тузан ише генә калган. Керем-төшем юк диярлек. Хәзер ул җирләрнең күбесендә ачы әрем, алабута котырып үсә. Кешеләрнең җир эшкәртергә, иген игәргә көч-әхвәле, чарасы калмады. Гуҗ сугыш кешеләрне дә, атларны да аждаһа сыман йотып кына тора. Татарда да, урыста да, чуваш һәм удмуртта да – бердәй хәлсез карт-коры да хатын-кыз гына. Сугыш кешеләрнең кайсысын кул-аяксыз, кайсысын дөм сукыр итте, кайсысының үпкәсен газ белән көйдереп кайтарды. Гарип тә гораба. Алынып бетмәгән атларның кабыргалары гына калкып, тырпаеп калды. Адәмнәр арасында хәл алып, көчәеп, байтак җиргә хуҗа булып киткәннәре дә бар. Тик синең кайгың, тамагың ачлыгы аларны борчымый. Үлем-китем күп. Мулла бер чыккан Коръәнен дистәләп мәрхүм рухына берочтан гына укый.
Инде менә байларга да чират җиткән. Хатыны Мария хәрәкәттәге армиядән ире Кулунчаковны алып кайтты. Полковникның мәетенә ияреп кайткан акча күмү чыгымнарына чак җитә язды, поминканы анасы Марфа Петровнаның чыбык очы туганы кибетче Савелий үз өстенә алды.
Наймушның тәре ясавын бу мәхшәр эчендә Аллаһы Тәгалә ничек тә кичерер. Заманы шундый: кешеләр чиста, чын күңелдән кылган гамәлләргә мохтаҗ чак. Шулай икән, урысның Христосы да, мөселманнарның Мөхәммәд пәйгамбәре дә бичара адәм балаларының бер-берсе хакына кылган яхшылыкларын үзара килешеп кабул кылырга тиешләр, йөз чөерәләр икән, күмәк бәла-каза алдында адәм балалары ул хәтле дә горур түгелләр: аллалар кешеләрнең гөнаһысын ярлыкамаса да, кешеләр аллаларның горурлыгын кичерергә разый-бәхилләр.
Тәмәке төпчеген баш бармагы бите белән үзе утырган бүкәнгә басып сүндергәч, Наймуш карт тагын балтасына тотынды.
Аның моңарчы тәре ясаганы юк. Шулай да ничек тиеш икәнлеге аңа мәгълүм. Иртән иртүк урыс зиратына барып, буй баганасын да, аркылы зур һәм бәләкәй агачларын да һәр өлешенең арасын сөямләп үлчәде. Шуның өстенә төнлә китап шкафыннан алып, тышлыгына алтын белән басылган сүзлекләрдән тиешлесен тапты да тәренең мәгънәсен укып чыкты. Болай язылган иде: «Была широта, в которую простёрты были руки, длина, поднимающаяся от земли, на которой пригвождено было тело, высота, выдающаяся вверх над поперечною перекладиною». Иисус Христос әйткән: «Кто не возьмёт креста своего, тот недостоин Меня».
Бу сүзләрне укыгач, Наймуш карт: «Лә иләһә иләллаһ Мүхәммәдер рәсүлуллаһ», – дип, күңеленнән өч мәртәбә укынып алды.
«Тегесе дә каты әйткән, чукынган», – дип уйлады ул Христос хакында.
Наймуш имән борысны җиренә җиткереп ышкылады, шулай ук сөямләп үлчәгәч, пычкы белән өлешләп кисте: озыны – баганага, икесе – аркылы кагарга. Шуннан соң аларны тоташтырасы урыннарны билгеләп, пычкы һәм өтерге белән тигез, пөхтә итеп ырмаулады, балта түтәсе белән борысларны бер-берсенә кагып кертте. Аның агач эшенә кулы яхшы ята иде. Өч борыс та нык беректе, хәзер аларны кирегә бәреп чыгаруы каккандагыдан күбрәк көч алыр иде.
Ул тәрене бастырып карады. Биеклеккә сажиннан артыграк. Ә җиргә төшкән күләгәсе күпкә озынрак. Тәре кайсы ягы
беләндер кеше сынын хәтерләтте. Чыннан да, кичә төнлә укыган китапта язылганча. Кулларны сузып бәйләрлек киң, озынлыгы кеше буеннан калкурак. Кыскасы, җитәрлек.
Наймуш тәрене җиргә сузып салды, ул үз күләгәсен каплап ятты, һәр сигез очы үз күләгәсенең сигез очы белән кушылды.
Тук-тук-тук, тук-тук...
Солтан учак янындагы тәрегә карады. «Тәренең сигез очы алты континентка, шуларга өстәп, җиргә һәм күккә омтылышны белгертми микән? – дип уйлады ул. – Тәре бөтен дөньяга хуҗа булуны дәгъва итмиме?» Аның мондый фараз хакында һичкайдан укыганы юк. Бу фаразын кем беләндер уртаклашырга теләде. Ләкин Степанны шөгыленнән бүлдермәде. Гомумән, Степан үз ниятенә ирешә алмастыр. Бар, хикмәтле измәгә катырылган кирпечләрне кәкре лом һәм балта белән генә алдырып кара! Динамит кирәк. Әнә чиркәү. Шундый ук куе кызыл төстәге кирпечтән, измәсе дә бер үк – аксыл-соры. Ә стенасында ник бер ярык заты булсын! Степан туяр да туктар...
Наймуш карт, Солтан күз алдына китергәнчә, тәрене ясаганда ялгызы гына булмагандыр. Аның янында йә берәр урыс агае, йә фронттан сыңар кул белән кайткан яшь солдат утыргандыр. Яшь солдат аңа пычкы белән имән агачын кискәндә ярдәм итешкәндер. Ул гына түгел, утарның ишегалдында полковник Кулунчаковны җирләшергә дип килгән башка мужикларның да йә утырган, йә баскан килеш тәмәке тартып торулары ихтимал. Бәлки, поп та булып, өйгә керешли Наймушның тәре ясавын хуплап сүз каткандыр яки бу эшне татар мужигына тапшыруны өнәмичә, тамак кырып узгандыр.
Ә бу хәл елның кайсы фасылында булган соң? Әлбәттә, җәен түгел. Тәгаен кышын. Полковникның табутын бик ерактан алып кайтканнар. Җәен мәет бозылып бетә бит инде. Шуңа күрә аны вафат булган урынында җирләрләр иде.
Тук-тук-тук – тукран...
Степан тынган икән инде. Солтан карашын учактан ярга күчерде. Дусты эшен ташлаган, аңа таба килә. Бил тиңентен шәрә. Итләч күкрәге, корсагы лычма тир. Бер сүз да катмыйча, елга ярына килеп басты да йөзенә, күкрәгенә, корсагына учлап-учлап су сипте, кулбашын, беләкләрен юды.
– Окопка кереп посканмыни! – диде ул, учак янына килеп утыргач. Итекләрен салды, аяк чолгавын җәеп, таратып куйды.
– Ул склепны күмелгән кеше салмаган бит, нигә аны сүгәсең? – диде Солтан.
– Барыбер инде. Таш кабырчыкка кереп бикләнгән бит, ташбака!
Тукран тынды. Гүя аларның сөйләшүенә сагайган иде.
– Бәйләндең син бу кабергә, туган!
– Беләсеңме, анда бер хайван ятмый микән дигән уй килде әле. Патша полковнигы. Ялгышмасам, Кулунчаков булса кирәк. Шушы җирләрнең алпавытлары токымыннан. Егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтәм мин аңа хәзер! – дип, Степан коры һәм хиссез төстә көлеп куйды. – Череп таркалган сөякләрен көл итеп җилгә очырмасаммы?!
Солтан әллә нишләп китте. Сискәнеп. Юк, куркып ук бугай. Куркып кына да түгелдер. Степанның сүзләреннән соң нинди хис кичергәнен ул аңлап өлгермичә калды. Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр, чыннан да, булган микәнни? Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач, Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде, алайса.
– Син ул полковник турында каян беләсең, Стёпа? – дип сорады ул.
– Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны. Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган. Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде... Минем бу каберне бик табасым килгән иде.
– Хәтәр хәтерле син.
– Без бит авыл малае. Хәтер – чүп-чарсыз. Кыш үтә – яз килә, җәй җитә – көз башлана. Һәммә нәрсә әз-мәзләп кенә тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән. Шул гына, – дип, Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: – Нәкъ шуның кабере бу, парин, – диде. – Наратына кара, җитмеш еллар чамасында.
– Ярар, юк белән баш катырма.
– Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле, яшьти. Ул монда унҗиденче елдан бирле ята.
– Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме?
– Берзаманны аңа барыбер кубарылып чыгасы.
– Кайчан?
– Ахырзаман җиткәч.
Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды. Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде.
– Син мине кызганма, яшьти, – диде ул. – Миңа Настюшаның кызгануы да җиткән... Көткән. Курыкмады, баш тартмады. Торабыз. Торабыз да бит... Мин шул ук Настюша белән. Ә ул кем белән тора? Мин бит үземне үзем дә танымыйм, Солтан!..
Степан, авыр атлап, алпан-тилпән чайкала-чайкала, яланаяк көенчә ярга таба китте. Ул тарафта тагын лом белән кирпеч төйгән тавыш ишетелде: тук-тук-тук... Әйтерсең лә офыктан офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде.
Солтан аның артыннан моңсу гына карап калды, беравык уйсыз утырды.
Башта өзек-өзек, аннары тоташлый чикерткәләр зыңларга кереште. Елга буенча үзйөрешле баржа узып бара, аның артыннан киң дулкыннар таралды. Дулкын каккан саен, савыттагы балыклар шыбырдашты.
Ә Степан дөмбәсли дә дөмбәсли. Читтән ул ярдан бүлтәеп чыккан зур ташмы күтәреп торучы атлант булып күренә иде.
– Монда кил әле! – дип кычкырды ул. Солтанны ломына таянган килеш көтеп алды. – Күпме дөмбәслим, йодрык кадәр тишек уелды. Хет егылып үл – бармый.
– Армиядә кем идең син?
– Сапёр.
– Сапёр! – диде Солтан, үчекләп. – Ә фортификацияне шайтаным да белмисең! Син склепның гөмбәзен чукыйсың бит, ә монда кирпечләр яны белән салынган. Астанрак – стенасыннан тиш.
Степан комны ишеп төшерде. Ком шулай ук убылып төшәргә торган зур таш астыннан да купты. Таш урыныннан кузгалды, өске ягы кара туфрактан аерылды, үсемлекләрнең ак, наратның көрән тамырлары күренде.
– Саклан! – дип кычкырды Степан һәм Солтанны таш астыннан читкә этеп җибәрде.
Нарат төбендәге куе зелпе куагы арасыннан ике сандугач пырхылдап чыкты. Таш убылмый калды. Аны агачның ниндидер тамыры бәйләгәндәй тота иде, күрәсең.
Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп, Солтан:
– Башта ташны ишәргә кирәк, – диде.
Баскан урыныннан бер карыш та тайпылмыйча, Степан алдан ташка, аннары авыш наратка сынап карады.
– Ярамый. Стенаны каплый ич. Нарат та аумагае.
– Маташма, дим!
– Юк инде, парин. Минем, бәлки, полковник яткан җәннәтне күрәсем киләдер.
Шуннан, юри генә дигәндәй, ломга Солтан ябышты. Сулышы иркен иде, көч-куәте үзе белән. Лом тавышы кайтаваз булып яңгырамый иде инде: һава кызган, һәр тавышны йота гына бара. Кирпеч нык, коры. Шикәр шакмагы хәтле генә кителә, ком тузан булып коела. Бер кирпечне ваклап бетергәч, күршедәгеләре тоташлый кубар дип уйлаган иде. Кая ул! Измәсе тагын да катырак сыман. Кирпечләр чатнап ябышкан. Алай да икенчесе яртылаш диярлек кителеп чыкты. Шул рәвешчә, ул ян-яктагы кирпечләрне дә кыеп чыкты. Алар артында тагын бер рәт тезелгән икән әле. Тышкы катны җитәрлек сүтмичә торып, анысына керешү файдасыз.
– Дәвам ит, – диде ул, ломны иптәшенә биреп.
Аннан күрмәкче, Степан да тәртип белән генә чокыды, хасил булган тишекне шактый киңәйтте. Эчке катны җимерсәләр, кеше башы сыярлык тишек ачылачак иде.
Ломга тагын Солтан тотынды. Ялыктыргыч эштән туеп, ломны гайрәт белән орган иде, кирпечләрнең берьюлы икесе кубып, эчкә җимерелде. Ломы, эчкә кереп, кулыннан ычкына язды. Селтәнгән шәпкә ул күкрәге белән тишеккә капланды, йөзенә коры, салкынча саф һава өртелде, һавадан җир дымы, бигрәк тә кабер исе килмәде. Хәтта, гадәттә, зиратта гына булучан ис тә тоелмады. Ул, ломны тартып алып, караңгылыкка карады. Кабер эче шулкадәр дә караңгы булып күренде ки, Солтан үз битенә аның салкын күләгәсе төшүен дә сизде шикелле.
Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч, Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде. Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде.
Солтан читкә янтайды.
– Ни бар анда? – дип сорады Степан.
– Үзең кара. Син ашкындың ич.
Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты. Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте.
Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй, Солтан тирән итеп сулыш алды.
– Йә? – диде ул. – Күңелең булдымы инде?
– Казанская Богоматерь! – дип пышылдады Степан.
– Ә! Укына ук башладыңмы? Чукынып та ал.
– Иконаны әйтәм мин. Икона Казанской Божьей матери анда.
– Атаң башы да юкмы соң? Каян килгән спец!.. Ә полковнигың кайда соң, полковнигың?!
– Полковник... Әнә ич баш сөяге ята. Аныкыдыр.
Кызыксыну алдырды. Яктылыкны капламас өчен, муенын җайсыз сузып, Солтан эчкә карады. Бая күргәненең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте. Баягыча ук, игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте. Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде. Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били. Сурәт тактага төшерелгән. Буявы җете, ачык. Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән. Сул кулында имчәк баласы. Уң кулын хәер-фатиха биреп сузган. Рәсем кызгылт кирпеч тузаны аша чәчелеп чагыла.
Эчтә икона белән баш сөягеннән гайре бүтән нәрсә күренми – караңгы. Ә, юк, әнә таш идәнгә елышкан кием калдыклары. Тагын шул кием өстенә сузып салынган чәч толымы. Калын, сары чәч толымы.
– Полковник өйдә юк, иптәш Масленников, – диде Солтан. – Өйдә – полковникша гына. Дөрес, әле торып җитмәгән. Синең кайнар кофе ясап керткәнеңне көтеп ята. – Бармакларын бөгеп, Солтан кирпечкә каккалады: – Рөхсәтме, ханым?
Степан, йөзе белән тагын тишеккә капланып, кабер эчен күзләде.
– Полковник өйдә, – диде ул бераздан.
Кабер эчендә тонык кайтаваз:
– Өйдә, – дип кабатлады.
Степан кулын артка сузды. Солтан аңа ломны тоттырды.
Шуннан соң тишек зурайганнан-зурайды. Кирпеч вагы тышка да, эчкә дә коелды. Лом белән бәргән саен, кабер буш мичкә шикелле гүләп җавап бирде.
IV
Елга еракларга сузылган Урсал үзәнен чикләүче Зур суга таба җиде көн, җиде төн буена ага да ага, ага да ага. Зур суга барып кушылгач та җиңелми әле ул: үз тәмен, үз олылыгын тагын бер көн, бер төн буена саклый, әмма шуннан соң үз ярларын хәтерләми башлый инде. Су эзе ярда калса да, яр эзе суда калмый бит ул.
Елга белән бер үк юнәлештә, ярты чакрым чамасы читтәрәк, кояш батышы ягыннан кояш чыгышы тарафына торган саен биегәя барып, сирәк имәннәр, юкә белән каеннар һәм төрле куаклыклар белән капланган яисә бөтенләй шәрә, итәкләренә зур-зур ташлар ишелгән таулар сузылып китә. Тауларның текә урыннарындагы туфрак коры һәм ком-ташлы, ә ялпылыкларында – кара, уңдырышлы. Шуңа күрә бу җирләрдә бик борынгы заманнардан бирле күп итеп мал-туар асраган, иген иккән, сунарчылык кылган, балык тоткан көчле, зирәк, бай болгар ырулары, аларның токымнары, алар идарәсендәге башка кабиләләр яшәгән. Елга Зур су кочагында таралып, үз-үзен тәмам онытканга кадәр үзеннән күтәрелгән иртәнге яки кичке томаннарда, кышкы кар-бураннарда шул халыкларның өзелмәс тере сулышын һәр тамчысында аларның сүнмәс рухларын, агымында сүрелмәс гайрәтен тоеп ага әле.
Ә тау итәкләреннән бәреп чыккан салкын чишмәләр, яшел үзәннәрдән килеп кушылган инешләр, елганың суын гына тулыландырып калмыйча, хәтерен дә уяу тота. Шуңа күрә ул үз ярларының текә борылышларын ураганда да, тирән чоңгылларында хәл ала-ала черем иткәндә дә, Кояш һәм Ай тартымы, Айның фасыллары тәэсиренә карамастан, төп юнәлешен югалтмый иде. Ул гына да түгел, әнә шул чишмәләр, инешләр аңа язмышының үз ярларында яшәгән кешеләр тормышы белән бәйле икәнен искәртәләр. Ул кешеләрнең чит баскыннарга каршы яшен яшьнәве кебек кыска бәрелешләре вакытында булсын, су өстенә боз катуыдай дәвамлы салкын сугышлар чорында булсын, елгада балык мул үрчи торган иде. Бигрәк тә җәен, чуртан, кырпы, осётр кебекләре. Алар елгаларны ташытырдай итеп аккан мәетләр белән туеналар, симерәләр, ләкин кешеләр ул балыкларны барыбер тоталар, ашыйлар иде. Мондый чакларда вак балыклар тынсыз кала һәм, ак корсакларын ялтыратып, вак дулкыннарда чайкала. Киек кошлар, балаларын ташлап, ерак күлләргә очып китә. Җәнлекләр су эчәргә төшми. Елганың суы таңнарда калка, шәфәкъләрдә бата торган Кояш белән бер төстә була. Төптәге йомшак ләмнәре дә кызыл канга манчыла, ә Зур судагы юлы күпкә озыная иде. Соңгы дәверләрдә кешеләрнең кан коешуы бетте, елганың күптәннән инде кан белән тозланганы, мәетләр белән бозылганы юк. Аның каравы язмышына башка хәвеф яный башлады. Елгага шул ук тау итәкләреннән – кан, үзәннәрдән кара май чишмәләре, кырлардан әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш яки Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды.
Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.
Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.
Бу да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан соң, тагын бер көн, бер төн аккан агымы озынайды, сузылды. Ул уза торган юл җыенысы унике көн һәм унике төнгә тигезләнде. Суының табигате үзгәрде. Елга Чулпан йолдызының да, хәтта Сатурн кыршауларының да йогынтысын тоя башлады. Аның үз суын таш буадагы шарламадан аска түгел, бәлки Кояшка коясы килә иде шикелле.
Антициклон уртасында кайнар көннәр һәм бөркү төннәр башланып, Кояшка таба омтылган койрыклы йолдыз Җиргә иң якын ноктага якынлашкан бермәлне елга үзенең калтырана башлавын тойды. Бер генә мизгелгә аның агымы хәрәкәтсез калды, аннары туктады ук. Балыклар чәбәләнеп ярларга томырылды, аулак урыннарга качты. Елганың горурлыгы, куанычы, сердәше булган Зур балык Олы борылышка җитәрәк яссы итәкле яр буена урнашкан умарталыкның бу араларда өч көн тоташлый яуган яңгыр аркасында суга күмелеп калган ташландык базына кереп посты. Комлы, текә ярларга оялаган керәшәләр үзләренең җылы ояларыннан алдан ук очып чыккан, хәзер, һичнинди өн-тавыш салмыйча, тәртипсез төстә югарыда тузына иде. Камышлар тирбәлеп кыштырдадылар, агач яфраклары җилсез калтырап җилфердәштеләр. Тере үлән һәм чәчәк тамырларын шытырдатып өзә-өзә, суга текә ярлардан кантар-кантар җир кисәкләре убылып төште, туфрак, ком, таш коелды.
Таң атып килә иде. Елга су астындагы тирән катламнарының хәрәкәткә килүен һәм сыгылуын, аннан соң тураюын, тартылуын сизде. Туфрак, таш токымнары йә кысылды, йә бушады.
Һәм кинәт җир тетрәп куйды. Ераклыкларга һәм тирәнлекләргә дулкын-дулкын гүләү таралды. Елга суы буеннан-буена чайкалып торды, ышыкланыр урын эзләгәндәй, ярларга, бөгелеп төшкән тал ботаклары астына ташланды.
Ниһаять, Җир тынычланды. Елганың ярсуы басылды, агымы үз юнәлешен тапты. Балыклар тынычландылар, җим эзләргә чыктылар.
Шулвакыт елга иркен Олы борылышы артындагы иң киң урынында үзенең болганчык җылымса суына астан салкын чишмә килеп кушылуын тойды. Яңа чишмәнең күзе бик бәләкәй, ә ургымы хәнҗәр кебек үткер, тыелгысыз иде. Елганың үзен чиксез кысып, энә күзеннән үткәрсәләр, ургымы ул тиклем гайрәткә ия булыр идеме икән? Тирән, эңгер-меңгер баскан чоңгыл төбеннән бәреп чыккан чишмә ургымы су өстеннән хәтта камыш биеклеге чамасында күтәрелде.
Ә юк, чишмә мондый булмый: чишмә суы, җир астыннан чыгу белән, рәхәтләнеп җәелеп китә дә шундук елга иркенә бирелә. Бусы андый түгел. Монысында әллә нинди буйсынмас куәт бар. Ул елганың әнә нинди тирән чоңгылын тишеп үтте һәм, ниндидер көчнең хәбәрчеседәй, югарыга ыргылды. Әйтерсең лә максаты – күкләргә ашу, йолдызларга җитү.
Яңа чишмә пәйда булган турыда елганың суы сафлана, тона башлады. Озакламый чоңгыл суы чистарды, тынычланды, әмма барыбер әүвәлге рәвештә түгел иде инде. Гәрчә чишмәнең су өстеннән көмеш камышка охшап күтәрелгән ургымы тиздән басылса, юкка чыкса һәм елга агымы юнәлешенә авышып ятса да, салкынлыгы, дәрте үзгәрмәде. Ул елгага чит, ләкин янәшәлеге хуш иде инде. Аны тоюы, кабул кылуы һәм ярлар буенча, борылышлар, чоңгыллар аша ияртеп китүе рәхәт иде.
Елга Олы борылышта чишмәнең әнә шундый саф сулышын, тансык тәмен татыды һәм, шунда сабыр гына бөтерелеп әйләнеш ясаганда, ул яңа чишмәнең үзе кебек үк, әмма шактый тирәндә ятып аккан билгесез бер елганың үзенә эндәшү сүзе икәнен аңлады.
Койрыклы йолдыз, боларның һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, Кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыяклары, чәчәк таҗлары һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде – чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Караш җитәрдәй җирне томан сарды.
Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алгандай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар.
Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш белән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен, җир асты шартлавы үткәрделәр. Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бәреп чыгарырга уйладылар. Бу су станциясендәге яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, берочтан сугарыр өчен, мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк иде.
Төп бурыч – җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатларында дип аталган гаять куәтле система шартлавы үткәрү – алда тора иде әле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билгеләнде.
V
Май ахырына Кушкаен авылында өч көн тоташлый яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Инеш ярыннан ташып чыкты. Ул барып кушылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды.
Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә кургаш болытларга җан керде. Җил чыкты. Күк йөзе ярты көн эчендә аязды. Инеш белән елга үз ярларына кайтты. Кояш чамасыз кыздыра башлады. Ике көн дигәндә, җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды.
Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган булып чыкты. Иң алдан аны умартачы Чаныш күрде. Балык болганчык суда ята иде. Койрыгы өстә, ә башы белән подвалның авыш юлыннан эчкә кереп киткән. Чаныш аны шундук таныды: кырпы балыгы икән.
Чанышның умарталыкка килмәгәненә дүрт көн узган иде инде. Шул арада, көтелмәгән кунакны тозакта калдырып, су чигенгән. Чаныш, гадәттә, килгән һәрбер кунакка шат. Бу юлы да куанды. Ул кешеләрнең хикмәтлеләре, җүнлеләре белән сөйләшеп утыруны ярата. Хәзер дә ул үз янында телсез балык ятуга караганда сүзчән кешеләр булуны хәерлерәк санар иде.
Ул, яңгыр чистарткан сукмактан төшкәндә үк, балык койрыгын абайлаган һәм аны ярга килеп төртелгән көймә җилкәненә охшаткан иде. Бервакытны елгада җилкәнле ике көймә йөзеп барганы хәтерендә. Көймәләр ярга килеп туктадылар. Кешеләре мондагы табигатьнең матурлыгына кызыккандыр, күрәсең. Умарталык урнашкан тау итәген камыр агачы, кыргый алмагачлар, күләгәле имәннәр һәм төрле куаклар уратып алган. Теге көймәләр өченче елны, Питрау көнендә, бал аерткан вакытта килеп чыктылар. Әлеге көймәләрдән кызлар белән егетләр төште. Җыенысы дүртәү. Тәннәре кояшта каралган, көчлеләр, шуклар, шатлар. Чаныш аларны яңа бал белән сыйлады.
Ә алар аңа алтынсу төстәге чех сырасы эчерделәр. «Алтын фазан» дигән сыра, ул моны яхшы хәтерли әле. Тегеләр сыра артыннан киптерелгән балык чәйнәмәделәр, ә кылыч шикелле кәкре кабыргасы белән какланган ат ите ашадылар. Казылык та алтынсу төстә, хуш исле һәм бик тәмле иде. Чаныш ике чокыр чамасы сыра эчте, бер стакан тутырып, улы Кадрәккә дә бирде. Аңа шуннан артыгы ярамый. Сыра кәефне ярыйсы гына күтәреп җибәрде. Аннары ул егетләргә кызыл чөгендер салып әчетелгән бал авыз иттерде. Күп түгел, берәр чокыр чамасы гына. Тегеләр төрле ымнар белән өстәтергә тырыштылар. Тик ул аларны узындырмады. Әчегән умарта балы эч нигъмәте генә түгел. Ул аны тән даруы, җан азыгы урынына гына тота. Эч тутыру килешми. Арттырып җибәрсәң, кешеләр холкының яман касмагы өскә калкып чыгучан бит ул.
Әйе, балыкның койрыгы шул җилкәннәрне исенә төшерде. Төсләре белән генә аерылалар. Җилкәннәр ак, аларга кызыл хәрефләр, зәңгәр саннар төшерелгән иде. Ә балыкның койрыгы көл төсендәрәк. Зәңгәрсу-көрән элпә сызыклары, сөякләре беленеп тора. Чанышның кулындагы кан тамырлары яисә туфрактан калкып чыккан имән тамырлары шикеллерәк. Хикмәт андамыни? Балык койрыгы да матурлыгы белән теге җилкәннәрдән һич кайтыш түгел. Өске сөяге җилкәннең мачтасына тартымрак.
Арырак, подвалның авыш авызына зур балыкның гәүдәсе кереп киткән. Аның тәңкәләре чәй тәлинкәсе хәтле бардыр, әй! Шуннан ким булмас. Араларына көрән кабырчыклар ябышкан. Алар урыны-урыны белән бәйләм-бәйләм асылынып торалар. Баз ишегенең өске яңагына терәлгән сырт канаты төбендә кабырчыклар аерата ишле.
Быелгы җылы көннәр башлануга, Кадрәк белән бергәләшеп умарталарны аланга чыгарып утырткач, Чаныш подвал ишеген ачык калдырган иде. Җилләтер өчен инде. Кортлар хәзер яңа сарайда кышлый, ә бу базда түгел. Сарай нарат бүрәнәләрдән буралган, түбәсе шифер. Түбәне мүк сарып өлгерде инде. Шифер кабыргалары арасына күгәрек яфраклар ябышкан. Шуңа күрә сарай түбәсе ала-кола күренә. Ябагасын койган ат тиресе диярсең. Ә базда тузган, тик әлегә исәптән төшерелмәгән умарталар, кайбер кирәк-ярак, көя ашаган балавыз сакланып килде. Бомба базы сыман нык булса да, подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган.
Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп, алар шундук үскәндер дә әле, дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана. Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер. Дулкыннар ишек авызы ягыннан тарала. Аларны балыкның саңаклары куадыр инде. Чаныш аның сулышын да тойган шикелле булды. Әллә монысы искән җил микән, дип уйлады ул. Әмма көн җилсез. Сыерчык авазы, аланда утлап йөргән атның авызлыгы чыңлавы да, бал кортларының тоелыр-тоелмас гүләве генә ишетелде.
Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты. Кадрәккә дәшәргә ашыкмады. Улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да, тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле. Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Ни хәл итмәк кирәк, Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш. Калган өч улын Чаныш сугышта югалтты. Икесенең вафат булганы, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар. Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле, пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш, ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки, аңа йөз яшь үктер инде. Тәгаен, аның сакалы да бардыр әле, дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан, бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер, ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп табарлык хәлгә җиткәч, ялгызлыкның, гаҗизлекнең чигенә килеп терәлгәндер. Киереп тартылган, аннары кинәт атып җибәрелгән ук шикелле зыңлаган бу уй һәм бу күренеш Чанышны әллә нишләтеп куйды. Хәтта үзенең үлеменнән соң да үз-үзенә кабер казырлык ялгызлыкка дучар булган кешене күрдемени! Бу хакта уйлау гына да әллә нишләтерлек шул. Әнә шундый ялгызлыкта калдырудан курыкканга күрә, үзе дә Кадрәкне бөтен белгән ысуллары белән саклап килде түгелме соң? Чаныш үзе дә ялгыз калуны һич тә теләми. Аны, Чанышны, кимендә бер генә улы булса да җайлы һәм коры ләхеткә салып күмәргә тиештер бит инде? Шул ук вакытта ул моңа җаны-тәне белән каршы да. Ул үзе үк Кадрәкнең соңгы туганы диярлек ләбаса. Кадрәкнең бердәнбер улы Рево, хәрби очучы, авиация һәлакәтендә харап булды. Аны шунда вафат булганнар белән уртак кабергә җирләделәр. Күмәргә Кадрәкне дөнья читенә – Сахалинга чакыртып алганнар иде. Зурлап каршылаганнар, олылап озатканнар. Кадрәк килене Мөрсәлинәне, оныклары Солтан белән Сөембикәне дә үзе белән алып кайтты. Алары яхшы гына фатирлары белән Казанда торалар. Чанышның хәтта үз-үзеннән яшереп ияртәсе килгән теләге бар: аның улын югалткан Кадрәкне үзе җирлисе, каберенә бер уч туфракны үзе саласы килә. Ә инде соңынтын, үзе дөнья куяр алдыннан, иң соңгы уч туфракны учына үзе кысып калса, бик таман.
Дөрес, Кадрәк Чаныш уйлаганча ук ялгыз түгел анысы. Аның әнә егет булып җиткән оныгы бар – Солтан. Бу яктан хәл яхшы, нәсел чылбыры өзелмәгән, өмет бар. Әлбәттә, төрле хәвеф-хәтәр Чанышларның нәсел агачына шәфкатьсез зыяннар салды. Шөкер, токымының тамыры корымаган. Шулай да хәзер вакыт башка, кешеләр бүтән. Аерата яшьләр. Дөнья анысы аларны да җаена салыр. Сабакка утырырлар, игә килерләр. Кая китсеннәр. Утырган арбалары алга тәгәрәр. Ахыр килеп, Чанышлар җырын җырларлар. Күпмедер баргач, үткән юлга әйләнеп карыйсың ич аны. Болар да шулай карарлар әле – каерылып-каерылып карарлар. Менә шунда тартып барган атлары нинди дә утырган арбалары кемнеке икәнен күрерләр. Яшереп-нитеп торасы юк: соңгы вакытта олы юл маякларыннан читләште алар. Солтанны гына ал. Чаныш аның, әйтик, милләт җырларын көйләгәнен ишеткәне юк бугай. Җырлап азапланмый, тыңлый гына. Йөгән күзелдерегенә* тартым бер нәрсә кия дә кесәсендәге тартма сихеренә бирелә. Тыңламаган да шикелле ул аны, хәерсез. Эндәшсәң, саңгырау кеше сымак, кулын колагына куя да теге нәрсәне сала, кайтарып сорый. Миңгерәүләнгән ише, билләһи. Әллә ниткән чит, моңсыз җырлар шунда. Дөрес, үзләре дәртле, дәрманлы, бирелеп китсәң, биетерлек көйләр. Тик инде, җәмәгать, ул көйләргә көрәк белән җир казырлык, балта тотып утын ярырлык, себерке белән ишегалды себерерлек, чалгы айкап, печән чабарлык түгел.
Берзаманны Солтан шул җырларны умарталыкка алып килгән магнитофоныннан кычкыртты. Бал кортлары тузгып та күрсәтте соң, әй! Солтанга ябырылдылар. Кая качар тишек тапмады, бичара. Суга чумып кына котылды... Солтан гынамы соң – кич җитте исә, клуб ягында да гел шул музыканы акырталар. Әйе, ул җырлар җир казытмас инде. Дошманга каршы күтәрүе дә шикле. Җырын алыштырган кеше иманын да үзгәртә ул. Чаныш алданрак дөньядан китәрме, Кадрәк аңарчы ук мәңгегә күзен йомармы, Солтанга саф мөселманча күмү йоласын ышанып тапшыру файдасыз. Җирләүчеләргә ияреп йөрсә, хәтеренә салып куйса да, бик әйбәт булыр әле.
Әйе, соңгы мыскал туфрак Кадрәк йә Чаныш учында булыр.
Чит кеше өенә кергәндәге сыман, Чаныш резин итегенең олтанын үләнгә ышкып сөртте дә, балыкның кытыршы койрыгына тотынып, югары үрмәләде. Бер тәңкәнең кипши башлаган үткер чите чалбар балагының, эчке ыштанының тез турысын ертты, аягы шуып китте. Ул тезенең әрнүен тойды һәм, балыкка менгәч, тез капкачы тиресенең суелганын күрде. Ул урынга бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркып чыккан иде. Чаныш аягына басты. Балыкның тәне йомшак икән. Итек табаннары аңа батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, тигезлек саклавы читен. Ул сак кына тирбәлеп алды, әйтерсең лә аяк астының ныклыгын чамалады. Җавап итеп, балык койрыгын селкетте. Койрыгы белән бөгәлчәннәр куган атмыни! Бүрәнә буенча барган кебек, Чаныш балык сыртыннан алга атлады. Гүя ул, яшьлегендәге ише, атка аягүрә менеп баскан. Балыкның сырт канатына кадәр барып җитте. Канат шиңгән әрекмән яфрагын хәтерләтеп янтайган иде. Юка булганга күрә, читтән йомшактыр кебек тоелса да, бактың исә, юкә кабыгыдай каты икән. Кытыршы зәңгәрсу элпә белән капланган канат сөягенә уң кулы белән тотынып, ул ишек өслеге астыннан подвал эченә карады. Анда эңгер-меңгер. Салкынча һава бәреп тора. Юеш таш һәм черек исе аңкый. Ул ят тавыш ишетеп сагайды: балык, тозакка эләккән җанвардай, тын гына сулкылдый сыман иде. Күзе караңгылыкка ияләшкәч, Чаныш балык саңакларының киң капкачларын шәйләде. Тимерчелек күрегенә охшап, алар бер көйгә ачылып ябылалар, суны эчкә суырып алалар да кысып чыгаралар, дулкын итеп тараталар. Шунда Чанышны ниндидер үтә гаҗәпсенү хисе биләп алды. Мондый хисне аның күптәннән кичергәне юк инде. Беренче мәртәбә бала чагында, печән өстендә айлы бер төнне куна калгач һәм аулакта иреннәре белән бер-берсенә сарылган егет белән кызга тап булгач, шулай исе-акылы киткән иде аның. Бер-берсен ашамагайлары дип шикләнгән иде ул. Үлеме алдыннан монда килгән шушы балык сыртына менеп басканчы, аның шуннан да артыграк төстә хәйран калганы булмады бугай. Чөнки балык, аны күрергә теләгәндәй, башын судан чыгарып алды. Шунда Чаныш аның сул күзен күрде. Шул рәвешчә, кайчакны атлар яшенгә караучан. Балык көтмәгәндә очраган дустына карагандай тоелды. Шулай итеп, байтак гомер үлгән дип санаган кешегә генә карыйлардыр, билләһи! Чанышка үзенең инде озак яшәгәнлеге хакындагы уй килде. Алай гына да түгел, алар икесе дә охшаш уй уйлыйлардыр, бер-берсенә әйтер сүзләре калмаганга күрә генә, бер-берсен инде сүзсез дә аңлаганга гына сөйләшмиләрдер кебек. Бар нәрсә инде сөйләшенеп кенә бетмәгән, яшәлеп үк беткән диярсең. Бу тойгы Чанышның кәефен һич тә бозмады, авырыксындырмады, үз-үзен кызганырга сәбәп бирмәде. Ә, киресенчә, шундый яхшы, шундый иркен булып китте ки, әйтерсең лә алар, балык белән Чаныш, бер-берсенең тормышы хакына үзләренең җаннарын фида кылганнар һәм соңгы мәлдә берсе икенчесенең тәгаен исән калганнарын уйлап өлгергәннәр кебек.
Кеше дөньяга килгәннән соң һәм үлгәнгә кадәр эшли алган иң яхшы гамәл шундый – бер-берең өчен җан ату була инде. Шуннан да зуррагы юк. Кешегә башкалар гомере хакына хәтта ул башкалар үзләре теләмәгән очракта да көрәшергә кирәк. Моны Чаныш бик яхшы белә иде.
Саграк атларга, балык тәнен авырттырмаска тырышып, Чаныш кире китте. Балыктан, әле тәпи йөри алмаган бала сыман, арты белән шуып төште. Карашы белән Кадрәкне эзләде. Ул исә аланда күренмәде. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде. Чаныш елга суы белән баз арасына күз ташлады. Балык бирегә төнлә кереп калган, ахрысы. Шул арада су ярты метр чамасы кимеп өлгергән. Тәгаен, ташудан шикләнә калганнардыр һәм сусаклагычның, шлюзын ачып, суын киметкәннәрдер. Өч көн тоташлый яуган яңгыр инеш суын да, елга суын да шактый арттырган иде шул. Аннары суында шундый зур балык йөзгән елга ничек артмасын да, ничек җәелмәсен инде ул, дип уйлады Чаныш.
Кадрәкне ул чокырдан эзләп тапты. Шешәдәге сөтне, әчемәсен дип, чокырдагы чишмәгә куяр өчен төшкән. Андагы чишмә катлам-катлам ташлар арасыннан бик көчле бәреп чыга, ике күзле. Күзләре шундый тирән, бервакыт кызык өчен Чаныш тыккан куак чыбыгы аңа бөтенләй кереп бетте. Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләре, чыннан да, шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле.
Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса, тезенә таяна-таяна, чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә:
– Әйдәле, – дип эндәште.
– Менеп киләм ич инде. Кая ашыктырасың? – диде Кадрәк астан. – Син мине тиккә сагалап йөрисең.
– Сагаламыйм инде, сагаламыйм. Бернәрсә күрсәтәсем килә, – дип, Чаныш чиләк тоткычына үрелде.
Чиләкне икесе ике яктан тотып, алар түбән – умарталык йортына таба юнәлделәр.
– Нәрсә бар? – дип сорады Кадрәк.
– Могҗиза.
– Һе, могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә.
– Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең.
– Кая ашыгасың?
– Минме?
– Син.
– Ашыга дип... Качмый анысы.
– Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне ничек иснәгәнеңне күрми дип беләсеңме әллә?
– Иснәсәм суң. Шуннан ни булган?
– Иснә, миңа жәл түгел.
– Ә ник сукранасың?
– Сукранмыйм. Тик алай иснәмә.
– Алай дигәнең ничек була инде ул?
– Шулай инде... соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шуннан күренә.
Улының тел төбен аңласа да, Чаныш:
– Кая ашыгам? – дип сорады.
Кадрәк, аяк астына карап:
– Шунда инде... Ашыкма әле, әти, – диде.
Һаман шул – ялгыз калудан курка, дип уйлады Чаныш.
– Яхшы, улым, – диде ул, нык итеп. – Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм.
– Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың.
– Күреп бетермәгәнбез икән шул әле.
Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде.
– Өйгә керик, әти. Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен. Чәй эчәрбез.
– Аннарырак эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдәле, әйдә.
Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде:
– Күрәсеңме? – дип сорады.
Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска, су яктылыгына ка-
рады.
– Ни бар суң анда, әти? – диде ул, сузып кына.
Чаныш чиләкне, үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да, улының үз артыннан ияргәнен сизде.
– Менә, – диде ул, Кадрәкне алга уздырып. – Балык булыр бу.
– Әстәгъфирулла! Балык түгел бу. Чыннан да, могҗиза лабаса!
Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса, Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач, Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды.
– Әйе, балык икән шул, – диде ул тын гына. – Тикмәгә генә килмәгәндер ул монда. Синең чәчәкләрне тиешенчә иснәмәвең хак икән.
Улын юатыр һәм тынычландырыр өчен, Чаныш ачуланырга булды.
– Ничек исним суң мин аларны? Ничек? Ә? Яхшы исним мин аларны, яхшы! – дип, ул Кадрәк янына килеп басты.
– Җук, бер дә яхшы түгел шул менәтерә! – дип үҗәтләнде Кадрәк. – Син аларны өзмичә, җиргә иелеп иснисең. Ә җир кешене үзенә алыр өчен иелгәнне генә көтеп тора да инде ул.
– Көтеп торган җиргә берзаманны барыбер барасы инде, Кадрәк. Тик соңарырга да була бит әле! – дип көлде Чаныш.
– Ә балык килеп җиткән. Күпме су, ә барыбер үзенә урын тапмаган.
– Әйе, – дип килеште Чаныш. – Зур юл шулай тар сукмак белән очлана инде. Зур өйдә озак торганнан соң, җан бәләкәй бүлмәне тансык итә. Ахыр килеп, озак бара торгач, аяк табаннары җир салкынын сагына. Әх-әх-әй!.. Кеше генәме соң, олы юллар да тузанга әйләнә. Бернишләр хәлең юк.
– Шулай уйлаган идем аны.
– Ничек?
– Бу балык бик карт, ахрысы. Ул безнең янга килгән. Яхшыга түгел бу. Ихтимал, ул синең чәчәкләрне җиргә иелеп иснәгәнеңне күргәндер... Балык үзенең могҗиза икәнен белгән. Шуңа үзен күрсәтергә килгән дә. Ул безнең соңгы могҗизабыз булмагае. Белдеңме?
– Булса суң! Алайса, яхшылап карап калыйк... Каяле, Кадрәк, син аңа атлан әле.
Кадрәк:
– Нигә? – дип сорады. – Ат түгел ич ул!
– Ат булмаганга күрә атлан да. Мин сине гомергә бер мәртәбә балыкка атландырып йөртергә тиештер бит инде?
Кадрәк тагын:
– Нигә? – дип сорады.
– Кешеләргә сөйләрсең.
– Ышанмаслар ич!
– Ышанырлык итеп сөйләргә кирәк. Әгәр кешеләргә синең белән янәшә яшәгәннәре өчен оят түгел икән, алар сиңа ышанырлар.
Чаныш сирәк чал сакаллы, ябык, җиңел гәүдәле, кыюсыз гына карышкан улын култык астыннан тотып күтәрде дә балык сыртына атландырды. Кадрәкнең күн итекле аякларын салындырып, учлары белән балыкка тотынып утырудан гайре чарасы калмады. Чыннан да, хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде. Һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да, сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәкне тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә, юата-юата, атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә, бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды.
Кадрәк, бик күп еллар элек булганча ук:
– Бәреп төшермәс микән суң? – дип сорады.
– Нык тотынсаң, төшерә алмас, – дип җавап бирде аңа атасы. – Иң мөһиме – егылмау.
Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса әле! Дөрес, әллә ниткән биеклеккә ашкан да шикелле. Юк шул инде, юк. Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе, Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк? Юансын инде. Ул бала сымак. Кызгандыра. Утыр, төчкермә. Сакалыңны да селкетмә, ичмаса. Әзрәк шулай утырды да:
– Җитәр инде. Яхшы җилдердем бугай, – диде.
– Утыр әле, улым, утыр. Ашыкма. Җиргә төшәргә өлгерерсең, – дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең: – Ашыкма әле, – дигән үтенечен тагын кабатлады.
– Иярсез җайсызрак шул, – дигән булды Кадрәк. – Катырак.
– Мендәр кирәкмиме суң?
– Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти.
– Беләм, улым, беләм. Яхшы беләм. Андый нәрсәне ничек онытмак кирәк?
VI
Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын. Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да, госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның. Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты, Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты. Югыйсә сугыш булып сугыштан тәненә ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде. Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде. Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле. Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды. Алай да нахак гаеп таш түгел. Аны муенга асып суга сикерәсеңмени? Үлүе җиңел ул, яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең үлгәч сөякләрен яратырлар. Менә ничек бит ул, агайне!
Әйе, белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкне сугыш чыгарга дүрт ел ярым калганда алып киттеләр. Ник икәнлегенә хәзер, гомер узып барганда, хәтсез вакыт юшкыны кунган инде. Хәер, истә. Ничек алып киткәннәре аерата. Ут сүндереп йокларга яткач, ишекне төеп уяттылар, килеп керделәр. Авыл Советы рәисе Зәйнәпбикә, ике милиционер, тагын каратут йөзле, әйбәт киенгән бер кеше. Җыенысы дүртәү болар. Шуңа кадәр МТС*та плугарь, аннары комбайнчы булып эшләгән, ә язын, Кызыл Байрак ордены алгач, авыл Советы рәисе итеп сайланган Зәйнәпбикәнең бу вазифасына яңа гына керешкән вакыты. Сары каш-керфекле, бөдрә җирән чәчле, эре сипкел баскан йөзле булса да, сөйкемле, күңелгә хуш килердәй зифа буйлы хатын. Кияүгә чыкмыйча, ир бала тапты. Авыл халкы арасында орденын шул малай өчен алды дигән сүз йөрде йөрүен. Анысы караңгы инде. Тырнак астыннан кер эзләргә маһирлар кызыксынсын.
Милиционерларның берсе – ач яңаклысы, куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы, – каккан казык булып, ишек катына басты. Бүтәне – кызыл түгәрәк битле, почык борынлысы – өстәл башына утырды да алдына кара савыты чыгарып куйды, дәфтәр ачып салды, каләм алды, эш башланганны көтеп, иягендәге бетчәләрне капшап сыткалады.
Ул чагында Кадрәк, өйләнеп, әлегә башка чыкмаган иде. Көзен өмә белән мүкләп өясе шәп юкә бурасы хәстәрләнгән, капка төбендә.
Чанышның бер улы – Кадрәктән яшь ярымга гына өлкәне Тәлгать – район үзәгендә балыкчылар артелендә эшли. Өченчесе – Сибгат – Казанда танк училищесында укый. Ә төпчекләре Сәйдәш кызлар исен тоя башлады ахрысы инде, кичке уеннан кайтмаган иде әле. Ике гаиләгә дүртпочмаклы өй кысанлыкка кысан иде анысы. Бигрәк тә язгы айлы төннәрдә кыенга килде. Чанышның үзенең дә хәтәр генә гайрәтле чагы. Эшкә яраксыз тәртә ише куйган җирдә сөялеп торуга гына риза түгел. Асылъяры да үзенә иш: терекөмеш сымак, учта тәгәрәтерлек әле. Шу-ла-ай... Зарланмый-нитми, тиешле итагать саклап дигәндәй, әйбәт тордылар. Аның каравы мунча шәп иде, мунча. Кышкы озын кичләр, язгы ташулар, бигрәк тә шомырт чәчәк аткан вакытларда, шул мунчаны бик еш яккаладылар. Хәзер дә өй борынча мунча бар анысы. Мәгәр хәзер инде фәкать юынырга, кунак-төшем кадерен күрергә, тагын кияү белән кәләш, кода белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла. Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул... Өйләнгәненә ел ярым дигәндә, Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара. Монысы – соңыннанрак булган хәл.
Менә шул: ут сүндереп йокларга яткач, тегеләр – чакырылмаган кунаклар килеп керде. Тышта пычрак, яңгыр, күн итекләрен ышкып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар. Ут элергә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянышты. Сәерсенделәр, шикләнделәр. Хатыннар, әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр. Каенанасы белән чышын-пышын килеп, Рәхилә самавыр капкачын шылтыратты. Аның, бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй: «Ну-ка, поглядим», – диде. Китапларның иң калынын – күн кырыйлысын кулына алды: «Что за книга?» – дип сорады. Үзе үк вата-җимерә укып та бирде: «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»*.
Каратут йөзлене күреп белмәсә дә, кем икәнен Чаныш чамалады – Абалак фамилияле кеше. Тирә-күрше авылларда аның Шапалак дигән кушаматы таралган иде инде. Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә бу сүзнең «яңакка сугу» дигән мәгънәсе дә бар. Ай-яй да соң бу ирләр: уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит, йә! Кешесенә, шөгыленә шулхәтле дә туры килер икән. Шәп тә соң, ә, Шапалак!
Әйе, кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! – бер авылдан мәктәп директорын. Шап! – күрше авылдан агрономны. Шап! – чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын... Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде. Кешеләр кемнеңдер атасы, ире, анасы, хатыны, баласы, туганы иде!
Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде. Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде. Ул, полк комиссары сыйфатында йөргән чагында, полкларын батька Махно армиясе тар-мар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде. Ыгы-зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады. Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде. Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да моңа да вакыт дигәндер.
Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде. Аның өчтән икесе крестьяннар иде – менә шулар Махно ягына күчте. Һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы Совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени: көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында «Украина Җир халык комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән» дигән сүз таралды. Нинди «коммуния» ди әле ул?! Ә Совет властеның «Җир турындагы декрет»ы нишли? Буш куык булып каламы? Крестьяннарны алдаумы? Ниемә дип революция ясадык соң әле, җир даулап түгелмени? Бирделәр дә шундук тартып та алалармы? Тапканнар шыр тиле мужик! Мә, җанны ал, ә җиребезгә тимә! Бирмисез икән – «Долой НКЗ* Украины!» Киттек, туганнар, батька Махнога. Большевиклар безне алдады».
Менә хикмәт кайда иде. Полкның революцион аң ягыннан таркалуына комиссар Чаныш Наймушинның юл куюында түгел.
Киштәдә, ничектер, Чаныш кулына килеп эләккән бер китап та бар: «Махно» дип атала. Артык та түгел, ким дә түгел. Менә хәзер Шапалак шуны актарып чыгарыр да шап! – бетте-китте.
Әмма Шапалакны китапларның калыннары кызыксындырды. Китаплар микән әле? Әйе, юк икән, аңа Кадрәк җаны кирәк икән.
Шапалак: «Коран, значит», – диде дә һәр буынын диярлек төк баскан озын бармаклары белән китап битләрен җилфердәтеп актарды, әйтерсең лә аннан нидер эзли иде. «А ты комсомолец, если я не ошибаюсь?» – диде ул, бу юлы Кадрәккә карамыйча гына. «Камсамул», – дип җавап бирде Кадрәк. Шапалак, үз-үзенә әйткәндәй: «Едва ли, – диде. – Тогда как понимать в твоём доме наличие Корана? А?» Кадрәк эндәшмәде, җавап эзләгәндер инде. «Я спрашиваю: как понимать Коран?» Күрәсең, каратут йөзленең Шапалак икәнен Кадрәк тә искәреп өлгергән иде. Ул татарча: «Коръәнне язылганча аңларга кирәктер. Кабул итүе кешенең иманына карап инде», – диде. Шапалакның татарча яхшы аңлаганы, ипи-тозлык сөйләшә алганы мәгълүм иде. «Что такое иман?» – дип сорады ул Зәйнәпбикәдән. Зәйнәпбикә аңлатып бирергә авырыксынды. Ул телен әйләндерә башлаганчы, Чаныш: «Рух», – диде. Шапалак, бусын тагын да аңлавы авыр икәнен белгертеп, Зәйнәпбикәгә янтайткан муенын сузарак төште. Зәйнәпбикәнең җавабында нәкъ шул иман булмаслыгын белгән Чаныш тагын үзе телгә килде: «Рух – это человек». «Но Коран не иман, а каждый человек не комсомолец», – диде Шапалак, игътибарын Кадрәккә юнәлтеп. Ул Коръәнне милиционерларның нидер язып барганы алдына куйды да тагын шүрлеккә үрелде, бу юлы китапларның куе көрән төстәге лидерин тышлысын алып, тышлыгына күз салды: «Изрядно потрёпана. Читаете, стало быть?» – диде. «Читаем», – диде Чаныш, нигәдер, ашыкканын һәм ни өчендер русча җавап кайтарганын аңышмастан. Шунда Шапалакның йөзе кара коелып килде. «Литература-то запрещённая! – дип, ул китапны Зәйнәпбикәгә якынайтты. – Книга Галимджана Ибрагимова. Как Ленин терпел его возле себя – уму непостижимо! Догадался бы, что окажется врагом народа... – Ул, хәзерге хәлләрне күз алдына китергән булса, Ленинның нишләү ихтималын әйтеп бетермәде. – Теперь не допросишь... – диде ул һәм, күзен кысып, Зәйнәпбикәгә кырын карады. Авыл Советы председателе кулын киң ерылган тезләренә куеп, ак керфекле күзен челт тә мелт йомгалый иде, йөзе бурлаттай кызарган, сипкелләренә хәтле юкка чыккан. – Вы же отчитывались о том, что полностью ликвидировали в вашей деревне произведения этого врага народа!» Зәйнәпбикә орденын таккан бүз пиджактан иде, шуның җиңе белән маңгай тирен сөртте. «Гөнаһ шомлыгына каршы, күреп җиткермәгәнбез шул, пәрәми, – диде ул елак тавыш белән. Иренен бүлтәйтеп, әле Чанышка, әле Кадрәккә карап, әле чәчәкле чаршау артыннан ишетелгән чыш-пышка колак салып: – Бу күптән бәдрәфкә чыгарып куясы китапны үз башыгызга дип тоттыгызмыни соң инде, амавызлар?» – дип сорады. Кызганды Чаныш Зәйнәпбикәне, ярдәмгә килеп: «Мы этой книгой намеревались яйца заворачивать, – диде, инде бала итәкле күлмәген киеп, почмакка барып баскан һәм өйгә килгән хәвефне сизүен, тик ничек тә ярдәм итә алмаганын, шулай да үзенең кыяфәте белән тегеләрне кызгандырырга тырышканын белдереп, чакырылмаган кунакларны күзәткән Рәхиләгә ишарәләп: – Вот она яйца заворачивает, когда на продажу несёт в Казань».
Ул арада Асылъяр, капкачындагы көлләрен пуф-пуф итеп өрә-өрә, өстәлгә шаулап торган җиз самавыр чыгарып утыртты. Чакырылмаган кунаклар санынча чынаяк-тәлинкәләр тезде, әле утырырга өлгермәгән юкә балы белән кәсә, телемләп киселгән ипиле тәлинкә куйды. Ул ап-ак йон оекбаштан, төнге күлмәген алыштырган, башында юка батист яулык. Почмактагы агач кисмәктән җиз чүмечтә салкын су алып килде. Ул аяк атлаулары, идәндәге суккан чуар паластан тын гына, тик ышанычлы йөрешләре килешле иде. Лампалары җиделе генә, ә кайнар самавырның бите белән морҗасы арасында җайлы гына кырын яткан бер дистә йомырканың, чүмечтәге суда коенып чыккач, өстәлдә тәгәрәшеп ятулары ачык күренә. Әйтерсең лә өйдәгеләр җыенысы хәерле сәфәрдән бик отышлы йомыш үтәп кайтканнар, хәзер Асылъяр шуларны сыйларга әзерләнә. «Ешьте, дорогие гости. Видать, приутомились с дороги», – диде ул. Шапалак аның чиста сөйләшүенә гаҗәпсенеп, кашларын күтәрде. «Не удивляйтесь, – диде Асылъяр, – я – баба русская». Бу сый-хөрмәтнең үзләренә икәнен аңлагач, Шапалак кырыс кына: «Спасибо. Но уберите это!» – диде. Асылъяр, ни- чарадан бичара калып, тын гына, ләкин инде ачык йөзендәге борчылуны, бармаклары калтыравын, кулы тотмавын яшерә алмыйча, шул ук вакытта үзенең буйсынмас калганын да белгертеп, өстәлне җыештырырга мәҗбүр булды. «Пиши, – диде Шапалак аның сүзен җөпләп язарга әзер торган милиционерга, – распространение запрещённой литературы идёт путём заворачивания отдельными листками куриных яиц, якобы для продажи на... – Ул, бүленеп, инде папирос кыстырылган ике бармагы белән Кадрәккә төртеп: – На каком базаре?» – дип сорады. «Гадәттә, Суконныйга төшәбез», – диде Кадрәк. Шапалак: «...На Суконном базаре города Казани, – дип, милиционерга әйтеп яздыруын дәвам итте, – где, по всей видимости, действуют настроенные против власти лица. – Папиросын кабызып суыргач, китапны ачып карады. – Шрифт латинский, готического образца. «Готического» подчеркните. Нет ли в том скрытный умысел? Возникает вопрос: не в угоду ли немцам? – Бусы арттырып җибәрү түгелме дигән сыман, каләме төртелеп калган милиционерга: – Пишите, пишите! – дип боергач, ул бу китапны да Коръән янына куйды, янә шкаф ягына борылды. – Ленин, – дип укыды ул күзе төшкән кызыл тышлы китап сыртыннан. – Это хорошо. Однако, где же товарищ Сталин? Ясное дело: товарища Сталина в этом доме не держат. Почему?» Кадрәк Сталин китабын партиягә керергә җыенып йөргән колхоз хисапчысы Вакыйф Фәйзуллинга биреп торганын әйтте. «Вакиф Файзуллин? – дип сорады Шапалак. – Хорошо, мы поинтересуемся, как он изучает труды товарища Сталина. Не вперемежку ли с книгами Галимджана Ибрагимова? Ясно!» Чаныш: «Што ясно?» – дип сорады. «Ясно, как день». «Тышта төн», – диде Кадрәк. «Ночь в вашем сознании, комсомолец Наймушин. На улице уже заря наступает. Но это – наша заря, а не ваша. Идти же навстречу нашей заре вам пока рановато, кажись. Если не сказать, что вообще нельзя... Итак, собирайтесь!»
Рәхилә җил ургымы китереп бәргән каен кебек калтыранып куйды, бар күкрәге белән югарыга талпынды, бер адым алга атлады да шул килеш катып, куырылып калды, бите агарып килде. Кадрәк аңа сабыр, әмма тынгысыз караш ташлады, тирән итеп сулыш алды да шундук йомшарды, кулы көчсез асылынып төште. Чаныш зәңгәр һәм тирән төннәрдә ялгызы калачак киленен күз алдына китерде; ә Асылъяр аркасы белән салкын мичкә терәлде дә, үз каршында ачылып киткән төпсез бушлыкта кинәт яклаучысыз калган Кадрәккә мәңгегә югалыр алдыннан соңгы тапкыр күреп калырга теләгән шикелле, күз керфекләренең һәр бөртеген талдырып, әллә кая – мондагыдан чынрак тоелган ераклыкка төбәлде.
Зәйнәпбикә, кулын тезләреннән алмыйча, юеш күлмәк итәге ябышкан ботларын кушырды, пычрак галош кигән аягын утырган урындыгы астына яшерде.
Шуннан соң Кадрәк, кабаланмаска, каушамаска тырышып, аягына күн итек, костюм өстеннән арттан башлыгы асылынып торган брезент кожанын киде. Рәхилә яшь ярымлык Ревоны күтәреп чыкты. Кадрәк, улын үчтекиләп сөйгәч, барысына да: «Хушлашмыйк. Көтегез», – диде. «Напрасно», – диде Шапалак, үткер күзләре белән Рәхиләне тагын баштанаяк чишендергәндәй карап.
Чанышның эче жу итеп китте. Напрасно икән, нигә Кадрәк белән Рәхиләне, таңга чаклы гына булса да, икәүдән-икәү калдырмыйлар икән соң? Чаныш «соңгы тапкыр» дигән уен читкә куарга тырышса да, «Соңгы тапкыр шул», – дип уйламыйча булдыра алмады. Әйе, соңгы тапкыр. Алайса, нигә кешечә хушлаштырмыйлар? «Хәер, явызлыкның кешечә булуы язмасын», – дип уйлады Чаныш. Ләкин ул бүтәнчә була да алмый шул, чөнки явызлыкка фәкать кешеләр генә ия.
Шапалак чыгышлый Чанышка әйләнеп карады: «Вас, как отца врага народа, тоже вызовем. Ждите!» Сул күзе кысык, кара сөлек диярсең; уңы шар ачык – бер көпшәле мылтык тишегемени. Алай итеп, Чанышка бер генә карадылар: теге чакны, таш карьерында... Тик Шапалакның карашы хәтәррәк: теге чакны Чанышка винтовка гына төбәделәр, тәненә пуля гына аттылар, ә Шапалак кешеләрне яратмый торган карашы белән җанга кадалды.
Кадрәкне менә шулай алып киттеләр. Яккан гаепләре коточкыч гаделсез иде. Бу хәлгә кадәр ике көн элек августның соңгы хәтәр яңгыры тегермән буасын ерып атты. Түбән тугайны су басты, киптерергә дип, әвен базы янына куелган арыш эскертен агызып китте. Имеш, кырчылык бригадасы бригадиры Кадрәк Наймушин эскертне су ташу юлына махсус өйдергән. Аның бу эшен «теракт» дип атадылар. Соң, җәмәгать, Кадрәк адәм баласы гына, нинди террорчы булсын ди, хәтәр ташу төшәсен алдан каян белсен? Әвен базы Чаныш үзен үзе белә-белгәннән бирле шул тугайда. Юк, Кадрәк моны раслый алмаган.
Чаныш башта үзе, аннан Рәхилә, тагын үзе Асылъяр белән кутузкага передача илтте. Алмадылар. Күрештермәделәр дә. Кая ул! Аның үзен исә, Шапалак янап чыгып киткәнчә, сорау алырга чакыртмадылар. Аның каравы, җыен ясап, тегермәненнән чыгарып ташладылар. Төрле эшкә йөри башлады. Ни хәл итмәк кирәк. Буйсынды. Халык юатыр, юатмаса аңлар дип көткән иде. Юк! Чумадан качкан шикелле читләштеләр, ят иттеләр. Дүртенчесендә тагын үзе генә барган иде. «Ублюдкаң монда түгел инде!» – дип кычкырдылар. Чаныш: «Кайда соң ул?» – дип ялварды. «Эзлә!» – диделәр. Эзлә, имеш! Шапалак белән суккан урында чебен эзе кала, ә бу Шапалак суккан кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды. Чаныш Казанга ике барып эзләде – табалмады. Зур урында эшләүче сугышчан иптәшеннән эзләттермәкче иде, вәгъдәсен алса да, аның эзләргә кыймаслыгын аңлады. Эзләү үзең дә югалу белән бер иде шул. Улы шулай югалды.
Кадрәк сугыш башланыр алдыннан гына хәбәр салды. Аннары фронттан язгалап торды. Хатларында әйтмәсә дә, хәтәр җирләрдә йөргәнен аңлыйлар иде. Иң мөһиме, хәбәрсез-нисез югалу урыннарыннан котылган – шунысы яхшы. Ул арада танк батальоны командиры Сибгатләре һәлак булды. Төпчекләре хәбәрсез югалды. Сугыш беткәндә, матрос уллары Тәлгатькә дә кара кәгазь килде.
Кадрәк, җәй уртасы узгач, солдат киемендә кайтып төште.
– Бабай, әти кайтты!
Ревоның кояшлы җәй көнендә яңгыраган шатлыклы авазы Чанышның күкрәгендәге яра җөенә яңа ядрә булып кадалгандай тоелды.
– Әби, әти кайтты!
Асылъяр, оныгының халык урак урган җиргә килеп җиткәнче кычкырудан карлыккан тавышын ишеткәч, бәпкә төбенә сыгылып төште.
– Әни, әти кайтты!
Рәхилә шул ук басуда, агач кисмәктән чумырып алып, чүмечтән су эчә иде. Улының үзе янына якынаеп пышылдавын ишеткәч, кулы калтыранды, салкын чишмә суы күкрәгенә, аннан авыр эш ныгыткан корсагына акты. Әгәр шул вакытта, караңгы төннәрдә кеше күзеннән качып, иренең язмышын юрап койдырган кургашларның һәммәсен яңадан эретеп агызсалар да, ул моны сизмәс иде шикелле.
– Әти кайтты, абыйлар-апалар! Минем әти кайтты!
Халык эштән туктады. Кояш чагылдырган күзләрен кысып, Кадрәкнең улына, анасына, хатынына карадылар. Кайсы шатланып, кайсы битараф, күбесе көнләшеп, йөрәкләрендәге җөйләнмәс яраларының сызлануын тоеп карадылар. Алар эшләп калды. Ә солдат улы, анасы, хатыны, сулышларына буылып, авыл тарафына йөгерделәр.
– Мине каян таныдың, улым? – дип сорады ата улыннан.
– Бу күрешүне артык күп көткәнгә күрә, – дип җавап бирде улы.
Алла биргән ризык куелган табын янында гәпләшеп утыруның рәхәтен Чанышның һич онытасы юк. Утыруы рәхәткә рәхәт, ә менә сөйләшкән сүзләре хәтәр иде.
– Мин бит, әти, сугышның ахырына таба бер генералны машинада йөрттем, – дип сөйләде Кадрәк.
– Борчак сипмәле! – дигән булды Чаныш, улының һәр сүзен йотлыгып тыңласа да. – Синнән ниткән шофёр? Анда апкиткәнгә хәтле Гришка янында буталудан узмадың ич син. Мытыес шофёрын әйтәм.
– Менә шул шөгыль үтә чыккан ярап куйды да инде, әти. Анда яшисең килә икән тырнашасың. Лагерьда, дим. Җанны шул һөнәргә өйрәнү мәшәкате саклады да. Анда һөнәрсез кеше сагыштан харап була. Һөнәрсез булу шөшле белән аш ашау шикелле. Өйрәнгәндә, алда гомер бармы-юкмы дип тормыйсың, бер кирәге чыгар дип уйлыйсың. Тормыштан туйганнар гына ни өйрәнмәде, ни башкаларны өйрәтмәде. Казна эшен, дөресен әйтим, беркем сөймәде. Костырырлык шакшы иде. Ә менә үз шөгылең – анысы җан азыгы. Караңгы төшкәнче апкайтып ябалар иде, ә ябып куйганнан соң нишләмәк кирәк? Аерата кышын. Бүре булып уласаң да таман. Менә шунда сәндерә күршем Дорофей Саныч әкертенләп машина серләрен ачты... Берчакны, стройга тезеп: «Кемнәр автомашина йөртә ала?» – дип сорагач, чыктым да бастым. Оторви да брось, мәйтәм, үлем ике килми. Шуннан алда гына шофёрларның күбесен Себергә озатып бетергәннәр иде. Тимер юл салырга. Агач ташырга гына курслар бетермәсәң дә ярар дидем дә тәвәккәлләдем.
– Әтәчлек синдә барые инде!
– Ничава, анда да кикрикне төз тоттык. Кикригең шиңдеме – беттең. Бөтенесенә күнегәсең: юл читендә егылып калдың икән – конвой урманга сөйрәп кертә дә ташлап китә. Җаны кыл өстендә торганнарны илтеп ыргыта торган урынга хәтле бар иде, әти җаным! Үзең сорыйсың икән, анысы да пажалысты гына! Ачуым килмәгәе, анда әтәчтән йомырка салдырсалар да ис китми. Андыйлар да булды. Шпанага анда ир дә хатын. Кхм, кхм... Ә без татарлардан куркалар иде. Җиңелгәч, төрек кулын күтәрер, урыс качар, татар бугазга ябышыр, диләр. Безнең бабай – синең атаң Наймуш шулай әйтә торган идеме? Әйтә торган иде. Шулай булгач, безгә ышанасы гына кала.
– Шуннан? – дип сорады Чаныш, мондый сүзләрнең тизрәк бетүен дәгъва иткәндәй. Аны вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый иде. Хәер, тормыш итү – шул вак-төякләрнең чылбырдай тезелешеп килүе инде ул. Ул үзе дә – бер үлеп караган кеше. Шуннан соң тауларның түбәләренә генә басып йөрисең икән аны. Үзәннәрсез дә булмый, әлбәттә.
Моңа Кадрәк тә өйрәнгән. Шуңа күрә табын артындагы сүзен кыска тотарга тырышты.
– Шуннан шул. Подъёмнан отбойга тиклем баш күтәрми урман кисәбез. Фин кампаниясе башлангач, безне ул тирәләрдә тотудан шикләнделәр булса кирәк. Ник икәнен, кая икәнен әйтеп торалармы суң – алып киттеләр. Безнең этап Онежский күлгә килеп чыкты. Баржага төяделәр. Сыйган кадәребез – төп-төгәл бер мең кеше сыйды. Сыймаганнар ярда яңа баржа көтеп калды. Кичкә каршы кузгалдык. Ятыйм дисәң, аяк сузарлык түгел. Йокы атларныкы сыман инде – аягүрә. Валлаһи менә. Ашау дигән нәрсә юк инде. Тәгам ризык заты калмаган. Ни булганы этап кичкәндә бетте. Аның каравы кашеварлар рәхәт чигә: күбенгәнче эчәләр. Шул безгә тиешле паек хисабына инде. Авыл саен, безнең өлештән урлап, аракыга алмаштыралар. Сакчылар белән бер сүздән баралар. Ә безгә – суган суы... Тегеләрне, тора-бара аякларыннан тотып, чәчләрен чылаткан сымак кына иттеләр – суга батырдылар. Монысы соңрак булды – баржа комга терәлеп калгач. Әйе, икенче көнне сайлыкка утырып калдык. Кругом су да су. Толкач алай иткән булды, болай иткән булды да ташлап китте. Бер көн көтәбез, ике көн көтәбез – юк та юк бу. Эзе суынды. Шулай итеп, атна узды. Унөченче көн киткәндә, буксир тартып чыгарды...
Чаныш Кадрәкне әле утырып, әле ишекле-түрле йөренеп тыңлады. Асылъяр белән Рәхилә самавыр арты самавыр яңартты, кагылучы булмаса да, өстәлгә йомыркалар тәгәрәтте. Хатын-кызның шул инде аның – аһ та ваһ итештеләр, тик куанычлары да май кояшы белән бер.
– Тилмергәнсең икән, – диде Чаныш.
– Тилмерү ише генәме суң, әти җаным! Кырылдык без, чебен урынына кырылдык. Байтагыбыз сары чәчле дә зәңгәр күзле – латышлар йә эстоннар. Безнең ише кара халык та бихисап – бессараблар.
Күбебез урыс та татар. Ну тагын хохол да грузиндыр. Баржа түгел, туганнар каберлеге инде менәтерә! Кырылдык, кырылган берен баржа борынына өя бардык. Адәм баласын күрәләтә ничек суга атмак кирәк? Җавапка тартулары да бар бит әле. Әй, өйдек тә соң! Аннары нишләткәннәрдер – Алла белсен. Шулай, тәгамнең ни икәнен оныттык. Аерата дизентерия кырды. Әйе, әти. Кырылып күрсәттек тә соң! Көзге чебен урынына кырылдык, әти. Чалгы да алай кыймый, чалгы да!.. Ярга чыгарганда санадылар – мең кешедән ике йөз дә җидәү калганбыз. Ә без, әти, яхшы кешеләр идек бит! Теге дүрт-биш кашеварны искә алмаганда инде. Ахыр килеп, хәтта ки безнең сакчылар да алай адәм балалары каргарлык ук булмагандыр. Бу сугыш мәхшәреннән алар да исән чыкмаганнардыр... Әйе, әти, без яхшы кешеләр идек. Бездән дә гаепсезрәк кешеләр – сез дә халык кына. Без халыкка үпкәләмәдек. Бу дөньяда нинди генә әшәкелек, явызлык кылынса да, халык гаепле түгел... Без, әти, яхшы кешеләр генә түгел, яхшы хыяллы, яхшы ышанычлы кешеләр идек. А-а, кемнәр кырылды! Халыкның каймагы, көче. Нахакка кырылдык, ямьсез кырылдык, законсыз кырылдык, кайтмаска кырылдык. Безнең кемлегебез хакында халык дәшми калса, җир оран салыр әле, җир!
– Күрәчәгең булган инде, – диде Рәхилә. – Сине ни саклап калгандыр?
Асылъяр, күзен яулык почмагы белән сөрткәләп:
– Кешене кеше саклый аны, – диде.
Чаныш, улын әрнүләрдән арындырасы килепме, аның шуннан соң тормышында якты көннәр булгандыр дип, шуларны исенә төшертергә ашыгып:
– Шуннан? – дип сорады.
– Шуннан... Шуннан – Себер. Шахты. Күмер чабуга куштылар. Чабабыз. Декабристларның нормасы көнгә өч пот булган диделәр. Ә безнең – дүрт йөз пот! Хуш... Беркөнне, сугыш ачыласы елның кышында, мине начальник чакырткан. Сак астында килеп керәм, шартына туры китереп рапорт бирәм. Теге аны-моны сораштыра, әйткәннәрне алдындагы кәгазь тегелмәсеннән тикшереп бара. Сүз беткәч, болай ди бу: «Син, Наймушин, – ди, – нигә язмыйсың?» «Нәрсә языйм?» – мәйтәм. «Апелляция», – ди бу. Безнеңчә әйткәндә, органнарга үтенеч сымаграк нәрсә инде. Шулай да шулай, минем эшне кабат каравыгызны сорыйм дип. Эчтә – шик. Соравын сорарсың да бит, ә өстәп чәпәсәләр?! Андый хәлләр дә булды. Анысыннан да без аң. Ну мин тәвәккәлләдем. Теге өйрәтеп торды, мин сырладым. Гаҗәп: җавапны озак тотмадылар тагын. Беркөнне аклап кәгазь килеп төшмәсенме! Кем белә аны: гаделлек сакчылары бетмәгән, күрәсең. Башкача ничек булсын? Ә бәлки, безнең ише вак-төяккә нар җитми башлагандыр. Анысы үз намусларына калсын. Әйе, шуннан «Дүрт ягың кыйбла» диделәр. Туктале, мәйтәм, кыйбласын кыйбла да бит... Биткә яккан корым алай гына бетми бит әле Дим, үземчә. Кайтып төшәрсең, халык ни дияр бит әле анда. Калып тордым. Ирекле булып. Андыйлар да күп инде анда. Начальник үзенә шофёр итеп алды.
– И-и, җүләр! – диде Рәхилә. – Миең белән уйламыйча, ниең белән уйлагач, башыңда безнең кайгы булмагандыр шул инде, адәм страмы! Ни оятың белән шулай уйладың соң син? Мине уйладыңмы, газиз балаңны уйладыңмы дияр идем дә, тел әйләнми!
– Шул, сине уйлап бит инде, сине уйлап! Синең кочагыңа йолкыш чебеш булып кайтып аварга кем дип белдең? Аннары ул арада сугыш ачылды. Туп-туры ут эченә ташландык.
Рәхилә чынлап торып үпкәли калды:
– Юл ыңгае кереп чыксаң, табаныңа сөял чыгар дигәнсеңдер. Синең гел шул инде: киреләнмәсәң, эшең эш түгел.
– Анысы инде аның, хатын, минем эш кенә түгел, вөҗдан эше. Белдеңме? Казанны без чажлап кына узып киттек. Без бит андый-мондыйлар гына түгел. Без бит – авыз тутырып әйтүе үзе ни тора! Без бит Сибирски дивизия! Безне иптәш Сталин үзе, үзе дүрт күз белән көтеп алды. Без бит Кызыл мәйданнан парад белән саф-саф булып үткән кеше. Кайдан диген – Ленин мавзолее каршыннан. Притом ап-ак туннар киеп, мылтык асып. Притом иптәш Сталин безгә үзе, үзе честь биреп калды!.. – Кадрәк шушы урында тынып торды. Аннары, Рәхиләнең тетмәсе тетелгәнгә санап, тагын атасына сөйләргә кереште: – Шуннан туп-туры Мәскәү янына. Волоколамски шоссе... Без анда җиребез суынмасын өчен, тоташ юрган булып яттык. – Нидер әйтеп җиткермәгәнен исенә төшереп, ул күкрәгендәге «Батырлык өчен» дигән медален «Кёнигсбергны алган өчен» дигән медаленә тидереп чыңлатырга тырышты да, тимгел-тимгел таплар чуарлаган йөзен тагын Рәхилә ягына борып: – Без бит артка борылып, Мәскәүне бинокльдән дә карый ала идек. Артка борылып карасак, Мәскәүне генә түгел, сезне дә күрербез дип уйладык, – дип өстәде.
– Күрергә бик ажгырып торгансыздыр шул, – диде Рәхилә, елмаеп.
Аңа зарыгып көткән ирен бераз котырту ниндидер ләззәт бирә иде, ахрысы. Моны аның ире Кадрәк тә сизми түгел. Хатынының уенына кушылыр иде дә, буа булып ташыган хисләрен кая куйсын, ничек онытылсын соң?
– Суң бит, хатын, үзең фараз кылып бак: йә инде, сезне бинокльдән күрерлек булып чигенсәк, нинди Сибирски дивизия булыйк ди инде без, йә? Без бит тавык муеннарын борып йөрмәгән. Без бит фельдмаршал Бок командалык иткән «Центр» гаскәрләренең, Манштейн, Паулюсларның үзләренең, үзләренең муеннарын борып йөргән кешеләр! – дип кайнап алгач, Кадрәк, янә атасына карап: – Шуннан – Сталинград... – дип дәвам итте һәм, кискәндәй катгый төстә: – Булмаган җир калмады инде. Кёнигсбергны алгач туктадык, – дип тәмамлады. – Бераз тын торгач, инде рәнҗеше, ярсуы, дулкынлануы, горурлануы – барысының да сүрелгәнен көтеп алгач, яңадан телгә килде: – Ахырдарак мин бер генералны машинада йөрттем. Корпус командиры. Ну атчаянный кеше дә иде суң! Менә ул биргән отпуск белән генә кайттым бит әле. – Кадрәк Рәхиләсен юатырга да онытмады: – Син, Рәхилә, нитмә инде, яме... Үпкәли күрмә диюем. Әйләнеп кайттым бит әле. Тагын кайтырбыз. Озак тотмаслар, шәт.
Чаныш улыннан күзен алмыйча тыңлады. Тышта чыдап булмастай эссе. Урак өсте. Бар халык кырда. Кадрәкнең көтмәгәндә кайтып төшүе уңаеннан алар гына өйдә. Ярты ягы чолан белән бүленгән, челлә вакытында да салкынча өйалдында утыралар. Баш өстендә – салам түбә. Саламы калын булганга күрә бөркү түгел. Монда күз дә ял итә: яктылык ян стенадагы ике бүрәнә тарлыгындагы тәрәзәдән генә төшә. Шуңа өстәп, мондагы тынлык та рәхәт.
Тыныч, озын-озак түзү артта калгач, авыр эштән соң гадәттәгечә утыру гына диярсең. Тик һәркайсының җанында авыр бер шик-шөбһә дә яши иде әле. Кадрәк яңа кайтып төште генә әле, әмма тиздән тагын аерылырга туры киләчәге һәркайсының күңеленә иңгән инде. Чиксез шатлык, гаепсез беркатлылык белән әтисе дисәң, әтисе булып җитмәгән, ләкин шул кешедән килгән әллә нинди якынлык, җылылык, моңарчы иснәмәгән әллә нинди ят солдат исләре эчендә калган Рево әнә шул алга киләсе аерылышуның үзе кебек тоелды. Утыра малай, шат, атасының кочагына сеңгән. Тик ул әтисенең әледән-әле «Рево, әй, Рево!», «Рево, менә син нинди булып җиткәнсең!..» дип ник кабатлаганын белми әле.
Чанышның каны йөрәген авырттырып кайный иде. Вакыт туктап калган кебек. Тынлык шундый тирән, чылбыры җитмәслек коемыни. Ә аяк астындагы идән чак кына чайкала шикелле. Чаныш үзен ташудагы боз кисәгендә басып баргандай тойды. Әйтерсең лә ул бер ялгызы. Улы Кадрәк тә, Асылъяр да, килене Рәхилә дә, оныгы Рево да артта караш иңләмәстәй ераклыкта. Әллә соң берни дә юкмы? Башында уй калмаган, ул бушлыкта адашкан сыман. Ә, юк. Әнә чебен безелдәвеннән туктады. Тәрәзә почмагындагы пәрәвезгә эләккән икән. Өн-тавышсыз тыпырчына. Пәрәвез җепләре калтырый, өзелердәй хәлдә тартыла, чебенне ураганнан-урый. Тик чебенгә ташланырдай үрмәкүч тә юк икән инде: ул, сыртына капланып, тәрәзә төбендә ята, үлгән.
Ә шулай да рәхәт иде! Улы Кадрәк кайтты. Көтмәгәндә кебек тоелса да, бер дә алай түгел. Сирәк хатлары килгәндә, үзе кайтып төшкән сыман була иде. Көтмәделәрме соң?!
Сызылып таңнар атканда, Чаныш йокысыннан дерт итеп уянып китәр иде дә төшләренә һаман малай гына килеш кергән Кадрәк, калган уллары хакында уйланып ятар иде.
Алар белән бергә йөргән урман юлларын, су буйларын күңелендә кабат-кабат яңартыр иде. Үзенеке кебек үк, Асылъярның да керфекләре ачык икәнен, зәңгәр күзе белән түшәмнең киң такталарындагы ботак эзләреннән улларының йөз чалымнарын эзләгәнен тояр иде. Иренең уянганын сизеп, ул таң шәүләсе кунган ак йөзе, ак ирене белән нәрсәгәдер гаепле сыман елмаер иде. Чаныш киенеп чыгып, абзардагы маллар тирәсендә булашканда, «Нигә шулай елмая соң әле бу?» дип уйлана иде. Бер төнне җавабын да тапты: әллә соң Асылъяр үзендә улларын тартып алган дошман солдатларының аналары гаебен тоямы? Җирдә күпме кеше елмая, әмма елмаюның иң чыны кайдадыр үтерелгән балаларының каберләрен күрмәгән аналар йөзендә генәдер. Җирдә күпме сагыш-моң бардыр, тик сагыш-моңнарның иң ихласы шул балаларның кайтырына өметен өзмәгән аналар күңелендә генәдер.
Инде менәтерә Кадрәкләре исән-сау әйләнеп кайтты. Ул үзен ураган пәрәвез ятьмәсеннән азат. Шапалак юк инде. Үргән пәрәвәзләрендә үзе үк буталды-буталды да, әлеге үрмәкүч сыман әйләнде дә төште. Дөресрәге, әйләндереп төшерделәр аны. Чаныш сизмәде түгел. Кайдадыр, кемдер халыкның каргышыннан, нәфрәтеннән курка, кара эзләрне, кан тапларын, күз яшьләрен югалтырга кирәк. Чараның иң кулае – яман эшләрне шапалакларның үзләренә аудару, сылтау. Корбаннарның корбаны булмый, корбаннарның җәлладлары бар, ә җәллад балтасы аның үзенә дә төшә алмыймыни? Шапалакның юкка чыгуын Чаныш шушылай аңлады.
– Хәзер яшисе дә яшисе инде, – диде Чаныш.
Асылъяр белән Рәхилә чыгып торган бермәлне Кадрәк:
– Ә үлгәнче бер эш бар әле, әти, – диде.
– Бер генәме суң: мең... Миллион эш бар әле.
– Башта беренчесе.
– Йә?
– Шапалакны табасы иде бит.
– Ни-нәрсәгә хаҗәт ул?
– Мин аңа күчтәнәчкә бер пуля алып кайттым. Генералдан рөхсәт. Ул: «Ат, мәгәр кеше алдында ат», – диде.
– Дөрес әйткән.
– Син дә хуплыйсыңмы?
– Мин генә түгел. Совет власте да. Нәкъ генералың әйткәнчә булды.
– Ничек?!
– Шулай. Шапалак юк инде ул. Тончыкты.
– Кайда?! – дип, Кадрәк яралы ерткычтай кычкырып куйды.
– Тилергән эт идеме? Эт иде. Ә кеше канын коючы тилергән этләрне аталар аны... Шапалакка хөкем булды.
– Алайса, каберенең кайда икәнлеген әйт. Җир белән тигезлисем килә.
– Еланнарның кабере булмый, Кадрәк. Генералың, чыннан да, ат, мәгәр кеше алдында ат, дидеме?
Кадрәк аңа эндәшмәде, күтәрелеп кенә карады.
– Ник алай дигән соң ул?
– Ул үзе дә шундый ук Шапалак каһәренә эләккән булган, әти, – дип җавап кайтарды. – Өч кыш, өч җәй утырып чыккан.
– Юк, Кадрәк, хаталанасың, – диде Чаныш, бераз уйланып торгач.
– Син ул әйткәннең кабыгын гына күргәнсең, ә төшенә җитәргә акыл тешең үтмәгән. Күчән баш! Ул сине, малай актыгын, җаны чистарсын дип кайтарып җибәргән.
– Әллә минем чисталыгыма шикләнәсеңме?
– Ул сине, Кадрәк, шапалаклар канына буялсын дип җибәрмәгән. Монда хикмәт бүтәндә. Дөресрәге, ул сине эчеңдәге корттан арынырга дип җибәргән.
– Ниткән корт тагы?! – дип кычкырды Кадрәк.
– Үч корты. Менә ул корт кешене кимерсә кимерә инде. Ул сиңа мәет корты ише генә түгел, кешене тереләй черетә. Үч корты белән ботка пешми – аң бул.
– Шапалак кирәген алды дисең ич әле. Бу сиңа үч алу түгелмени?
– Түгел шул. Анысы бүтәнчә атала аның – гадел хөкем дип.
Кадрәк аллы-артлы йөренә башлады. Какча йөзе һични белгертми, карашы сәер, илтифатсыз, кулы салынкы. Болай да калку буе тагын да озынайды шикелле. Чаныш аның эчтән газаплануын һәм хәзер иң кирәкле сүзгә мохтаҗ икәнен аңлады. Тегенди-мондый сүз генә ярамас. Кадрәк күпне күргән, күпне ишеткән. Аның авыр уйларын таратырдай сүз дөньяда калмагандыр да. Шуңа карамастан ул сүзне табарга кирәк.
Кичкырын Чаныш аны су буена алып төште. Ревоны да иярттеләр. Сугыш, авыл хәлләрен, дөнья киләчәге турында сөйләшә-сөйләшә, инеш буйлап түбәнгә – ике чакрымдагы Благодатное дигән урыс авылына чаклы җиттеләр, чиркәүле тауга күтәрелделәр һәм елга ягындагы урыс зираты янына килеп чыктылар. Кадрәк, бәлки, сизмәгәндер, ә Чанышның монда юл тотуы очраклы булмады. Монда ул Кадрәкне юри алып килде.
Кояшның баюга таба юнәлгән чагы. Шәфәкъ кызарган вакыт. Зират тын. Анда агачларга караганда тәреләр күбрәк. Күз алды иркен. Сахра инде, сахра. Урыслар үз авылларына тикмәгә генә Благодатное дип исем кушмаганнардыр. Авыл урамнарын гына ал: Чанышлар авылының ике урамы сыярлык киң. Килмешәк булгач, җирне кызганмаганнар. Татарларның күпкә кысылып утырулары җир әзлегеннән генә килеп чыкмагандыр, әлбәттә. Борынгыдан – Иван Грозный заманнарыннан ук кысрыкланган булганга, утырулары да кысан. Чабата белән басарлык та кысыр җир табалмассың. Кая анда благодать: авызың ачылганда, үпкәң күренмәсә, бик хуш инде. Татарга һәр карыш җир – дөнья бәясе. Өй арты да тотып алынган. Урыслар нинди киң урамга да рәшәткә белән чыкмый: тәрәзә төбенә ышкылып йөриләр. Хәер, һәркем үз дөньясында үзенчә тереклек итә инде. Нәрсә аны, көнләшерлек ни бар? Татарның да, урысның да шул ук салам түбә, шул санча ук терлек-туар, кигән киемнәре дә хәлдән килгәнчә. Өстәвенә син татармы, урысмы, чувашмы – ит, сөт, май, бәрәңгеңне чыгар да сал. Хет җир астыннан тап. Үзең җир астына керәсең килмәсә, ни кала? Кан төкерәсең – табасың. Тиешсең, мәҗбүрсең. Бетмәс-төкәнмәс шул налоглар, заём... Бар аерма телдә, җырда, ашауда гына. Динне дә әйтер идең, ләкин, ахыр килеп, иман бер үк бит. Кайсы дин үтер дә урла дигән? Өстәп, кеше азатлыгын да дәгъвалаган булсалар, калган җыен тузга язмаганнан арынсалар, коммунистларча диярлек. Әйе, диярлек кенә анысы. Тик коммунистларның да арынырдай хаталары байтак. Әлбәттә, Чаныш моны кычкырып әйтергә җыенмый. Бар, кычкырып кара!.. Яшь арткан саен, дөньяда кешеләрне аерган нәрсәләр хакында түгел, бәлки берләштергән уртаклыклар турында уйланасың икән ул. Дөньяга килгәндә, һәркем ник тудым икән дигән шикелле үзе хакында елап аваз сала. Дөньядан киткәндә исә, еламас өчен, соңгы сулышынача яшәргә тырыша. Бөтен тарих әздән генә тора: кеше туа, тереклек итә, газап кичә һәм үлә.
Болар хакында Чаныш сөзәк тау итәгендә үзе генә калгач уйланды. Ә аңа кадәр улы Ревоны кочаклап утырган Кадрәк белән киңлекләргә юанып, күзләрен су аклыгында ял иттереп, кошларның соңгы авазларына колак салып, иркенләп сөйләштеләр. Сүз бетеп торган арада, Кадрәк улын муенына атландырды да тау итәгеннән соң башланып киткән су буена таба китте. Чаныш аларның анадан тума чишенгән килеш су чәчрәтә-чәчрәтә коенуларын, сары ком буенча куышуларын сөенеченә сыя алмыйча дигәндәй күзәтеп утырды.
Кояшка арканы куеп кайтырга чыккач, Чаныш зират ягына юнәлде.
– Монда сугылыйк әле, – диде ул.
– Ни калган анда? – дип сорады Кадрәк.
Чаныш җавап бирмәде.
Зират таш койма белән уратып алынган. Байтак өлеше җимерелгән. Шуның ишелгән төшеннән үттеләр. Чаныш аларны бер нарат төбендәге авыш агач тәре янына ияртеп килде.
– Туктале, – диде Кадрәк, әйләнә-тирәне танырга тырышкандай каранып, – бу төшкә син мәктәптә җыештыручы булып йөргән... кем әле... исеме хәтердән чыккан... Ә! Марфа түтәйне җирләгән идең түгелме?
– Җирләгән идем, әнә ул, – диде Чаныш. – Һәм тәресез, өсте иңгән бер кабергә ияген кагып күрсәтте. – Ә менә монысын минем әти, ә синең бабаң, ә синең, Рево, дәү бабаң Наймуш казыган. Монда, Кадрәк, минем үтерүчем полковник Кулунчаков белән мине үлемнән коткаручы Мария күмелгән.
– Сөйләгәнең булмады.
– Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, Кадрәк. Минем атам Наймуш та миңа вәгъдәсе җитте дип уйлаганнан соң гына сөйләде. Марфа түтәйне җирләгән көнне. Шуннан соң әти озак тормады инде... Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
– Миңа да шулай вакыт җитте дип сөйлисеңме?
– Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич. Күм инде син аны. Хәтереңнең иң караңгы урынына күм. Башта үзен, аннары каберен үк. Дөньяда якты күрәсең килгән саен, син хәтереңдәге әнә шул караңгы урынга багарсың. Моннан ары яшәр өчен, сиңа шапалакларның ике тапкыр күмелгәннәрен истә тотарга кирәк. Бер тапкыр җиргә күмелгәннәрен, икенче мәртәбә кешеләр хәтеренә каһәрләп күмелгәннәрен.
Кадрәк Шапалак белән тагын бер очрашырга бик теләгән иде. Сугыштан аны, бәлки, шул үҗәт теләк исән-сау чыгаргандыр да. Чөнки ул, Шапалак белән очрашмый торып, үзен үләргә хаклы түгел дип санады. Бу очрашу күренешен күп мәртәбәләр күз алдына китерә һәм аңында кабатлый торган иде. Шапалакка төбәлгән пистолет чемәгенә ул үз күңелендә күпме басты инде. Моннан тәмам гарык булгач, генералдан кыска вакытка кайтарып җибәрүен сорады һәм максатын әйтте. Ә хәзер атасы Чаныш сүзләреннән соң, пистолеты чемәгенә чынлыкта басмаса да, көпшәдән бер ядрә атылып чыгуын күргәндәй булды. Ядрә беркемгә дә, шул исәптән Шапалакка да төбәлмәгән иде инде. Шулай да Кадрәкнең җаны бушанып, күңеле җиңеләеп калды. Аның җаны гынамы соң? Дөньяда бер ядрә юкка чыкты. Күпме үлгәннәрне кочаклап яткан зират тынлыгы сискәнмәде. Тугай ягыннан тезелешеп менеп килгән ак казлар куркынып кычкырмады. Кадрәк үзләре яныннан күз иярмәс тизлек белән очып киткән ниндидер бер кошның канат тавышын ишетте. Тугайның бер ягыннан икенче ягына җайдаклы ат чабып узды һәм офык өстендә җиз сәгать теледәй асылынып торган кояшка таба юл алды.
Чаныш Кадрәкнең күзенә карады. Ә ул сыерчыкныкыдай чиста, дымлы, һични белгертмәде. Кадрәкнең җилдә, кояшта каралган йөзе купшы төстә бөтерелгән мыегы чигә чәчендәге чал бөртекләрне тагын да көмешләтебрәк күрсәтә. Чаныш улын кызганды. Ләкин аның моңа мохтаҗ түгеллеген аңлый иде. Әнә ничек тора: аягын җәеп, нык итеп баскан, фуражка козырёгы күләгәләгән йөзе кырыс, кулын артка кушырган, күкрәге горур киерелгән. Бер генә дошман да үзенә аның улы кебек дошман теләмәс иде, мөгаен. Ә Чаныш һәр дуска үз улы шикелле дус теләде.
Шунда ул Ревоның:
– Ник кыйшайган бу? – дип, иңбашы белән авыш тәрене турыларга тырышуына игътибар итте.
– Җилләр кыйшаткан аны, олан, – диде Чаныш. Сүзен дәвам итеп, уеннан: «Җилләр, – дип кабатлады, – җилләр...»
Чыннан да, җылы җил исеп куйды. Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды. Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды. Ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: «Җилләр», – дип уйлады. Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгыткан кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын күргәндәй булды. Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер китабы ничәнчедер бите белән ачылып калды. Әнә шушы кабер төбендә нәкъ хәзергечә үк өч кеше басып тора. Аның урынында – атасы Наймуш, Кадрәк урынында – ул үзе, Чаныш, Рево урынында – Кадрәк. Юк, ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе бер мизгелдә әлеге «җилләр» дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде. Гүя гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: «җилләр»... Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да, мәгънәсе бер генә: җилләр. Ә шул сүздә гүя Чаныш язмышының бетмәс-төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора. Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер генә мизгелгә сузылганын белсә, Чаныш бу мизгелнең «җилләр» дигән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде*. Әллә соң бөтен дөнья шул сүзгә керер өчен генә яшиме?
Әнә кемнеңдер кайдадыр «җилләр, җилләр, җилләр» дип кабатлаганы ишетелә. Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды.
...Әнә Чаныш кычкырып куйды: аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. «...Вашевысокородие! Революция!.. Государь-император тәхетеннән ваз кичкән...» «Ишеттеңме?.. – диде Чаныш, – инде... көт...» «Нәрсәне?» – диде полковник Кулунчаков. «Халык хөкемен».
Әнә Чаныш ату алдыннан чигәсенә бәреп чыккан тир тамчыларының февраль салкынында боз бөртекләренә әверелүен тоймый кала һәм аңын җуя... Күзен яңадан ачканда, үзенә төбәлгән зәңгәр күздә үз йөзенең бәләкәй чагылышын күрә. «Мин кайда?» – дип сорый ул. «Лазаретта», – дип җавап бирә зәңгәр күз иясе. «Су!» – дип сорый ул һәм чигәсендәге боз бөртекләренең, эреп, кипшенгән ирененә тамуын тоя. «Син кем?» – дип сорый ул зәңгәр күзләрдән. Коңгырт кашлы, ак йөзле, сары чәчле, дымлы иренле кыз: «Ася, – дип җавап бирә. – Шәфкать туташы». «Асия...» Аннары Ася-Асия Чанышны үз ахирәте Мария коткарганын сөйләде. Ул карьерга ире Кулунчаковка революция булганын әйтергә йөгергән, атарга хөкем ителгән сигез большевикны коткарырга теләгән. Соңарган, шунда атылганнар арасында яткан бер прапорщикның – Чанышның үлми калганын күреп алган. «Ул, Мария, үзе кайда?» – дип сорый Чаныш. «Ә полковник атылды. Мария Севостьяновна аны туган җирендә күмәргә дип алып кайтып китте...»
Соңыннан, шәфкать туташына тотынып йөри башлагач, Чаныш Ася-Асиянең Ася Ярцева икәнен сорашып белә. Әнә шул тотынып йөрүдән башлап, алар алгы гомерләренә каршы янәшә атлап китәләр. Ася Ярцева инде Асия генә дә түгел, ә Асылъярга әйләнә. Тора-бара комиссар Чаныш Наймушинның дусты, хатыны, көрәштәше, дүрт ир баланың анасы...
Әнә полковник Кулунчаковның анасы Марфа Петровнаны җирләгәч әйтелгән соңгы дога тавышы да тына. Атасы Наймуш Чанышка шунда башка каберләрдән киңрәк тә, калкурак та булган һәм өстендә яшь нарат үсеп утырган кабер янында күңелендә сигез ел йөрткән серен сөйли. Ул бирегә – полковник Кулунчаков каберенә – үз-үзенә кул салган Марияне дә җирләгән... Яннарында – киндер күлмәк-ыштанлы, сыерчыкныкыдай чиста һәм дымсу күзле Кадрәк. Җәй уртасы. Ярда суының эзен калдырса да, суда ярының эзен калдырмый аккан елга. Тымызык җил исә. Кадрәк белән Чанышның су чәчрәтә-чәчрәтә коенганын, кайнар ком буенча куышып уйнаганын яшел үр битенә утырган Наймуш карт карап тора...
Җилләр, җилләр, җилләр... Беренче «әлеф»тән башлап, соңгы «йа» хәрефеннән ясалган барлык сүзләрнең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган җилләр. Ком бөртегеннән алып, Җир шарын да әйләндергән җилләр. Кешеләр язмышыннан башлап, Галәм мәңгелеген урап искән җилләр... Кемдер «Җилләр, җилләр, җилләр...» дия сыман. Җил мәңгелектән- мәңгелеккә аккан елга суын шадралатып югары күтәрелә дә Чанышның керфек очларына эленеп торган күз яшьләрен киптерә, Кадрәкнең чигә чәчендәге чал бөртекләрне тарый, Рево турыларга азапланган агач тәрене авыштыра, чәчәк орлыкларын кабер өсләренә тарата, чиркәү манарасындагы кыңгырауның итәк астында бөтерелеп чыккач, Благодатное дигән урыс авылына сузылып кергән бәләкәй көтү исен җир астындагы төлке, әрлән ояларына тутыра, өйләренә кайтып барган өч кешенең уйларын бәпкәләрдәге бодай бөртекләренә пышылдый. Алдан Рево бара, уртада – Кадрәк, Чаныш арттан ияргән. Рево тегене дә моны сораша, Кадрәк җавап бирә: улын яшәргә өйрәтә.
Ә Чаныш эндәшми инде. Ул берзаманны улы Кадрәкне дә, оныгы Ревоны да үләргә өйрәтергә кирәк* булачагы турында уйлый. Яшәргә өйрәтүнең иң олысы кешене үлә белергә өйрәтү икәнен аңа һичкем әйтмәде. Моңа һәркем үзе төшенә. Чаныш уйлый һәм искән кичке җылы җилләрне тыңлый. Ә ишеткәннәрен хәтеренә сала.
Алар өйләренә кайтып баралар. Үр кашына күтәрелгәч, Кадрәк туктады, Чаныш узып киткәч, чалбар кесәсеннән пистолет чыгарды да артка – бушлыкка атты. Затвор ачык калды. Анда башка патрон юк иде.
Кадрәк анда – баржада ниләр булганын атасы Чанышка энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сөйләмәде. Ул анда кеше сыйфатын югалтмады – менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү – бала кулына кылыч тоттыру белән бер.
VII
Балык койрыгын селкетеп алды. Әйтерсең лә Чаныш белән Кадрәкнең хәтерен истәлекләр сөлгесе буенча кире кайтарды. Сөлгенең бер очы аларның гомер бишекләренә ябылган, икенче очы каберләренә асылынып төшкән кебек иде. Чаныш моны бик ачык төстә күз алдына китерде. Ул сөлгенең баш-башлары, канга манып алган сыман, кызыл киҗедән тукылган. Чаныш хәтерендәге җилләр сөлге башларын байрак шикелле җилфердәтте. Чаныш белән Кадрәкнең күпме гомере шундый байраклар астында йөреп үтте. Сөлгенең кызыл башлары аларның вөҗданнары шикелле үк ак һәм керсез чуптар тукыма белән тоташкан. Чаныш тар, озын чуптарның нык киндер җепләрен аермачык күргәндәй булды. Киндер җепләрнең үзара аерылгысыз, ишелеп-ишелеп үрелеше аның һәм улының таза гомерләре, рухлары тукымасын тәшкил итә.
Ул үзен, балыкка атланып, шул гомер сөлгесе буенча барган улының артында тора дип түгел, бәлки аны соңгы чиккә җитүдән саклап, аның каршысында тора дип күз алдына китерде. Кадрәкнең үз янына килеп җитүенә шатланган сыман:
– Ничек суң? – дип сорады.
Кадрәк җиргә шуып төште, чалбар артын каккалады да:
– Күнекмәгәнгә күрә бераз арытты, – диде.
– Ярый. Балык та ял итсен.
– Мондый кысанда ял итәрсең, бар! – диде Кадрәк, балык кереп калган подвалга ымлап.
– Ул чагында аны иреккә җибәрергә кирәк.
Кадрәк балыкның зурлыгын чамалады.
– Көчебез җитмәс лә шул.
– Бераз көчәнсәк җитәр, җитми ни... Ә синең уха ашыйсың килмиме суң?
– Килә дә бит... моны нәрсәгә салып пешерәсең? Безнең андый казаныбыз да юк. Подвалда гына килеш пешермәссең инде тагын. Шулай булгач, ыштаныңны сал, әти.
Улының сүзен аңламыйча, Чаныш җитди төстә:
– Нигә? – дип сорады.
Кадрәк коры гына көлеп җибәрде.
– Балыкны ыштаның белән сөзеп алабыз да суга җибәрәбез. Йөзсен әле туйганчы.
Чанышка улының болай шаяртуы ошады. Авызын ачып көләргә теләде, тик тавышы-ние чыкмады. Ул шулай гына көлә ала иде инде. Аның каравы шадра йөзе ачылып китте. Атасының көлүен, елмаюын Кадрәк карга миләше белән ышкып ялтыраткан җиз самавырга тиңли иде. Шадралары исә самавыр йөзендә ялгыш бәрелүләрдән калган чокырлар белән бериш кебек.
– Ярый суң, – дип килеште Чаныш. – Тик менә чалбар балагының тез турысы ертылды бит әле – балык шуннан чыгып шылмас микән?.. Шулай булгач, балыкны суга кире җибәрүдән гайре чара калмый.
– Ай-һай!.. – диде Кадрәк.
– Дәрман булмаса да, акыл бездә буа буарлык. Җаен тапсаң, кыр кәҗәсен дә савып була. Ничек уйлыйсың?
– Акыллылар белән хәзер дөнья тулган. Тик күбесе – эш дигәндә кашык тотучылар, – диде Кадрәк, кашын җыерып. – Без шаярткан арада, балыкны кояш киптермәгәе.
– Алайса, тотыныйк. Аны җибәрергә вакыт. Йөзә бирсен. Хәер, аның бүтән яшисе килми, ахрысы.
– Каян алып әйтәсең?
– Үзеннән сорап белешмәсәң дә күренеп тора. Кара суң – шәлперәеп төшкән. Корсагы буш. Капчыкмыни. Уылдык чәчкән ул. Соңгы тапкыр. Шуңа күрә монда да. Аның бүтән яшисе килми, хак.
– Алайса, шушында гына калсын. Югыйсә авыру кешене өйдән куып чыгарган ише була.
– Үз өендә үлсен. Зур суда. Аркан апкил.
– Ә мин ат җигим, – диде Чаныш. – Безгә ул булышыр.
Аларның авыр сөякле карт атлары үлән утлап туйган, хәзер умарта күләгәсенә башын төртеп ятып тора иде инде. Кыяфәте тыныч. Киң күңелле, зиһенле мал ул. Ә ябыкка ябык та инде. Кай ягы беләндер коргаксыган көймәгә тартым. Тиресе астыннан көймәнең каркас шикмәләредәй киң, нык кабыргалары сизелеп тора. Чукмар-чукмар тоякларын ябык аяклары авыр күтәрә инде. Бу карт атның арт тоякларындагы дагалары гына яңа. Аларны тимерчелектә Чаныш үзе койды. Дагаларның үлчәме бер сөямнән аша.
Ат Чанышны сизгер җаны чагылып торган шәмәхә күзләрен зур ачып каршылады. Озынча башын күтәреп, чал төкләр үскән иренен кыймылдатты. Хуҗасына әкрен генә кешнәп дәшәсе килде, ахрысы. Кешнисе урынга тирән итеп сулады гына. Чанышның кычкырып көлә алмаганы кебек үк, бу ат та кешни алмый иде инде.
Чаныш, аның муенына шапылдаткалап:
– Тор әле, Тимер, эш бар, – диде.
Аның сүзләре белән килешкән сыман башын киң чайкап, ат җайлап кына аягына басты. Буыннары шыгырдап, сагалары чартлап куйды. Кыллары коелып, сирәкләнеп беткән койрыгын теләр-теләмәс кенә чайкап, бөҗәкләрне куды.
Тезгененнән тотып, Чаныш аны умарталык өе янындагы арбага таба җитәкләп китте. Атның сыртына сыерчык кунды, аның ябага йонын чукып алгач, Кадрәк эче куышлы агачтан ясап элгән оясына чумды. Арба янына килеп җиткәнче, сыерчык ат сыртына ике мәртәбә кунып өлгерде. Ат аны койрыгы белән кумады. Кошларның ябага йонын йолкуы атка рәхәт кенә иде.
Ат җигүне Чаныш бик ярата. Хәзерге яшьләр моны бар дип тә белми. Мал җанына караганда, машина моторын якынрак итәләр. Атка кайсы яктан якынаерга, җиккәндә, нидән башларга кирәклеген сорасаң көләләр генә. Ни хәл итәсең, атлар заманы узды шул. Шуңа күрә Чаныш һәммә атларга тиеш яратуны Тимергә бирергә тырыша, аны җигүне ифрат рәхәт бер эшкә саный.
Арба янында Чаныш атка камыт кигезде, ыңгырчак салды, арты белән тәртә арасына чигендереп кертте. Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып, аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде; шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды.
Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты. Арба артын алар икәү күтәреп аердылар.
– Карале, Тимер балыкны сөйрәп чыгара алырдыр ич? – диде Чаныш. – Ләмнән майда шуган шикелле булыр.
Кадрәк ризалашып баш какты.
– Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле, – диде ул. – Тартмый ни!
Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде. Чаныш аны, тарттырганда, балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде. Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен онытмаган. Онытмаган дип... аларны, ипи кискән яки чалгы белән печән чапкан шикелле, гап-гади бер шөгыль белән генә бәйли иде.
Алар балыкны арканлаган арада, ат, чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте, балыкка, койрыгының кыймылдавына, аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды.
Чаныш аркан очын арба кендеге тишегеннән үткәреп бәйләде дә, дилбегәне кулына алгач, иренен бөрештереп, атка сак кына чөңгерде:
– Пчо, Тимер! Пчо, әйдә!
Ат киң итеп алга атлады. Тоягы астында ләм чапылдады. Аркан сузылды, бөтен буена әйләнгәләп тартылды, йөк авырлыгыннан киерелде. Бу киерелү башта атның күкрәгенә, аннары алгы аякларына күчте; тәне артка таба сузылды, сырты киңәйде, алгы аяклары – алга, арткылары артка каерылды. Ат башыннан койрыгына кадәр киерелде. Янга авыша-нитә күрмәсен дип, Кадрәк уң яктан балык койрыгының югарыгы сөягенә ябышты.
– Пчо, малкай! Пчо!
Атның киңәйгән борын тишекләреннән эчке көчәнү сулышы бәреп чыкты. Әмма балык урыныннан кузгалмады. Ат ышанычын югалтты. Башын игән һәм вак кына калтыранган көйгә, ул үзенең киерелгән аякларын бушатмый басып торды. Үзен көчсез, эшкә ярамаслык карт итеп тойды. Моның белән килешәсе килмәгәндәй, тагын бер көчәнде, тик муенында әллә кайчан камыт сукканнан калган җөйләренең авыртуыннан һәм хәлсез буыннарының коры шыртлавыннан кала һични тоймады. Аның каравы ул үзен артка таба тарткан көчне тойды һәм калган бөтен гайрәте белән шуңа карышырга мәҗбүр булды, ләкин шундук моның файдасызлыгын сизенде.
Койрыгын сулга каерып, аны шулай балык артка таба сөйри иде. Арба алдының тәгәрмәчләре үзле ләмнән күтәрелде дә чайкалып тора башлады. Аркан чыдамас, менә-менә шартлап өзелер кебек иде; күрәсең, майланган булгангадыр инде, нык торды.
Аягына терәлеп, Кадрәк балыкның койрыгын үзенә таба тартып турыларга теләде, ләкин күн итекләре ләмдә тотнак тапмыйча, ялтыравыклы эз калдырып, үлән тамырларын шәрәләндереп шуды да шуды. Балыкның койрыгы җәя булып бөгелде. Аның көтмәгәндә бушавыннан һәм Кадрәкне чөеп атудан шикләнеп, Чаныш атны тизрәк арткарак чигендерергә теләде. Әмма ат тамырлары шартлап өзелерлек рәвештә көчәнеп киерелгән. Тешләре ыржайган, ирен арасыннан куе сары күбек сузылып чыккан, яңагындагы һәм корсагындагы кан тамырлары бүртенгән, муены тирләп каралган, аяклары калтырана иде.
Чаныш югарыга, кояш үтәли яктырткан сирәк болытларга күтәрелеп карады. Аңа үзләрен кемдер өстән күзәтеп торадыр шикелле тоелды. Аннары ул шуннан, кеше ышанмастай югарылыктан карагандай, аска, аяк астына текәлде. Әйтерсең лә монда, җирдә, аның белән Кадрәк басып тормый, балык белән ат тартышмый, бәлки ниндидер билгесез затлар кирәкмәс эш белән шөгыльләнәләр кебек иде. Ул карашы белән шул ук биеклектән җиргә якыная һәм үзен, Кадрәкне, балыкны, атны – бәләкәй, көчсез җан ияләрен таный башлады шикелле.
Балык үз койрыгын кайтарырга кереште. Бу юлы инде Кадрәк койрыкны үзеннән этеп каршы торды. Әгәр хәзер балык, койрыгын айкап, Кадрәкне ләмгә китереп сыласа, аны тере килеш һичкем кубарып алалмаслыгын ул белә иде. Аның күн итек табаннары элеккеге шома эз буенча кирегә шуа иде инде.
Ә балык үз көчен күрсәтергә теләмәде: койрыгын әкрен генә, тыныч кына турайтты. Ат ике адым артка чикте. Аркан асылынып ләмгә буялмасын дигәндәй ашыкмый, кабаланмый гына чикте. Аннары туктады, яшьле керфекләрен какты, тәртә башы ирек биргәнчә, балыкка каерылып карады, гаҗәпсенгәндәй пошкырып куйды, аннары, бушанып калып, башын иде. Элеккеге көче юк, авыр йөк аты дигән даны аңа хыянәт итте. Бүгенге акылы да ярдәмче түгел икән инде. Аркан шәлперәеп асылынып төште.
Маңгаендагы тирне сөрткән атлы кыланып, Чаныш күзен кулы белән каплады, якты дөньядан яшерде, бармаклары арасыннан Кадрәккә карап алды. Кадрәк балыкка суккалады, гүя аны тынычландыра, юата иде.
Чаныш аның балыкка:
– Зур балык, син нигә дип карышасың, ә? Аңлыйсыңмы, без сине олы суга җибәрергә телибез ләбаса, җүләр. Син безгә булыш, булыш, – дип сөйләнгәнен ишетте.
– Балык артка таба йөзә алмый шул, менә хикмәт нидә, – диде Чаныш. Аның атны яклыйсы, аклыйсы килде. – Җитмәсә, авышлык зур. Корсак канатының баскыч ташына терәлүе дә ихтимал. Шуңа якорьдагы шикелле тора да инде ул. Ә баш ягыннан Тимер аны тәгаен тарта ала. Беләсеңме нигә?
Кадрәк аркан төенен чиште, Чаныш каршы килмәде.
– Сиңайтәм, нигә икәнен беләсеңме? Алдый дип уйлыйсыңмы? Мин дөресен әйтәм. Ник дигәндә, ялганлый белмим, – диде Чаныш. Аның атка ышанганын раслыйсы килә иде. – Хикмәт балыкны якорь сымак тоткан ниндидер канатта түгел. Атка балыкның тәңкәләре комачаулый. Алар ләмне сука төрәне сыман сөреп бара, күрәсең. Сука булган җирдә трактор кирәк. Аңладыңмы, Кадрәк? Безгә трактор кирәк, белдеңме? Күр дә тор, трактор белән без аны мелләле сөйрәтәбез. Күз ачып йомганчы. – Ул үз сүзләре белән канатланып, пиджагын җилпәзәк ачып салды.
Ул бу сергә төшенүенә шатланды. Атны чөңгереп, үләнле җиргә куалады. Трактор хакында әйткәндә атны кыерсытуын, аны, шиксез, картлыкка хөкем итүен аңлады. Тик атка хыянәт итүче кеше ул түгел бугай ла, тормыш үзе шундый карар чыгарды бит. Бөтен нәрсә кулыңнан килгәндә, тормыш – иң ышанычлы нәрсә. Ә көчсез калсаң, ул сине бик түбәнгә төртеп төшерә.
Ни генә булмасын, балыкны көчле техникасыз гына сөйрәп чыгару кулдан килмәс. Авылга кайтырга, идарәгә кереп, трактор сорарга туры килер. Аның ике картка нигә кирәген әйтсәң, гозереңне кире кагулары да ихтимал әле. Чәчү вакыты. Иң әүвәл синең яныңа шундый зур балык йөзеп килгәненә ышанмаслар. Ышанган сурәттә дә, аны кире җибәрергә һичкем ризалашмас. Тотылган балыкны кире җибәрәләрмени дип көләрләр генә. Ихласлыгыңа ышанмаслар. Эләккән балыклар үлемгә дучар, башкача булалмый. Бу гаеп эш түгел, менә нәрсә ихлас санала, менә ни хак исәпләнелә. Кешеләр, нигәдер, шулай яши. Кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып кала бирә.
Әйе, ни генә булмасын, трактор хаҗәт. Барысы да элеккечә калыр, тик ул балыкны суга җибәрер өчен тырышлыгын кызганмас. Ярый, аны шайтан да ышанмаслык нәрсә уйлап чыгарган җиңел акыллы карт дисәләр диярләр, мәгәр ул балыкны суга җибәрәчәк, әйе. Бу нәрсә кешеләргә кирәк түгел, кешеләр алай итми. Бу нәрсә агачлар белән ташларга, су белән һавага, җир белән кояшка кирәк. Хәер, алар берни белми. Ярый, һәрнәрсә үзгәрешсез, элекке көенчә – кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып калсын. Ул балыкны коткарачак. Тик корыч аргамак кирәк.
– Киттек, Кадрәк. Арбаның артын күтәреп куярга булышырсың. Мин авылдан трактор апкиләм, – диде Чаныш, дилбегәне тартып чөңгерде.
Ат арыган-талчыккан сурәттә урыныннан кузгалды. Кадрәк арттан иярде.
– Ә мин нишлим? – дип сорады ул.
– Балык янында кал. Каргалар күтәреп китә күрмәсен үзен.
– Андый каргалар буламыни? Көлмәле, әти!
– Көлмим. Моның ише зур балык булган дөньяда аны күтәреп апкитәрдәй каргалар булуы да бик ихтимал.
– Мин хәзер каргалар куарга гына ярыймдыр шул инде.
– Кемдер карга да куарга тиеш, – диде Чаныш, кояшка карап. Кояшның үзенә караганда ул андагы тапларны ачыграк күрә иде.
Чаныш артка борылып карады. Балыкның койрыгы янтайган. Чыннан да, җилсез һавада шәлперәйгән җилкәнмени. Җил юк. Шулай да елга суын вак дулкыннар шадралаткан. Су яктырып тора. Уйланып утыручы кешенең маңгае диярсең. Судагы дулкыннар уйлы кешенең маңгай сырларын хәтерләтә.
Алар арба артын күтәреп, кендекне кигерткән арада, сыерчык, атка кунып, тагын бер чеметем ябага йоны йолкып китте, бүтән күренмәс булды.
– Чәй эчеп алмыйбызмы соң? – дип сорады Кадрәк.
Җавап урынына Чаныш:
– Мылтык алып чык, – диде. – Балык күтәрерлек каргалар синең чал сакалыңнан гына курыкмаслар, шәт.
– Кирәксә корырмын. Миңа мылтыкка күнегәсе түгел.
– Әйе, без аны күп тоттык шул, улым. Бу дөньяның ирләргә мылтык тоттырмый калдырганы юк әле... Капчыклар җитмәсә, балыкка юрган ябарсың. Суны мул сип, мул!
– Ярый, сибәрмен.
– Мин кузгалыйм, булмаса. Пчо, Тимер! – диде Чаныш, атка чөңгереп.
Үр кашыннан алдагы үрләр, үзәннәр, утыртылган урман тасмалары, ерганаклар, елга аръягындагы офыкка тоташкан киңлек ачылды. Умарталык юлы ярты чакрым тирәсе елгага янәшә, аның агымына каршы, сары чәчәк аткан кыргый сәрви агачлары һәм кар көртләрен хәтерләткән шау чәчәкле шомыртлар буенча барды. Турыга да суктырып булыр иде. Моннан ерак түгел, алар авылыннан күрше удмурт авылына юл бар. Ләкин ул тузанлы һәм каты. Тигез дә түгел, арбаны калтырата. Умарталыкның йомшак, өч сукмаклы юлыннан баруы атка җиңелрәк. Ике авыл арасындагы юл арырак әйләнеш ясый, шуңа өстәп, нәкъ яртысы чамасында үргә каршы.
Аягын үрәчәдән салындырып, Чаныш йөзен агачлар арасыннан пыяладай чагылып-чагылып киткәләгән елга ягына куеп барды. Авылга борылыш ясар алдыннан, сәрви һәм шомырт агачлары артта калды дигәндә, ачык кыр башланды, ерак үрдән сузылып төшкән асфальт юл ачылды. Шоссе, бормаланып, киң үзәнгә сузылып керә, бераздан Чаныш аны аркылы кистереп чыгачак.
Шоссеның соңгы борылышында Чаныш берничә автомашина төшеп килгәнне күрде. Колоннаның яртысы юлдан яшел кырга чыгып, калган яртысы аның артыннан, чиратлашып, шулай ук юл читенә төшә башлады.
Чаныш илтифатсыз гына: «Нефтьчеләрдер», – дип уйлап куйды. Аларның эшләренә күпчелек очракта исе китмәсә дә, вакыт-вакыт елыйсылары килә. Бигрәк тә алар басуларның тишелеп чыккан чәчүлекләрен, өлгергән игеннәрен ерта-ерта траншеялар, канаулар казыганда. Әйтерсең закон аларга «нипачум». Бозылган җирләр өчен колхоз-совхозларга тиешлесен түлиләр дә күздән гаип булалар. Чокырларга җыелган нефтьне ягуларын Чаныш бигрәк тә өнәми. Корымлы кара төтене бал кортларын куркыта, аларның ис тоюларын киметә, бал ташый торган юнәлешләреннән адаштыра. Нефть корымы, нефть көле чәчәкләргә куна, аны нинди яңгырлар да озак вакыт юдыра алмый.
Ә бу юлы яшел басу төсендәге бер үк төрле машиналарның хәрәкәте картны борчый калды. Иң арттагы машина юл читенә төшү белән, алдагысы шундук туктады. Колонна янәшәсендә бик күп кешеләр пәйда булды. Ыгы-зыгыланмадылар, буталышмадылар. Хәрәкәтләре төгәл, бер үк төрле. Кешеләре дә бер үк төрле. Күзгә ерак булса да, Чаныш аларның солдатлар икәнен аңлады. Моны белгәч, картның кызыксынуы кимеде. «Ә-ә, сугыш уены уйныйлардыр, күрәсең», – диде ул үз-үзенә. Солдатлар машиналар янәшәсендә, йөзләре белән елгага карап тезелделәр, аннары, кыл урталай бүленеп, капма-каршы якка киттеләр. Арттагы солдатлар йөз-йөз илле метрлар үткәч туктый һәм туктаган урыннарында кала бардылар. «Кырны әйләндереп алалар бугай», – дип уйлады карт. Шунда колонна уртасыннан бәләкәй һәм елгыр машина килеп чыкты да көзлек буенча елгага таба элдерде. Ә анда, елга ярында, нәкъ юл буендагы машиналар төсле үк өч машина тора. Аларын Чаныш иртән, умарталыкка барышлый ук күргән, Кадрәккә дә күрсәткән иде. Һаман да шул җене сөймәгән нефтьчеләргә санап инде. Хәерлегә каршы, бу юлы ялгышкан. Бактың исә, хәрби уен. «Ярый, кирәк икән, уйнасыннар. Бу да – эш», – дип тынычланды ул. Көзлекне таптауларын гына ошатмады. Түземсезләнеп дилбегәне какты: «Әйдә, малкай, үшәнләнмә әле!» Ат юыртып китте: тояклары җиргә авыр ята, сырты талгын гына чайкала. Арткы сул көпчәк какшаган, аның эзе кыйгач-мыйгач булып калды.
Бүген юл озын тоелды. Картның моңарчы алай ашыгып йөргәне юк югын. Ул ашыктырган һәрнәрсә артта калган инде, хәзер алар үзләре аның артыннан кусыннар. Әнә ялгыз агачлар, юлның борылмалары, юл читендә онытылыпмы, кемдер ташлапмы калдырган тимер тырма, басулар арасындагы ызан, былтыргы салам эскертләре, телеграм баганалары – һәммәсе аның каршысына таба килми, ә зур бер әйләнеш буенча аның тирәли хәрәкәтләнә кебек. Ул караш кына иңләрдәй киңлекнең кыл уртасында барды да барды, әле иңкүлеккә төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны, арбаны, атны кояш астына элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Солдатлар күздән югалды инде. Әле ярый ике авыл арасындагы юлга төшмәде. Югыйсә аларны күрми каласы икән. Ә трактор шул юлдан гына килә ала, димәк, трактор йөртүче аларны күрми калыр. Шулай яхшырак, эш ашыгыч, илтифат итеп, вакытны әрәмгә җибәрмәс. Балык көтә, аны коткарасы бар. Әлегә Солтанның килеп чыкмавы гына кызганыч. Ярый, озакламас.
Чаныш уй уйламады. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын, чикерткәләр зыңын, тургай сайравын тыңлады.
Олы юлда тузан заты юк. Ә Чаныш юл тузанында, яр комында, буразна туфрагында, чыклы үләндә үз эзен калдырып йөрергә яратып яшәде. Кешеләр эз калган җирдән барырга күнеккән. Белмиләр диярсең: башкалар эзеннән барганда, һични тапмыйсың, чөнки эзләмисең. Чаныш юл тузанында үткән еллар мәгънәсен, яр комында мәңгелек хәрәкәт бәрәкәтен, буразна туфрагында җан азыгын, чыклы үләннәр арасында меңнәрчә кояш таба иде.
Ә бүген Чаныш үзе күкләр астындагы, олы юл өстендәге тузан бөртеге булып кына калган шикелле.
VIII
Кабер эченә юл, ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел, авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш – бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк. Ниятләрен үтәмәстәй чигенергә кызыксыну ирек бирмәде. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын. Аркалары кояш җылысын сизмәс булды. Тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү тотып торды. Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде.
Ком һәм ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан, зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның:
– Монда полковничек, монда! – дигән тавышы ишетелде.
Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма, кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча:
– Китсәнә! – дип җавап бирде.
– Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез – монда табут та бар икән!
Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени! Беренче тапкыр монда карап та, икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты. Әнә башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан. Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды. Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да, табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган...
– Нәкъ әби сөйләгәнчә! – диде Степан. – Шул табут бу, шул... Ә монда берәү кергән инде. Башымны кисәргә бирәм – кергән.
– Каян беләсең? «Мин монда булдым» дип язып калдырганмы әллә?
– Ә бу чибәркәй үзе кереп ятмаган ич инде! – диде Степан, таш идәндәге баш сөягенә ияген кагып. – Аны полковниктан соң иңдергәннәр. Бер вакытта күмсәләр, монысының да табуты булыр иде... –
Шунда ул, тавышын көчәйтеп: – Господин полковник! Сержант Степан Масленников без вашего вызова прибыл! По твоей душе соскучился, с-сука... Тор! Каршы ал! – дип кычкырды.
Солтанның хәтерендә китапка язылган сүзләр кыймылдашты да, мәгънәсенә карап, үз урыннарына тезелештеләр: «Мин Сингапур сазлыкларында маляриядән үлеп калдым...», «Ул, чыннан да, теге дөньяда булган, ләкин ялгызлыкны күтәрә алмыйча, кире әйләнеп кайткан иде. Ул полковник Хосе Аркадио Буэндио янына әйләнеп кайтты, чөнки Мелькиадесның җаны тере кешеләрне сагынган иде...»*
«Ә Степанның җаны үлеләрне сагынган, күрәсең...» – дип уйлады егет.
Ул чигенде, күзен йомып кояшка карады. Күзеннән кабер караңгылыгын кысып чыгарасы килде кебек. Аермачык итеп, үзенең кабергә мүкәләп кереп киткәнен күз алдына китерде. Шундук артыннан кемдер тишекне томалый да башлады сыман. Кирпечләре яңа, измәсе иң нык цементтан. Соңгы кирпеч кояшны каплар алдыннан, аңа гүя бер шешә сөт белән бер телем ипи сузарга өлгерделәр. Менә стенага соңгы таш салынды. Ә каберне караңгылык басмады: аны, неон лампасы кебек, сөтле шешә яктыртып тора сыман. Ул салкын шешәне җылы күкрәгенә кысты. Салкын стаканга кайнар су салгандагы шикелле, шешә чатнап китте, һәм Солтанның тәне буенча суык сөт акты. Тик сөт, нигәдер, кан төсендә – кып-кызыл иде.
– Мыштырдама инде, кер, – дип кычкырды Степан, тик үзе тышка сузылды һәм: – Ә, юк, керми тор, – дип, тишектән җиргә төште.
– Котың ботыңа җиттеме? Шулай, йөрмә тере килеш каберләрдә. Өлгерерсең әле.
– Шүрләп чыкмадым мин. Чукынып китим, ул табут пианино кадәр бар. Вәгъдә – иман. Полковникка барыбер егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтми калмыйм.
Степан шулай сөйли-сөйли тишекне зурайтты. Бер-бер артлы эчкә керделәр. Бер мәлгә караңгылык сукырайткан Солтан склепның кирпеч белән түшәлгән идәненә аяк басты. Кызыксынып, тиз-тиз каранды, һич тә алай кабердә кебек түгел болай. Тишек турысындагы кирпеч ватыкларын исәпкә алмаганда, монда чиста. Ниндидер гадәти подвалга кергән ише генә. Солтанның гүргә мәет иңдергәне бар: анда, баш өсте ачык торса да, күпкә шомлырак була иде.
Уртада басып торырлык. Гөмбәзгә баш тимәс өчен, бераз иелергә генә кирәк. Эңгер-меңгердә түшәм белән стеналар ачык күренми, тишектән бәреп торган яктылык комачаулый. Әкренләп күз ияләште. Идәндәге кием-салым калдыклары астында беленеп яткан сөякләр аша атлап, табут янына бастылар. Ул, дөрестән дә, кара пианиноны хәтерләтә, өстенә юка тузан эшләпәсе кунган, уртасы буйдан-буйга күп урыннан череп, асылынып төшкән кара хәтфә белән каймаланган, капкачына бакыр тәре беркетелгән, почмаклары саен җиз бизәкләр. Табут зиннәтле, хәтта матур һәм игътибарны җәлеп итәрлек.
Солтан үзләрен читтән күзәткәндәй булды. Суйган да каплаган Мөнкир белән Нәкир*. Бил тиңентен шәрәләр, тазалар, гайрәтлеләр. Аркаларында фәрештә канатлары гына юк.
Әмма ният һәм шөгыльләренең башыннан ук яхшылык кылу хисе аларга хыянәт итте. Полковникның үткәне аларга әшәкелеге, явызлыгы ягыннан гына билгеле. Алар хәзер тереләр һәм үлеләр дөньясы очрашуы, тыелган чикне атлап чыгып, үзләрен зур гөнаһка – бар кешелек кануннарында вәхшилек дип аталган, ә гади генә итеп әйткәндә, явызлыкка дучар итүләрен уйламадылар...
Табутны баш-баштан күтәреп карадылар. Ул авыр иде. Аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Черегән сөякләр һәм кипкән табут болай авыр булырга тиеш түгел бит! Әле генә төшереп куйганнармыни! Таш тутырмаганнардыр лабаса?
Гаҗәп: икесе дә бертөсле уйлаганнар икән. Сүз куешкандай, яктылык төшкән яктан капкачы белән яткычы арасын тикшерделәр. Алар какканнан соң кузгатылмаган, тыгыз беркетелгән иде.
– С богом! – диде Степан һәм табутны, баш ягыннан күтәреп, тишеккә каршы бора башлады.
Солтан аяк башына тотынды. Борылырга ара җитәме-юкмы икәнен уйламаганнар иде. Табутның аяк башын почмакка этеп терәгәч, баш ягын күтәрә төшкәч кенә тишеккә туры китерделәр.
– Син чык, – диде Степан, – ә мин күтәрермен. Син кабул итәрсең, мин арттан этәрмен.
Тишеккә иелгәч, Солтан озак авырудан соң һавага чыккан һәм үзенең көчсезлегеннән шәүлә булып күренүеннән оялган кеше шикелле әллә нишләп китте. Кеше авырып ятамы, үләме, дөнья бөтен, тулы кала, үзгәрми. Шуның шикелле, Солтан үзенең анда – тышкы дөньяда – бөтенләй хаҗәт булмавы ихтималын уйлап алды. Куркып, ул үзе басып торган кабер дөньясының һәм тышкы дөньяның бер генә мизгелгә аерып булмастай рәвештә кушылуларын, шәүлә генә төсле булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә генә тиңдер?
Якты ярда кара күмер белән каймаланган учак сүнәр-сүнмәс калтырана; таш өстендә ике стакан, бер учма яшел суган кыягы, көрән ипи; бөтен буе белән җирне кочаклап, агач тәре ята; ара-тирә челтәр савыттагы балыклар кузгалышып куя... Елганың акканы сизелми диярлек. Фәкать ялгыз сары күбәләк кунган бер ботакның хәрәкәте генә суның акканын белгертә.
Солтан: «Минем тишектән карап торуым тыштан ничек күренә икән?» – дип уйлады. Гүя ахырзаманга җиткән дә, әллә кайчан үлгән вакытыннан уянып, кабереннән кубып чыгышы!
Ул тышка чыкты. Табут очын көч-хәл белән тишеккә күтәрделәр. Баш ягын төшерергә бау кирәк булды, ул аны көймәдән алып килеп эчкә сузды.
– Төшердек! – дип боерды Степан.
– Кушсалар, һич маташмас идек, ә? – диде Солтан һәм, тезләре калтыравын басар өчен, табутка утырды.
Кара табут үзе дә, кабер караңгылыгыннан арынып һәм вакыт авырлыгыннан алҗып, хәл ала кебек иде. Ул, чыннан да, кешеләрне куркыта торган мәетләр дөньясының кара бер кисәге иде.
– Юынасы иде, – диде Солтан һәм таркау гына кыяфәттә елгага таба атлады.
Степан да юынды.
Эндәшмәделәр.
Аннары, читкә өргәләп һәм ухылдап, әзрәк аракы эчтеләр, кабымлык каптылар, тәмәке тартып алдылар.
Шуннан соң Степан, сак кыланырга тырышып, табутның капкачын каерды. Аны ниндидер куркыныч нәрсә янавы ихтималыннан шикләнгән һәм, кирәк калса, качып өлгерергә әзерләнгән шикелле, икәүләп ачтылар. Икесе дә бер-берсенең карашлары белән очрашырга теләмәү, табут эчендә ачылачак өшеткеч күренешне карарга чиркану хисе кичерделәр.
Ә кара капкач астында тагын бер тонык капкач күренде. Анысы калай. Уртасы сыгылган, йөзендә батынкы эзләр бар. Ул кара кургаш булып чыкты.
– У-у, мамонт калдыгы! – диде Степан тамак төбе белән. – Төренгән дә соң! Дүрт кат броня астына качкан – җир, кирпеч склеп, агач табут һәм кургаш астына!
Ул кургаш капкачны буйдан-буйга балта белән кайтарып чыкты.
– Леопольд, выходи! Выходи, подлый трус!* – диде ул, кургаш капкачка суккалап.
Ялган көр тавыш белән Солтан кыланып җавап бирде:
– Ребята, давайте жить дружно...
Степан кургаш капкачны ачып җибәрде. Икесе дә телсез-өнсез карап каттылар. Кызыл җәймәдә хәрби кием кидертелгән мәет ята иде. Кичә генә табутка салынган һәм күмелгән диярсең! Гүя хатынымы, адъютантымы кофе хәстәрләгән арада, бер генә минутка диванга ятып торган җиреннән, үзе дә сизмичә, тирән йокыга чумган, ләкин телефон зуммеры чыңлауга ук сикереп торырдай уяу калган!
Аны ялгыш уятудан курыккан шикелле, Солтан артка чигенде. Әйтерсең лә ул аның янына искәрмәстән килеп кергән дә, йоклаганын күреп, өстәвенә керфекләренең чак кына кагуын шәйләп, вакытсыз борчуына уңайсызланган. Степан кургаш капкач белән мәшгуль иде әле. Ул иелгән җиреннән башын янтайтып Солтанга, аның агарып калган йөзенә, аннары табутка карады, шаккатып, ямьсез сүгенеп куйды.
Икесе дә тораташтай аңсыз, җансыз кебек иде.
Мәет тере шикелле иде! Ниндидер кодрәт белән торып утырыр сыман. Аның борын очына ак күбәләк килеп кунды. Мәет кытыклауга түзмәс, тирән сулыш алып һәм борын яфракларын киереп төчкерер дә уңайсызланып елмаер, авыз-борынын угалап, «Прошу прощения, господа!» дияр.
Аптыраудан, сәерсенүдән айнып җитмәгән Степан әлеге күбәләкне куды:
– Көш, көш! – диде ул коры тавыш белән. Тегенең тыныч йокысын сакларга куелганмыни.
Суга төшкән тимер акчаның төпкә тонуы кебек, күбәләк кыек-мыек очып китте.
Мәет, рухның үлем алдындагы өстенлеген тәкәббер һәм мыскыллы рәвештә раслаган сыман, үзенең үлгәннән соң да тере калганлыгын белеп ята иде шикелле. Балавыздай саргылт чыраена коңгырт таплар чыккан, чәче кап-кара, маңгае киң, нык ияге аның кайчандыр көчле ихтыярлы булганын белгертә. Тузан бөртеге дә кунмаган яшькелт кителе, көмеш погоннары, аеруча күкрәгендәге дүрт Георгий тәресе мәеткә карата хөрмәт, олылау, аяу таләп итә иде кебек. Бу таләп аннан кычкырып тормаса да, полковник белән егетләр арасында ниндидер дәрәҗәгә буйсыну кирәклеге сорала сыман. Буйсынасыңмы-юкмы, бу мәетнең ымына, ишарәсенә, сүзенә бәйле кебек иде!
Чынлык хисеннән мәхрүм калып һәм үз куркуларыннан оялып, дуслар ачык табут алдында тәмам югалып басып тордылар. Алар үзләренең җиңеп булмастай курку тамашачылары һәм үзләре үк китереп чыгарган тамашаның катнашучылары икәнлекләрен тойдылар. Фикер йөртүләренә караганда җитезрәк булган хәтер тойгысы белән алар үлем һәм теге дөньядан әйләнеп кайту ихтималына ышана калдылар. Күрәсең, кешене әйләнеп торган су чоңгылы шикелле суырып алучы ниндидер бер үзәк бар, һәм анда үткәннәрдә ни булганның, киләчәктә ни буласының һәммәсе аермачык күренеп торадыр.
Шул ук вакытта үлеләр дөньясының мәңгелек икәнлеген Солтан белән Степан гына тойдымы соң? Нәкъ шушы мизгелдә полковник тереләр дөньясының фанилыгын тоеп кына түгел, бәлки белеп үк ятадыр? Кояш җылысы белән эретелгән һаваны, сүнеп яткан учак, кошлар сайравы, аяк астындагы ком-ташлар, елганың болганчык суы, чәчәкләр исен бер үк дәрәҗәдә тереләр генә түгел, бәлки үлеләр дә тоядыр? Гәрчә полковник Кулунчаковның гәүдәсе чынбарлыкны тормыш мәгънәсен аңлатучы төшенчәләр ярдәмендә кабул итә алмаса да, Солтан белән Степан аның хакында үзләренә хас булган бөтен хис-кичерешләре ярдәмендә уйладылар бит. Шулай булгач, аның рухы моны сизеп тормыймы һәм яшәвен дәвам иткән кебек түгелме икән?
Әлбәттә, һәркайсы үзалдына тойган бу кичерешләр аларның аңында төгәл бер фикер рәвешен алып өлгермәде. Алар кичергән нәрсә бер мизгеллек кенә иде. Тоташ фикергә төйнәлгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенер өчен, аларга мең ел да җитмәс иде шикелле. Чөнки егетләр белән полковник Кулунчаков гәүдәсе арасында – җитмеш еллык вакыт белән чикләнгән яшәү белән үлем. Суык – җылыта, кара – агарта, караңгылык яктырта алмаган кебек, яшәү белән үлем арасын теләк яисә фикер ярдәмендә генә үтү мөмкин түгел. Вакыт черүе тимәгән, һәм караңгылыктан куптарып чыгарылган мәет үткән белән киләчәк, яшәү белән үлем арасын челпәрәмә китереп ватты. Әгәр дә полковник ниндидер могҗиза кодрәте белән җанланып, табутыннан җиргә чыгып басса һәм, күкрәгендәге тәреләрне чыңлата-чыңлата, үзалдына уйланып яисә ниндидер көй сызгыра-сызгыра елга яры буенча китеп барса, Солтан да, Степан да ул җимергән дөньяны төзәтерлек, ул бутаган вакытны тигез агышына кайтарырлык сүз таба алмаслар, киресенчә, телдән дә язарлар шикелле.
Степан, кылган гамәленә һич тә үкенмәгәнен белгертәсе, куркыныч күренештән арынасы килгәнне сиздереп, телгә килде:
– Үлгән кебек йоклый, – диде ул.
Солтан аны:
– Юк, тере кебек уяу, – дип төзәтте.
– Тереләр белән үлеләр белгече шушы инде – полковник! Күпме кешене теге дөньяга озаткан да, исән калдылармы икән дип, алар артыннан инспекция ясарга киткән. Әбинең сөйләгәне искә төште: нәкъ Февраль революциясе көнне ул сигез большевикны аттырган. Шуларның берсе беләсеңме кем булган? Моның утарында управляющий булып торган бер татарның малае!
– Соң ул татар минем дәү бабайның атасы ич инде! Чаныш бабайның атасы! Бу полковник минем бабайны аттырган булып чыга түгелме соң?! Моны миңа әти дә сөйләгән иде...
Степан кычкырып көлеп җибәрде. Башта тыелып, ялгыш кытыкланган шикелле генә, аннары бөтен яр буен яңгыратып. Чырае салкында кабарынган кызылтүштәй кызарынып бүртенде. Үзе көлә, ә йөзе хәрәкәтсез, җансыз, тиресе киерелеп тартылган, ә зәп-зәңгәр күзе ачу чәчә. Көлүе күбрәк мыскыллауга тартым. Гүя ул полковникның тере кебек ятуына шулай мыскылланган, хурланган.
– Ну, яшьти! – диде ул. – Бәхетле кеше син!
– Бәхетле? Нәрсәне әйтәсең?
– Соң хәзер Чаныш картны чакырабыз. Кадрәк бабайны да. Күрсеннәр! Безнең БМПга гранатомёттан аткан дошманны каршыма куйсыннар иде әле! Хет тере, хет үле килеш...
– Нигә син минем бабайларны үлмәс борын кабергә кертмәкче буласың әле?
– Полковниктан куркып, йөрәкләре ярылыр дисеңмени?
– Полковниктан түгел, синең белән миннән куркып, туган.
– Бездән?
– Бездән. Тик торганда кабер актарган кешеләр мәетләргә караганда да куркынычрак түгелмени, Степан?
Степан дәшмәде. Йөзе сагайды. Инде ул көлми, очкылык тоткандагы сыман сулкылдап кына ала. Шуны басарга теләгәндәй, ташка утырды, калтыранган кулы белән аракы салып эчте, тагын салып, Солтанга сузды:
– Эч.
Солтан кире какты. Саруы кайный иде. Эчсә, укшытыр сыман.
– Соңыннан, – диде ул.
Степан, ярсып, урыныннан купты.
– Кайчан ул соңыннан, кайчан?! Шушының кебек, мәңгелеккә командировкага киткәчме? Ярый, үзеңә кара. Миңа бу полковник та җиткән. Шулаймы, полковник? – дигәч, ул, стаканны мәеткә тоттырырга теләп, кителенең җиңеннән тарткан иде, материя ертылып китте. Аның кулы тәненә ябышкандай каткан иде, кымшанмады да. Степанның бирешәсе килмәде. Нидер чамалап торды. Ул үлгәннәргә мәрхәмәттән, вөҗдан газабыннан ваз кичкән кебек иде. Бөтен кыяфәте киеренке, бөкре кешенеке шикелле. Һичнинди өн-тавыш ишетми диярсең. Фәкать эчке тавышына гына колак салган, шуңа гына буйсына.
Менә ул агач тәрене сөйрәп китерде, ярга сөяп куйды. Көтелмәгән кунак килеп төшкәч югалып калган, ләкин моны сиздерергә теләмәгән хуҗа сыман, нишләргә кирәген онытты, кабаланды, ашыкты.
– Булыш әле, – диде ул Солтанга.
– Нишлибез? – дип сорады Солтан, ризасыз рәвештә.
– Каретасыннан чыгарып бастырыйк әле. Аннары күз күрер.
Алар башлаган эшләрен дәвам иттеләр. Чигенә алмыйлар иде инде. Әйтерсең лә кемдер аларга яманлык эшләргә боерган да шуны киләчәктә яхшылык дип язарга вәгъдә биргән.
Мәетне, табутыннан торгызып, тәрегә сөяделәр. Полковник Кулунчаковның күзе йомык, кулын күкрәгенә кушырган. Ул нидер ялварган яисә ни өчендер кичерү сораган кебек. Бер адым алга атлар да тезенә чүгәр сыман. Аны Степан шундый итеп күрде.
Ә Солтанга ул башкача тәэсир итте. Полковникның кыяфәте авыр яраланган, ләкин бирешмәгән, аягында баскан килеш үләр өчен соңгы тапкыр алга омтылган солдатны хәтерләтте. Күтәреп аягына бастырганда, кайбер урыннарда ертылган кителе бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде. Уң чигәсендә чак күренерлек яра эзе...
– О! О! Калай әтәч! – диде Степан, туры аңа карап.
– Нигә алай дисең?
– Хәзер менә шулай үзе аттырган большевиклар алдында торса иде ул. Курыккан. Чигәсенә бер пуля – һәм мәңгелек тынычлык алган. Тик осечка, парин!
– Осечка? Үлгән ләбаса?
– Осечка шул. Теге чакта большевиклар хөкеменнән котылып калган, тик дөньяга без киләсен исәпкә алмаган.
Аракы шешәсе алып килеп, Степан мәетнең кушырылган кулына кыстырды. Ул гына түгел, бармакларын каерып, учына стакан тыкты да аңа аракы салды, үзе дә стаканын күтәрде.
– Честь имею, полковник! – диде ул. – Синең исәнлегең шәрәфенә! – һәм, аның стаканы белән чәкәштереп, эчеп җибәрмәкче иде дә, тыелып калды, эчемлекне, селтәнеп, мәетнең йөзенә сипте.
Солтанның каны боз булып туңды диярсең. Аңа кинәт үзләренә кемдер карап тора кебек тоелды. Ул артка, ян-якка борылып каранды. Яр буенда алар икесе генә. Үр дә буш. Шулай да ул үзенә бораулап төбәлгән караштан арына алмады. Алда чиркәү, зират, артта елга. Ә җаны чит караш белән тулган, борчулы. Каядыр йөгереп китәсе, качасы килде. Сулуы капканчы. Үргә, иң биек төшкә, кояшка якынрак җиргә. Тик аякларын җирдән аера алмас шикелле. Алда шулай ук Галәмдәге «кара тишек» сыман каралып торган склеп. Артта елга, әмма аргы яры йөзеп чыгалмастай ерак. Каршысында – полковник Кулунчаков. Тозакка капканмыни!
Кинәт ул:
– Степан! – дип кычкырды. – Карале!
Җитмеш елның теге ягыннан аларга полковник Кулунчаков төбәп карап тора иде!
IX
...Шәһәрчек ике тапкыр немецлар кулында калды. Кан коюлы алыштан соң менә тагын – икенче тапкыр – русларга күчте.
Төштән соң шәһәр өстеннән немец аэропланы очып үтә. Рус позицияләре аша узганда, аңа барлык кораллардан – башлыча винтовкалардан һәм туплардан – шрапнель белән тәртипсез рәвештә дә, залп белән дә ут ачалар, ә шәһәр турысында ул, үз биләмәсендәге бөркет шикелле, иркенлектә, биектә оча. Кайчагында гына урамнардан, мәйданнан ачулары килгән офицерлар да, солдатлар да шәхси коралларыннан түзмичә атканда, ул читкә янтая, ә бераздан түбәнәеп әйләнеп кайта. Очучысы, үлем белән шаяргандай, башын чыгарып аска карый-карый, кешеләр күбрәк укмашкан урынга бер-ике бомба ташлап китә, туп сөйрәп барган атларга, биналарга зыян сала. Ә кешеләр, бомба төшеп җиткәнче, кайсы кая чәчелергә, посарга өлгерә. Фәкать шәһәрчеккә рус гаскәрләре кергән көнне генә, немец очучысы, бомба ташлап, яралылар белән тулы бөркәүле, ике тәгәрмәчле санитар арбасын туздырып ыргытты. Армиядә аңа каршы чыгарлык самолёт юк иде, ә җирдән яңгыр булып очкан пулялар, шрапнель ярчыклары немец очучысына тими. Әйтерсең лә ул үзе дә, аэропланы да имләнгән. Икенче көн инде шәһәр өстендәге аяз, кояшлы күккә шул немец хуҗа. Аңа алдагы көннәрдәгечә җан ачуы белән карамыйча, игътибар да итми башладылар бугай инде.
Полковник Кулунчаковның эш бүлмәсе калкулыкка урнашкан төрмәнең өченче катында – комендатура бинасының шәһәрчеккә караган почмак ягында. Ул аэропланны бүлмә уртасына басып, аяк очыннан үкчәсенә чайкала-чайкала карап торды. Паркетка кушылып, хром итеге дә шыгырдады, авыр уйлары аңа моны ишетергә ирек бирмәде.
Ул күптән түгел генә армиянең хәрби кыр суды утырышыннан кайтып керде. Адъютанты аңа кайнар кофе ясап керткән иде, әмма ул аңа орынмады. Почмактагы карел каеныннан эшләнгән бюрода коньяк та бар барын. Ул, капитан чыгып киткәч, кофе чынаягын читкәрәк этәреп, шунда юнәлгән иде дә, тәрәзәдән аэропланны абайлап, шулай бүлмә уртасында басып калды һәм ирексездән суд утырышы турында уйланды.
Суд озак бармады – ярты сәгать чамасы. Сигез большевикны хөкем иттеләр. Катгый карар чыгарылды – һәркайсына үлем җәзасы. Ул дезертирлык, талау, шпионлык, үз-үзләренә атып зыян салган өчен чыгарылган күп санлы хөкемнәрдән бер ягы белән дә аерылмады. Россиянең бөтенлеге һәм бүленмәслеге хакына калкан белән кылыч хөкеме карарларын, намусына көч китермичә, полковникның байтак раслаганы бар. Бүген дә ышанычы какшамады. Ни хәл итәсең: сугыш вакытының законнары кырыс. Хаклык монополиясе аның кулында. Кулында гына түгел, йөрәгендә дә. Дәүләт һичкайчан булмаганча ныклы тәртипкә мохтаҗ. Ул тәртип аның – полковникның көчле, каты йодрыгына да бәйле. Идея бөтенлеге таркалган заманда бигрәк тә. Дилбегәне бушатырга ярамый, һәрнәрсәгә курку авызлыгы кидерелергә тиеш. Өстә камчы уйнасын. Тиешсезне уйладыңмы – мә; кылганың яманмы – ал; кыйблаң янтайдымы – законга үпкәләмә. Кешенең табигате бер генә: аңа һаман нидер җитми, ләкин ул куркак та. Ул газап кичерүчеләрне яклыйм дип газапка бара, кайчагында аңа тәүбә итү дә хас, тик бу тышкы яктан гына, ә аның җаны исә үзгәрешсез кала. Хәер, бүген хөкем ителгәннәр башка токымнан. Алар шәхсән үзләренә һични теләмиләр, әмма дөньяга нәрсә җитмәгәнен һәм ни кирәген аермачык беләбез дип саныйлар. Полковник алар хакыйкатенең асылын төптән күрә. Моңарчы да аерым кешеләр патшаларга каршы гына түгел, аллаларга да каршы чыккан. Ә болары андыйларны да уздырмакчы. Алар аңлаганнар һәм җиңәселәренә ышаналар. Полковник бүген ул ышанычның монархия өчен генә түгел, ә үзе өчен дә яшәү яки үлемгә тиң икәнлеген белеп эш итә. Шуңа күрә хөкемнең бердәнбер карарын чыгару авыр һәм озак булмады. Ул сигезнең өчесе күкрәкләренә Георгий тәреләре таккан. Да чёрт с ними! Хөкем белән алардан да мәхрүм ителделәр. Алар ихтыярында булса һәм алар теләгәнчә килеп чыкса, – Ходай сакласын! – полковник та үз тәреләреннән колак кагачак! Ә алар аның күкрәгендә – дүртәү. Аңа, полковник Кулунчаковка, вакытыннан алда соңгы – агач тәре астына кереп ятарга туры килмәгәе. Калганы аңардан тормас.
Ходай аны иң зур тәресен йөртүдән – Государь-императорга һәм Ватанга хезмәт итүдән мәхрүм итмәсен. Бусы Алладан ваз кичүгә тиң. Әйткән бит: «Кто не возьмёт креста своего... тот недостоин Меня»*. Бу тәре авыр, ләкин татлы да.
Ә боларның аллалары да, муллалары да юк. Бактың исә, үзләрен хаклык корбаннары дип уйлыйлардыр, үлемсезлеккә ышаналардыр әле. Юк инде! Аларны шәһәр читендәге таш карьерына алып чыгып атачаклар. Каберләрен дә табарлык булмас. Христос түгелләр: куллары җәелгән киңлек тә, җирдән күтәрелгән һәм гәүдәләре кадакланачак озынлык та, аяк куйгыч аркылы борыстан өстәге биеклек тә – ягъни тәреләре дә булмас. Голгофа кабатланмас, большевик әфәнделәр. Үз хакыйкатегезгә үлемсезлек дәгъвалыйсызмы? Билгесез калырсыз.
Шулай да полковникны үз фикерләренең бөтенлеген ниндидер икеләнү, шикләнү хисе кимерә башлавы тынгысызлый иде. Бу нәрсә аны кофе белән коньяк арасында гына туктатып калмады. Ул нәрсә үзенең эш бүлмәсе уртасында болганып, адашып йөрергә дучар итте. Кайчандыр берәү, Голгофага менеп, үзен хакыйкать корбаны иткән һәм яңадан туачакмын да хөкем итәчәкмен дигән. Ул – ялгыз, ә хөкемен ярты дөнья көтә. Болар исә бүген дә сигез, тик хөкемгә каршы хөкем белән янамыйлар. Шулай да алар үзләрен бөтен дөнья пролетариаты ишетәчәгенә һәм үзләренә иярәчәгенә ышаналар. Нинди тәкәбберлек!
Голгофага менгәне катгый кисәткән: «Мне отмщение, и Аз воздам»*.
Болары янамый, ә тегесе кисәткән...
Үз җанын икеләндергән сәбәпнең нәкъ шушы икәнен ачык сизсә дә, аңы белән шуны кире кага алмавын тою полковникны тинтерәтә, борчый, җавап эзләп, бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә мәҗбүр итә. Аның бу борчуга төкерәсе дә килә: эш күп. Вак-төяге дә, зурысы да.
Тукта!
Полковник үз күңелендә аермачык тавыш ишеткәндәй булды һәм кадаклангандай туктап калды. Эш! Бөтен хикмәт – эштә. Болар да, Христос та үзләрен эш һәм хакыйкать аша яратырга өнди, ә сүз яисә тел белән түгел. Аерма фәкать шунда һәм – зур аерма: Голгофага менгәне үзен яратырга куша, ә болары – үзләренең ышанычларын. Беренчесе үзеңнең якыныңны ярат дигән, ә болары үз-үзеңне, үзеңнең кешелегеңне ярат, хөрмәт ит диләр. Беренчесе сине үзенең колы итәргә теләгән, ә болары кешегә азатлык дәгъвалый.
Полковникны коточкыч моңсулык биләп алды. Аның кемнедер чакырып кертәсе, сөйләшәсе килеп китте.
«Әллә барысын да шайтаныма олактырып, Мария янына китеп барыргамы соң?» – дип уйлады ул. Мария – аның никахсыз хатыны, сердәшчесе, киңәшчесе. Ләкин Мария үзенә караганда да аны – үз ирен ярата бит: шул яратуы хакына ул аңардан башка беркемне күрмәскә, беркемне тыңламаска әзер һәм нәкъ шуңа күрә иренең башкалар турындагы теләсә нинди сүзе, хөкеме белән килешеп, баш кына кагачак. Ни туры да ни кәкре икәнен ул иренең күзенә карагач кына әйтә. Башкача икән, яши алмый, башкача икән, үләргә әзер. Һәрхәлдә, полковникка шулай тоела.
Капитанны чакырып сөйләшсенме соң әллә? Мәгънәсе юк. Эт тугрылыгы белән хезмәт иткән солдафоннан «Чего изволите?» яки «Так точно!»дан гайре ни көтмәк кирәк?
Армия офицерлары арасында полковникның дуслары байтак. Аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар да, ахрысы. Ләкин күбрәк шикләнәләр, хәтта куркалар да бугай. Курку булган җирдә эчкерсезлекне көтмә инде.
Полковник хөкем ителгәннәрнең берәрсен чакыртырга карар кылды. Кемнәр алар? Эчләрендә нинди Иблис ята? Чыннан да, алар, хөкем карарында әйтелгәнчә, немецлар тарафдары, шпионнары түгел ич инде!
Кулунчаков аларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Алласызлар булсалар да, алар, мәҗүсиләр шикелле, күп сүзле түгелләр. Үзләрен тыңлата һәм башкаларны ияртә алу сыйфатлары шуңа бәйле, күрәсең.
Әйе, ялгызлыкта коточкыч моңсу. Кем беләндер сөйләшәсе килә.
Большевикларны трибуналга армиянең төрле дивизияләреннән җыеп китерделәр. Алар, дөрестән дә, бер-берсенә охшамаганнар. Төс-битләре, холыклары белән генә аерылып тормыйлар, милләтләре дә төрле: хохол... поляк, яһүд... татар һәм, әлбәттә, руслар. Так, кайсысын чакыртырга? Төрлечә булсалар да, полковник аларга рух какшамаслыгы хас икәнен күрде. Исем-фамилияләре дә авырлык белән генә искә төшә, ә менә Наймушин... Әйе, Наймушин атлысы полковникның тел очына шундук килде. Яхшы, калганнарын тугачтын христианнарча чукындырганнардыр, ә бу «Казан кенәзе» ничек аларга ияргән соң? Полковник татар халкын яхшы белә: алар җирендә дөньяга килгән, алар белән аралашып үсте, төнге ат саклауларга чыкты. Асылда, хөрмәт итәрдәй акыллы, эшчән, тыйнак, чиста халык – гаделлек хакына моны танырга туры килә. Шул ук вакытта аңа мөселманнарның үз диннәренә фанатикларча бирелгәнлеге дә мәгълүм. Бу аларның үз-үзләрен юкка чыгудан саклау, киләчәкләре турында кайгырту рәвеше булса кирәк. Башка дин-дәгеләрне кяферләр дисәләр дә, алар белән таныш-белеш булудан, эш йөртүдән тайчанмыйлар; киресенчә, башкаларга түзем белән багу – аларның көнкүрешендәге гадәти күренеш. Бәлки, моңа аларны гасырлар буена басынкыланып, куркып яшәргә мәҗбүр булу этәрәдер. Полковник ул халыкның тарихын да әйбәт белә: дөрестән дә, байтак суелганнар, кырылганнар; әйтергә кирәк, язмышлары фаҗигале. Ә бу, кем әле... ә, әйе, Чаныш Наймушин үзен тыныч, гади һәм батыр тотты. Тик менә аны нәрсә йөртә? Иманы нинди? Җанында ни? Басынкы халыкның бу әһеленә фетнә рухы һәм горурлык каян килгән? Кызык бит.
Кулунчаков адъютантын чакыра торган ак кыңгырауны шалтыратты.
Капитан керде. Аның үкчәсен үкчәсенә бәрүен һәм «Тыңлыйм!» диюен көтмәстән, полковник:
– Чаныш Наймушинны чакыртыгыз, – диде.
– Тыңлыйм, вашесокородие!
– Аннан чәй кертерсез. Икене.
– Яхшы.
Капитан чыгып киткәч, полковник, ниһаять, коньяк уртлап куйды һәм куе кызыл пәрдәле тәрәзә каршысына килеп басты.
Шәһәр йортларының түбәләрен калын кар баскан иде. Бөтен тормыш сугыш хәленә буйсындырылган. Алгы сызык юнәлешенә үзәк урамнан пехота чыгып бара. Тыл ягыннан урап килгән немец аэропланы, һичнинди тоткарлыкка очрамыйча, үз позицияләре тарафына оча.
«Чыпчык урынына бәреп төшерәсе дә бит... Кул кыска!.. – дип гарьләнеп уйлады полковник. – Мисезләр! Көпә-көндез – марш-бросок! Бәлки, генерал Шредерга гаскәрләрнең урнашу тәртибен дә хәбәр итәсегез калгандыр? – дип, ул, түзмичә, йодрыкларын кысты. – Трибуналга менә кемнәрне бирергә кирәк! Шәһәрдән тагын тибеп куып чыгарырлар инде. К чертям собачьим... Эх, чабаталы Россия, чабаталы Россия!.. Сиңа кайчан акыл керер икән?!»
Кораллы сакчы сагы астында арестантны керттеләр.
– Безне калдырыгыз, – диде полковник адъютантына.
Капитан белән сакчы артыннан ишек ябылып, тынлыкта калгач, ул, стена буендагы биек артлы, бөгелгән аяклы өч урындык тарафына ишарәләп:
– Утырыгыз, – диде.
Наймушин кузгалмады, эндәшмәде.
Полковник, тәрәзә каршында басып торган җиреннән башын гына борып, аны баштанаяк күзеннән кичерде. Арестант яланбаш, погонсыз, хлястигын чишеп алганга бушап калган шинеленең барлык төймәләрен каптырган, аягында тузган, чистартылмаган калын табанлы немец ботинкасы (үтерелгән солдаттан мирас иткән, күрәсең), чолгавы керле, әмма пөхтәләп чорналган. Аннары ул карашын аның йөзенә күчерде. Аның янәшәсендә басып торса, астан өскә карарга туры килер иде: Наймушин озын буйлы, нараттай төз сынлы. Артка таралган куе көрән чәчле, озын керфекле, калынчарак иренле, озынча иякле бу кешенең йөзе тыныч, һичнәрсә белгертми иде. Ул үз иңендә тау күтәреп йөртә аладыр, мөгаен.
«Татарга һич тартым түгел, – дип уйлады полковник, – хәер, хохолны шаян, грузинны кунакчыл, яһүдне карун, татарны астыртын һәм кысык күзле дип, без бик сай фикерләргә күнеккәнбез».
– Сез татармы, прапорщик? – дип сорады полковник, арестантның үзенә сынап каравын күтәрә алмыйча һәм тизрәк сүз башлауны кирәк санап.
– Прапорщик Наймушин! – дип, битараф кына җавап бирде ул. – Ә болай... мөселман.
«Әйе, – дип исенә төшерде полковник, – алар үзләрен мөселман яки болгар дип атыйлар. Татар дигәнне өнәмиләр, хурлауга саныйлар».
Гәрчә аның кай яктан икәнен «дело»сыннан белсә дә, ул:
– Тумышыгыз белән кайдан? – дип сорады.
– Казан губернасыннан.
– Якташ, видите ли!
– Беләм, – диде прапорщик тагын тыныч тавыш белән. – Сез Казан губернасындагы Благодатное авылыннан. Ялгышмыймдыр ич?
Полковник яңагының тартышып куюын сизде. Гадәттә, бу дулкынланганда яисә ярсыганда кузгала – күп санлы алҗыткыч сорау алулардан калган нәрсә. Яңагының калтыравын яшерергә һәм басарга теләп, коры гына йөткергәләде, кулъяулыгы белән авызын, борынын сөрткәләде.
– Большевиклар армиянең югары чин офицерларына досье ачтымыни? – дип сорады ул. – Каян беләсез?
– Без сез уйлаганнан да якынрак якташлар, Арсений Завалишинович. – Полковникның сул кашы дугаланып маңгаена таба күтәрелде, ул арестантка каршы борылды. – Безнең авыл сезнең утарыгыздан ике генә чакрымда, – дип өстәде Наймушин.
– Минем хакта ишеткәнегез бармыни?
– Минем атам сездә управляющий иде. Хәзер йорт-курагызны карый. Наймуш, бәлки, хәтерлисездер.
Полковник бу кадәресен һич көтмәгән иде. Ул, гаҗәпләнүен яшерергә тырышып:
– Шулаймыни? – димичә булдыра алмады. – Гадәттән тыш кызык, прапорщик! Мине күргәнегез дә булдымы?
– Мактана алмыйм – юк. Әмма сезнең ротмистр чагыгызны яхшы хәтерләп калдым.
– Йә, йә? – диде полковник коры тавыш белән һәм тагын тәрәзәгә борылды, аяк очыннан үкчәсенә авышкалап, беркадәр вакыт чайкалып торды. – Кайсы еллар инде бу?
– Сез минем атам хакында губернаторга донесение язган еллар.
– Онытканмын. Әйе, онытканмын!
– Кирәк санасагыз, исегезгә төшерә алам: унберенче ел. Атам авылларны хуторларга таратырга чакырып чыккан Столыпин өндәмәсенең чын асылын крестьяннарга аңлатып, төшендереп биргән. Анагыз... гафу итегез, кем әле... әйе, анагыз Марфа Петровка яклап калмаса, ул, тәгаен, катор китәсе булган.
Бусы полковникка бер дә ошамады.
– Ялгыш! – диде ул, Наймушинны кырт бүлдереп, һәм нык адымнар белән өстәле кырына барып утырды. – Ялгыш яклаган! Утырыгыз!
Арестант кымшанмады да.
Полковник, катгый рәвештә:
– Утырыгыз, прапорщик! – дип кабатлады.
Арестант тыңламады, гәүдә авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.
Полковник кирәгеннән артык озынрак итеп кыңгырау шалтыратты. Ишектә адъютант күренгәч, тавышын күтәреп:
– Чәй, капитан! – дип кычкырды. – Икене! Икене! Көттермәгез!
Адъютант, подноска куеп, ашыкмыйча гына көмеш савытка утыртылган ике стакан чәй кертте.
– Рәхим итегез, – диде полковник, ул чыгып киткәнче иелгән башын күтәрмичә.
– Менә бусыннан баш кагарга җөрьәт итмәс идем, – диде Наймушин һәм, стаканнарның берсен алып, үз урынына чигенде, бер йотып куйгач: – Чын кытай чәе! – диде.
– В ногах правды нет, прапорщик, утырыгыз.
– Дөреслек күп нәрсәдә юк ул, полковник әфәнде.
Беркавым эндәшмичә генә чәй эчтеләр. Полковник – теләмичәрәк, Наймушин тәмләп эчте. Полковник портсигарын, ачып, бармак очы белән өстәл почмагына таба этәрде.
– Рәхмәт, тартырга өйрәнеп булмады.
Папирос кабызып, полковник тирән итеп суырды да кысылган күзләрен төтен аша арестантка төбәде.
– Менә ни өчен сез безгә каршы күтәрелгәнсез икән, большевик әфәнделәр! – диде. – Государь-императорга каршы димим, безгә каршы, безгә! Әйтик, миңа каршы! Шәхсән сез, прапорщик, – шәхсән миңа каршы. Сез атагыз өчен үч алырга телисез. Ышандырып әйтә алам: ниятегезгә ирешкән очракта – әмма юкка тырышасыз, һич тә чынга аша торган нәрсә түгел бу! – әйе, ниятегезгә ирешкән очракта, сезнең бездән бернинди аермагыз булмас. Нәкъ безнең шикеллегә әйләнәсегез шиксез. Власть – авыр йөк, бик авыр йөк.
– Килешәм, полковник: явызлык – авыр йөк. Сез ни кылганыгызны белмисез. Ә без ни эшләргә кирәген аңладык. Без кешеләрнең күзләрен яхшылыкка ачарга телибез.
– Дөньяны, кешеләрне үзгәртергә тырышып, юкка азапланмагыз. Сезнең эшләрегез үзегезгә гадел булып тоеладыр, ләкин алар бернинди дә түгел.
– Башкаларны үзгәртергә теләгән кешеләр иң әүвәл үзләре үзгәрә. Сез үзгәрергә теләмисез. Сезнең белән безне шул аера. Бәс, шулай икән, безгә сезнең шикеллегә әйләнү янамый.
«Берни әйтеп булмый – логикасы тимердәй нык, – дип уйлады полковник. – Мондый логика, җиде мең ел җәһәннәм утында кайнатсаң да, ныгый гына барачак. Аны юкка чыгаруның чарасы бер генә – үлем».
Полковник арестантның күзенә туры карап, аның һәр хәрәкәтен барлап, йөз чалымнарыннан бөркелеп торган ышанычын абайлап тыңлады һәм аларны бүген үлем җәзасына хөкем итүнең һич тә ялгыш булмавына тагын бер кат инанды. Каршысында һәр сүзгә җавап кайтарырга әзер торган бу арестантның аяк астындагы ышаныч ташын тибеп аударасы, үз кулындагы власть бавында тыпырчынуын күрәсе килде. Өстәвенә ул тыпырчынуны озайтасы иде: бер генә үлеп котылмасын. Әйе, үлем карары дөрес. Үлем, фәкать үлем генә! Ләкин полковникны иртәдән бирле борчыган икеләнү тойгысы тагын уянды. Әнә шул үлемнәре белән дә алар үз тарафдарлары санын ишәйтмәсләр микән соң, дип уйлады ул.
– Прапорщик, – диде полковник, әле ни ачыкларга теләвенә төшенеп җитмәсә дә, – сез фикерегез корбаны булуыгызны аңлыйсызмы? – Үз тәгълиматының тантанасы хакына һич ризасызлык белдермичә Голгофага менгән зат турында баягы уйлануын исенә төшереп, ул, арестантның җавабын көтмәстән, тагын бер сорау бирде: – Сез – мөселман, ихтимал, белмисездер, әмма мин аңлатырга тырышып сорыйм: Иисус Христос та кешеләрнең күзен хакыйкатькә ачарга теләгән. Ә кешеләр ул хакыйкатьне мең ел эзли инде, ләкин тапканнары юк. Әлегә Христостан бер хакыйкать калган – аның тәрегә кадаклануы. Сез үзегезнең дә нәкъ менә шундый хакыйкатьтән ары уза алмавыгызны аңлыйсызмы? Минемчә, әлегә аерма юк! Фикеремне аңлата алдыммы?
Наймушин мыек астыннан гына елмаеп куйды.
– Алдыгыз, полковник, алдыгыз. Сез рәхәтләнеп бәхәсләшердәй әңгәмәдәш. (Аның бу сүзләренә полковник та елмайды: «Менә каналья, ә?») Ни диим? Аерма бар, һәм ул шактый зур. Үз тәгълиматыңны нинди юл белән раслау яхшырак икәне хакында әйтеп тормыйм. Монысы – сыйфат ягы. Аерманың сан ягыннан булганына гына тукталам. Эш шунда: хәзер бер корбан гына җитми. Дөньяны сез кылган явызлыклардан чистартыр өчен, хәзер күпләр каны, күп корбаннар кирәк.
Полковник үз күңелендәге икеләнү үлчәвенең тетрәп куюын сизде, үз ягындагы үлчәү тәлинкәсенең басарак төшүен күргәндәй булды. «Күпләр каны, күп корбаннар, – дип кабатлады полковник эченнән. – Димәк, Россия анакайны моңа дучар итмәс өчен, ул канның һәм ул корбаннарның азрак кирәк чагын файдаланып калу фарыз. Болар каны, болар корбаны тулысынча аклана. Шулай икән, нинди икеләнү, нинди икеләнү, йа Хода?!»
Шулай да баягы икеләнүнең соңгы мыскал юшкынын да күңеленнән кырып атасы, Мария янына үтәлгән бурыч хисе белән чиста кайтасы килә иде. Әйе, ул хаклы, ул моңа ышанды инде. Хакыйкать аның ягында. Әмма ул бер үк хакыйкатьнең төрле төсмердә икәнен дә белә. Аның боегы, шатлыклысы, куркынычы, бөеге була. Полковникка боек һәм куркыныч хакыйкать хаҗәт түгел. Шатлыклысы, бөегенә ни җитә!
Ә мондые өчен ул бүген, менә хәзер, нәрсәдер эшләргә тиеш бугай. Язмыш диген: каршысында бар тормышы белән аның ихтыярына бәйле якташы басып тора. Мариягә сөйләрлек кызык вакыйга. Әгәр болай итсәм...
– Әгәр болай итсәк, прапорщик әфәнде, – диде ул, үз уйларын җанландырып һәм «әфәнде» сүзенә кире мәгънә салырга тырышуын яшермичә. Ул төбенәчә янып, инде сүнгән папирос мундштугын көлләвечкә куйды. – Әйе, әгәр болай итсәк... Без, ни әйтсәгез дә, якташлар. Сугыш вакытын, туган илдән еракта икәнебезне исәпләгәндә, туган диярлек. Килешәсезме? Аеруча Наймуш картның улы икәнегезне истә тоткан хәлдә.
Ә ул, Наймуш карт, гөнаһысына кермим, яхшы кеше, игелекле зат. Әгәр... иң киме шул карт хакына димме соң... мин сезгә чыгарылган хөкем карарына күпмедер төзәтмә кертсәм, ә?
Әле нинди дә булса төзәтмә кертүнең ни дәрәҗәдә үзенең кулыннан килүен ачыкламастан (трибунал эшенә теләсә ничек кул тыгу аның ихтыярыннан гына тормый, трибунал акча янчыгы түгел), ул башына яңа фикер килүенә сөенде. Тәкәбберлек дәрәҗәсенә җиткән горур һәм туры сүз әйтергә курыкмаган бу прапорщикны мыскыл итәргә дә мөмкин ич әле. Ахыр килеп, кызгану да гаеп эш түгел. Аның власте нинди чиксез икәнлеген моның авыр кичерәчәге шиксез.
– Төзәтмә? – дип кайтарып сорады Наймушин.
Ул, уйларыннан бүленеп, игътибарын арестант әйткән сүзгә юнәлдерде. Аның үз соравына җавабы юк иде әле, шуңа күрә, вакыт отарга теләп:
– Әйе, төзәтмә, – диде.
– Сез чыгарган үлем карарына төзәтмәне халык кертер.
Полковник, өстәл кырыена таянып, артка каерылды.
– Тиздәнме?
– Тиздән. Кызганычка каршы, моны миңа... безгә күрү насыйп булмас. Ә сез ул төзәтмәне күрергә өлгерерсез әле.
– Халык дисезме? Алайса, тиздән? Нигә халык, ә мин түгел? Нигә тиздән? Бүген үк мөмкин. Сез моны үзегез үк күрү бәхете кичерә алыр идегез. – Полковник ашыкмыйча гына яңа папирос алып кабызды. – Шулай итеп, хөкем карарының сезнең язмышыгызга кагылган өлешен... әйтик, штрафбатка озату белән алыштыра алсак? Кан коярга, корбан булырга атлыгып торасыз икән, рәхим итегез. Юлыгызга ак җәймә! Ризамы? – дип, ул канәгать төстә арестантның йөзенә күтәрелеп карады. Прапорщикның киң яңак сөякләре уйнаклап алды. Күзләренә кара очкын йөгерде.
Полковникка, ниһаять: «Ә ул барыбер тамгаланган: татар икәнлеге шул яңакларыннан кычкырып тора», – дигән уй килде.
Полковникның мыскыллы елмаюы һәм ул елмаюның ни белдергәне Наймушинның игътибарыннан читтә калмады.
«Бәлки, чыннан да, моны коткару ягын чамаларгадыр? – дип уйлады полковник. – Тик комендант взводы винтовкалары каршысында фикердәшләрең сафына басып үлүнең, штрафбатка эләгеп, газ атакасында тончыгып үлүгә караганда күпкә җиңел икәнен беләсеңме соң син, прапорщик?»
– Сез кыю кеше, полковник, – диде арестант һәм аңа таба ике адым атлады, кулындагы буш стаканын өстәлгә куйды. – Чәегез өчен рәхмәт. Ләкин сез җан һәм акыл кыюлыгыннан мәхрүм. Сүзегез тәмам икән, мине камерага – иптәшләрем янына илтергә боерыгыз.
– «Иптәшләрем!» – диде полковник үзалдына уйланып әйткәндәй әкрен генә. – Сез бер-берегез белән судта гына таныштыгыз лабаса. Шулар белән үлүне сайлыйсызмыни?
– Сайламыйм. Сайлар ирегем юк. Ә менә алар белән бергә үләргә риза.
– Аның каравы минем сайлау ирегем бар: хөкем карарын көчендә калдыру яисә үзгәртү иреге.
– Андый ирек сезгә бирелмәгән. Безгә хөкем карарын сез түгел, самодержавие чыгарды. Аны бары тик самодержавиене бетереп кенә үзгәртергә мөмкин. Йә – сез, йә – без.
– Әлегә сез, – диде полковник.
– Әйе, әлегә. Дөп-дөрес сүз – «әлегә». Ә аннары, полковник? Аннары – сез. Әлбәттә, сез! Иртәме-соңмы, җавап бирергә туры килер, һәммәсе өчен.
– Аннары бит әле ул, аннары! – диде полковник, кычкырып. – Аннары! Моңа кадәр яшәү бар. Әзме-күпме – монысы Ходай Тәгалә кулында, әмма – яшәү.
– Юк, яшәү түгел. Үлем көтү.
– Ярый, ихтыярыгыз, – диде полковник, кыңгырау кагып. – Һөнәрем миннән үз эшемне намус белән үтәвемне таләп итә. Намус колы булу – иң югарыгы ирек һәм бәйсезлек ул. Шул нәрсә миңа бүтән хорафатлардан ирекле һәм шәхси мөнәсәбәтләрдән бәйсез төстә хөкем чыгарырга хак бирде.
– «Ирекле һәм бәйсез төстә» дисез инде. Кемнән ирекле? Кемнән бәйсез? Халык ирегеннән тыш һәм халыкка бәйсез төстәме?
– Үз-үземнән.
– Сез миңа бик җөпләп аңлатырга тырышкан теге Голгофа корбаны бүтәнчә әйткән, полковник: «Не судите и судимы не будете»*. Ә сез хөкем иттегез һәм хөкем ителерсез.
– Капитан!
Арестантны алып киттеләр. Полковник тагын тәрәзә каршысына барып басты. Пехота полкы шәһәрдән чыгып беткән һәм, боргаланып, үр буенча шуыша. Аның белән янәшә атлы гаскәр бара. Анда сөңгеләр чайкала, очлы башлыклар тырпайган. Меңнәрчә кеше күңелләре тартмаган һәм ихтыярлары кире каккан эшне эшләргә бара. Ике катлы тәрәзә эчкә һичнинди тавыш кертми: ни обозлар кылтыравын, ни артиллерияне тартып барган атларның көчәнеп кешнәвен, ни эскадрон иярләренең язгы боздай тоташ мыштырдавын, ни җәяүле гаскәр таптаган карның үлем җәрәхәте алган яралы кебек ыңгырашуын...
Офык белән тоташкан үр сыртына җиткәч, колонна сына башлады, аның башы караңгылыкка чумгандай булды. Анда, үр артында, колоннаны ике юл көтеп тора: аларның берсе – яшәү, икенчесе – үлем. Яшәү юлында – алҗу, ботинкалар кырган, чиләнгән сөялләрдән кан саркуын, кан тамырларын бүрттереп, йөк тарткан атларны кызганусыз-нисез кыйнарга мәҗбүр булу, туган илләрдә калган якыннарыңның бәгырьне кисеп сагындыруы, начар ризыкка сукрану, күңел төшенкелеге яисә, җанны куырган куркудан котылырга теләп, тупас мәзәкләр ышыгына посу, казылачак окоплар һәм каберләр читенә елышкан богаулы өметләр... Иң авыры, каргалганы шушы – яшәү юлы. Үлем юлы күпкә җиңелрәк: тәнеңә пуля килеп кергән икән, ул нибарысы муен һәм арка буенча эреп аккан кар йомарламы кебек чиркандырып кына кала; баш очында кылыч айкала икән, бусы бары тик яшен ялтыравы кебек сискәндереп кенә ала; снаряд яки шрапнель шартлавы астында каласың икән, анысы, күк күкрәве кебек, сагайтырга гына өлгерә.
Колонна, меңнәрчә язмышны үзенә ияртеп, күздән югалды. Ике катлы тәрәзә каршында карлы үрнең ак бушлыгы гына җәелеп калды.
Үзенә билгеләнгән фатирга кайткач, полковник Мария әзерләп куйган ризыкны ашады, тегене-моны сөйләште, әмма сигез большевикка чыгарган үлем карарын раславы һәм хөкем ителгәннәрнең берсе белән әңгәмә үткәрүе турында ләм-мим дәшмәде. Ут сүнгәнче, ул Мариянең чишенгәнен күзәтте, ә ут сүнгәч, аның сулаганын гына тыңлап ятты. Аның сулышыннан арыганлыгы сизелә, көне буена алҗып, башка һичнәрсәгә көче калмый. Талчыгу аңа көндезге, чын мәгънәсендә кешелекле бетмәс-төкәнмәс авыр эшләр тавыннан кар шикелле ишелеп төшә. Тереләрнең чиксез газаплары, үлгәннәрнең мәңгелек йокыга талулары аның иңен һәм җанын таш авырлыгы белән бастырып куя. Аны шул хәлдә күргән һәр кичне полковник Кулунчаковны моңсулык били, андый чакларда, Марияне үз итеп, яратып, күңеле нечкәрә, үзләрен шундый шартларда яшәргә мәҗбүр иткән дошманга карата нәфрәте тагын да көчәя. Теләк ялкыны тәмам сүнә, сүрелә. Ул моны аклап булмаганны да аңлый. Марияне кызгану хисе аны чарасыз иткән, көчсезләндергән вакытта, ул үз-үзен күралмый башлый. Авыр бурычын үтәгән көннәрнең берендә очраткан, танышкан, яшәп киткән, хатыны иткән Мариясенең аягына егылып, хисләр, кичерешләр кочагына ташланасы иде дә бит... Мария, антик горур кыяфәтле, шул ук вакытта басынкы холыклы хатын, мәхәббәтнең асылы таләп иткәнчә, аның назына, иркәләвенә бик мохтаҗ лабаса. Дөрес, мөнәсәбәтләренең закон ягыннан берекмәвен искә алганда, Мария аңа бөтенләй үк хатын түгел әле түгелен. Дингә ышаналар, ә бу нәрсә аларның җан бердәмлегенә күпмедер зыян да сала. Сугышның пычраклыгы һәм күп мәхрүмлекләренә карамастан, аларның эчке тавышлары дөньяда акыл һәм әхлак барлыгын да искәртә. Тыныч тормышта алар тулысы белән акыл һәм әхлак таләпләренә буйсынырлар иде, ә хәзерге көндәлек хәсрәт, авырлыклар ул таләпләрне онытып торырга да ирек бирә. Ходайның һәм шайтанның уртак тырышлыгы белән дөньяның асты өскә әйләнгән вакыт бит. Әлегә сиңа кайсыдыр якларыңнан баш тартып торырга туры килә. Мәхәббәт һәм нәфрәт, чисталык һәм бозыклык аларның күңелләрендә үзара тартыша, көрәшә иде. Хәер, бер-берсен яраталар икән, ир белән хатын буларак чиркәүдә теркәлмәүләре генә аларның мөнәсәбәтләренә салкынлык, оят иңдерә алмый инде. Йөрәк эшенә киртә юк, ул һәрвакыт акылдан көчлерәк...
Ай нуры һәм күләгәләр тынлыгында дәшми яту полковник Кулунчаковны зарыктырды. Ул папиросын сүндерде дә, уйларыннан арынып:
– Миңа таба борыл әле, Мария... – диде.
– Синнән бөтен солдатлар йөз чөергән көннеме?
– Ни өчен?
– Әйтеп торасың тагын, Арсений! Бүген лазаретта сине сөйләштеләр. Биш солдат үлде. Үлгәндә, телләрендә Ходай түгел, син булдың. Алар сине үзләре белән кабергә алып киткән шикелле...
– Мин үзем дә солдат, Маша. Мин – Ватанны саклаучы закон солдаты. Минем алардан бер өстенлегем дә юк.
– Ай-һай... Корбанның аркасы булуга караганда, палачның камчысы булуы өстенрәк инде ул. Аларны дөрестән дә атачаклармы?
– Әлбәттә. Алар ярлыкау сорамадылар.
– Ярлыкау сорамас өчен, бөек, гөнаһсыз идеяле булу кирәктер.
Ниндидер серле кичереш полковникның чигәсен кысты.
– Бүген Россиягә идеянең хаҗәте юк. Солдатлар кирәк.
– Солдатлар кирәк булгач, аларны нигә аттырасың соң?
– Россиядә аларның идеясезләре дә җитәрлек.
– Син аларның ниндие соң?
– Ә сиңа ниндие кирәк, Маша?
– Ах, Арсений!.. – диде Мария һәм, кинәт талпынып, иренең күкрәгенә капланды...
Алар бу мизгелдә Россия империясе киңлекләрендә язгы ташкын кузгалганын белмиләр иде әле. Бу ташкын тиздән аларның икесен дә үзенә бөтереп алды һәм мәңге чыгалмаслык шарламасыннан түбәнгә чөйде.
«Ничек инде ул: мин, үлемнән йолып калырга теләп, аны югары күтәрдем; ә ул исән калу мөмкинлеген кире кагып, мине түбән төшерде», – дип уйлады полковник Кулунчаков икенче көнне иртән прапорщик Чаныш Наймушин белән кичәге бәхәсен яңадан уеннан кичереп, үткән төнне керфек какмыйча диярлек үткәрде. Мариянең иртәнге чәй вакытындагы мөгамәләсе, ничектер, салкын булды. Ул моны күрмәмешкә салынды. Әле генә, күз әчетүе һәм тән оюы басылмасмы дип, коньяк эчте. Тәне җиңеләеп, каны таралгандай тоелса да, кәефе күтәрелмәде, йөрәге кагарга тотынды.
Моңарчы гаеплеләрне хөкем итү яки ярлыкау мәгълүм дәрәҗәдә аның ихтыярына бәйле иде. Һәм ул үзенең хаклымы, түгелме икәнен фәкать үзе тайпылышсыз кулланган законнар белән чагыштырып кына бәяләде. Сугыш шартларында законнарның иң кырысларына таянырга туры килә. Хәрби трибунал ярлыкауны белми диярлек, андый хәл бик сирәк. Полковник икеләнми иде.
Кичә ул үзе яклаган хакыйкатьтә беренче ярык хасил булуын тойды. Прапорщик Наймушинның гомере аның кулында иде. Ләкин ул үз язмышына үзе хуҗа булып калды. Үз язмышына гынамы соң? Хикмәт тирәндәрәк. Ул Кулунчаков язмышына да хуҗа төслерәк кыланды.
Хәзер полковник аны чакыртып сөйләшүенә үкенеп тә куйды. Нәрсәнеңдер төенләнеп җитмәве дә аның эчен пошырды. Соңгы төен – большевикларның үләргә тиешлегеме, әллә яшәргә дә хаклары булумы? Нәрсә? Кем яшәргә теләмәсен? Ә, прапорщик! Ул теләмәде! Ул үз гомеренең дәвамын полковник кулыннан алырга теләмәде. Димәк, ул бу чынбарлык шартларында полковник белән янәшә яшәүне кире каккан. Кызык, прапорщик аның белән бергә үләргә теләр иде микән? «Хөкем карары чыгарып, мин дә үземнең аның белән бер кояш астында яши алмавымны расладым. Ә алар белән бергә үлүне сайлый алам микән?»
Сораулары бәйләнчек, газаплы, ә анык кына җавабы юк иде. Полковник Кулунчаков җавапны өннәрендә генә түгел, төшләрендә дә эзләячәгенә төшенде, нигәдер, большевикларның үлем белән очрашкан урыннарына тартылуын тойды.
Ул тагын коньяк салып эчте, шинелен, бүреген киде.
Шәһәрчек гарнизонының каравыл взводы арестантларны алып чыгып киткән иде инде. Кара «роллс-ройс»ка утырып, полковник карьерга ашыкты. Әмма соңга калды. Ул килеп җиткәндә, залп яңгырады.
Үле тынлыкка чумган карьерны күмәргә ашыккандай, эре җепшек кар ява. Каравыл взводы винтовкаларын «к ноге» куйган һәм унтер офицерның яңа боерыгын көтә.
«Үлгәннәр терелми. Ләкин тереләрнең үләсе бар әле, – дип уйлады полковник Кулунчаков, үзләре аткан кешеләрдән бер яклары белән дә аерылып тормаган солдатларга югарыдан, карьер ярыннан карап. – Үлгәннәрнең күргән газаплары аларга күчте: бар аерма шунда гына».
Ул борылмалы сукмактан җәяүләп түбән төште, инде солдат та, кеше дә булудан туктап, инде фәкать хәрби трибунал хөкеменең җиренә җиткерелү фактына гына әйләнгән мәетләргә якынайды һәм берсенең әлегә исән икәнен, әмма үлем җәрәхәте алганын күрде. Яралы әлегә монда, бер үк вакытта тегендә дә иде инде.
Ул прапорщик Чаныш Наймушин иде.
Үзенә таба якынлашкан полковник Кулунчаковны абайлап, ул җайсыз яткан җиреннән кузгалды да артка каерылган терсәкләренә таянып тартылды һәм, аны танып, кар кунмаслык текә, ялангач упкын төбенә сөялде. Прапорщикның аяклары, кунган кар бөртекләрен кагарга теләгән төсле, җиңелчә генә дерелдиләр иде. Полковник яңак итенең тартылып калтырый башлавын тойды. Моны яралыга күрсәтергә теләмәгән кебек, йөзен солдатларга таба борды.
– Ачыгавызлар, анагызны!.. – дип сүгенде ул, аларга җиренә җиткермәгән эшләре өчен, һәм, карьер каршындагы кара автомобиль янына кар көртеннән аера алмастай булып күренгән ак ат килеп чыкканны күреп, сәерсенә калды. Җайдак, һавадан иңгән шикелле, җиргә сикереп төште дә, әле егылып, әле шуып, әле тагын торып, сөзәк урыннан турылай түбән томырылды. Полковник үзенең, адъютантын танып алды. Ул яланбаш һәм мундирдан гына иде.
Полковник Кулунчаков аңа:
– Нәрсә, яңадан немецлармы?! – дип кычкырды.
Сулышы капкан капитан берара телен әйләндерә алмый торды.
– Күпкә яманрак, вашевысокородие! Революция!.. Государь-император тәхеттән ваз кичкән...
Әлегә аң һичничек кабул итеп өлгермәгән, ләкин инде үзләренә яшеренгән гадәттән тыш куркынычы белән хәйран калдырган бу сүзләрне арттан ишеткән шикелле, полковник, кырт борылып, прапорщикка текәлде.
«Полковник, син шуны кызганган идеңме?! Шуны коткарырга теләдеңме? Ә алар кызганмаган! Үз дигәннәренә ирешеп үлделәр – менә ни кызганыч!» – дигән уй аның күңеленнән елгыр кәлтә еланы сыман шуып узды.
Аны аңлаешсыз борчу басты.
– Ишеттеңме?.. – диде прапорщик, каны качкан иренен чак кыймылдатып. Сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан шикелле, ул сулышын тыйды. – Үз-үзеңне хөкем итәргә... өлгермәдең... Инде көт.
– Нәрсәне? – дип сорады полковник.
– Халык хөкемен.
Прапорщик Наймушинның аягы дерелдәүдән туктады, ул йөзен читкә борды да тынып калды. Ул көзән җыергандагыча тырпаешкан бармакларын кысты. Шулай итеп, яр кисентесендәге тамырлар ташларны түбәнгә ычкынудан саклап йомарлап тота.
Югарыга менгәч, полковник Кулунчаков карьер төбенә әйләнеп карады.
– Бәхетле кеше, шайтан алгыры! – диде ул үзалдына.
– Кем? – дип кайтарып сорады аның янәшәсендәге капитан.
– Синең белән мин түгел, – дип җавап бирде ул гамьсез төстә. – Прапорщикны әйтәм... Гомумән, бөтенесе!
Гүя тере кешеләр турында әйтте.
Һәм кинәт аңа барысы да киресенчә күренде.
Әйтерсең лә ул үзе аста ятып калган, ә прапорщик Наймушин монда, югарыда иде.
«Прапорщик үле, ләкин якын киләчәктә ни буласын белә иде. Мин тере, ә хәтта үткәннәрдә ни булганын да белмәгәнмен... Менә басып торган җиремдә билгесез – упкын чите. Тик бу – нәрсәнеңдер кыл уртасы», – дип уйлады ул.
Ниһаять, ул бу урталыкның нәрсә икәнлеген аңлады. Ул хәзер прапорщикның үткән гомере белән үзенең киләчәк үлеме арасында басып тора иде. Калкан белән кылыч арасында. Ә хөкемдар кем? Һичкем түгел. Гомере буена Государь-императорга, Ватан һәм Ходайга хак хезмәт итәм дип ышанган Кулунчаков үзенең судьялыгыннан ваз кичте: дөньяның тоткасы аның кулыннан ычкынды. Хәзер ул – гаепләнүче. Аның гаебен раслаучы факт бәхәссез инде – революция.
Карьер төбендәге солдатлар ком-ташлы җирне казырга тотындылар – атылганнарны күмәргә кабер әзерлиләр.
– Капитан, бар әле, боер: карьерны бозмасыннар.
– Барыбер түгелмени, Арсений Завалишинович?
– Үлүчеләр күп, карьер берәү генә. Кем җиңсә дә, карьер кешеләргә кирәк булудан туктамый.
Капитан баягы сукмагына борылмакчы иде, полковник аны туктатты:
– Нигә аяк итеңне ашыйсың, дурак?! Атыңа атлан! – Шунда ул автомобиль юлыннан менеп килгән ике тәгәрмәчле арбага җигүле атны күреп алды.
– Ни калган моңа тагын, анасын!.. – дип сүгенде ул. – Хәер, яхшы: мәетләрне шуңа төят, капитан, аңладыңмы?
– Яхшы, Арсений Завалишинович!
– Үтә!
Яннарына санитар арбасы менеп туктады. Дилбегә тоткан обозчы солдат яныннан Мария сикереп төште.
– Арсений! Революция! – дип кычкырды ул.
– Ишеттем, – диде полковник сүлпән генә.
– Туктат!
Аның ни турыда әйткәнен аңлаган полковник Кулунчаков:
– Соң инде... – диде.
Шәфкать туташы карьер читенә барып басты, аска карады һәм карга чүкте.
– Арсени-и-ий!.. – дип ыңгырашты ул. – Бәла! Полк комитеты сине атарга хөкем чыгарган!
Полковник җәяүләп үрдән төшеп китте. Аның артыннан, табут төсле булып, кара автомобиль иярде.
Эш урынына әйләнеп кайткач, ул шинелен салды, камин уты каршысында җылынып утырды. Күпмедер вакыт үткәч торды, иңбашын җыерып, бүлмә буенча йөренде. Аннары, кулын күкрәгенә кушырган килеш, тәрәзәдән кар сарган агач ябалдашларына карап торды. Калын кар каплаган йорт түбәләрен ни өчендер кабер калкулыкларына, ә кирпеч торбаларны ка-
бер ташларына охшатты. Бу күренештән котылырга теләгән шикелле, әкрен генә тәрәзәләрнең чуклы кызыл пәрдәләрен япты. Бүлмә эченә кичке шәфәкъ нуры иңгәндәй, булды. Шуннан соң, тәменә ләззәтләнеп, коньяк эчте, озаклап папирос тартты.
Күпмедер вакыт үткәннән соң, капитан кайтты, үзенең биредә икәнлеген кереп әйтте.
– Мария Севостьяновна кайда? – дип сорады полковник аңардан.
– Анда берсе исән калган, вашевысокородие. Шуны лазаретка алып китте.
– Кайсысы? – дип сорады полковник битараф кына.
– Прапорщик.
Ул, сүзе беткәнне белгертеп, кулын изәде.
Адъютанты чыгып киткәч, тагын коньяк эчте, ләкин бу юлы ни тәмен, ни кайнарлыгын тоймады.
– Живуч татарин! – диде ул үзалдына һәм аның хакында бүтән уйламады.
Аннары өстәл янына барып утырды, алдындагы чиста кәгазьгә нык кул белән тиз-тиз нидер язып куйды.
Сәгать суга башлады. Аның соңгы авазын үз күңеленә салып куйгач, ул:
– Әйе, вакыт, – диде һәм револьверның көпшәсенә карады да козгын күзедәй кара тишеккә елмаеп күз кысты...
Язуы кыска иде:
«Ходил в свете, пока был свет во мне*.
П-к Кулунчаков».
Ату тавышына адъютант йөгереп керде, идәндә яткан револьверны күрмичә һәм ни булганын аңларга теләмичә, өстәлгә капланып яткан полковникның чигәсе турысындагы канны сөртеп алды. Күзе төшеп, язуны укыгач, ул полковникның гәүдәсен идәнгә сузып яткырды.
Полковник Кулунчаковның гәүдәсе салынган затлы табутны хатыны Мария, ярты Россия аша үтеп, анасы Марфа Петровнага алып кайтып тапшырды. Кайчандыр тирә-юньне үз ихтыярында һәм сүзендә тоткан, әле хәзер дә тирән баткан күзендә боеру очкыннары чагылып киткәләгән, юка иренле, кылыч борынлы бу карчык Мариянең: «Анакай, табутны ачып карый аласыз, ул ачык платформаларда гына кайтты, бозылырга тиеш түгел», – дигән кыюсыз тәкъдименә, каршы калын кашын җыерып, карлыккан тавыш белән катгый төстә:
– Ни к чему теперь тужиться-то. Двух смертей не бывать, а одной не миновать. Чего себя обременять и его тревожить? Чай Бог даст, воскреснем в Судный день да и свидемся**, – диде.
Нәсел склеплары тузган, мәгънәсен җуйган иде инде. Ләкин Марфа Петровна иркен итеп кабер казырга, аны яхшы кирпеч белән эчләргә – үз нәселләренең борынгыдан килгән гадәтенчә, склеп ясап җирләргә кушты.
Кызыксынып, ишек төбенә җыелган мужиклар таралырга кыймыйча таптаналар иде. Карт ананың иңенә нинди авырлык төшкәнен аңлыйлар, сыгылып төшмәвенә, аек акылда калуына беркадәр хөрмәт белән карыйлар. Моның ише хәсрәтне алар да кичергән – барысы да бер кояш астында яшиләр ләбаса. Әмма Марфа Петровнаның полковник улын таш кабергә җирләргә теләвен алар кабул итмәде: эше күп, бүгенге заман өчен артык мәшәкать кенә дип гәпләштеләр. Кайсысы аяк астына төкереп, кайсысы сүгенеп кул селтәделәр дә, байтагы кайтып китте.
– Өч аршын җир җитмәгәнме?
– Анысы да хәттин ашкан.
– Кешесе кешеме соң? Этләргә чыгарып ташласаң да хәрәм әле аңа.
– Фал хакыйкать!
– Плуататорлардан нәрсә көтәсең тагын?
– Муенына таш бәйләргә дә – бәкегә!
– Өстәп, утарларына кызыл әтәч җибәрергә – бетте-китте!
– Кызганыч, көне ул түгел.
– Ничава, бездән калмас...
Болай ук ярып салырга кыймаганнары, мәетне җирләр өчен, Мариянең басынкы гозерен генә тыңлап калдылар. Җитмәсә, мужикларның салкын карашларын күрмәмешкә салышкан Марфа Петровна үз теләген үтәтү чарасын да тапты, йорт караучы итеп тоткан Наймуш картка:
– Әйт аларга, Наймуш, поминка мул булыр. Хәзер саранланып торуның мәгънәсе юк инде. Кул белән бирмәгәнне, җаныңнан суырып алачаклар. Аларныкы басты. Ә минем үземә өч аршын җир җитә, озак көттермәм. С Богом! – диде.
Вәгъдә үзенекен итте. Карчыкның гозерен шуннан соң аяк астына салып таптамаска булдылар, ул әйткәнчә эшләделәр. Дөресрәге, Наймуш карт оештырганча. Поминка, чыннан да, мул булды, өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торды, аракы су урынына акты.
Шул форсаттан файдаланып, каннары кызган мужиклар утарны туздырып ташладылар, күтәрердәй мал-мөлкәтне ташыдылар, калганын ут төртеп яндырдылар.
Боларның барысын да Наймуш алдан ук белеп торды. Нәрсәнедер үзгәртү соң иде инде – язгы ташуны тыеп була димени? Урыс мужиклары үз ниятләрен аңардан яшерүне кирәк тә санамадылар. Үзара пышын-пышын килүләреннән, астыртын карашларыннан, мәгънәле хәрәкәтләреннән ул барысын да аңлады: шешәнең бөкесе ачылган, гайрәтле гыйфрит иреккә чыккан, аны кире куып кертергә һичкемнең көче җитә торган түгел. Аннары соң Наймуш крестьяннарның хаклы, ә ниятләренең гадел булуы белән дә килешә, кирәк калса, якларга дә әзер. Шуңа күрә ул үз авылындагы татарларга да хәбәр салдырды: алпут малын бүләчәкләр, авызыгызны ачып калмагыз, сезгә дә хәрәм булмас, сәгать сукты, ахыры хәерле булсын, амин!..
Картны сизгерлеге алдамады.
Мужиклар иң әүвәл поминкадан соң да аракы дәгъваладылар. Марфа Петровна бусын катгый тыйды: «Поминка улым рухына, ә исерек шабаш өчен түгел!» – диде.
Өстәлләрне аударып ташладылар. Хөррият, тигезлек, туганлык турында кычкырдылар, һәм мәхшәр башланды!
Җәяүле буранга карамастан, атларын җигеп, якындагы үр артындагы каенлыкта көтеп торган татарлар да кузгалды. Урыслар башта аларны якын җибәрмәскә исәп тотканнар иде. Сәнәкләр, балта, күсәкләр тотып, аларның юлына каршы төшкән мужиклар, коры кул белән калу ихтималыннан шикләнеп, мир тапшырган вазифаларына кул селтәделәр дә гомуми шаукым өермәсенә ташландылар.
Баштанаяк карадан киенгән һәм кырыс монашкага охшап калган Марфа Петровна аларны мунча ишеге төбендәге утын пүләненә утырган җиреннән күзәтеп торды, әледән-әле чукынгалады. Ул үз өеннән берни алып чыкмады, фәкать Библия белән Евангелие китапларын гына калдырмады, кочагыннан төшермәде.
Наймуш карт чана башындагы салам астына атына дип бер капчык солы чыгарып куйды да үз авылына кайтып китәргә җыенды.
Чырае кара көйгән хуҗа хатын аңа:
– Әйт аларга, Наймуш, тигез бүлсеннәр. Барысына да тиярлек булсын, – диде.
– Артып та калмас, – диде Наймуш.
– Тигезлек диләр ләбаса!
– Кешеләр тигез булалмый, Марфа Петрауна. Кем биек, кем тәбәнәк. Кем хәлсез, кем көчле.
– Син ник авыз ачып торасың? Нәрсә кирәк, ал – рәнҗемәм.
– Мин үземә ни кирәген белмим.
Марфа Петровна Наймушны, акыллы, гадел булганы өчен, үз итә иде. Аның кемлеге табышмак түгел. Утарга ул аны сынау белән алды. Чакыртып китерде дә, аның җигүле атка утырып килгәнен күргәч, үзе йортка узды, ә ишегалды юлының күзгә ташланып тормаган җиренә биш сумлык алтын тәңкә ташлап калдырды. Ә Наймуш, исәнлек-саулык сорашканчы, шул тәңкәне аңа сузды да әйтте: «Тәгаен, сезнекедер, Марфа Петрауна. Тик бүтән болай итмәгез: мин мәкерне яратмыйм». Шуның белән хуҗа хатын аның өч сыйфатын барлады: ихласлыгын, эшчәнлеген (хәл-әхвәл белешкәнче, сүзен табылдыктан башлады бит), ниһаять, риясызлыгын. Хәзер ул, бу мәх-
шәргә исе китмичә, аңа катнашмыйча, комсызланмыйча, һәрвакыттагыча, үзенә генә ышануына һәм таянуына тугры калып: «Мин үземә нәрсә кирәген белмим», – дип әйтә икән, моның хак икәненә ышанырга була. Шулай да Марфа Петровна:
– Ә нәрсә беләсең, Наймуш? – дип сорады.
– Нәрсә беләмме? Кешеләрнең нәрсәгә ия икәнен... Тагын кешеләрнең нигә яшәгәнен.
– Нәрсәгә ия соң бу кешеләр?
– Җир белән күккә.
– Ә нигә яшиләр?
– Үләр алдыннан, җир белән күктән гайре бернәрсәгә дә ия булмаганнарын аңлар өчен.
– Үлгәнчегә кадәр алар нидер эшли, алардан нидер кала бит?
– Нишлиләр? Яраталар, нәфрәтләнәләр. Нәрсәләре кала? Яратулары, нәфрәтләнүләре. Менә шул.
– Мин дә аларны ярата идем, Наймуш, – диде Марфа Петровна, моңсуланып һәм анда-монда чабышкан, кычкырышкан крестьяннарга ишарәләп. – Ә хәзер яратудан туктадым. Нәфрәтләнмим дә.
Шулай булгач, бу дөньяда миннән һични калмыймыни?
– Нигә калмасын ди? Каберең калыр. – Наймуш дилбегәсен кулына алды, атын боргач: – Утыр, Петрауна. Кайтыйк, – диде.
Аның атын борганын күргәч, Марфа Петровна үзе күмеләчәк кабердә калган шикелле бөрешкән иде. Татар картының гади генә итеп, «Кайтыйк» дигәнен ишеткәч эсселе-суыклы булып китте, җан бушлыгы рәхәт ышаныч белән тулды. Ул, кипкән иренен көч-хәл белән кыймылдатып:
– Кая? – дип сорады да урыныннан калыкты.
– Кая булсын инде – безгә. Гомерең булса торырсың. Үлсәң җирләрмен.
– Тайбәң ни дияр соң?
– Диярлеге калмагач, пушшай дисен. Диясе булгач, элгәрерәк дияләр аны!
Наймуш карт тукран тукылдаткан шикелле генә кеткелдәп куйды. Ирен чите белән генә Марфа Петровна да елмайды. Элгәрерәк, инде әллә кайчан, хәзер булмаган да шикелле үткән-киткән заманнарда, аның ире Завалиша, ниндидер татар морзалары токымыннан булган кеше, мәкәрҗә ярминкәләрендә югалып йөргән вакытларда, сеңердән генә торгандай елгыр һәм чыдам Наймуш белән аның арасында нидер булгалаган иде шул, булгалаган иде...
Чанага утырган татар карты белән урыс карчыгын сары ат иркен ишегалдыннан караңгылыкка алып чыгып китте.
Ярты юлга җитәрәк, Марфа Петровна кинәт җилкенеп куйды, артка каерылып карады.
– Туктале, Наймуш! Мария хакында сорарга онытканмын. Ничек озаттың? – дип сорады ул.
Наймуш бияләенә капланып йөткергәләде дә атны каулады, бөкрәеп утырган хатынның иңенә толыбын салып каплады.
– Көне дә килде соң!.. Ә Мариягә әйбәт булыр. Мин аны Чистай юлына чыгарып куйдым. Аракы олавына туры килде.
– Иренең тугызына* да калмады, – диде карчык үпкәләгән тавыш белән. – Никахсыз торсалар да, хатыны булган лабаса!
Наймуш карт, үзе генә белгән хәтәр серне уйлап:
– Ашыкты шул, – дип килеште.
– Нишләтәсең инде? Шулай язгандыр. Законсыз хатын... Минем Арсением кем аңа?.. Ә Мария яшь, чибәр әле. Бар гомере алда. Үз дигәнен тапмый калмас.
Дилбегәне аерып, Наймуш ике яклап ат сыртына тамызды.
– На-а! – диде ул, буранлы караңгылыкны сискәндереп.
Ләкин ат үз җае белән генә атлый бирде.
...Ә Мария моннан әллә ни ерак түгел иде. Ул араның күпме икәнлеген Наймуш карт байтак гомер фәкать үз күңелендә генә бикләп тотты.
Ире – полковник Кулунчаковның үлеме, әйтергә кирәк, чын ирләрчә үлә белүе Мариянең дөньяда яшәү мәгънәсен аңыннан да, җаныннан да төбе-тамыры белән йолкып алгандай итте. Ул, гимназияне яңа гына тәмамлаган кыз, күңелендәге барлык илаһи ашкынуын туплап, үз-үзен раслыйсы килү сусавын басарга, билгесезлеге белән серле, гаҗәеп дөньяда таяныр нокта эзләргә һәм табарга, күбрәк укыган саен, бушый гына баргандай тоелган әрсез рухын яңа кичерешләр белән тутырырга теләп, сугышка чыгып киткән иде. Башта ул, чыннан да, вокзалдан фронтка кадәрге озын юлда күзенә яшь китерердәй туганлык, бердәмлек, бөеклек хисе белән очрашты. Озакламый ул – хәрәкәттәге армиянең шәфкать туташы – үзенең кемлеген, кайдалыгын, ни эшләгәнен оныттырган гавам хәсрәте белән күзгә-күз калды. Аның, кулын югары күтәреп, кемдер алдына тезләнәсе, кешеләрнең бер-берсен канга тончыктырган, газ белән буган, бары тик кабер генә туктата алган чиксез газапларын үзенә күчерүләрен сорап ялварасы килә иде инде.
Аны һичкем ишетмәде, күрмәде, юату сүзе әйтмәде, ярдәм кулы сузмады. Киресенчә, боларның һәммәсен аның үзеннән көттеләр. Дөнья хәсрәте, бәла-казасы, кешеләрнең ирексез гаебе аның күңеленә җыелды, һәм ул боларның һәммәсен, өмет яктысы, ышаныч җылысы итеп, кешеләргә юнәлдерде. Моның хакына ул үзен корбан итәргә әзер иде. Кешеләр, белгән барлык ялвару һәм догаларга һәммә диннәрнең барлык аллалары берьюлы колак салып, солдатларның бер-берсен чәнчегән штыкларын, бер-берсен тураклаган кылычларын, кайнар ядрәләрен яшен итеп, снарядларын, күк күкрәү итеп, аңа – Мариягә юнәлдерсәләр һәм шуның бәрабәренә җирне кирәкмәс газаплардан, вакытсыз үлемнәрдән арындырсалар, ул моны бөек түбәнчелек, ихлас ризалык белән кабул кылыр чиккә җиткән иде.
Гавам мәхшәре дәвам итте: сугыш тегермәне корбаннарга тыгыла-тыгыла тартты, үлем чалгысы уңны-сулны, алны-артны, асны-өсне аермыйча селтәнде дә селтәнде.
– Йа Хода! Ялварам синнән: туктат! Үземдә булган соңгы нәрсәмне ал – сине яратуымны. Туктат!..
Бу юлы аның сүзе ишетелде, ялвару сүзе барып җитте: сугыш аның соңгы юанычын – яратуын тартып алды, полковник Кулунчаковны, аның Арсениен.
Ходай Тәгаләгә шулай кирәк булган, күрәсең, алар ниндидер кодрәт белән шул мәхшәрдә бер-берсенә тап булдылар. Чиксез газапта тилмергән адәм балаларын ярату хисен Мария бөтен барлыгы белән Арсениена бирде һәм бөтен тулылыгында үзенә дә алды. Бу аның сагындырып килгән, канында шуңа кадәр яшеренеп яткан һәм чишмә сыман тыелгысыз төстә ургып чыккан беренче сөюе иде.
Һәм соңгысы.
Беренчесе өчен ул үлем белән тартышкан тормышка, бөек рухка рәхмәтле иде. Соңгысы өчен дә анда яшәүгә карата нәфрәт уянмады, ул күкләргә ләгънәт яудырмады. Аның кайгысы һәм бәласе аңа күктән иңмәде. Ул үзен генә гаепләде, үзен генә каргады, чөнки ул үзен үзе кояш астындагы сөю хисенә бирмәгән, ә бәлки үлемгә хезмәт иткән полковникка тапшырган булып чыкты. Хәрби киемдәге Понтий Пилатка...
Ул моны Кулунчаковның сигез солдатны үлемгә хөкем иткәнлеген белгәч һәм иренең үле гәүдәсен күргәч кенә аңлады. Аларның, соңыннан ишетүенчә, большевик булганлыгы Мариягә барыбер иде. Алар аның өчен беренче чиратта кеше һәм, солдатларның сөйләүләренә караганда, яхшы кешеләр булганнар. Начарлар өчен полковник, ихтимал, үз-үзен атмас иде. Димәк, алар Арсенийның аны – Марияне яратуыннан да көчлерәк булганнар; димәк, Арсенийның нәфрәте мәхәббәтне дә җиңгән!
Ә Мария мондый хыянәткә бара алмады. Ул аны җансыз калган килеш тә яратты һәм шул яратуыннан башка яшәү юклыгын аңлады. «Алайса, ярый, шулай булсын, – диде ул, Кулунчаковның башы өстендә соңгы сүзен әйтеп, – син сөюдән соң үлдең, ә мин үлемемнән соң да сөярмен».
Ул полковникның үле гәүдәсен ерак юлга алып чыгарлык табут ясауларын үтенде, һәм кара табутны революция ялкынында янган Россия аша Арсениеның туган җиренә кайтарып җиткерде. Полковникның туган җиренә, ә үзенең үләчәк җиренә. Ул алдан ук шундый карарга килде. Яисә ахырдан. Аермасы юк иде инде.
...Күмүчеләр таралды. Поп белән бер чанага утырып, Марфа Петровна да кайтып китте. Калын кар баскан зираттагы яңа кабер һәм гадәти үк булмаган бу кабердән артып калган зур кызгылт ком, таш, балчык өеме янында Мария белән Наймуш карт, аның чанага җигелгән сары аты гына басып калды. Чанага измәгә буялган агач тагарак, измә ясар өчен, учакта кар эретеп корымланган потлы чиләк, тагарак эчендәге дүрт көрәк, ике лом, балта һәм ике мастерок төялгән. Кабер читендә артып калган цементы белән киндер капчык, ике-өч дистә кирпеч ята. Карт аларны төямәде: мәеттән артканны кире алып кайтмыйлар, диде. Һәрхәлдә, шәригатьчә шулай. Монда, әлбәттә, урыс зираты, аларча ничектер, карт моны белми, ахыр килеп, үзенчә эшләде. Хуҗалыкка бик хаҗәт нәрсәләр дә кана, шулай да калдырырга кирәк дип санады. Бәла-каза эстәү ише килеп чыкмагае. Кирпечләрнең кемдер чанага ташлаганнарын да бушатты, пөхтәләп, кабер калкулыгы тирәли тезде. Аннары кайтырга җыенды: ат башына киертеп бәйләгән солы торбасын чишеп алды, аркалыкны күтәрде дә эзәренә кыстырылган тире бияләйләрен кагып киде.
– Кузгалыйк булмаса, дученка, – диде ул.
Мария әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде. Кулын кушырган көйгә кар киртләче белән кабер калкулыгы арасында ачылган былтыргы көрән һәм сары яфраклар, зират чүп-чары түшәлгән урынга баскан да боек, уйсыз-нисез карашын еракка – түбәндә яткан елга аръягына, буш киңлекләргә текәгән. Кайчагында гына, тирән итеп тын алганда, кыйгач уң кашын сикертеп куя. Җирдән себергән кар менә-менә аны, үзенә ияртеп, әллә кайларга алып китәр кебек. Ыргым-ыргым искән җил аның башына япкан һәм аркасына төшеп торган кызыл хачлы ак япмасын җилфердәтә, куян туны астыннан чыгып торган көрән күлмәге итәген шапылдатып балтырына сылый. Җил тынган бер мәлдә ул, әллә суык үткәнгә, әллә уйларыннан арыныпмы, иңбашын җыерды, тирән итеп сулыш алды, сулкылдады. Күңеле төбеннән авыр көрсенү авазы бәреп чыкты. Наймуш карт үз гомерендә байтак кешене җирләде, кемнеңдер вакытсыз яки бик вакытлы (картаеп, кеше кулына калмыйча, имгәк булып гомер сөрмичә, исәннәр җәфаламыйча, тыныч кына үлүне ул шулай санар яшькә җиткән иде инде) үлеменнән соң мондый көрсенүнең ни белдерүе аңа сер түгел. Мондый көрсенү – нәрсәнеңдер үзгәрүенә өмет баглауның тәмам сүрелүе, үлемнең чын булуын бар ачысы, хәсрәте белән бөтенләйгә кабул итү, инде соңгы тапкыр хушлашу билгесе ул. Шуннан соң кешедә яшәүне дәвам иттерергә кирәклеге турындагы уй яңара, үл үзен «үлгән артыннан үлеп булмый» дигән юанычка тапшыра. Кеше яңадан өнгә әйләнеп кайта һәм тора-бара шулай тирән итеп төшләрендә генә көрсенә башлый инде.
Бу юлы Мариянең көрсенүе картны алдады. Кырыс өнне җәяүле буран тәгәрәтеп алып китте, шуннан соңгы вакыйга яман, буталчык, аңлаешсыз төш сурәтендә Наймушны ахыргы көннәренә чаклы изалап, саташтырып, миңгерәтеп йөртте.
Соңга табарак бу вакыйга төсен җуя, ерагаеп томанлана башлады, ә кичереше хәтер сукмакларында югала төште төшүен. Авыр тәэсире дә таралды, басылды. Аның хакында уйларга яки кешеләргә сөйләргә туры килгәндә, картның күз алдында иң алдан чана башына сөяп куелган урыс иконасы, аңа төшерелгән кырыс та, моңсу да карашлы хатын кыз сурәте пәйда була иде. Хәтер әнә шул сурәттән арына алмыйча йөдәтте. Аны хәтердән балта түтәсе белән мичкә төбен сугып төшергән ише итеп кенә чыгарып ташларлык түгел иде инде. Мариянең йөзе белән шул сурәт чырае аның аңында бергә кушылып терелә торган булды. Мөселман диненең канга сеңгән кануннары, ата-бабалар йоласына буйсыну, гореф-гадәт алдындагы бурыч, тормыш итү ырымнарына тугрылык хисе кяферләр йөз баглап чукынган яисә баш иеп дога кылган нәрсәләргә, уйда чагылсалар да, күзгә күренсәләр дә, өч тапкыр ян-якка төкергәләп, әгузе-бисмилла әйтергә куша. Югыйсә Алла гөнаһ һәм тәмуг утында көйрәтәм дип яный. Ә Наймуш чана башындагы ул иконага кырын карарга ирексездән дә, ялгышып та базмады, шулай итсә, Мариянең битенә төкерү, үзенең җанын пычрату булыр шикелле иде.
– Син мине шушында җирләрсең, бабакай, – диде Мария.
– Шту син, дученка, авызыңнан җил алсын! Үзеңчә чукын да кайтып китик. Бакчы, җәяүле буран котыра, салкын тимәгәе. Исәннәргә саулык кирәк.
– Саулык исәннәргә кирәк, – диде Мария, картның сүзен үзенчә җөпләп.
– Әйе, синең белән миңа. Бигрәк тә сиңа. Синең әле чәчәк чагың, яшисе дә яшисе.
– Инде үләсе. Хәзер, шушында, – диде хатын. Ул зират каеннары һәм наратларның шаулавына, ыңгырашуларына сагаеп колак салды.
Наймуш карт кеткелдәп көлеп җибәрде: янәсе, аның сүзен шаяртуга алуы.
Мария чана янына килде дә карлы саламга тезләнде, иконага йөзен баглап, тиз-тиз өч мәртәбә чукынып алды.
Җил көчәя барды, атның койрыгын, ялын җилфердәтте, яңа кабергә учлап-учлап кар китереп сипте, көрттән көрткә сары каен яфраклары куды.
Ә күк йөзе аяз диярлек. Бары тик юка дымык пәрдәсе белән генә эретелгән, аның аша кояш эрегән кургаштай елкылдап күренә.
Мария, карны шыгырдатып, чана башына таба китте һәм иконаны алып, күкрәгенә кысты. Иконадагы сурәтне кояш чагылышы каплады, ул бер генә мәлгә тоныгаеп юкка чыкты да, Мария кузгалган саен, әле өлешчә, әле тулаем ачылгалады.
– Мине шушында җирләрсең, бабайка, Арсений янына, – диде Мария, мәрмәрдәй ак һәм түгәрәк ияге белән кабергә ишарәләп.
– Помилуй, дученка! Ходаң кичермәс сүз сөйлисең!..
– Беләм, Ходай кичермәс. Күрәм: син изге күңелле кеше, син кичерерсең.
– Кайтыйк, дученка. Вакыт. Әйдә, утыр, – дип, Наймуш карт аның иңбашына кагылды. – Тәмам өшәнгәнсең, хәсрәт аңыңны томалаган. Әйдә, – диде ул, хатынны үзенәрәк тартып.
Мария аркасы белән картның күкрәгенә елышты да, кинәт тартылып, аңа күтәрелеп карады. Битенә алсулык йөгерде, якты күзендә рәнҗеш һәм газап чаткысы чагылды. Ул куян мамыгыннан бәйләнгән бияләйләрен алмаш-тилмәш салды, алар аның аяк астына төште. Наймуш карт аларны күтәрергә иелгән җиреннән хатынның тавышын ишетте:
– Иконаны баш очыма куярсың, бабайка. Югыйсә табутсыз гөнаһ. Ярый, Богоматерь ярлыкар һәм саклар әле.
Аның тавышы шулкадәр дә ачык, чиста, нык иде ки, Наймушның бияләйләргә үрелгән кулы ярты юлда тукталып калды. Ул, хәле китеп, җиргә чүкте. Акылына зыян килгән мәллә моның, дип уйлады ул, хатынга күтәрелеп карарга базмыйча. Алай дисәң, һич тә охшамаган. Әнә ничек катгый, риясыз әйтә бит. Әче җил ыргымнары арасында ул Мариянең тирән, өзек-өзек сулаганын ишетте һәм күз кырые белән аның ялангач кулын тун изүенә тыкканын шәйләде. «Туңа, күрәсең. Кулын җылыта. Яхшы, җылыт, балакай, җылыт», – дип уйлады ул һәм күңеленә куаныч, җиңеллек йөгергәнен тоеп, тураеп басты.
– Мин анда, чана башында, акча калдырдым. Алдагы хезмәтеңә күрә азрактыр, ләкин сәдака гына да түгел, – диде Мария.
Карт, елмаеп, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып:
– Әйдәле, дученка, утыр, утыр. Өстеңә толып ябармын. Яңа түгел, мәгәр ышанычлы. Тиз җылынырсың, – диде, күбрәк сөйләве белән аның игътибарын җәлеп итәсе килде.
– Әйе, әйе, тиз, – диде хатын һәм вак кына калтыранган, салкыннан күшеккән, кызарып чыккан кулы белән изүеннән кара ефәк бауга тагылган ниндидер сары тимер суырып чыгарды.
Наймуш тәмам тынычланды, төлке бүреген батырыбрак киде. Хәзер ул Марияне ашыктырмаска булды. «Игә килде бугай, бахыр, – дип уйлады ул, – бакчы, сәгатенә карый».
Тимер кисәге хатынның күшеккән бармакларына буйсынмады. Аңа күкрәгенә кыскан иконадан арынырга туры килде. Икона аның затлы күннән тегелгән итек башына шуып төште дә сурәтле ягы белән туфрак түмгәгенә капланды. Шуннан соң Мария, кабаланып, озын бармак очлары белән тимер кисәгенә ябышты, ак тырнакларын аның ярыгына каптырды.
– Ходай хакына кичерә күр, бабайка, – диде Мария, каны качкан иренен калтыратып, – мин дә һичкемне каргамыйм.
– Оныт, дученка. Була торган хәл анысы. Җан ачысы телгә шайтан төкертә инде ул шулай. Теге сүзләреңне син үзең түгел, шайтан әйттерде аны.
Ниһаять, тимер кисәгенең капкачы ачылды. Хатын аны уң кулының бармак очларында тоткан килеш иелде дә сулына бер уч кар йомарлап алды. Турайгач, аны авызына капты һәм, башын күтәреп, тимер кисәген капылт тел өстенә каплады.
– Яхшы... – диде ул, иренен ялап. – Шулай яхшырак... Миңа карама...
Яшь хатынның нишләгәне, ниһаять, картның зиһененә барып җитте. Шулай да аның күңелендә моның чын түгеллегенә соңгы мыскал өмете бар иде әле. Хәлсез сыгылып төшкән һәм кар киртләченә аркасын терәп утырган хатын тагын эндәшер, аяк очында яткан бияләйләренә үрелер, аның юату сүзләрен тыңлап, шуның берсе белән картның җыерчыклы битен кычыттырып һәм туңдырып тәгәрәгән саран күз яшьләрен сөртеп алыр, ягымлы итеп: «Кайтыйк инде, бабайка», – дияр кебек тоелды. Наймуш, шушы өмет чаткысына өстәмә тотнак, ышаныч табарга теләгәндәй, кояшка карады. Анда, кызыл кояш диңгезендә, җилгә каршы ялгыз козгын очып бара иде.
– Әй балакай! Ата-анаңның бер газизе булгансыңдыр инде син, ә? – диде карт калтыранган һәм карлыккан тавыш белән.
Ул җирән йонлы калын бияләйләрен киндердән суккан кызыл, чуклы эзәренә кыстырды да, Марияне турылап сузып салгач, чанадан көрәк алды һәм гомеренә беренче тапкыр яңа күмелгән каберне ачарга тотынды.
– Бисмилләһир рахмәнир-рахим...
Кул, аяк, бил мускулларын киереп, ул, каерып-каерып, туфрак ыргытты. Күз яшен салкын җил киптерде, ә чигәсенә һәм борынына вак тир бәреп чыкты, чал сакал-мыегына сарган бәсне кайнар сулыш, эретеп, бозга әйләндерде. Ул кабернең елгага караган ягыннан казып керде. Чөнки мужиклар кирпечләрне каршы яктан кабер чокырының читенә терәтеп өйделәр, ә ул казып төшкән якта ара шактый иде. Көпшәк җирне яртылаштан күбрәк, үз буе диярлек казып ыргыткач, Наймуш өскә менде, чанадагы тагарактан лом, мастерок алып, тагын чокырга төште, әле катып өлгермәгән измәне зарарламаска тырышып, стенада сузылып керердәй тишек уйды...
Аннары Марияне төшереп салды, кирпечләрне яңабаштан яхшылап тезде. Каберне әүвәлгечә күмгәч һәм эш коралларын җыйнагач, ул сары атының яңак асты чокырын кашып торды.
– Без яктыда әле, малкай, – дип сөйләнде ул. – Тегендә караңгы. Монда салкын, ә анда җылы. Аларга барыбер инде, тик безнең дә үләсебез бар әле... Алар алданрак китеп барды, безгә соңрак туры килер, билгеле... Хәер, нәкъ вакытында өлгерербез, малкай, нәкъ вакытында!..
Дилбегәсен тотып, ул үрәчә читенә елышып утырды һәм атны бая кайтып киткән атлар, чаналар, кешеләрдән калган, инде кар күмеп бетерә язган сукмакка – зират үре каплаган урыс авылы ягына борды.
Карт каеннарның ак шәрә ботакларында бүген генә әйләнеп кайткан кара каргалар бөрешеп утыра иде. Кошлар кинәт тузгып күтәрелделәр дә, кыйгачлап әйләнеп килгәч, чиркәү гөмбәзләренә кундылар.
– Сизәсеңме, малкай, яз килде, – диде Наймуш карт. – Яңа яз.
X
...Җитмеш елның аргы ягыннан Солтан Наймушин белән Степан Масленниковка полковник Кулунчаков карап тора иде.
– Карале, Степан! – дип кабатлады Солтан. Мәетнең карашыннан ышыкланырлык бернинди калкан юк, шулай ук аңа җитәргә комачауларлык һичнинди киртә дә юк иде. Ул караш компас угыдай тайпылышсыз иде, чөнки ул үлеләр дөньясы белән тереләр дөньясы арасында ачылды. Ә ул ара, мәгълүм ки, якты дөньяга караганда киңрәк, тирәнрәк: тормышны гына түгел, кеше язмышларын да сыйдыра.
Тәрегә сөяп куелган полковник Кулунчаковның күзе ачылган иде.
«Карале, Степан!» – дип кычкырганчы, Солтан мәет чыраеның тимгел-тимгел куе кызыл таплар белән каплануын күрде. Йә оялган, йә нәфрәтләнгән, йә ярсыган диярсең. Гүя аларның мыскыллы мөгамәләсен, җор төстә, кимсетеп, хурлап сөйләшүләрен күтәрә, кабул итә алмаган! Кызыл тимгелләр җәелде, таралды, аның бөтен чыраен тутырды. Ачуы, ярсуы чамадан тыш көчле эчке тетрәүгә әйләнеп, мәетнең чыраен бугандагы кебек зәңгәрләтте, баклажан төсенә кертте. Һәм менә ул негрныкыдай, кара-кучкыл булып калды.
Шулчакта аның керфекләре кыймылдады, күзе ачыла башлады! Ул да түгел, ияге салынып төште.
Солтан үзен сәерсендергән чит, үткер карашны шушы мәлдә тойды да инде.
Полковникның күзе зәңгәр иде. Анда, язгы ташудан соң яр буенда торып калган боз кантарындагы шикелле, кояш нуры чагылды. Аннары аның күзенә әйтерсең кан сауды: кызарды, аннан соң шәмәхә төскә керде һәм, ниһаять, каралды. Гүяки әле генә дөрләп торган күмер сүрелде, сүнде, суынды. Бераздан, кара чырай белән кушылып, күз юкка чыккандай булды. Мәетнең карашы, ерак йолдызларның озак һәм соңарып килгән яктылыгы кебек, җитмеш еллык элеккеге вакыттан юлга чыгып, бүгенге көн аша төпсез мәңгелеккә китеп барды.
Солтан Наймушин ул зәңгәр карашның үз җаны аша да узганын кичерде. Шул рәвешчә, мәһабәт койрыклары белән планеталарга орынып диярлек, галәм дәрвишләре – кометалар очып уза. Ихтимал, полковник Кулунчаковның күз карашы Солтанның җанында да үз эзен калдыргандыр. Бер үк вакытта ул үзе белән Солтанның күңеленнән дә нидер алып, ияртеп китмәде микән? Һәм аны йолдызлар арасында таратып, чәчеп йөрмәс микән? Әгәр дә ул караш озак сәфәреннән соң әйләнеп кайтса? Анда Солтанның күңеле ничек чагылыр? Ул, полковникның карашын эләктереп алып, кире кайтарырга теләгәндәй, күккә карады. Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Ничек яратылса, шул төсендә. Ә кешеләрнең ул күккә карашлары төрлечә: кем яшәү күзе белән, кем үлем күзе белән карый...
Мәет минут эчендә каралып чыкты, Солтан, моны вөҗдан газабы кичереп диярлек, моның нинди куркыныч, җан өшеткеч күренеш икәнен җаны белән тоеп кына түгел, аңы белән дә аңлап күзәтте.
– Нигә эчмисең, полковник? – диде Степан Масленников, кабер тынлыгын чигендереп. – А, беләм, син кан эчеп туйгансың... Аның чырае нигә каралганын беләсеңме, яшьти?
Солтан иңбашын җыерды, бер кәлимә сүз катасы килмәде.
– Безнең һава килешмәде. Болар табут һавасында гына бозылмый. Юл куйсалар, мин моның ишеләр яткан һәммә табутларны тузгытып ташлар идем.
– Кабер актару егет эше түгел.
– Кемдер кара эш тә эшләргә тиеш.
– Нигә?
– Җир каралмасын өчен.
– Ярый, актардың ди... Дөньяны сасытсыннармы?.. Хәзер моны кая куябыз? Ташлап китәбезме? Аны түгел, безне гаепләрләр. Эксгумация тыела.
– Статья чәпәрләр дип куркасыңмы? Исән калган булса, аны үз вакытында беренче очраган стенага терәп атарлар иде!
– Килешәм, ул – Каин. Тиешле җәзасын алган...
– Тиешле? Ул Алла карарының беренче хәрефен бозган.
– Кызык!
– Каин Аллага: «Миңа тиеш булган җәза күтәралмаслык авыр, һәм мине очраткан һәр кеше үтерәчәк», – дигән. Алла әйткән: «Каинны үтергән теләсә кемнән җиделәтә үч алыныр».
– Син Библияне ничек шулай бәйнә-бәйнә беләсең? – дип бүлдерде Солтан аны.
– Әфганстанда безгә ташлап калдыралар иде аны. Ял вакытында укыштыргаладык... Менә шул: полковник үз-үзен үтергән. Шулай итеп, Алланың хөкемен бозган. Каин үтерелергә тиеш түгел. Ул мәңге куылып яшәргә дучар ителгән.
– Җиделәтә үч... – дип кабатлады Солтан һәм актарылган табутка, чиксез газапка дучар ителгән шикелле, тәрегә сөяп куелган кара йөзле полковникка ишарәләп: – Шушымы инде синең җиделәтә үчең? – дип сорады.
Степан Масленников, мәсхәрәле елмаеп:
– Юк. Бусы шәхсән минем үчем – сигезенчесе, – диде.
– Ә алдагы җидесе кемнеке? Аларын кая ташлыйсың?
– Ул хөкемнән һәм җәзадан качкан. Тик аны кешеләр генә түгел, хәтта җир дә кабул итмәгән. Ничек кертеп яткырсалар, шулай тоткан. Шушыннан да мәңгерәк сөрелү бармы?
– Полковник каинлыгы өчен җиделәтә үчкә дучар ителгән. Ә син, Стёпа, мәңгелек сәфәреннән кайтарып, аны үлемсезлегеннән азат иттең түгелме? Ул әнә чери үк башлады инде. Котылды!
– Мин Алланы төзәтәм. Сигезенче үч – шактый саллы төзәтмә, – дип, Степан арлы-бирле йөренеп килде дә, биленә таянып һәм аягын киң җәеп, полковник мәете каршысына басты. – Бусы аның чәчәге генә әле. Җимешләре – алда. – Степан мәетнең учына кыстырылган стаканны алды, селтәнеп, табутның кургаш капкачына орды. Солтан зелпе куагы астыннан пырылдап кошлар күтәрелгәнне ишетте. Калай дөбердәвеннән курыкканнардыр. Степан, янга чыгып, агач тәрене алга этәрде, мәет табутка йөзтүбән капланды. Күкрәгендәге тәреләре тонык кына зыңлап алды. Полковникның кара итекләре генә тырпаеп калды.
– Аудиенция тәмам, – диде Степан.
Ул, мәетнең баш ягына басып, аны үз урынына тартып яткырды. Нидер уйлап торгач, кулын тыгып, тәреләрен йолкып чыгарды һәм, күлмәген киеп, аларны үз түшенә такты.
– Честь имею! – диде ул, үкчәсен үкчәгә бәргәндәй итеп. – Булыш, яшьти.
Табутның капкачларын яптылар. Кара-каршы басып күтәрделәр. Солтан склепка таба атламакчы иде, Степан туктатты.
– А, юк, – диде ул. – Мин аны ераккарак сөрәм. Инде минем хөкемне татысын... Елгага аны, елгага! Мәңгелек сәфәргә!
Һәм алар, тез тиңентен кереп, табутны суга салдылар. Степан аны яланаягы белән эчкәре этеп җибәрде. Табут елга агымына буйсынып агып китте. Аңа күләгәсе иярде.
Солтан, ярга чыккач:
– Ә дулкын кагып чыгарса? – диде.
– Аны һәркем, бу ярдан да, теге ярдан да тибеп, ары озатачак, – диде Степан.
Солтан, ком алып, аны учтан учка агызды. «Бу ярдан да, теге ярдан да, – дип уйлады ул. – Яшәгән дә инде кеше – ни тегендә, ни монда тукталыр урыны юк. Ни җирдә, ни күктә. Галәмдәге «чёрная дыра» кебек: бар да, юк та...» Ком бөртекләре аның учыннан коелып бетте, таш араларында югалды.
Су коендылар. Киенделәр, ярдагы әйберләрне көймәгә төяделәр. Степан көймә моторын кабызды. Утырышып, инеш тамагына кереп киткәндә, Солтан артка борылып карады. Кара табут көймә дулкыннарында чайкала иде. Яр буш. Учак урыны гына каралып тора.
Бу юлы Солтан үзләрен озатып калган карашны тоймады.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Кояшка таба
I
Күктә йолдызлар, җирдә кешеләр язмышы, елгалар, елга төпләрендә ком бөртекләре ага да ага, ага да ага. Болардан да астарак тагын бер елга ага икән әле. Димәк, алар икәү: бер елга Кояш астында, икенче елга Җир астында. Таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан кысып чыгарган салкын чишмәсе аша Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте: «Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, мине ишет инде, – диде. – Мин синең дөньяда барлыгыңны бик күптәннән беләм инде. Дөнья йөзенә баккан беренче чишмәңнән башлап, Зур суга тоташкан тын култыгыңа кадәр мин синең янәшәңдә агам. Җиде көн, җиде төн буена синең һәр борылышыңны диярлек озата барам, син Зур суга кушылгач та, мин бер көн буена синең юлдашың инде. Аннары безнең юлларыбыз аерыла: син Зур елга атлы анаң кочагына елышасың, ә мин, сине кайдадыр эзләп табармын, очратырмын, сүземне әйтермен һәм, ниһаять, үз кочагыма алырмын дигән өметкә ышанып, атам – Караңгылык патшалыгындагы озын-озак сәфәремне дәвам итәм. Шулай агам да агам, агам да агам инде. Арып-талчыгып, Зур диңгездәге соңгы тукталышыма барып җиткәч тә, мин сине эзлим инде, и Сылу елга! Тик таба алмыйм инде. Фәкать яктылык патшалыгына томан булып, болытлар булып таралган ак сулышыңны гына тоям инде. Шунда синең зәңгәр күзле чишмәләреңне, чәчең булып кыштырдаган зифа камышларыңны, балыклар иркенләп уйнашкан тын чоңгылларыңны, сыгылмалы борылышларыңны, тау күкрәкләре арасыннан җиде көн, җиде төн аккан сылу буеңны сагынуыма түзә алмыйча, мин, ургый-ургый, бер елап алам инде. Сагышымның ачысы Зур диңгезгә тозлы күз яшем булып тарала да төпкә тона инде. Үзем зәңгәр дулкыннарга әвереләм дә, ярдан ярга бәрелә-сугыла, сине эзлим, сине эзлим инде. Утрауларның җылы кыяларын, су төбендәге салкын тауларның түбәләрен кагам, Зур диңгезнең тар бугазын үтеп, Чиксез дәрьяларга барып чыгам инде. Дәртем айкала да чайкала, ә дәрманым басылганнан-басыла, сүрелгәннән-сүрелә инде. Син һичкайда юксың, юксың инде. Сине кайчандыр кайдадыр табарыма өметем тәмам өзелгәч, «Аһ!» дигән тыннары белән Яктылык патшасы мине үзенә күтәрә. Ә бу чакта синең томанга әверелгән ак сулышыңны көчле җилләр һәм кара болытлар ерак-еракларга куып киткән була инде. Шуннан соң көмеш түбәтәйле тауларга карый-карый, җем-җем иткән нурлы йолдызларга бага-бага, сине ияртеп киткән кара болытларның кайсы тарафларга юнәлгәнен җитез җилләрдән сораша-сораша, очар кошларның Җир белән Кояш арасындагы хәтәр юлларын буйлый-буйлый, мин яңадан атам – Караңгылык патшасы биләмәләренә әйләнеп кайтам инде. Шунда мин тагын синең тау итәкләренә орынып типкән йөрәгең тавышын ишетәм инде, йолдызлар чумып-чумып уйный торган күзләреңне уйлыйм инде, ташлар булып ташларны елаткан чыңлы җырыңны тыңлыйм инде, суларыңны эчкән сандугачлардан көнлим инде. Шунда мин синең зәңгәрсу йөзеңә, көмеш тәнеңә кара кутырлар булып ябышучы җир майлары агызган, мал-туар тиресләре кушкан, чүп-чар түккән кешеләргә нәфрәтләнәм инде.
Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, хәзер синең Олы борылышыңа минем йөрәгемнән салкын чишмә булып бәреп чыккан сүземне тыңла инде! Сине юксынуым, кызгануым ахыр чиккә җитте инде. Караңгы ярларыма сыя алмаган хисләремнең барысын да йөрәгемә туплап, мин бу иртәне гайрәтле күкрәгемне киерермен дә, караңгы күгем булып яткан тау-ташларны тетрәтә-тетрәтә сиңа таба сукмагымны салырмын инде. Юллар ачылыр, ә син көт инде. Мин сине бик сөям. Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, ялгызың гына акма, миңа кил инде. Минем дә синеке шикелле җайлы ярларым, тын чоңгылларым бар инде. Минем синдә булмаган иркен мәгарәләрем, шаулы шарламаларым, караңгы күгемнән асылынып торган таш сөңге очларында ялкынлы зөбәрҗәтләрем, чоңгылларым төпләренә җыелган уч-уч алтын комнарым бар инде. Боларның барысы да, барысы да ошбу таңнан синекеләр булсын инде».
Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан бәреп чыккан чишмәсе аша болай җавап кайтарды: «Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, мине ишет инде! – диде. – Миңа да хәзер синең дөньяда барлыгың билгеле инде. Җиде көн, җиде төн аккан, шуңа өстәп, анам – Зур елгага кушылгач та, бер көн буена дәвам иткән бөтен буем белән мин дә бетмәс-төкәнмәс вакытлардан бирле гел түбәнгә – сиңа якынрак булган җирләргә таба тартылам инде. Икебезнең арадагы калын балчык, каты таш катламнарын, йолдызлардан да күбрәк сандагы ком бөртекләренә әверелдереп, мин әллә кайларга таратам инде. Мин түбәнтен төшәм дә төшәм, ә ярларым биегәйгәннән-биегәя бара инде. Минем шулай киңәйгәннән-киңәясем, тирәнәйгәннән-тирәнәясем һәм үземә Якты дөнья астындагы бар суларны сыйдырасым килә инде. Акты суым, үтте вакыт, ә мине өр-яңадан ярларымның читләренә кайтардылар: минем билемә язгы ташуларым да җиңалмаслык буа дигән таш бер пута салдылар инде. Ярларымнан аштырдылар, күпме җирне суым белән бастырдылар: хәзер минем иркен, яшел үзәннәрем ләм баскан су төпләре инде; җырчы кошлар оя корган әрәмәләрем тәмам корып бетте инде; бал кортлары татлы сулар җыйган чуар чәчәкләр әллә кайчан сулды инде; кыр казлары язын-көзен канат кага, ә торналар бии торган тигезлекләр тук бакалар өе инде; күпме авыл нигезләрен, күпме зират каберләрен вак комнарга әверелдереп, чиксез дөнья кочагына тараттым, җәйдем инде. Миңа кирәк булган һәм мин кирәк булган һәммә нәрсә миңа якын, кадерле инде. Уртабызда мин төшә алмаслык, ә син менә алмаслык ара инде. Минем өметем, синең теләгең икебезнең дә сулары юа, чистарта алмаслык кара инде».
Таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан кысып чыгарган чишмәсе аша Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте: «Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, миңа ышан инде, – диде. – Бу дөньяда яктылыктан караңгылыкка, караңгылыктан яктылыкка акмый торган сулар, ишетелми торган сүзләр юк инде. Бу дөньяда араларны якынайткан, караларны юкка чыгарган Мәхәббәт бар инде».
Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары арасында ачылган тар ярык аша бәреп чыккан салкын чишмәсе аркылы янә мондый җавабын бирде: «Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, минем белән килеш, – диде. – Бу дөньяда араларны тагын да ерагайткан, караларны тагын да каралткан Нәфрәт тә бар инде. Синең дә ярларың уңайлыдыр, чишмәләрең җырлыдыр, борылышларың текәдер, чоңгылларың тындыр инде. Мин синең үземдә булмаган мәгарәләрең иркенлегенә, шарламаларың шавына, караңгы күгеңнән асылынып торган таш сөңгеләрең очларындагы зөбәрҗәтләреңнең асыллыгына, чоңгылларың төпләрендәге алтын комнарыңның сары яктылыгына мөкиббәнмен инде. Икәү бергә араларны тизрәк үтү, һәммә караларны чистарак юу җиңелрәк тә булыр иде инде. Әмма бу дөнья мине тикмәгә генә Кояш астындагы Сылу елга итеп яратмагандыр лабаса инде. Сиңа китсәм, Кояш асты нишләр инде? Чишмәләрем кибәр, ярларым коргаксып җимерелер, ишелер, камышларым саргаешып корыр, балыкларым сусар, кошларым тынар, киекләрем качар, комнарым тузан булып очар инде. Ә иң мөһиме: язгы-җәйге айлы кичләрдә парлашып килеп, камышларымнан да назлырак пышылдашкан яшьләр, җәйге челләләрдә балыкларымнан да елгыррак йөзгән балалар, сагынышкан-аерылышкан чакларында сандугачларымнан да моңлырак җырлаган, якты дөньяга килгән бала-чагаларын суымда коендырган, ата-аналары соңгы сулыш алыр алдыннан аларның иреннәренә каурый белән чишмәләремнең салкын тамчыларын тидергән ир-ат, хатын-кыз нишләр инде? Сиңа китсәм, боларның һәммәсенең миңа нәфрәте иксез-чиксез булыр инде. Язмышлардан узмыш юктыр; шулай икән, мин – Кояш астындагы Сылу елга, ә син Җир астындагы Дәртле елга килеш үз ярларыбызда гына агыйк инде».
II
Масленниковларның умарталы алма бакчалары артындагы яңа мунчалары янына килеп туктагач, Солтан Наймушин, артка – кояш нурларында җемелдәп яткан инешкә таба борылып:
– Без тегендә нәрсәдер оныттык, – диде.
Степан моторны күтәртеп куйган, такта басмага чыгып, көймәне чылбырлап бәйләргә җыена иде. Ул, көймә төбенә караш ташлап:
– Бау белән ломны онытканбыз... Төкерсәнә! Тимер-томыр беткәнме? – диде.
– Каберне томаларга онытканбыз, Степан.
– Шулай икән шул, – диде Степан, башын кашып. – Ярый, көн бетмәгән. Өлгерербез. Хәзер черем итеп алырга кирәк.
– Нинди йокы? Минем бабайлар белән умарталыкка барасым бар. Шуңа кадәр томалап меникме әллә?
– Кем күрә соң аны? Анда эт тә йөрми. Чәчү вакыты.
– Яхшы түгел. Болай да арттырып ташладык... Өстә тормасын. Йә төшкә керер...
– Бәйләнчек чебен белән бер икәнсең! – дип көлде Степан. – Утыр, әйдә!
Руль төбенә утырып, көймә моторын суга төшереп кабызды. Көймә янтаеп борылды да, борынын чөеп, алга ыргылды.
Инеш култыгына барып җитә алмадылар: мотор ике-өч тапкыр төчкерде дә сүнде. Көймә су иркендә килеш акрын гына ага башлады. Ул кузгаткан дулкыннар яр буендагы кыякларга, талларга какты. Каршыдагы биек ярлы ерганак тамагыннан ялгыз челән, күтәрелеп, салмак кына зур су тарафына очты.
– Килеп җиттек! – диде Степан, сүгенеп.
– Ватылдыкмыни?
– Бензины беткән лә! Ишкәк тә юк... Инде менә мотор калакларын киптереп утыр...
Степан гадәтенчә ах-вах килде, кабаланды, чын-чынлап пошынды, юан ботларын чапкалады.
– Барып җитә яздык инде, – диде Солтан.
– Җитә яздык та бит... кайтасы бар ич әле! – диде Степан һәм сандыктан канистр алып селеккәләде. – Тамчысы да калмаган, ичмасам!
– Алайса, син авылдан бензин алып кил, ә мин тегендә бара торыйм.
– Ник авылга? Асфальт юл якынрак. Берәр шофёр бирер әле. Башта, әйдә, каберне томалап киләбез.
Ян-яктан уч белән ишә-ишә, ярга чыктылар. Көймәне ләмгә тартып менгерделәр, кеше-кара күзеннән яшереп, өстенә ике-өч тал чыбыгы сындырып салдылар.
Зиратка турылай суктырып киттеләр. Туфрак кипкән инде, аяк асты коры. Кыр читенә өеп куелган торф таулары арасындагы әрәмәдән өч кыр үрдәге күтәрелде дә, киң әйләнеш ясап кайткач, кире кунды. Тургайлар сайрый, кайдадыр урман күгәрчене гөрелди иде. Солтан ялтырап яткан түгәрәк күл читендәге былтыргы камыш арасында бака челәне шәйләп, бераз шуңа карап торды. Кош аны әллә күрде, әллә юк, – сәламләгән кебек, озын муенын салмак кына ян-якка чайкады.
Киртләч яр буенча ары киттеләр. Сул якта, яктырып, елга көзгесе ачылды.
Степанның итеге лаштыр-лоштыр килә. Ул нидер әйтте, Солтан ишетмәде.
– Нәрсә дидең? – дип сорады ул.
– Теге хатынны әйтәм әле.
– Кайсы?
– Кабердәге инде! Сөякләр иясе... Полковник Кулунчаковны күмгәч, кабере өстендә агу эчкән.
Һавадан зират исе килә иде инде. Соры комда кабырчыклардан купкан перламутр бөртекләре җемелдәшә.
– Ник дәшмисең? – дип сорады Степан.
– Килеп җиттек.
Борылышны узуга, зиһенне томалардай тамашага тап булдылар.
Бая алар агызып җибәргән табут, буе белән каралып, склеп турысында ята иде!
Исләре-акыллары китте: туктап, юлдашлар бер-берсенә караштылар. Шикләнгән шикелле, табутны читтән урап узгач, Степан тубыктан суга кереп басты.
– Ә су ага! – дип кычкырды ул.
– Акмый нишләсен тагын?
– Аска таба ага, кирегә түгел!
Солтан, чит кеше юк микән дип, ялт-йолт тирә-юньне күзәтә иде, кычкырып көлеп җибәрде.
– Нигә ыржаясың?! – диде Степан, судан чыгып. – Агып киткәнен үз күзебез белән карап калдык ич!
– Үзе йөзеп кайткандыр. Паспорты юк, пропискасы кабердә... Кая барсын ул?
– Әһә, йөзеп... Көймәсе бар, ишкәген каян алды икән соң? – дип, Степан табутны этеп карады. Ул баш ягы белән комда нык ята иде. Алар онытып калдырган бау-капкач өстендә, юеш.
Степан сүс бауны кулына алды, яңа күргәндәй әйләндергәләп карады.
– Сөйрәп китергәннәр... Кем? Әллә шул арада бурлаклар яллап өлгергәнме? – диде ул һәм табутка тибеп алды. – Яхшы чакта апартаментына олактырырга кирәк моны, яшьти. Бакча башыңа килеп туктарга да күп сорамас бу үҗәт!
– Кунакка дәшәрсең. Мунча керерсез. Аркаңны чабындырыр.
Степан бауны ачу белән ташка орды.
– Кемдер сөйрәп китергән ич инде аны?!
Кемнедер куып җитәргә ашкынган сыман, ул ярга ташланды, ләкин ул турыдан менә алмады, аяк астыннан комташ ишелеп, һәр талпынышы саен кирегә шуды. Солтан ярдәме белән өскә менгәч, ул аңа кулын сузды, үрмәләргә булышты.
Һичкем юк иде. Чиркәү янын урадылар, үр кашына күтәрелделәр. Солтан хәтта агач ябалдашларына да күз атты.
– Шайтан эше бу! – диде Степан.
Чиркәү эчен карап чыккач, авыш нарат янына әйләнеп кайттылар. Степан үзен курку биләгәнен тойды. Ә Солтан ояла иде.
– Дөрестән дә, безне кемдер күзәтеп торган булса? – дип сорады Солтан. «Ә күзәтеп тормаса, оят булмас идеме? – дип уйлады ул. – Мин үз-үземне күзәтмәдеммени? Үземнән дә яхшырак итеп мине кем күзәтсен?»
Ул йөрәгенең сулкылдап тибә башлаганын тойды. Ирене кипте.
Су читенә йөгереп килеп, ул хайваннар шикелле аяк-кулына таянды да болганчык су эчте. Кояшта каралып яткан табут аны куркыта һәм җирәндерә иде инде. Табутны склепка кертеп томаламыйча, ул моннан беркая да китә алмаганын аңлады. Табут аның үткәнен һәм киләчәген агулаячак, баш очындагы кояшны гына түгел, бәлки төнге йолдызларны да күләгәләп торачак иде. Баскан җирен баткаклык итәр, ә сулыйсы һаваны боз хәленә китерер. Ул шушыннан башка һәрнәрсәне онытты, хәрәкәтсез калды, карашы анда-монда төште, тик берни күрмәде, бер тавыш та ишетмәде. Дөнья кечерәйде, табут зурайганнан-зурайды шикелле. Вакыт туктады.
Кинәт ул бүген бер тапкыр да сәгатькә карамаганын исенә төшерде. Кул сәгатен ике кат такты бит инде: иртән киенгәндә һәм бая су коенгач. Ә вакытның кирәге чыкмаган, димәк. Яшәмәгән кебек. Яшәмәгәннәргә вакыт нигә кирәк?
«Яшәмәгәннәргә? – дип уйлады Солтан Наймушин, бу уен чит кешедән ишеткән сыман. – Мин бүген яшәмиммени? Күрәм бит: су ага, нарат авыш, учак сүнгән, табут кара...»
Ул сәгатенә карарга тагын онытты. Аңа кинәт бу табут эчендә үзе томаланып яткандыр һәм мең елдан соң яңа гына якты дөньяга чыгып баскандыр кебек тоелды. Бабасы Кадрәкне, дәү бабасы Чанышны чакырып кычкырасы килде. Алар, бәлки, умарталыкка килеп җиткәннәрдер инде, оныкларын көтәләрдер... «Әни!» – дип кычкырудан да мәгънә юк. Атасы тагын да ераграк – әйләнеп кайтмый торган җирдә... Камәрия дә килмәде. Әле дә ярый килмәде. Ул куркыр иде. «Һәм минем бу хурлыкта калуымны кичерә алмас иде. Миңа аның тагын бер тапкыр кичерүе һич тә кирәк түгел инде!»
...Кабергә тагын бер тапкыр керүе аннан табутны алып чыгуга караганда күпкә авыррак булды. Әйтерсең лә монда алар түгел, бәлки бүтән, аларга бөтенләй билгесез кешеләр, ә алар – читтән күзәтүчеләр генә. Ул гынамы соң: Солтанга үзенең шул читтән күзәтүләрен дә кемдер карап тора кебек тоелды.
– Йолкып ат әле шул «тавык тәпиләре»н! – дип кычкырды ул Степанга. Тимер тәреләрнең ара-тирә зыңлап алулары Солтанның ачуын китерде.
– Торсыннар, – диде Степан тыныч кына. – Ашарга сорамыйлар ич.
Табутны, кабердән чыгаргандагы шикелле үк, бау белән урап, аяк башыннан тишеккә күтәрделәр, элекке урынына урнаштырдылар. Тирләп беттеләр, сулулары капты. Аларны башлары турысыннан склеп гөмбәзе баса, ә җаннарына кургашындай авыр тынлык иңә иде. Монда, кабер эчендә, бер генә тере җан калган кебек: Алла анасының бөек Казан исеме белән эретелгән иконасындагы сурәте. Солтан маңгаендагы салкын тирне сөрткәндә, беләге астыннан аның карашы белән очрашты.
– Йә, – диде Степан, – утырышыйк.
– Монда калырга җыенмыйсыңдыр ич? Тизрәк таярга кирәк!
– Юлга чыгар алдыннан диюем. Ә юл озын. Безнең яшисебез бар әле.
Степан табутка утырды.
– Бигайбә, полковник, – диде ул, учы белән капкачка шапылдаткалап, – үпкәләп калма. Без синдә кунакта булдык, син – бездә. Күрдең: дөньяда без бар. Без монда, җир астында да бар. Шулай булгач, тынычланып ятам димә, агайне.
Ул басты. Кирпеч ватыгы алып, тишеккә каршы яктагы стенага тырнап яза, башлады.
«Здесь были Степан и Султан», – дип укыды Солтан.
– Көнен куйыйммы? – дип сорады Степан.
– Монда көн дә, вакыт та юк. Монда мәңгелек кенә бар.
– Ярый, алайса, болай...
Икенче сүз итеп, Степан яңа сүзләр тырнады: «XX век от Р Х».
– Эрхасы ни?
– От рождества Христова... – дигәч, Степан, хушлашкан шикелле, карашы белән кабер эчен айкап чыкты. – Вакыт. Бернәрсә дә онытмыйбызмы?
– Лом.
– Әйе, полковникка калдырырга ярамас. Казып чыкмасын тагын, – дип көлде Степан һәм ломны тышка ыргытты.
– Бетте бугай, – диде Солтан.
– Ә үзебез? Үзебезне онытып калдырмыйк тагын! – Башта әкрен генә, тора-бара бер-берсенең иңбашларына суккалап, этешә-төртешә, тыела алмыйча көләргә тотындылар.
– Үзебезне онытып!.. Кабердә!
– Уйлап та чыгарасың инде, корт чаккыры!
– Әле ярый туарга онытмаганбыз!
– Әле соң түгел. Үләргә онытыйк!
Аларның көлешүе кабергә генә сыймады, су ташкыны шикелле, тышка бәреп чыкты. Кояш яктырткан авызын ачып, склеп, ә аның белән бергә ташландык зират үзе сөяк-санаклары белән шаркылдап көләдер сыман иде. Көлү тавышын басарга, зиратны тынычландырырга теләгәндәй, узып баручы «Метеор» кузгаткан озын, киң дулкыннар ярга кагарга кереште.
Көлү тавышы зур ташны тотып торган ком бөртекләренең кайсысындыр урыныннан кузгатты һәм ул, үз артыннан башка ком бөртекләрен дә ияртеп, түбәнгә шуа башлады. Комбайн бункерыннан аккан ашлык кебек, тыгыз, йөгерек агым хасил булды. Таш асты бушаганнан-бушады. Ул, таянычын югалтып, урыннан купты, янтая, мәтәлә башлады, өстән үскән агач тамырын үз авырлыгы белән шартлатып өзде. Наратның кәүсәсе тартылып, ыңгырашып куйды.
III
Ата сандугачның җим табарга киткән чагы иде. Ана сандугач йомыркаларын басып утырды. Ул көтмәгәндә үз оясының калтыравын тоеп алды, куркудан йөрәге купты. Җир аның белән бергә зелпе куагының бер өлеше һәм оя авыша, иңә башлады. Сандугачның бөтен тәне белән югарыга омтыласы килде, ләкин ул канатларын ачмады. Җирне турыларга, тотып калырга теләгәндәй, оясына түшәлгән үлән сабакларын томшыгы белән кысты, ләкин урыныннан купмады. Югыйсә йомыркаларының тәгәрисен, коелышасын: сизенде. Ул аларны канатлары белән ояга кысты, куркуыннан, ата сандугачны чакырып, аваз салырга да онытты.
Аннары ояның бушлыкка очканын тойды. Ләкин ул шундук убыла башлаган зур ташка төшеп, бер генә мизгелгә тотрыклыланды, әмма тагын хәрәкәткә килде һәм янга, инде кире якка шуды. Соңгы мәлдә сандугач ояны ташларга, нарат агачы ябалдашлары арасыннан ертык булып күренгән, тик хәвефсез тоелган зәңгәр күккә ашкынмакчы булган иде. Өлгермәде. Әйләнә-тирәне ком кыштырдавы, таш чыкырдавы, агач, үлән тамырлары өзелгән тавышлар, тузан урады. Ул ата сандугачның томшыгына кыстырган сары күбәләкне ташлап ярдәмгә ашыгу, шөбһә, коткару, ләкин чарасыз калу белән тулып торган сызгыруын гына ишетеп калды. Ана сандугачның кабарынган йоннары, канат каурыйлары арасына туфрак, ком коелды. Аннары күз алдын таштай авыр куе караңгылык басты.
Дуслар склеп тишеген күләгә каплавын күрделәр, ә нарат агачының ауган чакта инде хәрәкәтсез калган таш өстенә авуын һәм аны кабер стенасына кысып, каплап куюын күз алларына китерә алмадылар. Эчкә ком, туфрак, вак ташлар коелды, тузан тулды. Кинәттән караңгылык, тынлык иңде.
– Нәрсә бу? – дип кычкырды Степан.
Солтан:
– Син кайда? – дип аваз салды. Әкрен генә әйтсә дә, тавышы яңгырап чыкты.
– Монда. Ә син?
– Килеп җиттек. Теге дөньяда!
– С новосельем!
Степан үкереп диярлек төчкереп җибәрде.
– Озак яшә! – диде Солтан һәм, ниндидер йомшак нәрсәнең битенә кагылып узуыннан сискәнеп, артка тайпылды, табутка утырды. – Монда нидер оча, – диде ул, пырылдаган авазга сагаеп.
– Фәрештәдер, – диде Степан. Ул арлы-бирле йөренде, аягы астында идәндәге сөякләр шылтырады. Шул сөякләр өстеннән мүкәләп узганнан соң, тишекне кармалап тапты да ташны этеп карады, көче җитмәде. – Булыш әле, – диде ул, ыңгырашып.
Солтан дусты янына чүкте, башы белән кытыршы стенага терәлгән килеш, ике куллап ташны кузгатырга тырышты. Таш, ябыштырылган диярсең, селкенеп тә карамады. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә, моны сизгәч, аларга эсселе-суыклы булып китте. Хәлдән таеп, алар ничек туры килсә, шулай кирпечләргә утырдылар. Степан кулын тишек тирәли йөртеп чыкты. Урыны-урыны белән тышкы җылылык бәрелеп тора иде. «Ярый әле һава керерлек икән», – дип уйлады ул.
Ә кош очты да очты әле.
– Әх, лом булса! – диде Степан.
– Чыккач алырсың.
– Чыккач! – дип кычкырды Степан һәм ярсып урыныннан торды, тагын ташка ташланды. – Чыккач!.. Чыккач!.. – дия-дия, ул йодрыгы белән стенага төйде.
– Җитәр, Стёпа! Ишетәсеңме?!
Степан стенага терәлеп утырды. Аның калтыранган, суелып канаган, тирләгән бармаклары ниндидер җылымса, түгәрәк ташларга орынды. Ул аларның берсен борынына якынайтып, иснәп карады – нәрсә бу?
– Шырпы кабыз әле? – диде ул һәм бармак очларындагы түгәрәк «ташның» кош йомыркасы икәнлеген аңлады. Ул аны сак кына – әйтерсең утлы күмер! – учына салды.
Солтан шырпы кабызды. Күзе төшкән беренче нәрсә икона булды. Икона да түгел, бәлки аңа кунган соргылт көрән кош, аның дымсу кара күзе. Кош уттан өрекмәде, кузгалмады. Солтан аның сандугач икәнен таныды. Кабердә сандугач күрү аны шулкадәр дулкынландырды ки, ул иконага төшерелгән хатын һәм бала сурәтен дә, идәндәге баш сөягенең күз тишекләренә чигенгән караңгылыкны да, ут яктысында алтынланып күренгән табутны да көзгедә чагылган яисә төшенә кергән кебек итеп кенә күрде.
– Синең бытбылдык йомыркасы ашаганың бармы? – дип сорады Степан.
– Нигә бытбылдыкныкы әле, тавыкныкы түгел?
– Тавыкныкы кетәклектә булганга. Хәзергә минем учымда – кош йомыркасы.
– Урынына куй. Исең сеңмәсен, – диде Солтан тыныч кына. – Кошлар кеше кагылган йомыркаларын ташлыйлар.
Ул, янып бетеп бара торган шырпыны әйләндереп, күмерле башыннан тотты. Ут сүрелде дә сүнде. Шундый караңгы, хәтта күзне авырттыра шикелле. Тән дә юк, җан да юк. Эрегәнсеңдер сыман. Ни тере, ни үле.
Ут сүнгәч, кош тагын пырылдап оча башлады. Аның әллә стенага, әллә табутка бәрелгәне ишетелде.
Солтан бүтән шырпы алып кабызды. Сандугач тагын шунда – иконага килеп кунды, әйтерсең андагы сурәттән яклау сорый иде.
– Исең сеңмәсен, дисең инде... Менә бераз эчең шиңсен әле, карарбыз, – диде Степан.
– Нәрсә, нәрсә?
– Син ничектер, ә минем яшисем килә әле. Яшәгәч ашыйсы да килер...
– Сандугач йомыркасынмы?!
– Кирәк булса, үзен дә. Гап-гади нәрсә ул. Гадәттән тыш хәлләрдә исән калу дип атала.
– Сандугач ашапмы?
– Суга нишләрбез менә – анысын белмим әле.
Солтан шаккатты. Янып беткән шырпы бармагын пешерде. Кабаланып, шырпы кабын тагын ачты.
– Ә син бушка шырпы ягуыңны бетер. Бер төнгә кызлар кочагына кермәгәнсең. Боеприпас урынына гына тотасы.
– Караңгыда утырыйкмыни?
– Монда озак утыра алмассың, парин. Полковниктан хуш исләр килә башлады инде... «Шанель номер биш»ең бер якта торсын!
– Каберләрнең керү ишеге генә бар. Күрәсең ич, чыгу юлы юк.
– Табарга туры килер, парин.
Урыннарыннан тордылар. Кош тагын куркынып очынды.
Сандугач үз оясына килеп кунды. Ул оясын теләсә кайда һәм караңгылыкта та таба алыр иде. Канатларының каурыйлары һәм очлары, түшендәге, корсагындагы йоннары белән ул йомыркаларын барлады; кабарынып һәм кузгалгалап, аларга кунарга өлгергән тузан элпәсен сөртте, ком бөртекләрен какты. Йомыркалар җылы иде әле. Ул моны сулык-сулык типкән йөрәге, кайнар каны белән тойды. Ян-якка каерылган канатларын кыса төште, йомыркаларын бер-берсенә якын җыйнап, бөтен тәне белән, ояга җайлап ятты. Оя һәм йомыркаларының исән-имин икәнлеген сизгәч, аның шул хакта тышта калган бәгырь дустына хәбәр итәсе килде. Ләкин ниндидер шом аның күкрәген кыса, һавадагы коры тузан аңкавын кыра. Аның йөрәк тибеше һәм сулышы күңеле төбендә талгып калган моң белән тәңгәл түгел иде. Ә сайрыйсы килә, бик килә. Сайрар шатлыгы бар. Җанын сөендергән, канын җылыткан, күз нурын яктырткан шатлыгы бар: оясы, йомыркалары исән-сау. Ул аларның эчке җылысын, үзе генә белгән терелеген тоя, анда тиешле вакытта борныйсы җан ияләрен сизә, алар белән үз телендә сөйләшә. Шуның өстенә җан дустын юксыну, аның өчен пошыну, курку йөрәген парә-парә телгәли. Бер сайрап җибәрсә, дусты әллә кайлардан – ерак-ераклардан, үталмаслык киртәләр аша янына килеп җитәр кебек.
Ләкин сандугач аваз салмады. Кинәт кочып алган караңгылык сагайтты. Ул янәшәдәге ике җан иясенең тирән, тынычсыз сулышларына, сак хәрәкәтләренә ияреп, һавадагы тузан бөртекләренең тәртипсез очынуын, үзенең канатларына, томшыгына утыруын тойды. Җир убылган чакта, оясы түбән иңгән көнне төн баскан, якты дөньяның рәхәт яки хәтәр авазлары кинәт тынган, юкка чыккан мизгелдә ул курыккан, шуңа күрә төкереге куерган, кипкән иде. Төкереге әле хәзер дә килми. Аңкавы, чыксыз үлән шикелле, коп-коры. Чишмә чылтырасын өчен ташлар кирәк булган сыман, аның күңел төбендәге моң агылып чыксын өчен, тамак төбенә бер тамчы төкерек, тел очына дустының томшыгы орынып алу кирәк. Һәм сандугач, әнә шул бер тамчы төкерек килсен өчен, йөрәк ярсуын тыярга, кан агышын тигезләргә теләп тынычланырга булды. Җанын пошаманга салган караңгылыктан күзен йомып араланды, үз вакытында борнап чыгасы балаларының аңа – үзләренең булачак аналарына – хәзер бигрәк тә мохтаҗ икәнлекләрен беркайчан булмаганча сизгер тойды.
Ул үзе дә белми торган, ләкин өзелмәскә тиешле дәвамның туктап калу ихтималын кичерде. Анысы нәкъ ул дөньяга килгән ноктага әйләнеп кайтканнан соң булды.
Сызылып таң атканда кайтып төшкәч, ул үзенең туган җирен танымады, аның юкка чыкканлыгын күрде. Беренче тапкыр күзен ачкан һәм анасының сайравын тыңлаган чакта, аның тирәсендәге һәммә нәрсә ниндидер тынычлык, сафлык белән өртелгән иде. Ул хуш исләр бөркеп торган карлыган куагы төбендә борнап чыккан, күзен дә шунда ачкан, анасы сайравын да шунда ишеткән иде. Аннары, тәненә йомшак йоннар чыгып, канаты ныгыгач һәм беренче тапкыр тирән күккә чумгач, туган җиренең гөлбакча икәнлеген күрде. Шул гөлбакчада ул җим ауларга өйрәнде. Алар бишәү үстеләр. Карлыганның яшел алкалары башта кызарды, инде алар ата-аналарыннан башка да яши ала башлагач каралды. Ә зуррак агачлардагы яшел шарлар тулганнан-тула бардылар, алсуландылар, яңгыр вакытларында, томанлы иртәләрдә татлы ис бөркеделәр. Сандугачлар, көтүгә җыелып, ерак юлга чыгар алдыннан әлеге җимешләр дә акрынлап юкка чыкты: кешеләр аларны бергә җыйдылар һәм каядыр алып киттеләр... Бакча моңаеп, бушап калды, яфраклар корыланды, катыланды, саргайды, берәм-сәрәм коела башлады...
Очып китәсе төнне сандугач йолдызларны күзәтте, бу урынның кайда икәнлеген күңеленә, күз нурына беркетеп куйды...
Ни аяныч, ерак сәфәреннән әйләнеп кайткач, ул боларның берсен дә тапмады. Әчкелтем исле карлыганнар кырылган, кызыл түшле алмалар үскән җир тап-такыр. Инеш буена койма корганнар, ак түбәле озын лапас ясаганнар, аның каршысына баганалар утыртып, араталар кадаклаганнар, ә аның эченә аклы-каралы сыерлар япканнар. Якында гына зәңгәр өй. Ә югарырак, элек алмалар алланып пешкән урында, чокырлар казылган, тигез итеп ташлар өелгән, агач, такта, тимер ташылган. Анда колакка ятышсыз тавышлы машиналар дөберди, кешеләр кайнаша иде.
Сандугач эссе көнне әлеге киселгән алмагачлар, карлыган куаклары тутырылган тирән ерганакта үткәрде, ә кояш баегач, кыр ягыннан яңгырап килгән назлы чакыруга каршы очып китте һәм ялгыз бер агач төбендә үзенең булачак пары белән очрашты...
Алар оя корырга өлгермәделәр. Кояшны – ай, ай кояшны берничә тапкыр алыштыргач, баш очыннан тимер кош очарга кереште. Ул кабат-кабат күтәрелде, кабат-кабат кунды. Ә берсендә аның артыннан болыттай сузылып калган ачы исле агым нәкъ алар сайлап алган урынга туры килде. Сандугачларның тыны кысылды, канатлары хәлсезләнде. Көч-хәл белән күтәрелеп, алар зур авыл өстеннән киң су буена очып килделәр һәм буш иске зиратта оя корырга яраклы зелпе куагына кундылар.
Яр буе көндезләрен якты, җылы, ә төннәрен тыныч, ышанычлы иде. Җим мул, сайрарга һичнәрсә комачауламый, көндезләрен кояш астында эленеп торган тилгәннән һәм төннәрен сиздерми-нитми генә җиргә тия язып шуышып үтә торган мәче башлы ябалактан гайре дошманнары юк. Ә ояларының бөтенлеге, йомыркаларының иминлеге өчен дошманнардан ничек сакланырга кирәклеген алар яхшы үзләштергәннәр иде инде...
IV
– Ул галәмәт зур, – диде Чаныш колхоз рәисенә, аны машина-трактор паркында эзләп тапкач һәм тракторның ник кирәге чыкканын аңлаткач.
– Галәмәт зур? Кило ярымлапмы? – дип сорады председатель. – Әллә бер пот тартамы?
– Аны күтәрерлек түгел.
– Тимер дә сөйрәп чыгара алмады дисеңме әле? – Чаныш кабатлап тормады.
– Автоүлчәүдә үлчәрлектер ич? – дип көлде председатель.
Аның бөтен килеш-килбәте балык турында картка ихтирам йөзеннән генә, аның мавыгуыннан ләззәт табып-сөйләшүен, моңа өстәп, язгы эшләрнең җайлы баруын, фәкать шуңа күрә генә үзенә тоткарланырга, кирәк калса, әз-мәз шаяртырга рөхсәт итүен белдерә иде.
Алар тирәсенә кешеләр җыелышты. Тәмәке кабыздылар, атны сөйгәләделәр, тик боларның сөйләшүләренә артык исләре китмәде. Ихтимал, дип фараз кылды Чаныш, алар тракторны бөтенләй башка эшкә сорый, кире какмасыннар өчен генә адәм ышанмаслык балык уйлап чыгарган дип исәплиләр булса кирәк. Алар Чанышка сүз катып карадылар, ләкин ул председатель белән генә сөйләшүен белде.
– Автоүлчәүдә үлчәрлек түгел аны, – диде Чаныш.
– Чыдатмасмыни, Чаныш ага?
– Чыдатуын чыдатыр. Сезнең үлчәвегез амбарга кергәнне киметеп, чыкканны арттырып үлчәүгә дә чыдый... Балык чыдамас.
Председатель тамак кырып куйды.
– Ник алай? – диде ул. – Синең өч тиенлек балыгыңны ни арттыр, ни кимет инде аны.
– Өч тиенлек кеше булсаң, бәлки, шулайдыр, – диде Чаныш, читкә карап. – Ә ул балык дөнья хәтле...
Кешеләр Чанышның тапкыр җавабын хуплап көлделәр. Председатель яшел «Нива»сының ишеген ачты. Бу машинаны Чаныш нигәдер ошатмый, кыска итәгеннән юан ботлары ачылып йөргән җор хатын кебек шөкәтсез бер нәрсә итеп кабул итә.
– Трактор бирербез, тик иртәгә. Бүген кырга таралдылар инде. Нәрсә соң анда – дулкын берәр бүрәнә кагып чыгардымы соң? Шуны сөйрәтеп алып кайтыргамы? Әллә утын кайгысы төштеме? Утынга иртә бит әле, Чаныш ага, – дип, председатель рульгә утырды, тик хөрмәтле карттан яхшысынмады, ахрысы, тагын эндәште: – Ә бакча сукаларга дисәң сөйләшеп тә тормыйм. Колхоз бәрәңгесен утыртмый торып, шәхси хуҗалыкларга якын да бару юк. Аңладыңмы?
– Юк, аңламадым, кем... Әйтәм ич, подвалдан балыкны сөйрәтеп чыгарасы иде. Аннары суга җибәрәсе, – диде Чаныш, баягы сүзләрен кабатлап.
– Азынды да соң бу картлар! – диде кызыл битле, кисмәктәй юан бер ир. Ул ягулык, май склады мөдире Пётр иде. – Балык тотарга дип, трактор тиклем трактор сорыйлар. Прәме акылдан язганнар!
– Минем, олан, акылдан язар яшем узган инде, – диде Чаныш. – Белеп кал! Картлар акылдан язмый. Алар үләләр генә.
Юк-бар белән башны катырганы өчен картны шелтәләргә ниятләп, председатель машинасыннан төште. Күп сүз – юк сүз. Вакыты ул түгел. Ләчтит сатарга малай-шалаймы әллә ул? Механизаторлар алдында уңайсыз, ей Богу! Чаныш аның кыланышын шулай кабул итте.
– Галәмәт зур дисең, алайса. Күпме, Чаныш ага, ә? Йә, күпме? – дип, председатель кулларын бер җәйде, бер кысты, кочагын ни хәлдә калдырырга белмичә, картның йөзеннән күзен алмады.
Менә шунда барысы да тынды, Чанышның соңгы сүзен көттеләр. Һәм ул аларга, булдыра алганынча аңлатырга теләп:
– Күпме дип... Зур инде. Дөнья хәтле, – диде.
Озын таш бинаның тәрәзәләрендә ут уйнаклады. Эчтә кемдер тимер ябыштыра – бу Чанышка мәгълүм. Хәзер исә зәңгәр ут аңа биек бетон бинадан чыга алмый азапланган яшен булып тоелды. Шул рәвешчә үк умарталык базында балыкның җаны чәбәләнә торгандыр, дип уйлады ул. Күңеленә пошаман төште. Үрәчәдән аягын салындырып, арбасында утыра, карашы һичнигә төшми, бернигә илтифат итми. Кармаланып, каеш дилбегәне алды, коры кул белән дә, ышанмаганнары өчен бу кешеләргә үпкәләп тә китеп барырга риза иде инде. Бәлки, балыкның зурлыгына ул үзе ышандыра алмагандыр? Чынлап баксаң, аның балыкны суга җибәрергә кирәк дигәненә ышанмаска да була. Йә, кем бүгенге көндә шулай итсен ди инде? Ләкин ул үз сүзләренең хаклыгын исбатлауны кирәк санамады. Балыкның авыр, тирән сулышын күз алдына китерде дә усал итеп атка чөңгерде:
– Пчо!
Механизаторлар арасында майланып беткән матрос формасы кигән Ринат атлы бер егет тә бар иде. Ул:
– Туктале, Чаныш бабай! – диде дә атны авызлыгыннан тотып алды. – Минем трактор әзер, Самат Сираевич, – диде ул председательгә. – Кырга иртәгә генә чыгам әле. Ә бүген умарталыкка барып килмимме соң?
Карап та тормастан, председатель аңа кул селтәде: теләсәң нишлә, янәсе, һәм китеп тә барды. Егет аның артыннан:
– Есть! – дип калды. Чанышка: – Киттек, командир! – диде.
Чаныш аның ни атлы, кем улы, кем оныгы икәнен сорамады. Сораса, атасын чамалар, бабасын белер, бабасының атасы хакында байтак сөйли алыр иде. Ул яшь кенә бер егет, егерме яше яңа тулгандыр, шәт. Очраган кешеләр кем, исемнәре нинди, ничә яшьтә – бу нәрсә Чанышны кызыксындырмый инде. Яхшы кешеләр икән, ул аларны үзе белән тигез күрә – шул гына. Начар кешеләрне бар дип тә белми. Соңгы вакытта ул кешеләрнең начарлыгы, кылган гамәлләренең яманлыгы хакында да байтак ишеткәләде. Никтер андыйлар үрчеде әле. Ишәйделәр. Кем ирек куйгандыр. Ирек куючыларның үзләре арасында да андыйлар бар инде алайса. Андыйларның фигыльләре, котсыз, бозык, намуссыз эшләре турында сөйләсәләр, ул, игеннәрне суккан боз, бәрәңге басуларын баскан колорадо коңгызы, ат тоягына кадалган күгәрек кадак турында кузгалган сүзгә бәя биргәндәй итеп: «Каһәр төшкере нәрсә!» – дия иде. Ә каһәр төшми. Төшкәннәрен алып китәләр, алары урынына яңалары барлыкка килә. Хәзер күп кеше тук. Тук кеше бернидән дә курыкмый шул. Чаныш андыйларның, кибеткә бер генә көн ипи кайтмаса да, Совет властен, хөкүмәт җитәкчеләрен яманларга тотынасын белә. Ә менә яхшы яшәргә, яхшы уйларга тырышкан кешеләр әллә нишләп сирәгәйде, усаллардан куркып тынды. Барысы да үз-үзләрен яхшы, акыллы күрсәтергә өйрәнде. Һичкем үзенең начар яшәгәнен ачып салмый, кеше күзеннән яшерә. Шуңа күрә Чаныш үзенә яхшы кешеләр очраса гына үзен яхшы дип саный. Ә начар кешегә туры килгәндә, берәр булдыксызы пешергән ипине кызганган шикелле, тормышның үзен кызгана иде...
– Яхшы балык ул, – диде Чаныш егеткә, елмаеп һәм ышаныч нурлары белән тулган йөзе, хәтта йөрәге белән сөенеп. – Кузгалыйк, булмаса, олан.
Егетне хуплап:
– Бар, бар. Кайткач сөйләрсең, – диделәр.
Егеткә сөйләп торуның кирәге чыкмады. Умарталыкка кешеләр үзләре килеп җитте. Бик күп кеше. Бу кадәр халыкны Чаныш Сабан туе мәйданында гына күрә торган иде.
Болай булды.
Балыкны тракторында сөйрәтеп чыгарырга риза булган егеткә: «Бар, бар, кайткач сөйләрсең», – диделәр бит әле? Менә шуннан соң хәлләр башланды да инде.
Егет үзенең дүрт көпчәкле, җирән, котсыз зур тракторын мастерской бинасы эченнән кабызып чыкты да, утырган җиреннән сузылып, Чанышка:
– Монда үрмәлә, бабай! Тизрәк барып җитәрбез! Атың калып торсын, – дип кычкырды.
– Бер үк кабалана күрмә, олан. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Мин үз җаем белән барып җитәрмен, – диде Чаныш.
Җирне дер селкетеп һәм бер сөям хәтле иңдереп, трактор аны узып китте. Юл буш иде. Тирә-юнь Чаныш тирәли тагын шулай ук тын гына әйләнә. Уң яктан карасаң – сәгать теле уңаена, сул яктан каршыга таба. Телеграмм баганалары һәм чыбыклары шауламый, тып-тын.
Юлның чиреге чамасын узганда, аны арттан арбалы мотоцикл узып китте. Аңа икәү – баягы хәбәргә ышанмаган кешеләр утырышкан. Алар картка кул болгадылар, елмайдылар, нидер кычкырдылар. Сүзләрен аерырлык түгел иде. Чаныш аларның умарталыкка ашыкканнарын аңлады. Карасана, эчләренә ут йөгергән, кызыксыну баскан. Ярый, тиздән шаккатарлар, дип уйлады Чаныш.
Бераздан аны велосипедлы ике малай куып җитте. Ни ара ишеткәннәр, шайтан балалары. Алардан яшерерсең, бар.
Чаныш юлның яртысын үткәндә, мотоцикл кире килә иде инде. Кешесе аңа баш бармагын тырпайтып узды да авылга таба җилдерде. Зур балык турында хәбәр салыргадыр инде.
Авыл юлы очлангач, Чаныш атны умарталык юлына төшерде. Берара тигезлектәге люцерна басуы буйлап барды. Язгы ташулар уйган текә ярлы тирән ерганак аша салынган агач күпер дә артта калды. Кояш инде югарыга үрмәләгән, шактый кыздыра. Тургайлар сайраша. Ара-тирә кара каргалар очып үткәли. Оран салып, куаклыктан саесканнар күтәрелде. Баягы мотоцикл шытырдавы ишетелде, бу юлы аңа өч кеше утырган иде инде. Аннары Чанышны дистәгә якын хатын-кызны утырткан йөк машинасы узып китте. Ул аларның сыер савучылар икәнен таныды. Нидер кычкырдылар. Чаныш тагын аера алмады. Мәгәр аларның балык карарга барулары шиксез иде.
Үр кашына җитәрәк, әз-әзләп кенә елга яктылыгы ачыла барды, ә өскә тәмам калыккач, умарталыкның агачлар белән ышыкланган иңкүлеге җәелеп китте. Үзләре күренмәсәләр дә, Чаныш бал кортлары хәрәкәтен сизде. Су җиләслеге, төрле үлән, җылы җир исе килә иде.
Ул атны тыебрак төште дә йорт ышыгына китереп туктатты. Җирән трактор арты белән баз юллыгына каршы куелган иде. Һәммәсе подвалны уратып алган. Яңа казылган кабер тирәли җыелышканнармыни. Әмма алар кычкырыша, көлешәләр. Югартын уч төбендәгечә күренәләр.
Ни хикмәт, каян җил ташлаган диген, Чанышны Зөбәрҗәт атлы (хатын-кызмыни!) озын буйлы, какча гәүдәле участок милиционеры каршы алды.
– Ну тамаша! – диде ул, кашынача батырып кигән фуражкасының ялтыравык козерогы астыннан төймә күзен Чанышка чәнчеп. – Бу хан заманы балыгын каян эләктердең син, Чаныш бабай? Тозакка шәп тә каптыргансың, минсиңайтим! Тик андый балыкны тоту тыела бит, белгән идеңме?
– Җук. Беләсем дә килми, – диде Чаныш, иңенә аркан төргәген салып. – Каптырмадым мин аны.
– Шулай да акт язарга туры килер.
– Кычытмаган җиреңне кашыпмы?
– Кычытыр, кычытыр. Ничек кашыйсын да белербез. Хәзер монда балык заводы директоры килә. Бу судагы балыкларга ул хуҗа.
– Су ага, балыклар йөзә. Алар үзләренә үзләре хуҗа, – диде Чаныш. – Син җил куып йөрмә, агайне.
Чаныш туп-туры аңа каршы китте. Милиционер читкә янтаеп калды. Кадрәк белән тракторчы егет туфрак ябышып каткан, күгәрек, бездәй чыбыклары чәнчеп торган, ат башы кадәрле тимер ыргаклы корыч тросны балыкка таба сузып маташалар иде.
– Аркан гына да ярар, – диде Чаныш, – җан иясе бу, машина түгел.
– Хужырак! Синең бу балыгың су асты көймәсе белән бер, бабай. Ә су асты көймәсен мин ипигә ягып кына ашамадым. Балыгыңның койрыгына менә шушы якорьны салсам, эһ тә итмәс! – дип, егет трос ыргагын селеккәләде.
– Якореңны үз борыныңа сал, олан, – диде Чаныш. Һәм аңа аркан төргәген ыргытты. Егет аны һавада ләтчә елгырлыгы белән эләктереп алды. – Син аны, олан, йомшак кына тарттырырга тырыш.
Үр кашында кешеләр утырткан яңа машина пәйда булды. Сикерешеп төштеләр дә аска таба йөгерештеләр. Иңкүлекне тоташ шау күмде.
– Боже мой! – дигән чырылдау ишетеп, Чаныш тавыш иясен эзләп тапты. Яшь кенә бер хатын-кыз икән. – Сногсшибательная рыбка. Невероятно!
«Син татар кызының «боже»сы кем икән соң инде?» – дип уйлады Чаныш. Соңгы вакытта ул аллалары белән бергә ана телләрен дә оныта баручы яшьләрне байтак күрде. Аналарын сайлап алмыйлар, ә аллаларын сайлыйлар, ә?
Сыер савучы хатыннарның берсе – тирләгән таза муенлы һәм дәү күкрәклесе – имән бармагы белән Чанышның күкрәгенә төртте:
– Карт шайтан! – диде ул, янындагы иптәш хатыннарына озын керфекле кара күзен кысып. – Кайчагында мон-
дый балык эләктерерлек кармагыңны безнең тарафка да салгаласаң соң... Нинди балык белән булашып ята, ә? Әпититеңне әйтер идем... Бал ашап кына яткач соң!.. – дип, ул Чанышка яны белән төртеп алды, тик карт аягын аерып баскан иде, кузгалмады, җиргә төкерде дә аның яныннан читкәрәк тайпылды.
Тракторчы егет аркан очын балык койрыгы астына тыкты, икенче яктан аны шлемын салмаган мотоциклчы егет тартып алды. Аны Чаныш, баягыча ук төенләп, үзе бәйләде.
– Балыкның бер чеметеме миңа, яме, бабай? – диде тракторчы егет. – Ухага.
– Мин сиңа чеметермен! – диде аңа милиционер. – Сезгә ирек куйсаң... Кырпы балыгын тотарга ярамый – халык байлыгы санала ул. Законда язылган!
– Шул шул, халыкныкы! – диде мотоциклчы. – Монда бер Сабан туен сыйларга җитә. Калганнарга да артып кала әле.
Чаныш:
– Халыкныкы түгел ул, – дип кырт кисте.
Халык арасыннан берәү:
– Комсыз кармагын коега салыр, диләр, – диде.
– Бака тотасы килсә, – дип кушылды икенчесе.
– Ә болар подвалда акула симертеп ята...
– Чаныш агай, син халыкны кыерсытма инде! Гадел генә итеп бүл дә бир.
– Нәрсә аны сорап торган буласыз тагын? – дип өскортты бер хатын. – Мужик башыгыз белән хурланмыйча соранасыз.
– Исемлек төзик, җәмәгать!
– Һәркем гариза язсын. Хатын, әйдә, син башла. Өйдә исәп-хисапка син баш бит. Һәрнәрсәгә кысылам дигәндә, сиңа җиткәннәр юк.
– Шулаймыни? Алайса, үзең кысыласың килгәндә, миңа гариза тотып килерсең инде, яме, җанкай?!
Халык шаркылдап көлеп җибәрде. Чаныш атның сискәнеп киткәнен күреп өлгерде. Балыкның да сырт өстендәге канаты киерелеп килде.
– Милти Зөбәрҗәт хак әйтә, иптәшләр, – диде юан бер ир, йонлач күкрәген кашып. – Балык – халыкныкы. Бүлешергә кирәк – бетте-китте!
– Тумаган колынга йөгән кидермәгез әле, җәмәгать, – диде Чаныш. – Бу балык халыкныкы түгел. Мин әйттем.
Тракторчы егет, елмаеп:
– Бер дә яхшы түгел инде, бабай, – диде.
– Халыкны санга сукмыйсыңмыни, Чаныш ага?
– Мин бүген балыкны гына санга сугам. Аны гына. Бигайбә. – Кадрәк бау таккан чиләк белән, подвалдан су чумырып, балыкка сибә иде. Бер чиләк суны селтәнеп, хатыннарга сирпеде. Тегеләр бердәм чырулап җибәрде.
Ә халык җыелганнан-җыела барды.
Егет тракторына күтәрелде, ул-будан кисәтеп кычкыртты, газ бирде. Трактор, куәтле гөрелдәп, гайрәт белән тулды. Чаныш аны кайсы ягы беләндер үз ятьмәсенә эләктергән корбанына ташланырга әзер җирән үрмәкүчкә охшатты. Шулвакыт картның каршысында ни ара килеп чыккан башка бер милиционер басып тора иде инде. Чаныш аның погонында ике бәләкәй йолдыз шәйләде. Бусы участок милиционерын бармак изәп чакырды да аны үз урынына бастырып куйды, аннары балыкны төрле яктан чалт та чолт фотога төшерә башлады.
Тракторчы егет газны киметте, кызыксынып, җиргә сикереп төште.
Лейтенант кесәсеннән җыйнак рулетка чыгарды. Участок милиционеры белән бергә алар подвалның озынлыгын, балыкның буен, койрыгыннан корыган имәнгә хәтле, аннары подвал авызы читеннән елгага кадәрге араны үлчәп чыктылар. Лейтенант һәр санны кызыл тышлы кечкенә дәфтәренә теркәп барды. Шуннан соң ул умарталыктагы халык арасында тәртип урнаштырырга кереште. Үз ниятенә ирешә алмаганына төшенгәч, читкәрәк китеп басарга боерды. Ул моны иминлек өчен дип аңлатты. Кешеләр иминлеге өченме, әллә балык иминлеге өченме – монысын аңлатмады.
Чаныш Кадрәк янына килеп басты. Алар бер-берсенең балык язмышы өчен борчылуларын сизгер тойдылар.
– Балыкны бирмим мин аларга, улым, – диде Чаныш.
Сүзен лейтенант ишеткән икән.
– Сезгә генә күбрәк булыр, ихтимал, – диде ул.
– Вак-төяк белән булышмыйм мин, энем.
– Синеңчә, бу – вак-төякмени? Ә эресе нинди була?
– Эресе... белмим. Ә бусысын суга җибәрергә кирәк.
Лейтенант аңламаганга салышты:
– Кая-кая? – дип сорады.
– Урманга түгел инде, – диде Чаныш, ачуланып.
– Елгага дисеңмени?
– Ие. Тизрәк кирәк.
– Ник?
Чаныш, аның юри сөйләшүен аңлагач һәм ни дип җавап кайтарырга белмәгәч:
– Су саекмасын өчен, – диде. – Күрмисеңмени: балык базга кереп калгач, су күпме кимегән. Балыксыз елга саега ул. Балыксыз калсалар, диңгезләр дә саегыр әле.
– Алайса, ник тоттыгыз соң сез бу балыкны?
– Ул үзе йөзеп кергән.
– Юлын каян тапкан икән соң?
– Үзеннән сора инде, олан. Бәлки, милиция, дигәч теле ачылыр.
– Мин службада. Телеңне тыярга киңәш итәм, бабай.
– Мин дә сакта. Балыкны саклыйм. Киңәшем дә бар: әйдә, бергә җибәрик балыкны суга?
Ул арада балыкның буен бүтән берәү – зур борынлы, калын мыеклы, олы гәүдәле, шакмаклы пинжәк кигән ир-ат үлчи башлады. Лейтенант, Чанышка сул кулын селтәп, шуның янына китте. Теге кеше, милиционердан аермалы буларак, күзе белән генә эш итте, ләкин үлчәмен бик төгәл төстә – учын учка караткан куллары белән билгеләп барды. Ул әледән-әле колак артына кыстырган карандашы белән учындагы кәгазь кисәгенә ниндидер тамгалар салгалады. Йөзендә мәшәкать сурәте, үзе уйчан, хәтта борчулы иде. Карашын вакыт-вакыт күккә төби дә, нидер исәпләп, ирен чите белән мыек очын чәйнәштерә. Уендагы нияте белән балыкның буе туры килеп бетми иде, ахрысы: ул балык буеннан тагын үтте, бу юлы учлары арасын киметә төште, шулай да урта бер җирдә элеккеге үлчәменә туры калды. Чаныш аның, койрыкка җиткәч, карандашын канәгать төстә күкрәк кесәсенә, ә кәгазен эчке кесәсенә тыгып куйганын, чуар галстугын төзәткәч, читкәрәк, үр кашыннан әле һаман монда таба төшкәләгән кешеләрне күзәтергә уңайлы булган ачыграк урынга барып басуын күзәтеп торды. Аның тәкатьсез төстә, алай да вәкарь сакларга тырышып, кемнедер көткәнлеге йөзенә чыккан иде. Соңыннан Чаныш аның район үзәгендәге балык заводы башлыгы икәнен белде.
Ә халык килә дә килә, гүләү көчәйгәннән-көчәя барды. Шуңа карамастан алдагы кешеләр беркавым арттагылар басымына чыдады, лейтенант билгеләгән күзгә күренмәс иминлек сызыгыннан узмады. Умарталык колхозчыларның гомуми җыелышы вакытындагы авыл клубыдай кысанайды. Төркем-төркем кешеләр арасында ара-тирә тәмәке төтене бөтерелә иде. Бу исә болай да эссе һаваны яңа он белән дыңгычлап тутырылган капчыктай тыгызлаган, төннеге ябылган мунча ише бөркүләткән кебек итте. Хатын-кыз йөзләре тирәли уч-уч үлән, агач ботаклары җилпештерде, кайсыберсе борыннарына бака яфраклары ябыштырып куйды. Аяк астындагы үлән, трактор таптаган сенаж сыман, тузгып чәбәләнде, каралып җиргә ябышты.
Халыкка бер умарта оясы уңайсызлаган икән, аны читкәрәк күтәреп куймакчы булдылар. Кортлар, әлбәттә, үз тынычлыкларын саклый белә: алар үзләрен борчыган кешеләргә дәррәү ябырылды. Халык чапаланырга, кычкырышырга кереште. Котырынган кортлар ир-атның күлмәк изүенә, хатын-кызның итәк астына томырылды. Ә бер төркеме бүгенге гомер күрелмәгән вакыйга уңаеннан ни ара кызып алырга өлгергән, тирләп-пешкән, әлеге дә баягы май склады мөдире юан Пётрга каныкты: бал кортлары аракы исен бер дә яратмый бит. Әрәмәлеккә кергән кәҗә тәкәсен тигәнәк саргандай, бал кортлары Пётрны күз ачып йомганчы сырып та алдылар. Ул гаярьләнеп каршы торып маташты, хатыны гомерлеккә дип ныгытып таккан төймәләре белән бергә бал кортларын да учлап-учлап күлмәгеннән кубара башлады. Кортлардан алай гына котыла алмагач, юкә агачыннан кабык кубаргандай итеп, киемнәрен салып атты. Бераздан, трусиктан гына калган килеш, ул бөтерчектәй әйләнә иде инде. Тавышы башта сузынкы, калын чыкты, аннары тоташ чинауга күчте. Хәлдән таеп аугач, аны җирдә тәгәрәтергә керештеләр, әмма соң чиккәчә үртәлгән бал кортлары көрәшне ахырынача – җиңү яки үлем дип төгәлләргә җыенганнар иде, ахрысы. Пётрны алан буенча аркылыга-буйга тәгәрәтә бирделәр. Инде коткарырга соңгы ышаныч беткәч, кызарынган ирне дистәләгән кул күтәреп алды да бер селтәнү белән баз суына – балык янына ыргытты. Ул су өстендә калкавычтай тирбәлеп торды, атасы-анасы белән сүгенде дә, баш очындагы кортлардан котылырга теләп, суга чумды. Моның нәтиҗәсе күңелсез төгәлләнүе ихтималын искәреп өлгергән өч ир-ат ул чумган урынга сикерде. Аны эзләп чума-чума, суны бөтенләй болгатып бетерделәр, ләкин Пётрны тапмадылар. Пётрны бал кортлары да эзләде, дошманның юкка чыгуына ышангач кына, күч аланга таралды. Ирләрнең берсе балык кырыеннан кысылып, баз эченә үк кереп киткән икән: ул аннан Пётрның юкка чыгуын, аны тәгаен балык йотканлыгын, аның шунда, балык эчендә кычкырып ятуын хәбәр итте. Ул ир, кире чумып, баз кырыена чыкты. Ике кулында да кәрәзле рамнар, берсенең кәрәзе почмагыннан кыеп алынган. Баз янындагы егет әүвәл аның рамнарын, аннары үзен тартып алды. Кәрәзләреннән дә, аның үзеннән дә шыбырдап су акты.
Аңардан:
– Бу рамнарны ник алып чыктың, буш ич алар? – дип сорадылар.
– Үзем гуаһ торам, җәмәгать: Чаныш абзый бу балыкны кәрәзле балга каптырган. Әнә ничек ашаган! – диде, кәрәзгә күрсәтеп. – Ә бал кемнеке? Колхозныкы! Ә колхоз кемнеке? Безнеке! Моннан нәрсә килеп чыга инде, ягъни мәсәлән? Колхоз балына каптырылган балык та безнеке – менә ни килеп чыга! – дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге ир агач төбенә үк менеп басты. Сүзен, кылыч айкагандай гайрәтле селтәнеп, болай бетерде: – Ә Чаныш абзый балыкны үзенеке генә итмәкче була. Барып чыкмас! Тавышка куям: кем дә кем балыкны халыкка өләшергә ди – кул күтәрегез!
Кул күтәрүче булмады. Халык:
– Пётр кайда?
– Пётр кайда? – дип шаулашты.
Әлеге ир, шунда – агач төбенә баскан килеш, юеш кепкасын салды да:
– Әйтәм ич, балык йоткан. Урыны җәннәттә булсын, – диде дә башын иде.
– Гоҗ да нәмәстәкәй икән бу балык, ә?
– Соң, балыкмыни бу, җәмәгать! Соң карагыз, күзле бүкән булмасагыз: акула бит! Акула!
Судан чыкканнарның берсе:
– Җәтрәк пычак бирегез, җәмәгать! – дип оран салды.
– Ни пычагыма сиңа ул пычак?
– Балыкның корсагын ярам! Пётр агайны коткарырга кирәк! «Балыктан коткарган өчен» дигән медаль такмаслармы?
– Юкка маташмагыз! «Балыктан коткарган өчен» дигән медаль юк.
– Напрасно! Ату күкрәктә төймәдән гайре берни юк... Ярый, медаль бирмәсәләр бирмәсләр, һич булмаса, берәр тапкыр президиумга сайларсыз. Иту файда... Вакыт үтә, мин чумыйм әле. Чыкмасам, бәхил булыгыз!
Тик аңа кабат суга чумарга туры килмәде. Пётр пылт итеп үзе калкып чыкты. Балык астыннан калыкты да, шешенгән бармаклары белән кабалана-кабалана подвал ярына ябышты, югары үрмәләде, әмма менгән саен шуды да төште. Аны өзлексез очкылык тота иде. Тракторчы егет арканны чиште дә, элмәк ясап, әледән-әле аның муенына төбәп ыргытты. Элмәк аның саен Пётрның су үсемлекләре ябышып беткән шома пеләш башыннан шуып ычкына торды. Ул балыкның тәңкәләренә ябышырга кирәклегенә төшенде булса кирәк, бармак битләрен тәңкә читләренә кисә-кисә, ниһаять өскә менеп җитте, балыкның койрыгына хәл алырга сөялде. Күрәсең, аны коткаруга балык та үз өлешен кертергә уйлады: койрыгы белән җиңелчә генә селтәнеп, Пётрны туп ядрәсе урынына югарыга чөеп ыргытты. Ахыры хәерле очланды тагын: Пётр су тулы агач кисмәккә барып төште. Очкылык тотуы бетте, ул карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде. Тик шунда туктап, җиргә сикереп төште. Хатын-кызлар, тавык йоны йолыккан кебек, аның тәненә кадалып калган бал корты укларын чүпләргә кереште.
Пётр, кулларын йодрыклап бутый-бутый:
– У-у, канечкечләр! – дип кычкырынды. Әллә бал кортларын, әллә хатын-кызны тирги – Чаныш аңламады. Яңаклары шешеп кабарынган, калын күз кабаклары күзенә ишелеп төшкән. Пётрга дөнья яктысын күрсәтер өчен, бер ир аның күз кабакларын шырпы белән терәтеп куйды. Пётр киемнәренә ябышты, тик ни күлмәгенә, ни чалбарына сыймады. Өстенә арыш капчыгы яптылар.
Халык гүләвен елганың аскы ягыннан килеп чыккан вертолёт гөрелтесе басып китте. Ул яшел төстә, кызыл йолдызлы, иләмсез зур, күрер күзгә үк көчле иде. Елга буенча аның күләгәсе шуып үтте.
Шул ук вакытта үр каршына кара «Волга» килеп туктады. Аның кешеләре ашыкмый гына чыктылар, беркавым умарталыкка карап тордылар да дәрәҗә саклап кына түбән юнәлделәр. Лейтенант белән участок милиционеры бал кортлары тузгыткан халыкны яңадан балык белән ике арадагы күренмәс иминлек сызыгы артына тезделәр. Моннан Чаныш яңа кешеләрнең башлыклар икәненә төшенде.
Алар подвал читенә төшеп бастылар.
– М-да, – диде аларның иң дәрәҗәлесе.
– Әллә акула инде? – диде икенчесе.
– Балык, действительно, балык!
– Патша балыгы бу, – диде балык заводы директоры.
– Патша балыгы дисең инде. Яхшы балык... Күпме тартыр икән? – диде башлыкларның өлкәне.
Директор эчке кесәсеннән кәгазь кисәген чыгарды да, карашын өстән аска, аннары астан өскә йөгертеп алгач:
– Мин монда чамалап караган идем, Даниил Афтандилович. Болай... барысына да җитәрлек шикелле, – диде.
– Барысына да дисеңме? Барысына да ярамас.
– Искә алырмын. Әлбәттә, искә алырмын, – дип, директор, кәгазь кисәгенә текәлеп, читкәрәк китте.
Тракторчы егет Ринат арканны яңадан тракторына бәйләгән иде инде. Ул Чаныштан:
– Тарттырыргамы? – дип сорады.
– Вакыт инде, олан. Югыйсә кибүе бар. Бакчы, кояш ничек кыздыра.
– Кояш – кояш инде ул. Монда кайберәүләрнең күз бик нык кызды бугай инде.
– Син аларга карама. Хәерле сәгатьтә – тарттыр, әйдә!
Ул арада вертолёт үрдән читтәрәк – тигез люцерна басуына төшеп кунды. Чаныш үр кашында барысы да бертөсле пөхтә, куе зәңгәр костюм кигән кешеләрне абайлады. Алар өчәү иде. Аларга һичкем илтифат итмәде. Күрәсең, теләмәгәндә күзгә-башка ташланмаска өйрәнгән болар.
– Объект урынын квадратка билгеләп куй, – дип боерды Беренчесе Икенчесенә.
Тегесе, янына элгән планшетны ачып:
– Объект эзләү координатына туры килә, – диде.
– Ә сез кешеләрнең күрсәтмәләрен әзерләгез, – диде Беренче Өченчегә.
Планшетын ябып куйгач, Икенче күн сумкасыннан озын объективлы фотоаппарат чыгарды да суында кояш чагылган подвалга төбәде.
– Әмма бу – балык... – диде ул, гаҗәпләнеп һәм аптырап.
– Балык?! Объект түгелмени?
– Бәлки, без эзләгән объекттыр. Ләкин бу – балык. Зу-ур балык!
– Озынлыгы?
Икенче уйлап-нитеп тә тормастан, ачык, ышанычлы тавыш белән:
– Әгәр ул блиндажның... ягъни подвалның түр стенасына кадәр кереп төртелгән булса, җиде дә илле, – диде.
– Тоннаж? Ягъни авырлыгы?
– Койрыгының рәвешенә караганда, бу балык осётрлар семьялыгыннан – кырпы балыгы. Тәненең ноль дә җитмеш биш тыгызлыгын озынлыгы белән чагыштырмада алсак, биш йөз, алты йөз тирәсендә. Хәер, ялгышуым да ихтимал, без моны
үтмәдек.
– Шаһитлардан сорау алыргамы? – дип сорады Өченче.
– Отставить! – диде Беренче һәм: – Машина янына! – дип боерды.
Чаныш аларның үр кашыннан юкка чыкканын күреп калды.
Соңрак гөрелдәп күтәрелгән вертолёттан Беренче рация буенча каядыр:
– Объект табылды, – дип тапшырды. – Рәвеше һәм үлчәме водолаз-ремонтчы Сидоров хәбәр иткәнгә туры килә. Су асты көймәсе дигән версияне кире кагам. Шәхсән үзем алган мәгълүматлардан чыгып хәбәр итәм: М-130 баржасы астында шлюз аша үткән билгесез объект чынлыкта осётрлар семьялылыгына кергән кырпы балыгы булып чыкты. Әйе, белуга. Боря, Евгений, Леонид, Усман, Григорий, Анатолий. Эзләүне дәвам итәргә күрсәтмә булырмы? Приём!
Бераздан Беренче наушникны колагыннан алды.
– Нәрсә? – дип сорады Өченче.
– Отбой, егетләр! – диде Беренче һәм тирән итеп сулады да сигарет кабызды, арган кыяфәттә утыргычына җайлап утырды. – Хәзер минем нәрсә теләгәнемне беләсезме, егетләр?
– Исәннәрнең теләге – яшәү. Калганы килә дә китә, – диде Икенче.
– Ә мин менә нәрсә телим, егетләр, барлык су асты көймәләренең балыкларга әйләнеп бетүен. Әлеге подвалдагы шикеллеләргә. Ә барлык снарядлар, пуляларның ияксез балыкларга әверелеп бетүен. Мин аларны суалчан җимле кармакларга каптырыр идем дә тияккә тезәр идем. Менә булыр иде яшәү дисәң дә яшәү! Ул ияксез балыкларның нинди тәмле икәнен беләсезме сез, егетләр? Кырпыларың бер якта торсын...
V
– Стёпа, синең «кабер караңгылыгы» дигәнне ишеткәнең бармы?
– Әйткәнем дә бар. Тагын «кабер тынлыгы» диләр әле... Нигә искә төшердең?
– Болай гына...
– Болай гына түгел. Кемдер кабердә булган да, чыккач, ни күргәнен, ни ишеткәнен сөйләгән дисеңме?
– Шулай. Ә кабердән чыккан кешеләр бар бит ул.
Алар инде кычкырып сөйләшми, көлми иде. Тавышларын склеп яңгырашына көйләделәр. Әйтерсең лә авыл клубыннан кайтышлый кызлар озатып куйганнар да өйләренә кереп ятар алдыннан капка төбендәге эскәмиягә килеп утырганнар һәм айсыз төндә тын гына аны-моны сөйләшәләр. Йолдызлы күк урынына – склепның кирпеч гөмбәзе, эскәмия урынына – кара табут. Менә-менә кузгалырлар, әз-мәз көч салсалар, көчәнсәләр, ташны кузгатып юл ачарлар һәм, берни булмагандай, тыныч кына кайтып китәрләр сыман. Куучы, ашыктыручы юк. Сөйләшеп бетерсеннәр инде, бер тартып җибәрсеннәр. Кая ашыгырга?
Степан кесәсеннән, кармаланып, сигарет кабы алды. Солтанның кулын капшап табып, бер сигаретны аңа бирде. Ут кабызганда, Солтан каш астыннан иконага карап алды һәм сандугачның оясында утырганын күрде.
– Шушылай утырабызмы инде?
– Ашыктырма әле. Тегендә дә йөгереп туйган. Гомергә бер ашыкмый торган җиргә эләктек. Кумыйлар.
– Тиздән куарлар.
– Кем?
– Полковник. Дөресрәге, мәет исе. Үзең әйттең ич.
– Әйе, яшьти. «Тизәккә орынма – сасысы чыгар» дигәнне онытканбыз.
– Хәтәррәге дә бар: «Мне отмщение, и Аз воздам».
– Ишеткән бар. Тик моның ни икәнен безгә мәктәптә өйрәтмәделәр ич, Солтан.
– Аның каравы хәзер сабагын алабыз. «Белмимнең башы авыртмый» дип кенә булмый ул. Полковниктан үч алуыңа канәгатьме инде?
– Нигә мин генә? – дип сорады Степан ризасыз тавыш белән. – «Без» диген!
– Яхшы... Без полковникны хөкем итмәкче идек. Ә ул бездән үч ала! Безнең белән бергә әнә табигатьтән – сандугачтан... Чыкмасак, ул безнең белән кала. Ә берзаманны монда керерләр дә күрерләр: безне, оясында кипкән сандугачларны...
– Син шуңа исәп тотасыңмыни әле? Юк инде, яшьти. Кешесенә туры килмәдең. Моның ишене генә кичергән!..
– Мин башкага исәп тотам. Кемдер табутны тотып китергән бит?.. Кешеләр ияртеп килер әле. Килмәсә, башкалар эзли башлар. Энә түгел ич без. Көймәңне табарлар, учак урынын күрерләр. Чамаларлар!
Степан сигарет төпчеген табут капкачына басып сүндерде. Сигарет кабын штормовка кесәсенә тыкканда, кулы пәкегә юлыкты.
– Исән булсак, яшибез әле! – дип кычкырды ул. – Менә хәзер кабыз шырпыңны, кызганма!
Солтан шырпы сызды. Степан табылдыгын күрсәтте. Ачылмалы, нык пәке.
– Граф Монте Кристо безнең белән чагыштырганда пүчтәк ул! – дип, Степан кепкасын, салып, склепның таш идәненә бәрде, штормовкасын табутка җилпеп салды. Һәм, шырпы сүнгәнче, күлмәк җиңнәрен сызганып өлгерде. – Монте Кристо «таш капчыгы»н кашык сабы белән тишеп чыкканмы әле? Ә без... Без болай итәбез, парин... Шырпыңны кабызмый тор, яме?
Солтан аның пәкесен шыртлатып ачканын, ком, кирпеч ватыкларын кыштырдата-кыштырдата, читкә юнәлгәнен ишетте, тик нишләгәнен белә алмады. Дусты мыш-мыш килде, нәрсәдер чатнады, шартлаган аваз ишетелде.
– Кабыз! – дип боерды Степан. – Да будет свет!
Солтан тагын шырпы сызды. Аның янына Степан килеп басты да утка чыра очы тыкты. Кабер җанланды, стенада тонык күләгәләр биешә башлады.
Степан чыраны икона тактасыннан телеп алган икән. Хәзер ул йөзтүбән, баш сөягенә авышып ята иде. Солтан аны тупсасыннан каерылган ишеккә охшатты. Аның киң, янып күмерләнгәндәй кара тактасы арттан ике аркылы борыс белән беркетелгән. Калҗаймасын диптер инде. Әйе, йөзтүбән ята. Әйтерсең лә Божья Матерь, кочагындагы яшь баланы дөньядагы һәммә хәвефтән саклап, кешеләр кылырга ихтимал булган барлык хәтәр гамәлдән аралап, шул ук вакытта үзенә карата кылынган мәсхәрәләүдән оялып, хурланып, булган эшне кире кайтарып алалмаслыгын җаны-тәне белән аңлап, кешеләргә аркан борылып яткан иде. Ә идәндәге баш сөяген үз хәленең фәкать үлемгә генә тиң икәнен белгертеп кочкан сыман.
Әкрен кыштырдау ишетеп, Солтан карашын янга күчерде, сандугачны, аның елтыравык күзен күрде. Ул, посарга, яшеренергә теләгәндәй, оясына елышкан. Чит карашны өнәми, өрексә дә, оясын ташларга җыенмый, аны йөрәк белән генә түгел, тәне белән дә сакларга әзер иде, күрәсең.
Чыраны Солтанга биреп, Степан пәке очы белән кирпеч фараларындагы каткан измәне кырырга, сыдырырга тотынды.
– Иконаны юкка телдең, – диде Солтан.
– Барыбер коргаксып кына ята. Ярдәме тисен, – дип, ул пәкесен кепка белән төреп тотты.
– Нигә алай итәсең?
– Сөял чыгудан куркып түгел. Ялгыш киселеп китмәсен дим.
– Баш беткәндә, чәч кайгысы төштеме?
– Һи, баш! Бу стенаны теш белән кимереп булса да чыгабыз аны!
– Лом белән күпме вакыт тиштек әле?
– Бер сәгать тирәсе. Пәке белән бер тәүлеккә җыелыр, шәт. Әз-мәз җир дә казып менәсе.
– Ә ник елга ягын тишмибез?
– Анда таш бит, әкәш*! Динамит белән дә алдырырлык түгел!.. Ике сменалап эшләрбез. Аренда шушы була инде ул! Түләве ни тора: хезмәт хакы түгел, баш хакы, ә?! – дип көлде Степан. – Менә шушы тугыз кирпечне уйсак, җитәр, сыярбыз. Ике каттан – унсигез кирпеч. Тугызы миңа, тугызы сиңа...
– Керештек, алайса, – дип килеште Солтан.
– Кашынма! Башта җитәрлек итеп чыра телергә кирәк әле.
Солтан тигез генә, төтенләмичә диярлек янган чырага карады. Күңеленнән Степанның тапкырлыгы белән килеште, әлбәттә. Ләкин кемнәрдер изге санаган, алдына тезләнеп ярлыкаулар сораган иконаны чыра итеп телү ниндидер җан иясен тереләтә тунау, каезлау, тураклау белән бер шикеллерәк тоелды.
Дусты иконаны телә иде инде. Тактаның җепселләре туры, ахрысы, – җиңел, тигез ярыла. Аркылы чөйләп кагылган агачлар турысында Степан пәкенең очын эшкә җигә, ул урында чыраны каерып телә. Чыра телемнәре зыңлап аерыла да таш идәнгә ава... Коры зың, чиста зың, моңлы зың. Ничәмә-ничә гасырлар буена дөньяның ыгы-зыгысын, кайгы-шатлыгын, күрешү-хушлашуларны, ярлыкау-каһәрләүләрне, ярату-нәфрәтләрнең, туу-үлүләрне сүзсез баккан Божья Матерьның күңел кыллары телгә килә дә Степанның резин итеге янына өелә баралар шикелле...
«А-а! Нинди көчлеләр без!» – дип уйлады Солтан, үз-үзен мыскыл итәсе, хурлыйсы килеп. Ә Степанга:
– Куркыныч кешеләр без! – диде. – Иконаны чырага телдек, сумала белән казан гына җитми.
– Алары нәрсәгә тагын?
– Оятыбыз белән вөҗданыбызны салып кайнатырга.
– Икона телгәнемне өнәмисеңмени? – диде Степан Масленников, каш астыннан сөзеп карап һәм җиңе белән маңгай тирен сөртеп. Ул тирләгән, аның тузан кунган битендә тир эзләре, борын яфракларында кызгылт кунык, чәче чуалган, тузгыган. – Алайса, калыйк шушында. Оятыбыз белән вөҗданыбызны учлап. – Ул стена каршына барып басты да билгеләгән кирпечләре арасында пәкесен йөртә башлады. – Ә син авыл уртасындагы ташландык мәчетегезне бел. Хәрабә! Адәм көлкесе! – диде мышный-мышный. – Культура йортының бәдрәфенә аяк басарлык түгел. Бөтенесе шул мәчет почмагын тери... йә эченә кереп чүгәли... Ә икона – ул җанны коткарыр өчен. Менә коткарсын хәзер безнең җаннарыбызны!
Ничек каршы төшәсең? Дөресе шул, каһәр! Кайчандыр урамда киеп йөри торган галош, чабата табаны да тимәгән, фәкать күн читек һәм тула оек яки ак йон оекбаш җылысын гына тойган мәчет идәне хәзер нәҗесләнгән... Яшьләр аның почмагын терәсә дә, кыл уртасына чүгәләсә дә, бер-берсеннән уңайсызланмый, оялмый. Мәчет – искелек калдыгы, бетте-китте! Үз хөкемен алган, тормыштан сызып ташланган, һичнинди исемлектә тормый. Ничек сүтеп ташланмаган, бульдозерлар җимермәгән әле. Авыл уртасында тора, байгыш. Пошынучы, уфтанучы юк. Карт-корыны искә-өскә алган кеше юк. Каршысында гөлт иткән Культура йорты, китапханә, колхозның ике катлы идарә бинасы, кибет, ерак түгел мәктәп. Культура заманы, гыйлемле кешеләр чоры. Артка әйләнеп карарга вакыт юк. Киләчәк ашыктыра. Яшисене яшәп каласылары килә. Бар җирдә киләчәк буыннар хакына тырышырга өндәгән язулар. Кибеттән аракы алып чыгып, эчәр өчен урын юк икән – ташландык мәчет. Берочтан йомышыңны да үтисең. Җайлы! Җир өстендә нәрсә бар, ни булачак – һәммәсе кешеләрнеке. Тимә миңа! Минеке! Күк йөзенә багу бетте, җир асты да куркытмый. Алланы күргән кеше юк. Барлык аллаларны колхоз председательләре, партия секретарьлары алыштырып бетерде. Кибетләрдә ризык, күңелләрдә ышаныч кына бетте.
Әнә икона. Сурәтнең яртысы юк инде. Су парга әйләнә, ташлар ком булып уала, кеше туа да үлә. Яки киресенчә: пар су була, комнар таш була, кешедән кеше туа...
Ә ни кала?
Кемнәрнеңдер рухын яктырткан икона хәзер кабер эчен яктырта!.. Каберләр болай яктыртылса, дөнья караңгыланмасмы соң?
Идәндәге сурәт чалкан ята иде инде. Божья Матерь сыңар күзен югарыга – кирпеч гөмбәз аша күк гөмбәзенең үзәгенә төбәгән кебек иде.
Шулвакыт кыяр-кыймас кына, курка-курка гына сандугач аваз салды. Тавышы чиста һәм төгәл. Бу саф авазны тамчылап учка җыеп булыр иде шикелле.
Һәм сандугач, беренче эре тамчылардан соң мул итеп ява башлаган яңгыр сыман, бертын белән сайрарга кереште! Кабер киңәеп киткән, куе болытлар ертыгыннан бәреп чыккан кояш нуры белән тулган шикелле булды.
Солтанның йөрәге сулкылдап куйды, сулышы кысылды, тамак төбенә төер укмашты. Кулы белән бергә тоткан чырасы калтыранды, сандугачның күләгәсе дә дерелдәп тора башлады.
Гаҗәпкә калып һәм аптырап, Степан эшеннән бүленде.
– Оҗмах ич бу, яшьти! – дип пышылдады ул. – Ә син мине, Алла белән сүз куешып, тәмугка олактырмакчы идең!.. Хур кызлары да килеп чыкмагае әле!
– Хур кызлары белән бәйләнсәң, алимент түләүдән башың чыкмас, – диде Солтан.
Сөйләшәсе, сүз катасы да килми иде. Ләкин алар икәү. Кабер – аларның уртак богаулары, әлегә исә бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырышудан гайре ул богауны ачардай ачкычлары юк.
– Алимент алимент инде ул! Ни әйтсәң дә, баласызлык налогы түгел, – дип, Степан аның өйләнмәгән булуына төрттереп куйды.
Әйе, хак сүз – өйләнмәгән. Кабер тозагына капкан бу сандугач шикелле, җырлап чакырыр пары юк. Кайдадыр югарыда – якты дөньяда – Камәрия йөри йөрүен. Ә җаны шушы кабер кебек караңгыдыр. Аны ялгызлыкка, караңгылыкка язмыш ташы томалап куйды. Юк бугай, ул таш – Солтан үзедер. Камәриянең тормышын шушыңынчы ялгыз, караңгы иткән кеше ул бит инде – Солтан Наймушин. Камәрия – аңа, ә ул Камәриягә сандугач була алмадылар. Кояшы, ае, йолдызлары, болытлары булган, яшеннәр яшьнәгән, яңгырлар, карлар яуган якты дөньяда яшәсәләр дә, әлегә бер-берсенә җырлар җырулары юк... Ә моннан чыккач? Моннан чыккач...
Ул уйлап бетермәде, иңенә Степанның кулы ятты.
– Синең чират.
«Әйе, минем чират. Сандугачны моннан коткарырга кирәк. Әллә үземнеме? Юк, Камәрияне», – дип уйлады ул.
Сандугач тынды. Аның сукыр яңгыр явып үткәне кебек кенә тоелган сайравы егетләрнең күңелләре тирәнлегенә иңеп таралды, сүрелде.
Солтан кирпечләр арасындагы каты измәне кырырга кереште. Гүя ул кирпечләрне араламый, ә стенага төшкән үз күләгәсен телгәли иде. Бөтен барлыгы, ялгызлыгы белән аның күз алдына Камәрия килеп баскан кебек булды. Солтан аның үзе өчен кем булганы һәм кем булуы ихтималы турында уйлавыннан туктамыйча, көчәнә-көчәнә пәке очын йөртте дә йөртте.
Инде янып бетә язган чырадан Степан яңа ут элде, табутка җайлап утырып, папирос кабызды.
Теләсә нинди эшне тизләтеп, акрынайтып яки бөтенләй туктатып була. Гадәтиен дәвам иттереп, яңасын башлап, туйдырганын ташлап, кирәкмәгәненнән ваз кичеп була. Фәкать бер генә эшне тизләтү, акрынайту яки туктату мөмкин түгел, ахрысы – әйберләрнең комга әйләнүен. Ком ком булып кына ага. Хәтта вакытның үтүен дә ком агышы белән саныйлар. Сәгатьләр билгеле микъдардагы ком бөртекләренең Кояш әйләнешендә күпме коелуына карап ясалган. Ком бөртеге һәм Кояш...
Солтан склептан чыгу вакытын аяк астына коелган ком бөртекләре белән саный башлады. Камәрия белән аның арасын якынайтыр өчен күпме ком бөртеге кирәк икән?
Әлегә исә артта – чыра яктысы, алда – стена, ике арада – Солтан үзе, ә каршысында Камәрия түгел, бәлки үзенең тонык күләгәсе...
Кирпеч арасында кыштыр-кыштыр йөргән пәке очы кинәт туктап калды. Солтанның күңеле яктырып китте.
– Карале, Степан. Ә ул килгән бит! –диде ул.
– Кем?
– Камәрия.
– Каян белдең әле? Телефон юк бит.
– Килгән, күреп-карап торган. Табутны да ул кире сөйрәп китергән. Көтә ул безне, көтә.
– Ә ник көтә? Кеше чакырсын ул! Начар, яшьти.
– Яхшы, Степан, яхшы. Ул минем чыкканны көтә. Үз янына чыкканны. Кешеләр янына түгел. Көткән җиргә чыкмый калып буламы соң?!
– Ара ераграк шул әле. Без тәмугта ук инде. Ә ул җәннәткә дә эләкмәгән әле.
VI
Чанышның шушы кадәр күп халык җыелуга эчке, тыенкы шатлыгы балыкның гомере, тапталган алан, тынычсызланган бал кортлары өчен борчылу белән алмашынды. Мәгәр, дип уйлады ул, барысын да бергә үз җылылыгы, үз яктылыгы тирәсенә җыйган учак булырдай бер нәрсәнең ара-тирә генә, гомергә бер генә тапкыр булса да килеп чыгуы да кирәк бит инде, әй? Кешеләр гаҗәпсенә, балаларча ваемсыз төстә гаҗәпсенәләр икән, – бу начар түгел. Ул үзе дә үзгәргән кебек булды: аландагы халыкның ярсу дәрте Чанышның җанын кузгатты, дулкынландырды. Әмма эш беткәч кенә уйнарга ярый лабаса, бу нәрсә – Чаныш өчен язылмаган закон. Дәү балыкны подвалдан сөйрәтеп чыгарып, олы суга җибәрергә вакыт җиткән иде инде. Кешеләрнең үзенә һәм Кадрәккә булышачагына Чаныш һич шикләнмәде. Ләкин халыкның балыкны коткарырга бер тамчы да омтылып карамавы киң, җылы аланны, ирекле елганы, аяз күк йөзен ниндидер сагыш белән тутырып тора кебек иде. Чаныш үзен, улын һәм балыкны яңадан япа-ялгыз калган итеп тойды. Баштагы тантаналы шатлыгының хәзер тирән бер үкенү белән алмашынуы Чанышны тышаулаган сыман итте. Ул бер мизгелгә йокыга талгандай булды һәм, балык алдындагы үтәлмәгән бурычы йөрәген чәнчетер дәрәҗәдә исенә төшеп, тракторга таба китте. Кургашын солдаттай төз гәүдәле милиция лейтенанты трактор каршысына чыгып баскан да учларын үзенә каратып күтәргән куллары белән аны алга әйдәп маташа икән. Тракторчы газ бирде, торбадан бәреп чыккан кара-кучкыл төтен, бөтерелә-бөтерелә, һавага атылды. Ак эт читкә сикерде, койрыгын кысты.
Чаныш үзен һичкем тыңламаганын, ишетмәгәнен белсә дә, тракторчы егеткә:
– Олан, берүк, сак кылана күр. Яхшылыгыңны кызганма, зинһар, – дип пышылдады.
Ул үзен үзе дә ишетмәде. Аркан тартылып турайды, дерелдәде, авырлыкка чыдаргамы-юкмы дигәндәй, үзенә ябышкан сыек ләмне коя-коя әйләнгәләде, койрык астына уралган төен тыгызланды, тартылган саен, балык тәненә бата барды. Балык авышлык буенча югарыга таба сөйрәлә башлады. Койрыгының элпәсе киерелде, турайды, кайдандыр шартлап ярылыр һәм чүпрәктәй асылынып төшәр чиккә җитте. Чаныш үз буыннарының да аркандай киерелүен, шул көчнең үзен җиргә таба тартуын, моңа һәр тамырының карышуын, умырткасының авыртуын тойды. Аның шулай итеп балыкның тәне авыртуын үзенә күчерәсе, трактор балыкны җәрәхәтли күрмәсен дип, Аллага ялварасы килде.
Чыннан да, подвал ишегенең яңаклары шыгырдады, балык сыртына һәм суга туфрак кисәкләре коелышты. Балык, саңак калакларын җәеп, ишек яңакларына терәлгән, күрәсең. Ул соңгы тукталышыннан ничек тә кузгалмаска тырыша, гомере бәһасенә булса да, соңгы сулышы алдыннан картлык тынычлыгын бозмауларын тели иде, ахрысы. Чаныш бу хакта баштук уйламаганына үз-үзен күңеленнән ничек битәрләргә белми торды. Балыкка кояш нурлары үтәли яктырткан чиста су тирәнлекләренә чуму насыйп булмастыр инде; үзле балчыклы текә ярлар астында вакыт һәм су шомарткан йомры ташларга сыенып иркәләнү эләкмәстер; ә томанлы язгы иртәдә дусты белән сай җирдә очрашкач, үз нәселен калдыру чакыруына буйсынган килеш, корсагының татлы наз белән уылдыктан бушануын тоймас; дусты сипкән ак сөткә уралып, тәкатьсезлектән сукыраймас, ниһаять, һәммә эш узгач, ару-талчыгу, алҗудан соң бүрәнә хәлендә калмас һәм елга төбенә ял итәргә төшеп ятмас инде.
Балыкны сөйрәткән саен, баздагы су кими барды. Аның киерелеп җәелгән сырт канаты җир белән тигезләшкән иде инде. Казның каерылган канаты сыман сөйрәлгән, баш-башлары белән подвалның юеш, кызыл балчыгын тырный-тырный өстерәлгән аскы канатлары да күренде. Чаныш үз йөрәгенең дөп-дөп кагуын тойды, күз аллары караңгыланып китте, күкрәген күтәрә алмастай сагыш басты. Аның ябык, сары йөзе тыштан тыныч күренә күренүен. Ә эчтән? Әнә ул, иренен чак кына ача төшеп, еш-еш сулый, күз астындагы вак җыерчыклы юка тиресе дерелди. Моннан Кадрәк атасының зур газап кичерүен сизде.
Чаныш үзенең һични ишетмәгәненә илтифат итте; аны гүя саңгырау тынлык уратып алган. Ләкин ул колак төбеннән генә бер бал кортының уктай узып китүен, балыкның перламутр бу-
лып ялтыраган, кабырчыклар һәм су үсемлекләре ябышкан тәңкәләреннән шыбырдап аккан су тавышын ишетеп торды. Алан кысан булуга карамастан, Чаныш үзен ялгыз хис итте. Балыкның каерылган канатлары көчсезлеген, авыртуын үзенә кабул иткән шикелле, аның куллары хәлсез төстә асылынып төште.
Балыкның энҗе кебек елтырап торган күзе күренде. Чаныш ягында уң күзе, анда кояш нурлары тәре сыман чагыла иде. Подвал чокырының түмгәкле бер урыны ул күзне кояштан каплады. Шунда төпсез, тирән, гаҗәпләнеп ачылган хәрәкәтчән күздә Чаныш үзенең бәләкәй чагылышын шәйләде. Сурәте ялтыравыклы чыршы уенчыкларындагы кебек бозылып күренә: аяклары озын, гәүдәсе артка каерылып тора. Балыкны әкрен генә сөйриләр, Чанышның балык күзендәге чагылышы да әкрен генә әйләнә. Арбада авылга кайтып килгән чакта, аның тирәли, шул рәвешчә, телеграмм баганалары, басулар, агачлар, офык һәм болытлар әйләнгән иде бит.
Балык әйтерсең лә Чанышны таныды, аңа текәлде. Аның күзендәге үз чагылышында Чаныш нокта булып күренгән үз күзен дә шәйләде. Чанышның үз күзләрендә дә балык чагыладыр әле. Шул рәвешчә, кара-каршы торган көзгеләр бер-берсендә чиксез санда чагылып күренә. Аларның бер-берсенә карашында бу дөньяның әллә нинди серләре яшеренеп ята кебек иде. Аның белән балык, икесе бергә, мәңгегә шушында калырлар, ахрысы – Чанышны кинәт кенә шундый уй биләп алды. Чаныш та, балык та әлегә тереләр, тик монда, аланда түгелләр шикелле иде. Чаныш яхшы хәтерли: шундый тойгы сугышта булгалый. Ягъни синең күз алдында үтәли яраланган кешене ава дигәндә тотып аласың, ә бу вакытта, әле исән булса да, аның инде үлеп барганын күрәсең...
Трактор шайтан көче белән балыкны сөйри бирде. Чанышның балык күзендәге чагылышы юкка чыкты: анда тагын тәре сыман нур белән аркылы-торкылы кискәләнгән кояш сурәте чагылды. Балыкның күзе сарык күзе сыман тоныкланды, үле фосфор нуры белән тулды.
Милиция лейтенанты трактор каршында ике кулын да югары күтәрде. Трактор туктады. Балык үзенең бөтен буена ләмдә сузылып ята иде инде. Яшәү билгеләре чыгармаса да, аның киерелгән канатларында һәм койрыгында җимергеч көч барлыгы сизелеп тора. Аны кешеләр шундук уратып та алды: тәңкәләрен тотып-тотып карадылар, сыртына шапылдатып суккаладылар, ә авызы ачыла башлавын абайлап, артка чигенделәр. Балыкның ирене велосипед шиныдай тыгыз, кайсы исән, кайсы сынык тешләре тырпаешкан. Саңак капкачлары, сыек ләмне көрәктәй көрәп, ян-якка ачылып китте, әләмнәрдәй тезелешкән алсу саңаклары күренде. Шул рәвешчә, балык һава сулады да аны мәгарәдән ишетелгәндә мәгърур мөгрәү белән кире кысып чыгарды. Халык, ул тавыштан шикләнеп, аның койрыгы ягыннан тагын да читкәрәк чигенде.
Чаныш, кулын Кадрәкнең арык иңбашына салып:
– Ышанмаган булдың. Менә чыгардык ич, – диде. – Хәзер суга тәгәрәтәбез дә, вәссәлам, хушлашабыз.
– Мин хушлаштым инде, – диде Кадрәк басынкы тавыш белән. – Әнә кара, халык та хушлаша. – Кадрәк халык ягына ымлады.
Чаныш кешеләрнең нишләгәнен башта аңышмыйчарак торды. Алар арасында ниндидер сәер тәртип барлыкка килде. Тавышлар басылды. Кешеләр, чиратка тезелешеп, балык яныннан уза башладылар, әйтерсең лә мәет белән хушлашалар иде! Бер ир эшләпәсен салып узды. Аннан күрмәкче, бүтәннәре дә башларыннан салдылар.
Чаныш белән Кадрәк балыкның башы янында басып торалар иде. Теге, өстенә арыш капчыгы япкан Пётр, кайгылы чырай белән Чанышның кулын кысып узды. Арадан тагын берничә ир-ат шулай итте. Чаныш, үзен балык белән котлыйлар дип белеп, кулын сузып торды. Юк икән лә, кулын бөтенләй башка ният белән кысалар икән!
– Балыкны суга җибәрергә булышмыйсызмыни? – дип сорады Чаныш бер өлкәнрәк ирдән. Икенчесеннән: – Аның ничек йөзеп киткәнен карамыйсызмыни? – дип сорады. Җавап ишетмәде. Шулай, чиратка тезелешеп, югарыга, машиналарына таба менеп киттеләр.
– Балык, йөзеп китте бугай инде, Чаныш бабай, – диде механизаторның берсе, башлыклар, милиционерлар һәм балык заводы директоры ягына, ишарәләп. – Да, бөтенләй башка якка.
Чаныш аннан:
– Ни димәкче буласың? –дип сорады.
Механизатор җавап бирмәде, узып китте.
– Пешкән кыслага бар да яхшы – менә ни димәкче ул, – диде Кадрәк.
– Каян беләсең?
– Аңладым...
Кадрәкнең сүзләре Чанышның башына суккан шикелле итте. Тик ул аңа ышанмады. Ышанасы килмәде. Улының ни аңлаганына төшенмәде әле ул. Чаныш балыкның койры-
гы янында басып торган тракторчы егет янына ашыкты. Ринатның аркасы тирләп чыккан, балыкны үзе сөйрәп чыгарганмыни!
– Рәхмәт, олан, – диде Чаныш аңа. – Балык шәпме соң?
– Суйган да каплаган! – диде егет.
– Ник суйган булсын ул? Аның җаны бар. Безнеке ише үк.
– Безнеке ише?
– Бәлки чүт кенә яхшырактыр.
– Җан йомырка салмый ул. Җан ашап торалмыйсың, Чаныш бабай. Миңа балыкның җаны нигә хаҗәт? Миңа койрык өлеше җитә. Җан ул... клиндер тишеге белән бер.
Алар янына балык заводы директоры килеп басты.
– Эше бетте, кодагый, – диде ул, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә. Тракторчыга борылып: – Арканны чиш, – диде, – рәхмәт сиңа.
– Ник чишеп торырга? Койрык качмас. Сез башын карагыз, сезгә – башы, миңа – койрыгы. Башыннан да баш тартмас идем анысы. Күзләрен генә кара – светофор итеп куярлык.
– Безгә башы кирәк. Ул беренче номер белән китә, – диде директор, каш астыннан олы түрәгә ымлап. – Мондый балыкның бар хикмәте башында. Анда – ми.
Чаныш аркан очын чишәргә иелде. Тик, чыклы үләндә чыланган ат тышавы сыман, төен кулдан шуа, ул бик нык тыгызланган иде.
Кемдер аның беләгенә кагылды. Ул артка күтәрелеп карады. Бая «Волга»дан төшкән кешеләрнең берсе икән.
– Азапланмагыз, – диде ул.
– Азапланма дип... кем...
Ләкин аның сүзен беркем игътибарга алмады.
– Яхшы, яхшы, – диде теге кеше, эре-эре атлап, балыкның башы ягына китте.
Директор олы түрә янына барып басты.
– Керемгә ала башларгамы, Даниил Афтандилович? – диде ул аңа.
– Башлагыз, – диде тегесе, имән бармагы белән балыкның сырт канаты элпәсенә төрткәләп. – Ярый, без кузгалабыз. Эш беткәч хәбәр итәрсез.
– Шикләнмәгез, Даниил Афтандилович.
– Ышанам, ышанам.
Әллә үзенең шикләнмәвенә ышанамы, әллә директоргамы – белмәссең, дип уйлады Чаныш. Ярым-йорты ым белән аңлашалар. Бер-береңнең ымына этләр шикелле колак шәңкәйтеп сагая торган нинди замана соң бу?
Чаныш үз күңелендә ниндидер шом салкынлыгын тоя башлады. Ул шом, таудан тәгәрәгән кар түмгәге сыман, зурайганнан-зурая барды. Бу кешеләрнең тел төбендә ни ятуы аның аңына ирешмәде әле. Шунысы анык: Кадрәк белән алар кайдадыр хата җибәрделәр. Чаныш монысына икеләнмәде. Алга килгәннән качып калып булмый, аны җиңәргә генә мөмкин, һәм ул балык янында калган кешеләрдән:
– Сез нишләргә җыенасыз? – дип сорады.
Сорамый булдыра алмады. Аның, койрыкка иелгән җиреннән тураеп, барысы да Даниил Афтандилович дип эндәшкән әлеге кеше каршысына барып басудан гайре чарасы калмады.
– Сез башлаган эшне без йомгакларга мәҗбүр, бабай... – диде Даниил Афтандилович, һәм, юлдашларының берсенә иелеп, нидер сорады. Чанышның исемен белеште бугай. Дөрестән дә, ул үзенә җәлеп итәрдәй матур елмаю белән: – Менә шул, Чаныш агай, – диде. – Ботканы үзегез пешергәнсез, нигә борчыласыз? Әллә ухамы? – дип, ул көлеп куйды.
– Нинди ботка... нинди уха ди ул? Җибәрергә кирәк, иптәш!
– Әйе, ул хаклы, – диде Даниил Афтандилович балык заводы директорына. – Балыкны ул тоткан, бер кисәгенә лаек. Ничек уйлыйсыз, директор?
– Аңладым, аңладым. Рәхмәтеннән калмабыз, – диде директор һәм, Чанышка борылып: – Бер кисәген бирербез, бирербез, – диде.
– Кисәк? Мин сиңа эт мәллә?
– Кызык кеше икән син, бабай. Тулаем кирәкмени?! Бөтенләй?
– Тулаем булмыйча ни!..
– Тамагыңа торыр бит, тончыгырсың!
– Ник торсын икән? Мин аны ашарга җыенмыйм... Ә менә балык тончыгыр. Күпме һава йотты. Аны суга җибәрергә кирәк. Адашканны кеше генә түгел, эт тә әйди.
Сүзсез калдылар. Олы түрә читкә борылды. Тынычландырырга теләптер инде, Чаныш янына Кадрәк килеп басты. Тик ул да эндәшмәде. Барысы да ачык иде инде.
– Пычак бир, – диде Чаныш улына.
Кадрәк атасының яман эш кылмасын белә иде. Кесәсеннән ябылмалы пәке чыгарып сузды. Чаныш аны ашыкмый гына ачты. Балык заводы директорының йөзе үзгәрде, ул, кабаланып, милиционерларга карады. Лейтенант Даниил Афтандилович белән Чаныш арасына басты, «Но-но, бабай», – диде. Чаныш балык койрыгы янына килде, пәкесен өскә каратып, төен төбеннән арканны кисеп ташлады.
– Булыш, улым, – диде ул Кадрәккә.
Ике карт балыкны, көчәнә-көчәнә, суга тәгәрәтергә тырышып карадылар. Тик балык кымшанмады да. Чаныш җигүле килеш үлән утлаган атына әйләнеп карады. Ул аның бу юлы да ярдәмгә ярамаганын аңлады. Балыкны арканлап атка тагарга була, тик атны салкын суга куып кертмәссең бит инде? Ат этә белми шул, ул тарта гына. Шуның өстенә бу турыда яр текә, су тирән иде.
– Күңелегез булдымы инде? Йә, җитәр, – диде аларга директор. Ул бу картларның ниятенә төшенде, шуңа күрә, үҗәтләр дип, аларга ачуы кабарды.
Чанышның көчәнүдән сулышы капты.
– Кеше ләбаса без!.. – диде ул.
Өметләнеп, район башлыгына карады. Хәзер үтсә аның сүзе генә үтәр кебек иде, ул гына аңласа, ярдәм итсә инде.
Юк, Чаныш үзе һичкемнең ярдәменә мохтаҗ түгел, аңа башлыкның аңлавы кирәк. Балык ярдәмгә мохтаҗ, ашыгыч ярдәмгә. Аны судан сөйрәтеп чыгарганга тугыз-ун минут тирәсе узды инде. Хәзер ул тончыга, тиздән аңа һичнинди ярдәмнең кирәге калмас инде. Балыкның суга сусавы кебек үк, Чаныш исәннәрнең исәннәргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булуына, аеруча бер-берсенең хәленә керә белүгә сусап яшәде. Үз-үзеңне генә белеп тәкәбберләнүдән, масаюдан да яманрак нәрсә юк. Яхшылык каршында үз тәкәбберлегеңне тыя алу – бар ярату һәм гомер итү шул түгелме соң инде? Үзеңдәге яхшы ниятләрне сүндерү үлемгә тиң ул.
Чаныш, әлбәттә, менә хәзер бу хакта уйламады. Ул мондый уйлар белән яшәде генә. Үзе үткән озын гомер юлының буеннан-буена ул берәүләрнең яхшылык кына кылырга омтылып торуын, ә икенчеләрнең шул беренчеләргә каршы торырга атлыгуын һәм яманлык кылуын күреп, белеп яшәде.
Бусы да – Чанышның хәзерге уе түгел, ә канындагы яшәү кануны. Хәзер ул балыкны үлем кәфененә урый башлаган вакыт агышын гына тойды.
Ул, бу юлы катырак кычкырырга тырышып һәм елыйсылары килеп:
– Сез этләр түгел ләбаса, этләр түгел! – дип кабатлады.
– Ә кем соң без? – дип елмайды район башлыгы.
– Күгәрченнәр, – диде Чаныш, алдагы җавабының усал буласын аңлап. – Бик куркыныч күгәрченнәр.
– Күгәрченнәр куркыныч буламыни?
– Була. Әгәр дә алар, козгынга ияреп, үләксә ашарга өйрәнсәләр.
– Менә кизәнә бабай, ә? Кая барып җитте – фәлсәфәгә! – диде район башлыгы, ягымлы диярлек итеп, мул елмаеп. Әйтерсең иркә бала шуклыгын мактады, шуңа күңеле булды.
Чанышның чартлатып җиргә төкерәсе килде. Тик теле кипкән, аңкавы коп-коры иде. Нәфрәтләнгән җанын ачып салырга мөмкинлек бирердәй төкереге дә калмаган икән инде.
– Кайда торганыңны онытма син, бабай! – диде башлыкларның берсе. – Үзеңне кулда тота бел әле, пожалуйста. Халык алдында икәнеңне бел. Син бит акыл иясе. Малай-шалаймыни, ә?
А-а! «Кайда торганыңны онытма!» дигән мондый сүзләрне Чанышның күпме ишеткәне бар! Хаклык дәгъвалый башласа, аны шулай туктаталар иде. Ул мондый сүзләрне власть яратучыларның үзләренә ярашмаган, җайсыз дип саналган кешеләрне җирдә тормыш яхшылыгы хакына сайлап алган хаклы урыннарыннан себереп ыргытыр өчен әйтүләрен әйбәт белә иде. Себеркеле кешене кем уйлап чыгарган да бүтәннәрне аның алдында кем гаепле иткән соң әле? Нигә кайберәүләр башкаларга каршы себерке күтәрә, ә икенчеләр нигә чүп дип санала? Кулына себерке эләктереп алган кеше япа-ялгызы гына калса, ә чүп дип саналган кешеләр тәмам бетсә? Себеркене селтәрләр дә селтәрләр, ә тирә-юнь буп-буш... Һаман шул селтәнү, һаман шул «Кайда торганыңны онытма». Синең аңыңдагы, күңелеңдәге ачык хакыйкатьне бастырып торучы үтергеч әшәке сүз. Күршеңне, авылыңны яклап, берәр җиргә барсаң:
– Сине кем җибәрде? – дип сорыйлар.
– Халык, дисең инде.
– Нинди халык?
– Күршеләр, авыл халкы.
– Юк инде! – дип шатлана син мөрәҗәгать иткән түрә. – Күршеләр халык саналмый. Авыл да. Халык ул – ике йөз сиксән миллионлы совет кешеләре. Син бөтен халык мәнфәгатен кайгыртып йөрмә.
Ничек яшәргә икәнен ул үзе дә яхшы белә.
«Кайда торганыңны онытма!» диләр дә халык эшен хәл итеп куялар...
– Шушында торам мин, улым, синең белән янәшә, – диде Чаныш. – Мин монда син якты дөньяга килмәгән чактан бирле инде. Тик мин синең барлыкка киләчәгеңне белеп тордым. Монда синең белән янәшә булыр өчен торам да. Ник дигәндә, мин биредә синең үзеңне генә калдырырга ярамаганны беләм. Исән-сау булганда, мин шушында торырмын, улым. Бел, мин моннан үлгәч тә китмим әле. Шушында калам.
– Телеңә салынма инде, бабай! Синең алда килделе-киттеле генә кешеләр түгел, – диде милиционер, кырыс итеп.
– Килделе-киттеле шул, килделе-киттеле. Киләләр дә китәләр...
Чаныш менә шулай диде. Ул бар зурлыгы, бар ныклыгы белән басып тора: бер кулын кесәсенә, икенчесен изүенә – нык итеп йөрәге каккан урынга тыккан. Хәер, аяк астында тайгак ләм ятканын исеннән чыгармады, ләкин ул ләм астындагы үлән тамырларының мул, туклыклы җир суы белән тулганын да бик яхшы белә иде.
Алар китте. Аланнан барысы да китеп бетте. Үр кашында машиналар да юк иде инде. Берсе генә калды. Аның хуҗалары – шофёр белән телсез бер ир-ат. Алар шунда, машина янында. Балык заводы директоры кул изәгәч, машиналарын кузгаттылар. Машина Чанышка пычрак боз кантары булып күренде.
Кара: Чаныш бөтенләй онытып җибәргән, җирән тракторы белән аның хуҗасы да шушында икән ич әле.
Алардан кала яр буенда Чаныш белән аның улы Кадрәк тә бар. Һәм, әлбәттә, балык – аларның көмеш тәнле зур балыклары. Тагын ат бар, сыерчык бар, бал кортлары бар.
Ниһаять, машина түбән төшеп җитте.
– Ничек бүлгәлибез? – дип сорады алардан директор.
– Шул инде – балта белән чабып, – диде шофёр.
– Бармы соң?
– Ник булмасын ди?!
– Товарлыгын бозабыз бит, егетләр. Ике куллы пычкыгыз юкмы соң?
– Каян килсен инде! – диде шофёр. – Хан заманында яшәмибез ич. Яхшырак корал бар – «Дружба». Кичәдән бирле кабинада йөри. Кичә диләнкегә утынга барганыек.
– Йә, керешегез. Пәпәй! Син балыкны ю.
Пәпәй аңлады. Елгадан чиләк белән су чумырып алды да, үлән йолкып, балыкны башыннан юарга тотынды. Күзен чүпрәк кисәге белән өрә-өрә чистартты. Әйтерсең машина фараларын юа. Эшнең озакка сузылуы ихтималын искә алып, шофёр да булышты.
Кадрәк карап-карап торды да, үлән йолкып, балыкның тәңкәләрен ялтыратты. Балык яшәреп киткәндәй булды, пакьләнде.
– Кирәкми, улым. Катышма. Мәет түгел ич ул, – диде Чаныш.
– Нинди мәет? Аның көрәшәсе бар әле.
– Көрәшәсе?
– Көрәшәсе. Үлем белән. Ә үлемгә каршы барыр алдыннан без сугышта чиста кием киенә идек, әти!
– Чистарт, алайса, чистарт. Тик болар алдырды безне, улым.
Шофёр, ухылдый-ухылдый, кабинадан моторлы пычкы тартып алды.
Чаныш калтырап китте. Бөтен тәненнән кайнар курку дулкыны йөгереп узды, җанында кайнар төер барлыкка килде.
– Кайда торганыгызны беләсезме сез, егетләр?! – диде ул.
Аның кычкырасы килде. Тик тамагы һаман коры, коргаксыган мичкә шикелле иде. Тавышы җанының ярыкларыннан коелып кына төште дә аяк астына сибелде, җиргә сеңде, юкка чыкты.
– Без монда, бабай, синең янында, – диде директор, аның баягы сүзләрен мыскыллы кабатлап. – Балыкны күрәләтә ташлап китә алмыйбыз бит инде, ә? Әрәм була ич, кара каргаларга гына азык була.
– Монда түгел сез, балакайлар, монда түгел, – диде Чаныш, кояшка карап. Ул балыкның суга җибәрсәң дә үләчәген аңлый иде инде. Ул әлегә тере, ләкин үле дә иде инде. Хәзер су аңа яшәү тирәнлеге түгел, фәкать кабер булырга гына ярый иде.
– Монда түгел? – дип кайтарып сорады директор, бирегә килгәннән бирле беренче тапкыр сигарет кабызып. – Кайда соң?
– Чокырда сез. Еланлы чокырда. Минем коткарасым килә... – дип, Чаныш бугазындагы кайнар төергә тыгылып калды.
– Коткарасың килә? Кемне?
– Сезне, оланнар, сезне.
– Безне? – дип гаҗәпсенде директор. – Нәрсәдән?
– Еланнардан... Балыкны суга җибәрик. Үз елгасында үлсен. Ул үз суында үлсә, еланнар сезнең җаныгызны ташлап качар.
– Гаҗәп кеше син, бабай, – диде директор тыныч кына.
Ул күкрәк кесәсеннән үтә күренмәле тартмага салынган төсле карандашлар чыгарды, кызыл фломастер сайлап алды. Сул кулындагы кәгазь кисәгенә карый-карый, балыкны төрлечә зурлыктагы кисәкләргә бүлеп, саннар сугып чыкты.
– Эләккән балыкны кире җибәргәннәрен кайда һәм кайчан күргәнең бар синең шушы гомереңә чаклы яшәп? – дип сөйләнде ул. – Алтын булса, бер хәер әле... Юк, булдыра алмыйм. Аңлыйсыңмы,
Даниил Афтандиловичтан башка хәл итәргә хакым юк. Керемгә алынды инде ул. Аның өчен мин җавап бирәм... Безнең яшисе бар... Өйрәтә димә, тормыш Пушкин әкияте түгел ул, бабай. Бу балык аркасында ярык тагарак янында калалмыйм...
– Болай булгач, син күптән шунда инде, олан.
– Кайда?
– Ярык тагаракта... Синең җаның ярык... Моны сиңа мин әйттем, Чаныш карт.
Кадрәк атасыннан:
– Ник аңламый алар сине? – дип сорады.
– Үз-үзләрен аңламаганга күрә.
– Моннан соң нәрсәгә генә ышанырга кала инде, әти?
– Кешеләргә һәм дә аларның үлеменә. Үлем кешеләрнең кем икәнлеген яхшы күрсәтә.
Чанышның сүзләре пычкы гөрелтесенә күмелеп калды. Шофёр пычкыга стартёрны көйләп куйган да аның сыгылмалы корыч бавын үзенә таба тартып җибәргән, бер-ике мәртәбә акселератор ыргагына баскалаган, стартёрны кубарып, кабина баскычына куйгач, әйләнеп пычкы тасмасын теләсә нәрсәгә батырырга әзер хәлдә тураеп баскан иде инде.
– Кайдан башларга? – дип кычкырды ул көр тавыш белән.
– Башыннан! – дип боерды директор. – Бу шайтанны алдан параличларга кирәк. Койрыгы белән бәреп имгәтүе бар, каһ-һәр!
– Койрыгын кисеп бирегез дә мин тайыйм, – диде тракторчы егет, Чаныш карт ягына карамаска тырышып. – Карап торуы куркыныч.
Телсез ир аның иңбашына сөякчел кулы белән кагып алды да үзенчә нидер әйтеп куйды. «Җебемә, туган!» диюе булды бугай.
– Оланнар! – дип ыңгырашты Чаныш, әле сүнмәгән, тик инде пыскып кына торган соңгы өмете белән. – Әйт әле аларга, Кадрәк... берәр сүз катып кара. Татарча, урысча әйтеп бак. Аналары телендә әйт...
Пычкы гөрелтесен уздырырга тырышып, Кадрәк аның колагына:
– Нәрсә дисең? – дип кычкырды. – Мин синең ни әйткәнеңне ишетмим!
Чаныш кабатламады. Башын күтәрде дә, әллә кайчан оныт-
кан Алласына мөрәҗәгать итеп, күңеленнән, нигә Син кешеләргә үзең дә күтәрә алмаслык җәрәхәт саласың, дип сорады.
Ул күккә карады. Күк йөзе кул гына түгел, ә караш та җитмәслек биек, күңел иңләп бетерә алмастай киң, җан ышанмастай буш иде. Җирдәге эшләргә битараф карап дөньяны яктырткан кояш та, бу аланнан биеккәрәк, ераккарак качарга теләгәндәй, күтәрелүен генә белде. Чаныш шул кояш астында, үзенә чит булып әверелгән кешеләрдән өстен хәлдә торды да, барысын да ташлап, әкрен генә читкә, корыган имән төбендә ниндидер язгы гөлнең шәмәхә чәчәге күренгән тарафка китеп барды. Ахыргы мәлдә ул үзенең күләгәсен урталай бүлеп, балыкка якынайган пычкы тасмасы күләгәсен абайлап өлгерде.
Һәм кинәт тирә-якка кырпы балыгының көчле мөгрәве таралды. Мөгрәү кинәт тынды, тирән бер сулыш булып сүнде, сүрелде. Ат моны бөтен тәне белән сагаеп тыңлады да, ышкылып беткән сары тешләрен ыржайтып, күптән булмаганча кешнәп җибәрде. Агач башларын кайнар җил бөгеп китте. Бал кортлары ояларына ашыкты, умарта ярыгы төбенә укмашты. Кошлар сайраудан туктады. Тынлык урнашты. Җирдән кояшка кадәрге араны мотор гөрелтесе генә тутырып тора иде.
Кадрәк карашын күләгә шикелле тын гына барган Чаныштан аерды да балыкның зур күзенә карады. Ул анда кулын сузып чәчәккә иелгән, ләкин кулын, ярты юлда туктатып, йөрәге турысына күтәргән, аннары кинәт җиргә ауган атасының чагылышын күрде.
Гаделсезлекне күралмаган Чаныш Наймушин җан бирмәде, ә аны күкрәгеннән көч белән кысып чыгарды. Ул, җиңел үлем белән, җан газабы кичермичә үлде. Аның тормышны яратуы үзеннән таләп ителгән вакытта үләргә әзер торуы белән бер төенгә бәйләп куелган иде. Хәзер ул фәкать шул төенне генә чишеп җибәрде шикелле.
Соңгы мәлдә ул, «әлеф, би, ти, си...» дип, әллә пышылдады, әллә хәтерләде. Үлем килгәндә, сүзләр ясый торган хәрефләр генә кала.
– Карама, балык, – диде Кадрәк һәм, Чанышның соңгы чәчәген иснәргә өлгермәгәнен күрсәтмәс өчен, зур балыкның күзен сөялле учы белән каплады.
VII
Рациядән боерык биреп, елга буендагы үзәнлекне түгәрәкләтеп ураган солдатларны җиргә яткырдылар, ләкин уяулыкны бермә-бер арттырырга куштылар, һәм салкын, битараф йөзле, күпьеллык тәҗрибәсе бөтен кыяфәтеннән күренеп торган чал майор кулын изәде дә, уставта каралмаганча, әмма ышанычлы тавыш белән:
– С Богом! – диде.
Лейтенант-оператор, морадына ирешү шатлыгын яшерергә кирәк тапмыйча, алдындагы кызыл төймәгә бармагы белән басты.
Сусаклагычның майор өстәлендәге критик схемасы буенча билгеләнгән өске өлешендә җир астына куәтле шартлаткыч салынган иде. Ул урында су өсте башта вак дулкыннар белән тулды. Агым бер генә мизгелгә туктады. Су чак кына иңгәндәй булды. Җир катламнары буенча тыгыз тирбәлешләр йөгереп узды. Алар, таралганнан-тарала барып, үлән һәм агач тамырларын өзде, чишмәләрнең күзен томалады, йомран, әрлән, суыр өннәрен җимереп, аларны балалары белән бергә томалап калдырды, ташландык урыс зиратындагы кеше сөякләрен кузгатты, кош ояларыннан йомыркаларны коеп төшерде.
Шартлаткыч салып, өстән нык цемент измәсе белән томалап куелган өч шурф тирәнлегендә җир гөрселдәп куйды. Җир астындагы елганы күп тонналы буа белән каплар өчен, төгәл исәпләнгән, кара-каршы юнәлдерелгән ике шартлау үткәрелде.
Болары белән бер үк вакытта барлыкка килгән бүтән шартлау ике елганың аслы-өсле аккан турысында катламнарны югары күтәреп ыргытырга һәм, түбәндәрәк буылып калган җир асты елгасын өскә бәреп чыгарыр өчен, юл ачарга тиеш иде. Исәпләүләр буенча, ул вакытта сусаклагычның суы артып, электр станциясенә куелган өстәмә турбиналарны, ниһаять, эшләтә башларга, ә мелиораторларга, сугарулы басуларга юнәлтер өчен, яңа ресурс бирергә мөмкин булачак иде.
Әгәр алдагы төнне таш катламнары арасындагы тар ярыктан бәреп чыккан салкын чишмәнең юлы тагын да киңәеп, ул турыдагы сусаклагыч суының аска ага башлаганын исәпкә алмасаң, бар эш алдан күз алдында тотканча төгәл башкарылды...
Көн уртасы – төш вакыты иде инде. Өченче, ягъни югарыга таба юнәлтеп үткәрелгән шартлату турысындагы су күпереп, ташып, ургып чыкты. Югарыга җир асты сулышы ыргылып менде. Кояш нурларында яңа куптарылган таш кантарлары һәм плитәләре ялтырап калды. Алар батарга теләмәгән шикелле айкалды-болганды да әйләнә-әйләнә төпкә тонды.
Бер метрдан биегрәк гайрәтле дулкын хасил булып, ул ярга ташланды, үсемлекләрне һәм таллыкларны җиргә сыгып китерде, ә кайбер урыннарда тәбәнәк ярлардан ашып, ерганак һәм чокырларны күмеп ташлады. Язгы ташкыннан калган төрле чүп-чарны күтәреп алып, чокыр-чакырга җыелган нефть күлдәвекләрен ияртеп, су кырларга һәм болыннарга җәелде...
VIII
Алар бер-берсен әллә ничә тапкыр алыштырдылар инде. Пәке очы тупыйкланды, үтмәсләнде Степан аны кирпеч ватыгына ышкып кайрарга кереште.
– Артык мавыкма, – диде Солтан, – барыбер тупаслана. Монда пәке генә түгел, булат хәнҗәр дә төтмәс.
Склепта һава җитмәс булды. Алар тирләделәр, пештеләр. Сусау басты.
Солтан кул сәгатенә карады. Җир астында капланып калуларына өч сәгать икән инде. Ә нибар эшләре – ике кирпеч уеп алдылар. Беренчесен куптаргач, эш җайланарак төшәр, калганнарын бәргәләп тә суккалап каерырлар шикелле иде. Кая ул! Чартлап ябышканнар, һәркайсын пәке белән генә уеп алудан гайре чара юклыгына ышандылар.
– Өч сәгатькә – ике кирпеч. Унсигезгә... егерме алты! Сәгать кирәк! – дип санады Солтан һәм: – Егерме алты! – дип кабатлады. – Степан, ишетәсеңме? Бер тәүлек дип маташасың, тагын... Хрен сиңа бер тәүлек!.. Әле җир дә тишеп менәсе бар.
Степан җавап урынына сүгенеп куйды.
– Таш юешләтерлек төкерек тә калмаган! – диде ул, пәкесен чарлаган кирпечкә төкерергә тырышып.
Егерме алты сәгать... Алай гына булыр микән әле? Стенаның икенче кат кирпечен ую тагын да җайсызрак, озаграк булмагае. Егерме алты сәгать – әле бу төгәл эш вакыты гына. Хәл дә аласы бар ич әле, йокы да басар. Менә бит! Сусыз-нисез, ризык заты күрмичә, кабер эчендә күпме интегергә туры киләчәк!
Үз уйларын Степанга да әйтте. Ә ул торды да чалбар каешын чиште.
– Таш чылатырлык кына сыеклык бар икән әле, – диде ул. – Тамак чылатырлыгы гына юк.
– Нишлисең син?!
– Исең китмәсенсәнә! Олы йомыш үтәргә дә кысталмагаек әле... Бусы аның пәкене кайрарга ярый, ичмаса.
«Кабахәтләр! Менә нинди хәлгә төштек бит, ә?! Үз каберләрендә булса, бер хәер. Чит-ят кешеләрнең, дөресрәге, мәетләрнең каберенә кереп бит...» – дип уйлады Солтан.
Ә авыл уртасындагы ташландык мәчеткә кече йомыш юллау хасияте белән сугылып чыккан чакта һич болай уйламыйлар иде бит. Сукырлар! Саңгыраулар!
Татар зиратына мәет күтәреп барышлый, җеназаны шул мәчет каршына җиргә куеп торып дога укыйлар иде. Солтан моны бала чагыннан яхшы хәтерли. Татарлар хәзер дә үз гореф-гадәтләренә турылыклыдыр әле. Күктән йолдызлар коелып бетә алмаганы кебек, гореф-гадәтләр дә онытыла, юкка чыга алмыйдыр. Ул белә: искечә күмү йоласын үтәмичә, сирәк җирлиләр.
Хәер, күк йөзендә йолдыз белән йолдыз бәрелешмәсә дә, җирдәге гореф-гадәтләрнең үзара кушылып, бер-берсен ямьсезләвенә, юк итүенә мисаллар җитәрлек. Менә аларның авылындагы хәлләрне генә алып кара. Элек ул зур, төзек, бай иде. Тора-бара тарала, йөзен югалта башлады. Күпме халык нефтькә, яңа төзелешләргә чыгып китте, шәһәрләргә барып төпләнде. Су күтәрелгәч, аларга Благодатное дигән рус авылын күчереп утырттылар. Нигезләре су астында ятып калды, зиратларының да байтак өлешен су агызды. Татар малайлары ярым-йорты урысча, рус малайлары ватып-сындырып татарча аңлашты. Зурлар да шулай иза чикте. Солтанга җиңелрәк булды, чөнки хәрби очучы атасына ияреп, шәһәрдән шәһәргә күченә торгач, русчага теле ята иде инде. Авылга кайтып яшәгән чакларында ул тиз арада шушы Степан белән дуслашкан иде.
Ике авыл халкы элек-электән үк аралашып көн күргән анысы. Ә бергә кушылгач, хәлләр икенче төсмер ала башлаган. Шул ук мәет җирләүләрне генә ал. Руслар гадәттә поминка үткәрә бит, ә поминкаларына аракы куялар. Гаеп эш түгел, чөнки һәр халыкның үз яшәү рәвеше бар. Ул поминкаларга татар кешесе дә туры килеп, мәрхүмнең туфрагы җиңел булсын, дигән теләк белән бераз тотып куя икән, монысы да хилаф гамәл дип саналмый ала. Ә инде татар кешесе дөнья куеп, аңа аракылы поминка ясау – бусы һичнинди кысага сыярлык түгел. Русларның тагын кызыл бәйрәмнәргә караганда дини бәйрәмнәре күбрәк. Байтагы тагын шул ук аракы белән очланучан. Ярый, чит монастырьга үз гадәтеңне иңдерү килешмәсен дә ди. Ләкин бер дә берзаманны татарларның Гает көннәренә шул чир йокмасынмы?!
Бала-чаганың бергә әүмәкләшеп, сугышкалап, дуслашып үскәнен, бер мәктәптә укыганнарын Солтан яхшы хәтерли. Ике милләт егет-кызларының тора-бара сөешә, өйләнешә башлаганын да күреп үсте. Уртак туй мәҗлесләре китте. Табынның бер ягында – татар кода-кодагыйлары, каршы тарафта – урыс кум-кумовьялары. Бер як «Утыр әле яннарыма» дигән җырны башлый:
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма-а-ай!..
Каршы яктан «Шумел камыш»ны сузып җибәрәләр:
Шумел камыш, деревья гну-у-улись...
Кайвакыт шуның аркасында үпкәләш, гаеп итеш, хәтта мыскыллашу да киткәли: сез тегеләй дә без болай! Җәнҗалны ярсу бию белән бастырырга күчәләр. Бер тараф «Әпипә»гә әйттерә, икенче күч «Барыня»га типтерә. Ботка! Винегрет! Хикмәт инде...
Ыгы-зыгы сүрелеп, туган-тумача таралгач, татар каенанасы рус киленен тегә-чигә, аш-су пешерә белмәвеннән зарлана; рус каенанасы татар киявенең атнага ике тапкыр мунча яктыруын, ат ите, казылык ашавын ошатмый. Балаларга исем кушу каза белән бер. Робертлар, Эдуардлар, Эльвиралар, Региналар... Рәшитка, Рустамка, Нәтәше, Кәте атлы оныклар пәйда була башлый. Аерылышулар котылу рәвешендә кабул ителгән мисаллар да җитәрлек. Ятимнәргә күнектеләр. Әби-бабайларның күз яшьләренә дә карамастан, кайбер Робертларны, Кәтеләрне интернатларга, балалар йортларына биреп кайткаладылар.
Дөрес, бәхетле кешеләр бәхетсезләрдән күбрәк. Тик күршедә бәхетсезләр барында бәхетленең дә бер ягы китек бит ул.
Берзаманны авылның көнчыгыш ягына өч чакрым ераклыктагы чувашларны да күчереп утырттылар. Бу үзәкләштерү дип аталды. Ә хикмәт башкада. Ничәдер нефть скважинасын бораулаганда, нефтьчеләр, план куып, технология кагыйдәсен бозганнар: колонкалар артындагы бушлык цементланмыйча калган. Шуның аркасында чуваш авылы тирәсендәге барча чишмәдән керосин тәме килә башлаган. Кеше түгел, мал-туар да эчмәслек. Солтан аларның суны юынырга да, эчәргә дә бабалары авылыннан машина белән ташыганын яхшы хәтерли әле. Дүрт-биш ел шулай азап чиккәч, туган-үскән нигезләрен ташлап, чувашлар күченергә дучар ителде. Бер үк колхоз кешеләре, янәсе. Илле-алтмыш йорттан торган чуваш урамы да чит монастырьга үз законнары белән килеп керде: алардан авылга самогон таралды. Алардан сатып алу туйдыргач, бу җиңел кәсепне руслар, руслардан күрмәкче, татарлар отып алды. Махмырдан нишләргә белмәгән ирләргә хатыннар кушылды. Әби-бабайларның биләмнәре дә җанлана төште: хәмер тәме аларга да хуш килгән очраклар күбәйде.
Татарларның мәшһүр Сабан туе бәйрәмнәре һәммә бәйрәмнәрнең һәм эчешнең «йөзек кашына» әйләнде.
Ә газеталарда бу авылны халыкларның дуслык үрнәге дип яздылар. Елга буенча круизда йөргән чит ил туристлары да күренгәләде. Фотога алсыннар дип йөртүчеләре аларны зиннәтле өйләр янына китерә, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, затлы капкалар каршына бастыра. Тегеләр чарт та чорт инде. Әмма ташландык мәчет «фотогеничный»рак, күрәсең, шуңа балга ташланган чебен күк ябырылалар иде.
Болар кемгә хаҗәт? Иң мөһиме – план үтәлсен. Алданрак, арттырыбрак! Үтәлмәгәннәрен оныта бардылар. Кибет шүрлекләре бушаган саен да, җитәкчеләргә орденнар яуды. Аларны каты шелтәләр белән аралаштыралар иде. Шелтәсе күп җитәкчеләрнең абруе артты – эшлекле кешеләр! Күзләренә бәреп әйтерлек кеше юк. «Чаян» журналы бригадирдан, ферма мөдире, кибетчедән югарыракларны «данламас» булды. Ә телен тыймаганнарның «иманын өшкерделәр» – безнекеләр түгел, янәсе. Яман эшләрдәге тәвәккәллекне кыюлык дип, уртак малны өләшү юмартлык дип аталды. Намуслы кешеләр вөҗдансызлардан шиклерәк тоелды, чын яхшылык куркыта башлады. Кая барып җителде? Бу ни бу? «Ни өчен көрәштек, кан койдык?» – дип сораучылар белән күп сөйләшеп тормадылар. Сорауларның чишмәсе корыды, таләпләрнең умырткасы сынды.
Икесенә алмаш-тилмәш бер папирос тарта-тарта (Степанның җиде «Беломор»ы, Солтанның унике «Космос»ы калган иде – санадылар) хәл алганда, ике кабердәш шушылар хакында сөйләшеп утырдылар.
– Хәтерлисеңме, безгә, юеш борынлы бала-чагага, коммунизм турында инша яздыралар иде? – дип сорады Солтан.
Степан, акланган шикелле итеп:
– Мин үзем «өч»ледән узмадым, – диде.
– «Мелочь» миңа «биш»ле куйган иде.
– Кем әле ул «Мелочь»?
– Син укытучыларыңны онытма инде, туган.
– Акырудан бүтән нишләде соң алар? Бар нотыклары: «Укы, укымасаң, ат көтүе көтәрсең!» – диюдән узмады. Хәзер бик рәхәтләнеп көтәр идең дә бит... атлары кайда? Атлар кайда, дип сорыйм мин синнән?
– Безнең атлар ерак китте. Чит илләргә турист булып түгел... Бельгиягә, Франциягә, Италиягә... Аларга – деликатес, ә безгә – валюта. Суеп ашаганнардыр. Валютасы да шунда калды. Безнең атлар алардан сатып алынган нефть суыручы батырма электр насослары булып кайтты да, нефтьне суырып, тагын аларга озатты. Ил өчен баш салдылар. Аннары КамАЗ станокларына әйләнделәр, башкага...
– Эх, паря!.. Ул КамАЗларның Әфганстанда ничек янганнарын күп күрдем инде мин.
– Теге... халыктан сыер җыеп алганны хәтерлисеңме? Берочтан колхозның утыз биш атын да алып киттеләр. Халык елап артларыннан чапты... хәтерлисеңме?
– Эх, паря!
Чыраның төбенәчә янып сүнүен искәрми калдылар. Ут сүнде. Тагын төпсез караңгылык басты кабер чиксез кечерәйде кебек. Солтан кысанлыкны авыр кичерә иде: сулышы кысылды, тәне, шартларга җитешеп, иреккә омтылды, җанына шом иңде. Караңгылыкны кара төшергеч кәгазе урынына бөгәрләп ыргытасы килде. Ниндидер авырлык аны шушы кабер белән бергә сытар, изәр, туфрак, ком-таш белән бергә кушып туглар сыман тоелды. Ялгызлык хисе урап алды. Шушы кичереш аның әлегә тере икәнен, әмма үлемсез булмавын, вакыты җиткәч, котылгысыз төстә үләргә туры киләчәген һәм шушындый караңгы кабердә япа-ялгыз калачагын, ә анда, өстә, үзен онытачакларын, кешеләрнең исә яши бирәчәкләрен шәфкатьсез төстә искәртте. Ул, үз үлеменнән соң да күктә яктырачак кояшны соңгы тапкыр күреп калырга теләгән төсле, калтыраган бармаклары белән кап чыгарды да кабаланып шырпы сызды. Яктырып китте. Ул кабер чынбарлыгына әлегә тере кеше буларак каравына сөенде.
Иптәше яңа чыраны шырпы утына төртте идәндә, стеналарда, түшәмдә күләгәләр җанланды. Кабер киңәеп китте. Солтан, сандугачка елмаеп күз кыскач, чират аныкы булмаса да, кирпеч ярыгын үҗәтләнеп кырырга кереште.
– Сәгать ничә? – дип сорады ул.
– Унике тулып килә.
– Бүген шимбә бит әле?
– Шимбә.
– Якшәмбедә генә чыгабыз икән.
– Миңа барыбер. Чыгыйк кына... Әллә калыйкмы? Кешеләргә эш кими торыр, – дип көлде Степан.
– Тәлинкәне әйләндерик әле, Степан. Кабердә яшәү турында сөйләшергә кирәк. Матур үткәннәр, гүзәл киләчәк турында.
– «Тел ачкычы» булса иде ул! Бер яртысыз нинди хыял уянсын?
– Ал, эч.
– Сатучысын тапсак та, кесә буш шул.
– Иптәш полковниктан сора. Әҗәткә. Бер яртыны йомды бит ул. Куенында кочаклап ята.
– Ну пар-ря!.. Карале, ә? Онытылган!
Чыраны Солтанга биреп, Степан табут капкачын ачты, калай япманы күтәрде, бераз актарынгач, аракы шешәсен суырып чыгарды. Мәет исен тоеп, чырайларын сыттылар.
– Как у Христа за пазухой! – диде Степан һәм табут капкачларын дөбердәтеп япты. Утырыштылар. Степан пәке белән шешә бөкесен ачарга җыенды.
Кинәт табут астан өскә сикереп, аннары чайкалып куйды. Әйтерсең лә андагы мәет чыгаруларын сорап дулый иде! Икесе дә сикерешеп тордылар. Сандугач пырылдап күтәрелде һәм кабер эчендә бәрелә-сугыла очына башлады. Егетләр ниндидер тонык гүелдәү ишеттеләр, аякларына сизелеп, җир астыннан дулкын йөгереп узды. Тузан күтәрелде, кирпеч ватыклары, идәндәге скелет сөякләре кыштырдады, теленгән чыралар зыңлады, ялкын калтыранды. Чатнау ишетеп, кабердәшләр янга борылып карадылар, күз алларында алар пәке белән кырып кергән эз буенча бармак сыярлык ярык ачылып китте.
Шулай ук кинәт бөтенесе тынып та калды.
– Нәрсә бу? – дип сорады Солтан.
Тезе астына суккан сыман, Степан Масленников тезләнде, кулын сузып, югары карады, аннары икона калдыгына текәлде, сыны бөгелеп төште. Ул, йодрыгы белән таш идәнне төя-төя:
– Прости меня, Господи! – дип пышылдады. – Прости, что руку замарал о подонка, – дип дәвам итте ул, тавышын торган саен күтәрә барып. – Прости, что над душой своей насильничал. Прости, что это не я, а сволочь какая!.. Прости, что не верую в тебя, потому как ты терпел подобных полковников на земле... Прости, что не умею прощения у тебя просить как следует, так как никто меня не учил этому. Прости, что к чертям собачьим тебя посылаю, потому что ты допустил меня к этой грешной черте, и не караешь за то, что самого себя я захоронил в своей же дерьме вонючей... Прости!..*
Шаярта дип уйлап, Солтан көләргә әзерләнгән иде инде. Әмма иптәшенең пычрак битен чылатып тәгәрәгән эре күз яшьләрен күреп, исе-акылы китте.
Степан калыкты, борынын тартып куйды, карамыйча гына шешәнең муеныннан каптырып алгач, бөтен гәүдәсен калтыратып җибәргән гайрәт белән аны стенага томырды.
Куркуыннан нишләргә белмәгән сандугач оясына сыенды.
Кабергә аракы исе таралды.
– Вакытны билгелә, – диде Степан тыныч, ләкин коры, кырыс тавыш белән. – Кичкә кадәр өскә чыкмасак, миңа исемем хәрәм булсын! – Ул бер иелеп, бер күтәрелеп, ярыкны тикшереп чыкты, чыра тыгып карады. – Рәхмәт инде, булган бу.
– Әллә җир тетрәде инде? – диде Солтан.
– Хәзер анысы да булгалый. Күпме нефтьне суырттылар. Ә майсыз калгач, җир нишләсен? Коргаксый. Коргаксыгач, мичкә дә тарала... Ә бусы – хәрбиләр эше аның. Җир астындагы елганы өскә күтәртмәкчеләр, дип сөйләгәннәр иде...
Солтан стенага сөялеп утырды, йокысы килә иде. Нигә черем итеп алмаска? Ул басты да кулындагы чыраны, җайлап, ярыкка кыстырды, бу юлы сузылыбрак ятты.
Шул чакны авыр тынлыкта ишетелер-ишетелмәс кенә кош сайравы сизелде. Сандугач! Тыштагы! Андагысы – якты дөньядагысы. Кояш астындагысы... Ул аваз әйтерсең лә кош сайравын да түгел, ә дөм караңгы төндә әллә кайларда ялтыраган учак уты гына.
Сискәндереп, тегендәге кошка мондагысы кушылды. Ярты йөзендәге сыңар күзен зур ачып, иконадагы сурәт тә үлеләр дөньясына җан иңдергән яшәү авазларын тыңлап тора иде шикелле.
Авырайган күз кабакларының йомылуын Солтан сизми дә калды. Аны сузып салган аяклары өстендәге ниндидер тавышсыз хәрәкәт уятты, һичнинди өн-тавыш ишетелмәвенә сагайды. Хәер монда үле тынлыктан, күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан гайре һични булмаска тиеш тә инде. Ул пәке кырган тавыш юклыгын искәрде. Степан кайда соң? Янәшәсендә ята икән. Аягын бөкләп, тезенә башын салган, иренен чәпелдәтә-чәпелдәтә йоклый.
Солтан кулына таянып торырга теләгән иде дә, учы астында ниндидер тыгыз, чиркандыргыч салкын нәрсә тойды. Караш ташласа, катып калды: елан! Ботларына аркылы ятып, бүтәне шуыша. Аны шулар уяткан икән! Эченә шомлы салкын йөгерде, авызында күгәрек тәм барлыкка килде.
Ул корт чаккандай сикереп торды, стенага терәлде: аяк астында туктап калган еланга басудан курыкты.
– Степан! – дип кычкырды ул. – Тор!
Степан уянды, башын күтәрә төшеп, күзен угалады.
– Тор! – дип кабатлады Солтан. – Еланнар!
– Нигә чәбәләнәсең?
– Еланнар, дим бит!
Степан ул төртеп күрсәткән якка карады. Ләкин иренен чалышайтып һәм тешләрен бер яктан күрсәтеп, теләмичә дигәндәй елмайды гына.
– Ә-ә, кире кайтканнар, хәшәрәтләр, – диде ул. – Баягы тузбашлар.
Солтан тынычлана алмый торды. Еланга таянган уч төбенә кызган тимер тигәндәй тоелды. Сандугач исенә төште. Аның урынында икәнен күргәч, буыннары йомшап китте.
Үзләре уеп кергән тишек ярыкларыннан эчкә шуышкан яңа еланнарны абайлап, ул кулына кирпеч алды.
– Нишлибез? – дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән. – Сытарга кирәк!
– Азапланма, – диде Степан һәм бөтен чыраен киереп иснәп алды. – Сиңа тими алар.
– Ашарлар ич!
– Безнеме? Тамакларына торырбыз.
– Сандугачны. Йомыркаларын...
– Анысы ихтимал.
Аяк астындагы еланны тотып, Степан югары күтәрде. Ул бау кисәге шикелле сыгылып төште, әмма шундук киерелеп турайды, Степанның беләгенә уралырга маташты. Степан аны башыннан тишек белән таш арасындагы ярыкка тыкты да әткәләп төшереп җибәрде. Ә анда ярыкның төрле ягыннан башка тузбашлар сузылып керә башлады. Кабердә алар дистә чамасы икән инде: идәндә дә шуышалар, скелет сөякләре арасында да, икона өстеннән дә... Табутка гына менә алмаганнар.
– Ярыкны томаларга кирәк, – дип киңәш бирде Степан.
Кирпеч ватыкларын ярык тирәли тезделәр, штормовка белән свитерны да кыстырдылар.
– Калганнарын үзең кара инде, – диде Степан. – Үңәчләреннән тот та артларына тибеп очыр. Шүрләмә, чакмаслар.
– Ә син?
– Дәвам итәм.
Солтан яңа чырага ут элеп тотты һәм, елан тоткан саен бер үк ташны ачып, аларны тышка чыгарып бетерде. Кайберләре сөякләр арасына, табут астына шуышты, аларны кузгатып ауларга кыймады.
Сандугач аның арлы-бирле йөренүенә күнекте, борчылмады.
– Нигә монда тулган алар? – дип сорады Солтан.
– Үзем дә уйлыйм. Минемчә, аларны җир гөрселдәве куркыткан. Җир тетрәү дип белгәннәрдер. Җир тетрәү ялгыз булмый бит, кабатлана. Алар өчен таш кабер иң шәп урын инде.
Ярты сәгать эшләгәч, Солтан ял итәргә утырды. Күптәннән җырламаган бер җыр исенә төшеп, тын гына, вакыт үтсен өчен генә көйли башлады.
Океанда йөзеп бара иде
«Горур» дигән кораб.
Трюмында мең баш ат йөренә
Караңгыга карап.
Атлар – меңәү, тояклары – дүрт мең,
Дага бәхет түгел.
Мина шартлап тиште шунда кинәт
Тимер кораб төбен.
Кешеләре – көймә, салга төште,
Атлар китте йөзеп.
Җиңел итеп, чиксез океанны
Елга төсле сизеп.
Тик «елганың» яры күренмәде,
Атлар тәмам арды.
Соңгы дәрман белән, кешни-кешни,
Алар алга барды.
Атлар – меңәү, тояклары – дүрт мең,
Дага аска сөйри.
Кешнәүләре зәңгәр океанда
Учак кебек көйри.
Берәм-берәм төпкә китте атлар,
Ә яр ерак иде!
Тояклары җылы комга түгел,
Салкын ләмгә тиде.
Ләмдә калды дүрт мең тояк эзе,
Йомык ике мең күз.
Менә шушы, бары шушы гына
Атлар турында сүз.
Менә шушы, бары шушы гына
Атлар турында сүз...
Ә Степан кирпеч араларын кырды да кырды. Бу аваз аларның күкрәкләрен, тешләрен, сөякләрен тутырган кебек иде инде. Степанның чәче юеш маңгаена ябышкан. Ул илһамланып, онытылып эшләүче скульпторны хәтерләтте.
– Яхшы җыр, – диде ул.
Солтанның күз алдындагы атлар юкка чыкмады. Алар, океан суы төбендә калырга теләмәгән сыман, аның хәтерендә калкып чыктылар, гүя күңел тәрәзәсе аша күренәләр иде. Ул, әлеге тәрәзәгә капланып, әллә кайларда калган балачак күренешләрен исенә төшерде. Әнә салам яки такта түбәле тәбәнәк, фәкыйрь авыл өйләре. Әнә колхозның ат абзары, аның янындагы бәләкәй, кыйшык кәнүшни йорты, тезеп куелган арбалар. Әнә көне буена кешеләр кебек үк эшләп алҗыган атларның пошкырулары ишетелә. Әнә күктә йолдызлар кабынды, тулган ай калыкты...
Һәм Солтан, әле генә җырлаганын дәвам иткән шикелле, әкрен генә сөйли башлады*.
IX
...Ул елны иген уңды. Күптән булмаганча, халыкка ашлыкны хезмәт көненә берәр килодан бүлделәр. Мондый юмартлыкны онытканнар иде инде. Өстәвенә кая карама – болыннарда, басуларда, шәхси хуҗалыкларның ындыр артларында – салам богыллары, печән чүмәләләре. Яшә, шатлан, туйганчы аша, балалар үстер, мал-туар асра. Халык арасында, акчаны да унар сумнан түлиселәр икән, дигән сүз чыкты. (Иске акча белән, әлбәттә.)
Ләкин бусы язмаган икән. Колхоз идарәсе утырышында төн уртасына кадәр, карлыгып беткәнче, тәмәке төтененә исергәнче утырдылар. Бигрәк тә уполномоченный Демид Лисин җан-тиргә батып тырышты.
– Югарыда дөрес аңламаслар. Елның уңай килүеннән файдаланып, дәүләткә бурычыгызны кайтару җаен карагыз. Ә бурычыгызның ярты миллион икәнен онытмагыз...
Идарә әгъзасы Шәмгун, өндәү билгесен хәтерләтүче агач аяк киеп йөри торган карт кеше, кая гына бармасын, үзе белән кесә тутырып сорау алып чыга иде. Бүтәннәр черт-черт көнбагыш яра, тәмәке пыскыта, ә ул сорау арты сорау яудыра.
– Моның хәдәрле әҗәтне чәчеп үстерсәң дә җыеп булмый лабаса, җәмәгать! Әйтик, минем нибар дәүләтем Мәйсәрә җиңгәгез инде, иеме? Ул канәгать калган саен, миңа әҗәт кенә өстәлә барамыни?.. Ниенә ыржаясыз?.. Шуның ише, дәүләт баеган саен, колхозның ыштан төбенә җыеламы?
Бу сорауны, кызган тимерчыбыктан кармак бөккән шикелле, Шәмгун карт күптән әзерләп куйган иде инде. Җае чыкты. Шул кармакка Мәйсәрәсен җим урынына каптырып, уполномоченныйның чуртан балыгыныкы сыман очлы танавына ыргытты.
– Политик яктан чатан сораулар белән Совет дәүләтен алга җибәреп булмый бит, Шәмгун агай! – дип, партоешма секретаре Михай Кукушкин аның кармагын турыларга теләде.
– Булмагачыннан соң Колчак мине ниемә дип чатан калдырган?
– Чатан сорау белән чатан аякның ни катнашы бар монда?
– Шуларның икесен бергә кушсаң, шул биш йөз мең тәңкә бурыч килеп чыга да инде. Менә нинди катнашы бар. Минем патшага да аның хәдәрле әҗәтем җук ые, энем.
– Кем әле аны синең бурычың ди? Син колхоз бурычын тикшермә, Мәйсәрә апага булган әҗәтеңне генә бел, – дип, парторг сүзне шаяртуга борырга тырышты.
– Анысын мин үзем карармын инде, Михай энем. Ә ярты мильонны мич башында гына хәл итеп булмастыр, шәт.
Бәхәснең чыга алмаслык тирәнгә кереп китүе ихтималын искәреп, идарә рәисе Нәҗип Мияссәров төбе яшелләнеп мүкләнгән графинны каккалады:
– Көн тәртибендә башка мәсьәлә, иптәшләр!.. Тыңлыйбыз сезне, Демид Прокопьевич...
– Шулай тыңлап кына утырсак, тиздән мильянер ук булмабызмы суң, җәмәгать? Ыштансыз мильянерлар!..
– Менә, менә! Ыштансыз калмас өчен, мин һәр хезмәт көненә ноль бөтен уннан биш сум түләү максатка ярашлы булыр дигән тәкъдим кертәм, – дип дәвам итте уполномоченный.
Ел ахырына, яңа тәкъдимнәр керә торгач, ноль бөтен уннан биш сум дигәнең ноль бөтен уннан өч сумга калды. Утыз ике тиен урынына (һаман шул иске акча белән инде бу) шулай «сум» дигәннәр. «Сум» дигәч, күбрәк күренә, янәсе...
Уполномоченный Лисинга да «өлеш» чыккан: аңа «Ноль бөтен» дигән кушамат такканнар. Аның турында сүз чыкканда, баш бармак белән урта бармактан түгәрәк ясап кына күрсәтә башлаганнар.
Колхозның ул елгы бар ашлыгын диярлек дәүләткә тапшырып бетергәннәр. Шулай итеп, ашлык сату йөкләмәсен арттырып үтәгәннәр. Өстәмә план алганнар. Үтәгәннәр. Кышка кергәндә, колхоз амбарлары каравылчысы «кыскартылган». Моны хезмәт хакын янга калдыру дип санаганнар. Чөнки келәтләр буш, каравыллар нәрсә дә калмаган. Склад мөдиренә берданкасы белән яшелләнеп күгәргән ике патронны тапшырган чагында, кимсетелгән горурлыгын яшерергә тырышып, каравылчы Шәмгун карт, ә кушаматы белән әйткәндә Шәмәй, күкрәген каккан:
– Аллаһы Тәгалә шаһит, үзем дә китмәкче ием. Күселәрнең ачлыктан чинаганына ничек түзмәк кирәк?
Колхоз амбарлары авылдан читтә, инеш аръягындагы ат абзарлары һәм техника мастерское янында тора иде. Ач күселәр башта комбайннарга кыска вакытлы яулар ясап, бункердагыдыр, шнек, барабаннардагыдыр үргән бөртекләрне ашап җан асраганнар. Механизаторлар аларның соңгы тәгәрмәчләренә кадәр ялап алынгандай чистаруына шаккатты. Кемгә рәхмәт укырга белмичә, башларын кашыганнар. Шикләре тимурчыларга һәм, спутник, космос чоры башланып китү уңаена җайлаштырып, марсианнарга төшкән. Бик яхшы: комбайннарның, чәчкечләрнең серле чистаруы да колхоз акчасын янга калдыру дип исәпләнгән.
Авылга өченче күчеш властьлар кушуыннан тыш кына башланды. Каравылчы Шәмәй картның соңгы эзләре буенча иснәнеп, колхоз амбарларының мәңгелек хуҗалары булган күселәр үзләрен мөһаҗирлек язмышына дучар иттеләр – авылга күченделәр.
Алар атлар абзарына баштан ук кызыкмадылар. Күселәр кысыр өметкә бирелми. Атларның күптәннән солы, арпа күргәне юк. Яннары кимерелеп, төпләре яланып беткән улаклар абзар артына ук чыгарып өелгән. Атларга солы, арпа, көрпә бирелә торган кышкы зәмһәрирләргә кадәр ерак иде әле.
Шәмгун картның каравылга йөри торган үз сукмагы бар. Ул сукмак, картның сыңар аяк табанын туздырмау вә тамак ялгаган ризык көчен юкка сарыф итмәү максатыннан, зират аша турылап салынган, инешкә аркылы ауган карт каен аша үтә иде. Күселәрнең дә ач чагы, хәлләре мөшкел, шуңа күрә мөһаҗирләрнең беренче эшелоны Шәмәй карт таптаган шул сукмакны сайлады. Шулай итеп, чәчмә культураларның җан дошманы булган күселәрнең беренче һөҗүме Шәмгуннең шәхси хуҗалыгы корылмаларына юнәлде. Күп еллык эшендә байтак тәҗрибә туплаган карт үз келәтендә йөз пот сыешлыларның ашлыгы аңлаешсыз төстә кими баруын бик тиз абайлады һәм күзәтүләрен авылдашлары белән уртаклашты. Ир-ат, көзге кояшның кичке нурларына хозурланып, бүрәнәдә утыра иде. Бу хәбәрне күмәк рәвештә башларын кашып каршыладылар. Шәмәй карт исә агач аягының резин табанын кашыды. Моның ише гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, башына коткаргыч уй килмәсә, ул гаҗизлектән һәрвакыт шулай итә иде.
Бу юлы тимурчылар дигән гөман үзеннән-үзе төшеп калды. Ирләр намуслы, кыю, гадел иделәр һәм ахырынача шундый булып калыр өчен, кайчакны тегене-моны чаккалый да торганнар иде. Әлбәттә, үз ата-аналарын, туган-тумачаларын түгел, әмма тирә-күршеләреннән, авылдашларыннан ерак китмичә генә инде. Тимурчылар – аларның балалары яки оныклары, аларга ярамаган эштә шик-шөбһә белдерү – үз-үзеңә таш ату белән бер.
Бәхәсләшә торгач, Шәмгун картның йөз пот сыешлыларына марсианнар ияләшкәндер, дигән фикергә килделәр. Ләкин аларга теш җиңел үтмәс, аларны коры кул белән генә алдырып булмастыр. Марсианнарны барлык пролетарийлар дөньясы, кирәк калса, бөтен галәм алдында фаш итү юлларын эзләргә керештеләр. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп, аларны ни белән ауларга, дигән сорау тикшерелде. Күсе агуына яки, башкалар да күреп сабак алсын өчен, күсе капкыннарына туктадылар. Әмма крестьян җанында һәрнәрсәгә шикләнеп карау дигән нәрсә нык утыра бит, хәзер дә шул шик өскә калкып чыкты. Марсианнар андый-мондый гына җан ияләре түгелдер, алар белән белер-белмәс каршылыкка керсәң, галәмара хәлне катлауландырып җибәрү ихтималы бар бит әле. Тавышка куеп, араларыннан берсенең битараф калуын ачыклаганнан соң, караңгы төшүгә һәм салкынайтып җибәрүгә карамастан, киңәшмәне дәвам итәргә карар кылдылар. Төрле фикер тәкъдим ителде. Берсе Министрлар Советына һәм аның рәисе Никита Сергеевич Хрущёвның шәхсән үзенә язарга кирәк дигән уен уртага куйды. Ул – баш, крестьян мәшәкатьләре һәм борчуларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Бүтәне каршы төште: аның башын җыен чүп-чар белән тутыру килешмәс, бөтен илне аркылыга-буйлыга гизеп йөри, әрәм яткан тундраны сөреп, квадратлы-оялы ысул белән кукуруз үстерәбез дигән хыялы үзе генә дә ни тора, кыскасы, эшләре буа буарлык, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Өченчесе көне-сәгате белән космонавт Юрий Гагаринга телеграмма сугарга, бәлки, телефоннан ук шалтыратырга киңәш итте. Ник дигәндә, галәмдә Җир шары тирәли әйләнеп чыкты, аңа өстән яхшырак күренергә тиеш. Марсианнар эше, мөгаен, аңа кагыладыр. Дүртенчесе тагын да тирәнрәк сөрде: Берләшкән Милләтләр Оешмасын (БМО) ярдәмгә чакырмаска микән? Халыкара хәлнең кискенләшкән чагы, җыелышып, ассамблеяда тикшерсеннәр, югыйсә соң булмагае. Чөнки Шәмгун картның лары төпсез түгел ләбаса! Аның төбенә төшеп җиткәч, марсианнарның башка келәтләргә дә ябырылулары бар. Монда әппәр әйткәч, күрше авылларга, бүтән районнарга, өлкәләргә, чит илләргә дә таралулары, бөтен галәм киңлеген басып алулары ихтимал ул гуҗларның! Итәк-җиңне тиз көндә җыярга, коралланырга, баскыннарны себереп түгәргә һәм үз өннәрендә тар-мар итәргә кирәк. Кушкаен авылы кешеләре бу өлкәдә башлап йөрергә, бөтен илгә чакыру салырга һәм Җир шарындагы барлык илләргә үрнәк күрсәтергә бурычлы. Газеталарда милләтнең теле, рухы, киләчәге куркыныч дип язалар, татарның йөзе ак, җаны пакь икәнен тагын бер тапкыр раслау сорала...
Иң соңыннан туксан тугыз яшьтәге чуваш карчыгы – сөяк утыртучы һәм әүлиячы Юхмача әбине алып килеп, Шәмгун картның йөз пот сыешлы ларын өшкертү, йә булмаса, имләтү, сихерләтү уңайрак дип баккан иде. Аның тәкъдимен җитди, максатка ярашлы түгел дип таптылар. Тик шайтанның ничек төкергәнен кем белә?! Алдагы тәкъдимнәр чарасыз калган сурәттә, Юхмача әби ысулын сынап карарга дип килештеләр.
Озак һәм кайнар бәхәстән соң әлегә район түрәләре, аларның да иң зурысы белән чикләнергә дигән карарга киленде. Аннары күз күрер тагын.
Йомышчылар сайланды. Башлык итеп Шәмгун карт билгеләнде. Шуның белән очлап таралыштылар.
Юлга таң күзеннән чыктылар. Башта кабул итү бүлмәсендә көтәргә туры килде. Авыл кешесенә сабырлыкны умырып биргән бит ул. Үгезне мөгезеннән алу килеп чыкмавын яхшы фал һәм кичектергесез сәбәпкә санап, Шәмгунне кизү урынына калдырып тордылар да якындагы ашханәдә «тел ачкычы» салып килделәр.
Төш узгач, баш түрәнең чыпчык чүпләп бетермәслек ашыгыч эшләрендә бер ара табылды. Алай бик җәелеп кабул итмәде итүен. Бөтен ил буенча Алып батыр адымнары белән дәүләткә терлекчелек азык-төлеген моңарчы күрелмәгәнчә тизлектә әзерләү һәм тапшыру буенча Рязань өлкәсе үрнәге җәелгән чак. Ә бу – якты киләчәкне тайпылышсыз төстә тагын да якынайту дигән сүз. Киләчәкнең каршыга җәһәтрәк һәм өлгеррәк килүе ихтималыннан шикләнәләр иде. Аны ничек тә уздырырга һәм, кем әйтмешли, борынына чиртергә кирәк.
Крестьяннар баш түрәнең кабул итәргә теләмәвен шактый дәвамлы бәхәс нәтиҗәсендә тар-мар китергәннән соң, аларны, ниһаять, аяк терәп омтылган бүлмәгә керттеләр.
Мәсьәләне кабыргасы белән уртага чыгарып салдылар. Йомышчыларның тирәнтен гаҗәпсенүенә каршы, башлык вакыйгага үтә кызыксыну белән карады. Әңгәмә киңәйгәннән-киңәя, кызганнан-кыза барган саен, бүлмәдә яңадан-яңа йөзләр пәйда булды. Аннары районның баш хуҗасы – ярты күкрәге җәйге болындай чуар орден-медаль тасмалары белән тулган җитмеш дүрт яшьлек Мөбарәкҗан Габдуллаҗанович Габдуллаҗанов аппаратның барлык әгъзаларын чакыртып китерде. Шәмгун картның келәтеннән ашлык югалу мәсьәләсе аларны бигрәк тә кызыксындыра булып чыкты. Ничә хезмәт көненә тигән күпме ашлык, яңа уңышка кадәр җитәме – барысын да сораштырып, алларындагы ачык дәфтәрләренә язып терки бардылар.
– Артыгы белән, Алла теләсә! – дип җавап бирде Шәмгун карт көр тавыш белән.
«Артыгы белән» дигәнгә күмәк рәвештә шатландылар, «Алла теләсә» дигәне бер колакларыннан керде, икенчесеннән чыкты. Шуннан соң шәхси хуҗалыклардагы мал-туар саны белән кызыксындылар, көрлеген, крестьянга аларны асрау авырга килмиме икәнен белештерделәр.
– Үз күлмәгең үзеңә якын инде анысы, – дип, Шәмгун карт янә өлгерлек күрсәтте. Ләкин үз күзлегеннән караганда мөһим булган төзәтмә кертүне дә кирәк санады:– Алай да җанны бер сорау кимерә: ул шәхси мал-туар дигәнне җәһәннәмгә олактырсаң да таман. Җелекне суыра инде менәтерә! Мәйсәрә җиңгәгезне бер зәхмәт... ничек әле, аты коргыры-ы-ы-ы... радикулит интектерә бит әле. Минем агач аяк та кәҗүнни түгел. Ит-сөтне кибеттән генә сатып ала торган булса, иңнән таш төшәр иде дә бит кана. Күпме мәшәкатьнең муены аска килер иде. Тик акчага тиенгән җук. Учка кергәненә шалкан да сатып алалмыйсың. Шикәрне дә җан башына шакмаклап кына бирәләр. – Шушында Шәмәй халыкара эшләрдә дә шактый тирән йөзгәнен күрсәтмәкче булды. – Тугандаш Куба ни карый? Ни өчен шикәрне әчмүхалап кына җибәрәләр? Теләктәшлекләренә нигә бөтен буе белән чыгарып салмыйлар? Айова штаты борын төпләрендә генә ләбаса. Бүтәннәр өлгергәнче, шуларның аналарын өшкереп булмыймыни? Кул гына сузарлык ич, борыннарына чиртсеннәр шуларның безгә шикәр җибәреп кенә булса да! Камышлары корып беткән мәллә? Сазлыкларда су сипмичә үсә бит ул, аңа корылык нипачум. Ул камыш безнең Сөләй тавы итәген ураган сазлыкларда ерып чыккысыз. Килсеннәр дә чапсыннар, без каршы түгел. Безнең авыл халкына гына җитәрлек шикәр эшкәртерлектер әле. Ә хәзергә, Сөләй сазлыгы камышларының шикәрлеген тикшерү өчен, үз галим-голәмәләребезне җибәреп торсыннар. Шәпләп тиресләсәң, бәлкем, тегеләрнең камышыннан да шикәрлерәк чыгар...
Куба һәм шикәр кысанлыгы турында башлыклар кыска гына аңлатма бирде:
– Кочинос култыгы, Плая-Хирон, АКШ ялчыларының контрреволюциясе. Шикәрне әлегә Кубаның үзенә әҗәткә биреп торырга туры килә...
– Хәлләренә керми булмый анысы. Култык астында Хирон торганда, җиңел түгелдер. Тик бит безнең ашказаннарында да хирон! – диде Шәмгун карт, аларны аптырашта калдырып.
Ә менә Шәмгун карт теле белән халыкның ит, сөт, май кебек көндәлек товарларны кибеттән сатып алу кирәклеге турында дөрес фикер йөртүе өчен йомышчыларны мактадылар. (Каләмнәрен һәм карандашларын күмәк кыштырдатып, монысын да кәгазьләренә теркәп куйдылар.) Ә моның өчен нишләргә кирәк соң?
Йомышчылар беравыздан:
– Акча кирәк! – дип җавап бирделәр.
Дөрес, акча. Аны каян алырга? Яле, башыгызны эшләтеп карагыз, иптәшләр.
Делегация вәкилләре, күзләрен кысып, башларын күпме генә кашысалар да, анык фикергә килә алмады. Шәмгун исә, гадәтенчә, агач аягының резин табанын кашыды, тик акча мәсьәләсе бик томанлы иде. Үкчәдән баш миенә кадәрге ара шактый шул.
Сүз куешкан шикелле, башта бер-берсенә карашып алганнан соң, башлыклар ярдәмгә килде. Бер-берсенә карашкан вакытта, алар ниндидер киңәш кордылар бугай, монысы йомышчыларга караңгы калды. Ә башлыклар болай уйлаштылар: боларга үз фикерләрен әйтергәме соң, әллә уңайлырак вакыт һәм үзгәрешләрне кабаланмыйча көтеп, махсус күрсәтмәләрдән башка берни дә кылмый торыргамы? Төп хуҗа җаваплылыкны үз өстенә алырга булды. Ул елмаеп җибәрде һәм кадерле бу елмаюын йөзеннән ахырынача качырмады.
– Әгәренки... – дип, халыкчан сүздән башлады ул һәм, бүленеп, Шәмгун карт янына күчеп утырды.
Шәмәйнең күршесендә чуваш Порфирий утыра иде. Ул ашыгып үз урынын бирде дә, йөзен читкә борып һәм авызын, йөткерер өчен томалагандай атлы булып, көрәк кадәрле кулы белән каплады.
Әмма йөткерүе аны коткарып кала алмады, киресенчә, ашханәгә ни өчен барып килгәнлеген фаш итте.
– Әгәренки, – дип дәвам итте башлык, Шәмгуннең иңбашына кулын куеп, – әгәренки менә сез, иптәш Шәмәй...
– Шәмгун мин, – дип төзәтте аны карт.
– Әйе, иптәш колхозчы... әгәренки... Менә сез, шәхси мал-туар асравы җиңел түгел, дидегез. Әгәренки сатсагыз, ә тагын да яхшырагы – дәүләткә тапшырсагыз? Шуннан сез шәхсән ни отарсыз икән?
Бу юлы Шәмәй картка озак баш ватарга туры килмәде. Ул абзарында терлек-туар булмаса ни килеп чыгасын яхшы белә иде: котылгысыз ачлык, ә гадирәк әйткәндә – үлем. Үз гомерендә тарихи бөгелешләрне күп кичергән кеше. Берзаманны хәтта мәхрүм ителгәннәр – лишенецлар сафында да торды. Хәзер ул хәйләләргә булды. Кабыргасы белән куйган икән, баш түрә үз соравына үзе үк җавап та бирсен. Шулай да ул:
– Мал-туарсыз абзар мәет чыккан мәчет шикеллерәк инде ул, – диде. – Дөяне энәгә ничек алмашасың ди?
– Дөрес, – дип килеште әңгәмәдәше, – дөяне энәгә алмашыр өчен, башыңа тай типкән булу кирәк. Ләкин без бит сезгә альтернатив нәрсә тәкъдим итмәкчебез. Чөнки без – альтруистлар... –
Йомышчыларның һәммәсе берьюлы башларын кашый башлаганны күреп, ул үз сүзләренә ачыклык кертте: – Ягъни мәсәлән, сезгә тәкъдим ителә торган нәрсә шул: сез дәүләткә шәхси терлекләрегезне – әлбәттә, мөгезле эре терлекләрегезне тапшырасыз, ә дәүләт, тиенен тиенгә китереп, сезгә акчасын түли. Менә сезгә, иптәш колхозчылар, акча! – Ул уң кулы белән сул кулының чәнти бармагын бөгеп куйды. – Бу булды – бер. Сатып алынган терлекләрне дәүләт азык-төлек рәвешендә кибетләргә чыгара. Бусы – ике. Ә сезгә нишлисе кала? Кибеткә барасы да сатып аласы кала. Акчагыз бар бит инде! Өченчедән, сезнең келәтләрегездә, ачыклаганча, үзегездән артып калырлык бөртекле ашлык саклана. Әгәренки абзарыгызда мал-туар калмаса, аның артыгы нигә хаҗәт? Дөрес, булган мал кесәне тишми анысы. Ләкин сез монда шушыны хәл итәргә дип килмәдегезмени?
Чуваш Порфирий телгә килде. Ул флотта хезмәт иткән һәм сүзенә диңгез төшенчәләре кыстырырга ярата иде.
– Шәмгун абзыйның йөз пот ашлык сыешлы ларының трюмын абордажга алганнар... Сез, Мөбарәкҗан Габдуллаҗанович, хәлне утилитарно түгел, ә азимут чигендә аңлатсагыз икән. Шәмгун абзыйның келәтенә кем торпеда җибәрде? Аның кок-каютасына «энзе» тутырып куелмаган лабаса! Дөрес курс түгел бу! Колхоз каптёркасының гади вахтовое гына бит ул. Җитмәсә, агымдагы моментта тулы штильдә чайкала – ярга списать ителгән. Чөнки колхоз амбарларын ялтыратканчы ялап чыктылар. Хәзер колхоз камбузында таракан йөгереше генә оештырасы калды.
«Тел ачкычы» салып килгән Порфирий керткән ачыклык белән башлыклар тулысынча килеште. Ләкин һәркайсы үзалдына, эчтән генә. Яшереп тоткан информациянең киң катлау массаларга таралу куркынычы янады. Аеруча менә бу бик халыкчан әйтелгән «таракан йөгереше» дигән нәрсә аяныч көчкә ия иде. Порфирий күзгә бәреп әйткән нәрсә, ягъни колхоз амбарларының бушап калганлыгы фаш ителсә, «таракан йөгерешен» шушы учреждениедә ясамагайлары. Килеп чыккан хәлдән исән-аман чыгу юлын табарга кирәк иде. Шуның өчен башлыклар тагын бер-берсенә карашып алдылар. Илһамлы утырышларның тәмәке төтенендә иҗат ителгән һәм илне тиз арада ит, май белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән фикерләрне тиешле вакытына кадәр кабинетларда кагылгысыз төстә саклап торырга кирәк булган, ахрысы. Крестьяннар аңының киләчәк офыгында ачылган киләчәк гомуми муллык белән туры килмәве ачыкланды.
Баш түрә Мөбарәкҗан Габдуллаҗанович үз урынына күчеп утырды. Ул иптәшләрчә һәм эчкерсез шартларда үткән сөйләшүнең мондый аңлашылмаган төстә очлануыннан канәгать түгел иде. Ләкин, нык ихтыяр көче күрсәтеп, ул йөзендәге елмаюны саклап кала алды. Көр тавыш белән:
– Шәмгун иптәшнең кок-каютасын марсианнар абордажга алмаган. Күселәр ул. Без колхоз камбузларын шул күселәр чистартмасын дип бушатып торган идек тә инде! – диде.
Делегация телдән язды.
– Ишкәнсез икән ишәк чумарын! – диде Шәмгун карт.
Йөткерергә онытып, Порфирий зур итеп авызын ачкан иде, куе тәмәке төтенен шуннан бәреп чыккан аракы исе бөтереп җибәрде. Күселәр? Ничек инде ул! Фәкать шул гынамы? Ә марсианнар кайда? Монда уйларга да уйларга кирәк әле, гадиләштерергә түгел. Ләкин башлыкларның зур абруен искә алып, килешмичә дә ярамас.
Аларның сүзен кайтып тикшерергә һәм, әгәренки чынбарлыкка туры килмәсә, ике арадагы элемтәне дәвам итәргә булып кул бирештеләр дә ишеккә юнәлделәр. Арттан Мөбарәк Габдуллаҗановичның сынаулы карашын тоеп, иң ахырдан Шәмгун карт чатанлап китте. Йөрәге лепердәп куйды. «Тикмәгә түгел бу», – дип уйлады ул һәм ялгышмады. Башлыкның:
– Шәмгун иптәш, тоткарланып торыгыз әле! – дигәне яңгырады.
Картның бөтен тәне буенча кайнар дулкын йөгереп узды. «Каптым! Тоткарлыйлар... Шуннан кулга да алалар инде... Иштерә хәзер болар миңа ишәк чумарын!» – дип уйлады ул, ишектән чыгып киткән иптәшләрен туктатырга базмыйча. Хушлашып кычкырасы, Мәйсәрәсенә соңгы сәламен җиткерәсе килгән иде дә тыелып калды. Бөтен йомышчыларны гаепләрләр дә групповой чәпәп куярлар... Аны сагыш басты. Циркуль тирәли әйләнгән карандаш шикелле, агач аягы тирәли борылды, ишек төбендәге урындыкка утырды. «Нәрсә аркасында бит, ә?! Әйтүе хурлык – күселәр аркасында! Марсианнар аркасында булса, бер хәер...»
Бу чагында калган йомышчылар, Максим Горький исемендәге паркның биек коймасы буйлап салынган такта сукмакны дер калтыратып, елга ярындагы ташландык чиркәү тарафына – әлеге дә баягы ашханәгә таба элдерәләр иде инде. Тик алдан хуҗалык кибетенә сугылдылар. Бусын Порфирий өйрәтте.
Кояш баеп бара, кеше һәм ат тоягы эзләрендәге суларга боз каткан, сукмак такталары баскан саен чарт та чорт итә, текә яр ташларына ак яллы дулкыннар кага... Ә күктән тын гына кар ява башлап, Октябрь бәйрәменә җирне капларга әзерләнә иде.
Башлык ишеккә күтәрелеп карады, һәм шул мизгелдә үк анда матур, юан, зур күкрәкле секретарь хатын пәйда булды. Ул Шәмгун картка ни өчендер нык амбар йозагы булып күренде.
– Чәй керт әле, – диде аңа башлык.
Үзе артыннан тәмле исләр калдырып, хатын читкә янтайды.
– Якынрак утыр, – диде башлык.
«Котылдым, ахрысы, Аллага шөкер», – дип уйлады Шәмгун карт һәм тәрәзә буена күчеп утырды. Җылыткыч батареясыннан аркасына кайнарлык бөркелде.
– Әйдә, аңлашыйк әле.
– Тагынмы? – дип сорады Шәмгун.
– Тартмыймыни?
– Кояш байый икән инде, – диде карт.
Юка стаканнарга салып, матур хатын чәй кертте. «Самавыры гел кайнар тора ахрысы моның, – дип уйлады Шәмгун. – Бу кыстатып тормыйдыр». Өченче тапкыр – бу юлы өстәл янына күченергә туры килде.
Иренен бөрештереп, шүрелдәтеп эчеп куйгач, башлык:
– Сыерыңны яратасыңмы? –дип сорады.
– Хөрмәт итәм, – дип мыгырдады карт. – Бер җан булып береккән инде.
– Ә дәүләтне?
Шәмгун карт сагайды. Әллә кайчангы – инде онытыла башлаган, ләкин, искә төшкәндә, тәнгә салкын тирләр бәрдереп чыгарган утызынчы еллар вакыйгалары күңелендә җанланды. «Минем Совет властена мөнәсәбәтемне чамалый инде бу», – дигән уй балкып китте. Колхозга ул беренчеләрдән булып кергән иде. Дәүләт милкенең бер мыскалына да тигәне юк. Кайберәүләр башак урлап та җидешәр ел утырып чыкты. Заёмнарга вакытында язылды, налогларын тиенен тиенгә түләп бара. Коткы сүз таратып йөрми. Әллә теге колхоз бурычы турындагы сүзләре килеп ирешелгәнме?
– Ә дәүләтне яратмыйсыңмы?
– Кемнекен?
– Тегеләрнекен түгел ич инде. Үзебезнекен.
– Ну... монда минем сыер комачауламый инде. Монда ике яклы, тиң ярату. Соңгы сулышка хәдәрле.
– Яхшы. Әгәренки шуларны бергә кушсаң?
– Мисалга... кайсыларны? Сыерныкынмы, минекенме, дәүләтнекенме?
– Синең сыерыңны һәм дәүләтне яратуыңны.
– Минем карчыгым да бар ич әле – Мәйсәрә җиңгәң!
– Безне ул кызыксындырмый.
– Аллага шөкер.
– Ул синең күпме тартыр икән?
– Аңа җитәме соң? – диде Шәмгун карт, ишеккә кырын карап. – Үзең беләсең, район ризыгы бүтән инде ул.
Башлык тыела алмыйча шырык-шырык көлеп җибәрде.
– Мин сыерыңны әйтәм, – диде ул.
– Мөгезләре булса, чама белән... Минем сыер мүкләк бит ул, – диде Шәмгун карт, сыерының авырлыгын хәрби сер шикелле яшерергә омтылып.
– Буазмы соң?
Шәмгун карт монысын да яшерергә кирәк санады. Сыерның буазлыгы крестьянның стратегиясе бит инде ул. Татарда моны «Алдан кычкырган күкенең башы авырта» диләр.
– Димәк, авырлыгы ярыйсы һәм буаз... Беләсеңме, Шәмгун иптәш, безгә бер күрсәтмә килеп төште бит әле, – дип, башлык кәгазьләр актарып алды, тик эзләгәнен тапмады. – Ярар, каядыр кыстырылган инде... Ә күрсәтмә бик файдалы.
– Сыергамы?
– Колхозчы иптәшләргә.
– Күрсәтмәнең безгә ниндие кирәк? – дип хыялланды карт. – Ул, мисал өчен, безнең сыерларга файдалы булсын иде. Сыерларга әйбәт икән, кешеләргә начар түгел инде ул, Мөбарәк кордаш.
– Менә-менә! Нәкъ эзенә бастың! Ул күрсәтмә нәкъ синеңчә инде: сыерларга да начар түгел, кешеләргә дә яхшы... Менә син хәзерләүләр конторына сыерыңны китереп тапшырдың ди...
– Мисал өчен, – дип, Шәмгун карт учына йөткергәләде.
– Тапшырасың да кулыңа квитанция аласың. Ә сыерың абзарыңда көрәя тора. Ә гади генә әйткәндә, әгәренки синең сыерың, мисал өчен, ике центнерга тарта икән, хәзерләүләр конторы моны тапшырган итеп язып куя. Сиңа квитанция, аңа өстәп, шул ике центнерны тапшырган өчен акча. Сыерыңны өч центнер итеп симерткәч, тагын бер документ, тагын акча. Аңынчы, күр дә тор, ул бозаулап та өлгерә. Бозауны да шулай иттерәсең. Файдалымы?
Шәмгун карт агач аягының резин табанын кашып алды.
– Ярый, безгә файдалы да ди. Ә сыерга?
– Ә син ничек уйлыйсың соң? Сыерың да исән-имин, сөт-маена үзең дә тук. Бозау да китерә. Ә синең кесәң тулы акча. Ну, вакыты җиткәч, әлбәттә, хушлашырга туры килер.
– Мин дә шулай уйлап куйдым әле, хушлашу язмасын, дип... Ә, мисал өчен, минем сыер үлеп куйса?! Тфү-тфү, Алла күрсәтмәсен!..
– Менә монысы һич ярамый инде! Син дәүләткә бурычлы бит!
Шәмгун карт утырган урынында кыбырсып куйды.
– Ул да миңа әҗәтле кала түгелме соң? Бусы инде минем – дәүләтне, аның мине яратуы ише генә түгел!
– Ничек?
– Гап-гади. Мисал өчен, барысы да бар: документ бар, акча бар, мүкләк сыер минем абзарда... Дәүләтнең ите генә юк. Бигрәк тә минем сыерым карынындагы бозавы белән бергә вакытсыз дөнья куйса... Алла сакласын!..
– Юк шул, син уйлаганча гына гап-гади түгел ул, – дип каршы төште башлык. – Син сыерыңны тиешле көрлеккә җиткергәнче, дәүләт кибеткә үз итен чыгара тора. Рәхим ит, сатып ал. Акчаң кулыңда.
– Ә мин үз сыерымны үзем суеп та ашый алган булыр идем ич!
– Аласың, әлбәттә, аласың. Тик монда партия һәм дәүләт стратегиясе өчен яну турында сүз бара. Син сыерыңны суеп ашыйсың, ә башкалар, селәгәйләрен агызып, синең авызыңа карап торсынмы?
Менә шуны истә тотып, бөтен ил Рязань өлкәсе үрнәгенә иярде дә инде. Ә алар дәүләткә ит сату планын планда каралганнан өч ярым тапкырга арттырып үтибез, диделәр. Үтәрләр дә! Ничек шуңа ирешәләр соң, ничек?
Монысын Шәмгун карт белми иде әле...
Ул, тагын чәй эчәсе килеп, чак кына: «Сиңайтәм, Мәйсәрә, чәең кайнадымы әле?» – дип кычкырмады. Хуш исле юан хатын китеп барган икән инде.
– Ирешербез, Шәмгун иптәш. Безгә ирешмичә һич ярамый. Егерме елдан соң коммунизм төзеп җиткерәсебез бар... Менә мин үзем әле яңа гына егерме икенче съезддан кайтып төштем. Беләсең килсә, бик рухланып. Хәзер юл ачык инде, туп-туры... Әйе, ирешергә кирәк. Кулга-кул тотынып. Син коммунизм төзүченең мораль кодексын өйрәндеңме әле?
Шәмгун карт, өйрәнеп үк җитмичә, укып кына чыккан булса да баш какты.
– Анда нәрсә диелгән? – дип, хыяллануын дәвам итте башлык. – «Кеше кешегә – дус, туган һәм иптәш, һәркем бөтен кеше өчен, бөтен кеше һәркем өчен» диелгән. Тегеләрдә генә ул кеше кешегә – бүре... Син сыерыңны бүреләргә тапшырмыйсың ич. Дустың, туганың һәм иптәшеңә тапшырасың. Шулаймы?
– Шулай, – дип килеште Шәмгун карт.
Озак утырганнар икән. Киенеп урамга чыксалар, бар дөнья ап-ак кар, аларның күтәрелеп, киңәеп киткән күңелләре кебек якты. Кайтырга соңга калдырганы өчен гафу үтенеп, башлык Шәмгун картны үзләрендә кунып чыгарга кыстады. Бүгенге сөйләшүдән соң кире кагуны ошатмас дип, Шәмгун карт Мөбарәк кордашының тәкъдименә кичектергесез рәвештә күнде.
Район үзәгенең беренче әтәчләре аваз салганчы утырдылар. Һәрвакыттагыча кандала исе килеп торган, әмма зәһәр коньяк эчтеләр. Кайтып керү белән, хуҗа хатынының ят салып пешерелгән тары өйрәсен ашап, чәй эчкәннәр иде инде. Хәзер исә район хуҗасының Мәскәү каласыннан алып кайткан коньягы артыннан лимон капкаладылар. Шәмгун карт үзе майлы селёдканы үз итте.
Инде йокларга вакыт җитте дигәндә, Шәмгун карт башлыкка берсекөнгә үк мүкләк сыерын хәзерләүләр конторасына җитәкләп килеп, аны тапшырганына квитанция алып китәргә вәгъдә итте. Тик бер шарт белән: әгәренки галимнәр коньяктагы кандала исен бетерсен дип, Мөбарәкҗан Габдуллаҗанович тиешле урында сүз кузгатса. Башлык, ит буенча ике еллык план үтәгәч, бу мәсьәләгә һичшиксез әйләнеп кайтачагына ышандырды.
Йомышчылар район ашханәсеннән чыккан минутларда авылга күселәрнең икенче эшелоны бәреп керде. Күсе сизгерлеге кушканча, алар киң фронт белән җәелеп һөҗүм иттеләр дә бөтен авылга таралдылар, һөҗүмнең башлангыч сызыгы инешкә аркылы яткан карт каен кәүсәсе буенча чыккач оешты. Иң соңгы колония төн урталары җиткәндә кузгалды.
Бу вакытта йомышчылар шосседан авыл юлына төшеп, түбән очка якынлашып киләләр иде. Ап-ак кар яктырткан төнге авыл өстенә аларның күмәк җырлаулары таралды.
Дөньяда илләр күп, җирләр күп,
Тик безнең ил генә, бер генә.
Дөньяда матур ил, якты ил
Тик безнең ил генә, ил генә-ә-әй...
Дөньяда якты ил, матур ил
Тик безнең ил генә, ил генә!
Шулай итеп, күселәр авылны сугышсыз-нисез генә яулап алды. Баскыннарның арьергарды гына яшәү яки үлемгә тиң каршылыкка очрады. Чөнки алдагы ике эшелон барлык келәтләрне, абзар, идән асларын, базларны үзләштереп өлгергән, бүлгән иде инде. Алар белән соңгы колония арасында кыска, ләкин каты бәрелеш булып алды. Бәхетләренә каршы, аларның чинашуларын, тешкә-теш килеп әүмәкләшүләрен йокыга талган авыл кешеләре ишетми, күрми калды. Соңгы – өченче эшелонга койрыкларын кысып чигенергә туры килде. Артка юл юк: артта – колхозның буш амбарлары, алда – салкын кыш. Ә күселәрнең ватаны кочаклап булмастай киң бит ул. Һәм арьергард, кыргый прерияләрне буйсындыручылар кебек, күрше удмурт авылына ташланды. Җил шул яктан исә һәм, күселәрнең борыннарын кытыклап, мал-туар тизәге исе китерә иде. Атаман күсе, борынын компас итеп, шул тарафка юнәлтте дә колонна булып тезелгән көтүен ялан кырга алып чыгып китте.
Күселәр атаманы, торыр җир өчен барган авыр, канлы бәрелештә җиңелсә дә, ахыр чиктә бөек стратег булып чыкты. Йомышчы крестьяннарның һәркайсы аркасына өч капкын асып, кесәсенә күсе агуы тыгып кайта иде. Аларны көтә-көтә көтек булган хатыннары, бала-чага һәм кызыксыну баскан ир-ат каршы алды. Йомышчылар якынайган саен, алар ягыннан аңлаешсыз, сагаерга мәҗбүр иткән чың тавышы ишетелә башлады. Каршы алучыларның берсе, утыз сигезенче елда «халык дошманы» дип кулга алынып, унтугыз елдан соң гына кайтып егылган хисапчы Вакыйф Фәйзуллин, үз шигенә үзе дә ышанырга белмәстән:
– Әллә богаулаганнар инде?! – дип әйтеп куйды.
Гомуми шау-шуны хатын-кызларның елашуы басып китте. Чың авазының сәбәбе ачыклангач кына тына төштеләр. Барысы да аңлатма таләп итте. Әмма йомышчылар мәгънәле төстә телләрен аркылы тешләделәр, чөнки кайтышлый серне чишмәскә ант эчкәннәр иде. Моны, кайчандыр биргән хәрби антларын искә төшерергә мәҗбүр итеп, Порфирий Айдашев өйрәтте. Күселәр хакында авызны ачып ләм-мим сүз катасы түгел, дип кисәтте ул.
– Амба, туганнар! Авызларны кингстон итеп бикләргә. Телләрегезне ватерлиниядән түбән төшерәсе түгел. Ник дигәндә, күселәр – һәртөрле тишек-тошыкка сизгер җанварлар. Сизеп алсалар, кильватерны калдырмаслар. Эзлә аларны аннары. Шулай булгач, Шәмәй абзыйның келәтен кессон итәбез дә миналар белән урап алабыз, – дип, Порфирий капкыннарын чыңлатып, агу салган кесәләрен каккалап күрсәтте. – Карагыз аны, борт чайкалуы да, киль чайкалуы да булмасын, нык торасы! Аңладыгызмы? Якорь ташлыйбыз да, Шәмәй күселәрен башка бортларга менгермибез. Аларга сүз кыска – борт артына!
Һәрвакыттагыча, крестьян тактикасы бу юлы да соңга калды.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмастан, Шәмгун картның йортын өр-яңа капкыннар белән уратып алдылар. Җим урынына төрле ризык куелды. Мәсәлән, Мәйсәрә карчыкның ире кайтырына пешереп куйган камыр ашыннан каз боты, шул ук казның бүтәкәсе, уразада авыз ачарга дип саклаган «Слива» конфетларының өч данәсе, иртәгә ипи салырга дип, мич башына әчетергә куйган камыры, ярты кадак атланмай һәм башкалар. Өстәвенә җимнәрне мул итеп агуладылар да. Элеккеге каравылчының ярлы хуҗалыгындагы һәр аулак урынга капкын куеп чыктылар. Кимерүчеләрнең чиктән тыш сак һәм зиһенгә ия булуларын истә тотып, әллә нинди почмаклар эзләп табылды. Үзе әйтмешли, «операция»не башлап йөргән Порфирий соңыннан кыскача йомгак ясады:
– Хәзер капкыннарны мина тральщиклары эскадрасы да табалмый!
Шуннан соң өйләренә йокларга таралыштылар.
Порфирий хаклы булып чыкты: капкыннар шулкадәр җентекләп яшерелгән иде ки, аларны хәтта күселәр үзләре дә табалмаган.
Иртән, әле ай батмас һәм кояш чыкмас борын, яңадан җыелыштылар. Көннең аязганы кебек үк, йомышчыларның махмыры да җилгә очкан иде инде. Ау санар өчен, счётын тотып, колхоз хисапчысы Вакыйф Фәйзуллин да килеп җитте.
Ә табыш сәер иде.
Капкыннар гаҗәеп яхшы каптырган. Тик берсенә бер күсе эләкмәгән. Аларның берсе, кичә таралышу белән, карт-карчыкның челтәрле караваты астында шартлап ябылган. Шәмгун картка хөрмәт йөзеннән һәм кайтса, аның йокысын хәшәрәтләрдән сакларга омтылып, Порфирий район үзәгендә шәхсән үзе сатып алган тимер капкыннарның иң зурысын – бүрегә исәпләнгәнен сагайтып куйган иде. Анысы, Мәйсәрә карчык үзенең авыр гәүдәсе белән карават челтәрен иңдереп, урын-җиргә түнүгә, үзендәге бар гайрәте белән матрас аркылы карчыкның шактый мул артын каптырып ала язган. Ул коты алынып сикереп торган да, эчке күлмәгенең яртысын бүре капкыны авызында калдырып, күршеләре Чанышларга каравыл кычкырып килеп кергән һәм шунда кунып та чыккан.
Мәйсәрә карчыкның сөйләме белән рухланган Порфирий Шәмәйләр өенә йөгереп керде дә, тимер кисәү белән коралланып, карават астына иелде һәм, йөзтүбән яткан Шәмгун картны күз алдына китереп, исен-акылын җуя язды.
Келәттән ачыргаланып мәче мияулавы ишетелде. Бактың исә, икенче капкынга хуҗаларның Мыраубикәләре капкан икән. Өченче һәм дүртенче капкыннар иң уңышлысы булып чыкты: Шәмгун картның мөгезсез эре терлеге булган мүкләк сыерның койрыгын һәм бер имчәген эләктергәннәр. (Оеган койрык белән имчәк өченче көнне үк корыды, шуннан соң Шәмгун картның сыерны хәзерләүләр конторына илтеп, квитанция белән акчага алмаштырудан гайре чарасы калмады...) Сөмсере коелган Порфирийның һәм йомышчыларның кәефен унберенче капкын күтәрергә ихтимал иде. Анда ниндидер җанварның кимерелеп, агарып беткән баш сөяген табып алдылар. Күселәр үзләренең саксыз кыланган кардәшләрен ашаган дип уйлаганнар иде. Ышанычларын ныгыту өчен урындагы җидееллык мәктәпнең зоология укытучысын чакыртып китерделәр. Яшь укытучы кыз, мәктәп линейкасы һәм транспортир белән тиешле үлчәүләр үткәргәннән соң, үзенең нәтиҗәсен игълан итте: капкынга эләгеп калгач, күселәр тереләтә ашаган сасы көзән.
Кыскасы, һәммәсе дә ябылуга карамастан, бер генә капкынга да күселәр капмаган булып чыкты. Марсианнар да эләкмәде. Бусы йомышчыларны, аеруча Порфирийны бигрәк тә күңелсезләде.
Ул арада авылга яман хәбәр таралып өлгерде: байтак келәтләрдә онлы капчыклар тишелгән, ашлык салынган лар кимерелгән! Бу хакта районга хәбәр салдылар. Уполномоченный Ноль бөтен килеп җитте. Ул көтелмәгән бәладән котылу чарасын бер генә нәрсәдә күрде: артык икмәкне тиз көндә расписка белән колхозның орлык фондына тапшырырга кирәк. Күселәр шуннан соң үзләреннән үзләре авылны ташлап качачак, имеш...
Вакыйф Фәйзуллин, счётын култык астына кыстырып, хәйран боек кыяфәттә колхоз идарәсенә таба китте. Аның бүген, сөяк төймәләрне тарта-тарта, капкынга эләккән күселәрне бик тә саныйсы килгән иде.
Яңа яз килде. Кариб кризисы* артта калды. Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән сугыш куркынычы сүнде, сүрелде. Аның каравы Кушкаен авылында бер кризис булып алды.
Алда язгы чәчү тора иде. Ә колхозның чәчүлек орлыклары җитәрлек түгел. Хәлдән ничек тә чыгарга кирәк бит инде. Былтыргы ашлык бүлү исемлекләрен шүрлектән өстәлгә алып салдылар. Хезмәт көненә кемгә күпме ашлык тигәненә карап, кешеләрдән бурычка чәчүлек орлык җыйдылар. Күселәрнең көзге һөҗүме онытылды. Яңасы хәтәррәк иде.
Солтанның бабалары Кадрәккә өч йөз алтмыш биш кило, Чанышка чак кына артыграк тигән иде. Әбиләренеке дә үзләренә генә җитәрлек. Менә шул: Наймушныкылар хәләл ашлыкларының сигез потын кире илтеп бирделәр.
Ә Порфирий Айдашев бирергә теләмәде. Уполномоченный аны:
– Син – коммунист. Югыйсә партбилетыңны өстәлгә чыгарып саласың, – дип өркетте.
– Үзем коммунист та бит. Бу яктан минем офык чиста. Ләкин минем җиде юнгам да бар бит әле. Алар әлегә минем фарватерда түгел...
– Бәхет хакына лабаса, Порфирий Айдашев!
– Кем бәхете хакына?
– Киләчәк буыннарныкына.
– Нинди буын көтеп тора безне анда, ә?! – дип, Порфирий кулын маңгаена куеп, якындагы офыкка караш ташлады. – Тумас борын җанга торпеда җибәреп яталар. Буын түгел алар.
– Кем соң?
– Флибустьерлар – менә кем! Гадиләштереп әйткәндә, пиратлар. Абордажга аласы иде аларны...
– Син алай сөйләшүеңне ташла, Порфирий! Хатын-кыз алдында оят түгелме сиңа?
– Ни өчен?
– Ни өчен дип ятасың тагын! Нәрсәгә котыртасың син аларны? Аборт та бандажга! Политик позицияң какшаган синең, Айдашев. Күзгә туры карап әйт әле: син аборт яклымы, әллә бандаж яклымы?
– Минем җиде юнгам, синеңчә, бәхетсез аборт корбаннарымыни?..
Порфирий үзенең арттырыбрак җибәргәнен аңлады. Абордажны аборт белән бандаждан юри генә аермаган булып маташамы, әллә мине берәр политик статья астына китереп тыгу өчен тырышамы? Теләсә, тыгуы да бар. Шаһитларын да табачак. Киләчәк буыннарга, димәк, коммунизм фактына ышанмауда тотарлар да гаепләрләр...
Шуннан риза булды. Тиздән аның җиде «юнга»сы җиде пот арыш һәм бодай күтәреп чыкты. Һәркайсына берәр поттан инде.
Порфирий яңадан офыкны күзеннән кичерде. Болытлар арасында аңа үзләренә тиешлене – шул ук җиде пот ашлыкны алып калыр өчен ыжгырып килгән киләчәк буыннарның тук йөзләре күренеп киткәндәй булды. Алар Порфирийга бурычка алып торучылар кыяфәтендә чагылмады. Чөнки аңа киләчәкнең үткәннәрдән бурычка алалмаганы яхшы билгеле иде. Бүгенгеләр генә бер-берсенә әҗәткә керә. «Киләчәккә бурыч – шул ук ноль бөтен инде ул, – дип уйлады Порфирий. – Андый бурычны кире кайтаралмыйсың инде».
Порфирий кешегә күрсәтмичә генә елап алды. Күз яшьләре юк иде.
Уполномоченный хәлне халыкка:
– Вакытлы чара, – дип аңлатты. – Ашлыгыгызны бурычка гына алып торабыз. Яңа уңыштан кайтарып бирербез. Әгәр дә ел уңышлы килсә инде, әлбәттә.
Авыл кешесе үз тормышын бер вакытлы чарадан чираттагысына, бер вәгъдәдән икенчесенә җайлап, яраштырып яшәргә күнеккән инде ул. Газеталар, радио ике дистә елдан соң коммунизм килеп җитәчәген вәгъдә иткән заманнар. Акча бетә, имеш!
– Бетсен, – диде Солтанның дәү бабасы Чаныш. – Ул болай да юк.
Авыл кызыл комачка акбурлап язылган лозунглар белән чуарланып бетте. Алар Рязань өлкәсе тәҗрибәсен кояшка тиңләде. Бу эштә Шәмгун карт байтак катнашты. Мүкләк сыерын хәзерләүләр конторасына илтеп тапшыргач, рәсемен газеталарда бастылар. Кышын Мәскәүгә алдынгылар киңәшмәсенә үк җибәрделәр. Ул аннан йөзлегенә Кремль сурәте төшерелгән эмаль бидон тотып кайтты. Кәҗәсен дә (вак булса да, мөгезле терлеккә керә бит!) бик рухланып тапшырмакчы иде, хатыны Мәйсәрә:
– Әүвәл кәҗәң белән бергә мине дә илтеп кара, бергә сатып алсалар, һич сүзем җук, – дигәч кенә басылды.
Башлап йөргәне һәм үрнәк күрсәткәне өчен, Шәмгун картны яңадан колхоз амбарлары каравылчысы итеп куйдылар. Әлегә сакларлык нәрсә булмаса да, ул бик канәгать калды, ә ике күгәрек патроны белән берданканы төн саен кулына тотып эшкә йөрүенә чиксез горурлана иде.
Сыер акчасын учына кыскан хәлдә, Мәскәүдән алып кайткан ак бидонын тотып, ул көн саен кибет тарафына чыгып китә торган булды. Мүкләгенең ни сөте, ни ите авыл кибетенә әйләнеп кайтмаганга гына эче поша иде пошуын.
Акча реформасы чыккан иде инде. Сыеры өчен аңа хәзерләүләр конторасының кассиры дүрт йөз дә илле сум акча санап бирде.
– Менә бит, җәмәгать! – дип килеп керде ул, идарәгә шуннан кайтышлый. – Каяле, читават, чутыңны ал да төймәләрен тарттыр әле! Гармун шикелле уйнап торсын.
Хисапчы Вакыйф Фәйзуллин, тыңлап, счётының тузанын сөртте.
– Элгәреге җылда минем мүкләгем дүрт мең дә биш йөз тәңкәлек иде бит, ийеме?
– Ийе.
– Быелгысы җылны дүрт йөз дә иллегә калды бит инде, ийеме?
– Ийе.
– Тагын бер рифурмыдан суң күпме була?
– Кырык биш сум.
– Ийе. Ә тагын бер рифурмыдан суң күпме?
– Дүрт сум да илле тиен.
– Ә тагын бер рифурмы ясасалар?!
– Кырык биш тиен.
– Ә тагын берсеннән суң?!
– Дүрт тиен ярым.
– Менәтерә, җәмәгать! Биш рифурмы гына калган!
– Нәрсәгә?
– Суң, биш рифурмыдан суң сыерның бәясе гупчым бетә икән ләбаса! Бушлай гына тия башлый! Барасың базарга, дүрт тиен ярымыңны чыгарып саласың да, сыер җитәкләп кайтасың. Коммунизм шулдыр инде ул, ийеме?
Шәмгун картка җавап кайтармадылар. Актив белән бәхәскә керүнең хәерлегә бетмәү ихтималын аңлыйлар иде.
Шул көннән соң Шәмгун карт яңа акча реформалары көтеп яши башлады.
Ә иртәләрен, сызылып таңнар атканда уянып күзен ачкач, аның җаны сискәнеп-сискәнеп китә, маңгаена салкын тир бәреп чыга иде. Шәмгун уйланды да уйланды. Ул мүкләк сыерын сагына, бик сагына иде! Түзмичә, буш абзарга юнәлә дә, аклы-каралы кәҗәсенең сакалын кашып керә, һәм шуннан җан кайнавы басылгандай була.
Берзаманны, аяз җылы сентябрь кичендә, инде күз бәйләнә башлагач, атлар абзары янына колхозның бөркәүле җиңел машинасы килеп туктады. Аннан колхоз рәисе Нәҗип Мияссәров белән күрше керәшен авылыннан партоешма секретаре итеп куелган Михай Кукушкин һәм уполномоченный Ноль бөтен төштеләр. Кадрәк аларны көтә иде инде. Көтәргә кушылган иде. Бәлки, килмәсләр әле дигән өмете сүрелде. Әнә килделәр. Йомышлары аңа билгеле. Бу хакта каты кисәтеп куелган. Атларны төнгелеккә шуңа күрә чыгармады да.
Кадрәк аларның якынаюын кәнүшни йортының тузанлы һәм чебен таплап бетергән бердәнбер тәрәзәсеннән карап торды.
– Килде теге газраилләр, олан, – диде ул.
Солтан йөгәнендәге җиз тәңкәләрне мич көле белән чистартып утыра иде. Тәңкәләр тигез уеп киселгән, нык итеп, чи каеш белән тегелгән. Кайвакытны бармакларны көзән җыергалый, көлгә манчылган сүс кырганга күрә бармак битләре әчетә. Тик фонарь утында ялтырап, тәңкәләр торган саен матураялар, әчетүне оныттыралар. Монда яхшы. Камытлардан, ияр киезләреннән ат тире исе килеп тора. Алар үзләре дә шушында, мич артында гына яталардыр шикелле...
Ул чагында Солтанга алты тулган гына иде. Шул елны атасын Куба очучыларын өйрәтергә җибәрделәр. Әнисе дә китте. Аны авылга – бабалары, әбиләре янына кайтарып тордылар. Атлар яратканга, күп вакытын ул ат караучы Кадрәк бабасы янында үткәрә.
Бабасы элмәдән бөгелгән дугага тәртә башлары өчен чокыр юна иде. Килүчеләрне күргәч, балтасын артка селтәп җибәрде. Ул ян стенага кабып калды. Мондый һәвәслек анда өч елга якын урман кисүдән калган.
Кадрәк фонарьга ут элде: бөтен авылда бары тик ат абзары белән кәнүшни йортында гына электр юк иде. Атларга бар нәрсә иң ахырдан тәти шул. Абзар мәйданын ындыр табагындагы баганадан төшкән ут кына яктырта.
– Әйдә, олан, – диде ул Солтанга. – Озатып калырсың.
– Мин куркам, – диде Солтан. Шулай да бабасына иярде. Кешеләрнең ник килгәнен ул да белә. Бабасы әйтте.
Такта өйалды бусагасына чыгып баскач, Кадрәк аның башын сыйпады:
– Курыкма, – диде. – Курыккан кеше берни күрми ул. Ә син яхшылап карап кал.
Тигезләп тезелгән колхоз арбалары арасындагы бушлыкны ерып атлаучы җитәкчеләр аларга якынлаштылар.
Ул елны яңа тәртип кертелде. Уполномоченный тәкъдиме белән ат җигүчеләргә атларын әүвәлгечә үз ишегалларында түгел, ә эштән кайтышлый ук ат абзары каршында тугарырга кушылды. Колхозның бу авылдагы ике бригадасында кырык биш җигү аты санала. Колыннар бер дистә чамасы. Егерме биш кырыкмыш тай бар. Җыенысы сиксән ике баш. Тагын ике нәсел айгыры: кап-кара Маймыл тае белән үзе алмачуар булса да, ялы белән койрыгы кара булган Орлик. Хәзер ат абзары мәйданында кырык биш арба куна. Башта тыңламаучылар да булды. Хезмәт көннәрен кисәргә тотынгач, буйсынмый чаралары калмады. Элек чаналарны, арбаларны, дирбияләрне һәркем үзе карый, төзәтәсен төзәтә, җайлыйсын җайлый, майлыйсын майлый иде. Яңа тәртип кергәч, бу мәшәкатьләр ат караучы Кадрәк белән Һидиятуллага калды. Малай-шалай ат алып менү, ат төшерү рәхәтеннән мәхрүм ителде. Иртәләрен тәңкәләрендә кояш нурлары уйнаган йөгәнне җилкәгә асып ат алмага барулары, ә кичләрен атланып кире төшерүләр, юл уңаенда аларны сызгыргалап эчерүләр, буа суында коендырулар, шул очтан атлар белән бергә су керүләр нинди күңелле иде! Аталарының атлары белән үзләренекедәй итеп мактанышу бетте. Ат йөрәге кагуын ишетмәгән авыл баласы үз йөрәге тибешен сизәмени инде ул?!
– Аерып куйдыгызмы? – дип сорады рәис.
– Куйдык.
– Һидиятулла кайда соң?
– Килеп җитәр.
– Карагыз аны, Наймушин, – дип кисәтте уполномоченный, – төп-төгәл утыз биш баш булсын! – Аннары колхоз рәисенә борылды: – Исемлек!
– Миндә, миндә, – дип, Нәҗип Мияссәров кабаланып күкрәк кесәсен капшады.
Алар янына, ындыр табагы ягыннан агач аягында титаклап, Шәмгун карт килеп басты. Самосад төпчеген дөрләп кабынырдай итеп соңгы тапкыр суырды да такыр җиргә ташлады һәм агач аягы белән басып сүндерде.
– Йоклап булмый мәллә, Шәмгун абзый? – дип елмайды Михай.
– Әх, булмый шул, булмый!..
– Каравылчының йокыдан башка ни кайгысы бар инде тагын? – дип кысылды колхоз рәисе, ләкин күз чите белән генә уполномоченныйга кырын караш ташларга да онытмады. Ошатырмы, янәсе.
– Бар шул, Нәҗип энекәш, кайгым бар. Җилкәне кырдылар әле минем. Шул йокларга ирек бирми.
– Холку?! – дип сорады уполномоченный русча.
Ул, рус кешесе булса да, татарча аңлый, ә чувашча теттереп сөйләшә үк белә иде. Аның полиглот дигән даны бар, шуңа күрә эшендә дә яхшы бәяләнә. Ә, гомумән, болай гадәткә кергән иде: татар уполномоченныйларын удмурт авылларына җибәрәләр, удмуртларны – русларга, русларны – чувашларга, чувашларны – татарларга. Шулай итеп, һәркайда район вәкилләре белән колхозчылар, совхоз эшчеләре русча гына сөйләшә. Әйтик, татар уполномоченные удмурт авылына килеп төшә, ди. Ул идарә әгъзаларын чакыртып китерә. Үзе алар телендә бер кәлимә сүз белми. Шулай булгач, русча сөйләшергә мәҗбүр һәм дучар. Көн тәртибенә, мәсәлән, авыл клубы төзелеше хакында сүз куела. Мәсьәлә катлаулы, бөтен җанны ачып куеп киңәшергә, хәл итәргә кирәк. Ә ничек килеп чыга? Колхозчылар ягының русча сүз байлыгы ипи-тозлык, әйтәсе килгән сүз тел очында гына торса да, ул тамып төшкәнче бозга әйләнә. Шулай ык-мык килешәләр дә таралышалар инде. Клуб төзү турындагы мәсьәлә билгесез вакытка кичектерелә. Уполномоченный эшенә әйләнеп кайткач, район башлыкларына болай дип җиткерә: әлегә үзләре дә рәтләп ачыклап бетермәгәннәр, клуб салуны кичектереп торырга мөмкин. Ә тегеләргә шул гына кирәк тә инде! Югарырак оешмаларга барып бил бөгәсе юк, югыйсә сөйкемсез сөяккә әйләнүең дә бик ихтимал. Күп соранып йөргәнне яратмыйлар. «Ә, сиңа клуб кирәкмени әле? Шуңа күрә планыңны кайгыртмыйсың да! Отчётыңны әзерлә!»
Уполномоченныйларны милли яктан бүлүнең менә шундый файдалы яклары бар иде. Клуб юкмы? Аның каравы халыкны интернациональ яктан тәрбияләү эше яхшы куелган!
Шуннан соң уполномоченный тиешле аңлату эшләре җәелдереп җибәрә.
– Иптәшләр, – ди ул чираттагы берәр утырышта яисә
җыелышта, – кайбер авырлыкларны һәм аерым җитешсезлекләрне җиңеп чыгар өчен, безгә иң әүвәл урысчаны бик тә шәпләп өйрәнергә кирәк. Бу хакта иптәш Никита Сергеевич Хрущёв нинди күрсәтмә бирә? Ул болай дип әйтә, – дип, уполномоченный алдына газета ачып сала да чартлатып укып бирә: – «Без русча никадәр тизрәк сөйләшсәк, коммунизмны шулкадәр тизрәк төзербез». Менә акка кара белән шулай язылган, иптәшләр! Шыттыра икән бу дип уйлый күрмәгез...
Уполномоченный Лисин мәсьәләне болайрак аңлата:
– Иптәш Никита Сергеевич Хрущёв Кола ярымутравында балаларны ана телләрендә укытуларын белеп алган да бик каты ачуы килгән һәм дә әйткән: совет властена кырык елдан соң барлык кешеләргә дә русча өйрәнергә вакыт инде, дигән... Каяле... Кадрәк абзый мондамы? Монда икән... Син, Кадрәк абзый, шул Кола ярымутравында яшәп кайттың бит әле, әйеме...
– Яшәп түгел, иптәш Лисин, – дип төзәтә Кадрәк Наймушин. – Мин анда тотылып кайттым.
– Ну мин анда булмадым, ул кадәресен белмим... Шулай да әйт әле, Кола ярымутравы халкы, иптәш Никита Сергеевич Хрущёв әйткәнчә, ана телләрендә генә сөйләшә идеме? Курыкма, дөресен әйт. Сталинның шәхес культы гаепләнде, ә син реабилитацияләндең. Кола ярымутравы халкы русча шулай начар беләмени?
– Анысы миңа караңгы, иптәш Лисин. Аларның кайберләрен безнең лагерьга кертеп япкаласалар да, безне алар янына чыгарып йөртмәделәр. Тел, лөгать вә әхлак алмашырга вакыт тимәде...
– Моннан нинди нәтиҗә ясап була соң, иптәшләр? Димәк, иптәш Никита Сергеевич Хрущёв тагын бер мәртәбә хаклы булып чыга!
Җыелыштан соң авылның ир-атлары, төркем-төркем булып, өйләренә таралыша. Капка төпләрендә, җыелышып, тәмәке көйрәтеп алалар. Бәхәс кузгала. Татары да, рус, чуваш, удмурты да хәйләле генә елмая.
– Ничек инде? – ди арадан берсе. – Ягъни мәсәлән, барча кошлардан фәкать сандугачны гына калдырырга дигән сүз түгелме соң бу? Ә тургайны кая куясың? Сыерчык, карлыгач, шәүлегән, сиртмәкойрык, тартар, бытбылдык, саескан, тукран, кызылтүш, песнәк, ахыр килеп, чыпчык кая китә? Канатларына богау салып, барчасын илдән сөрергәме? Әллә танауларын бәйләп куяргамы? Бәлкем, йомыркаларын җыеп алып сандугач ояларына салып чыгаргамы?
– Табигатьтә сандугачның берүзен калдырсаң, аның сайравы ни дә, карга каркылдавы ни – белерлек булмый ич инде! – дигән нәтиҗә чыгара көрәк сакаллы Савелий Масленников.
– Бер дә чиста фарватер түгел бу, братва, – дип өсти Порфирий Айдашев.
Вакыйф Фәйзуллин тагын да арттырыбрак җибәрә:
– Урысларның «Пычактан курыкма – телдән курык» дигән мәкале бар. Телең беткәч, ни кала инде? Шул – пычак кала...
Аларны, учына йөткергәләп, Чаныш Наймушин да җөпли:
– Бу Никиткә – нәкъ чикерткә. Озак сикерекләттермәсләр, мөгаен.
– Холку?! – дип сорады уполномоченный Ноль бөтен русча.
Колхоз рәисе Нәҗип Мияссәров, Шәмгун картның артына төшәргә тырышып:
– Әкият сөйләмәсәнә, Шәмгун абзый! – диде. – Синең аркаңны кем кырсын ди? Ат түгел ич син, понимаешь! Йә, кем кырды?
– Ат булмасам да кырдылар шул менәтерә. Порфирийның өлкән малае Мишка кырды. Бурлы аңа беркетелгән.
– Бурлының җилкәсен кырдырган ич инде ул, алайса! Монда синең ни катнашың бар? – дип гаҗәпләнде Михай Кукушкин.
– Булмаенча! Бурлы минеке ләбаса. Аның җилкә калкымын кырганнар, ә минеке авырта!
– Ничек синеке?! – дип, Нәҗип Мияссәров колхоз милкенә кул сузу ниятенә каршы төште. – Колхозныкы ич ул!
– Анысы хак, – дип килеште Шәмгун карт. – Бурлы колхозныкы. Ни хәл итәсең инде – язмыш... Ә менәтерә Бурлының әнкәсенең әнкәсе – Нэп кушаматлы Кара туры минеке иде.
Парторг Михай капрон эшләпәсен салып, пеләш башын кашып алды.
– Мамонтлар күптән үлеп бетте, Шәмгун абзый, – диде ул, алтын тешләрен күрсәтеп.
– Бер дә мамонт түгел иде ул, бахыр. Чын солдат! Сугышка китте ул. Нимес Мәскәүгә ыргылган иң хәтәр вакытта. Минем Кара турым шунда шәһит киткәндер дә, тәгаен. Янарал Доватор гаскәренә алганнардыр аны, шуннан да һич ким түгелдер, билләһи газыйм, менәтерә!
– Хәбәрен алган идеңме әллә? – дип көлде парторг.
– Алмадым алуын. Тик минем Нэп хәбәрсез югала торган атлардан түгел иде ул. Ә плен төшүе турында сүз дә җук.
– Сиптерә дә соң! – диде уполномоченный, Шәмгун карт белән бәхәсләшүне эчтән генә яратса да.
– Ишетәсеңме, Кадрәк? Мин сиптерәм булып чыга!.. Син үзең сиптерәсең, уполномуч иптәш! Минем мүкләк сыер кайда соң? Ә? – дип, уполномоченныйның авызын каплагач, Шәмгун карт парторгка борылды: – Менәтерә ул хәбәрсез-нисез югалды ичмаса! Ихтимал, шул ук Мәскәү тирәләрендәдер.
Парторг Михай борчыла калды, тик моны сиздермәде. Җаваплы чара алдыннан мөнәсәбәтләрне бозарга теләмәде.
– Бурлы ат, Кара туры, мүкләк сыер... Бәлки, алар синең төшләреңә дә керә торгандыр әле? Бәлки, сине шул йоклатмыйдыр? Онытырга вакыт инде, Шәмгун абзый.
– Шулай шул, төшкә керәләр, Михай наным. Ник дигәндә, алар минем җаным белән бер иде ләбаса. Ә җансыз килеш ниме дип җир таптап йөрергә? Ашлавың яхшырак.
– Җир ашларга киткәнче үк, сине шәхси милекчелек хисе күмеп киткән икән инде, Шәмгун агай, – дип, председатель Нәҗип Мияссәров читкә борылды. – Ә үзең инициатор дигән дан йөртәсең. Гәҗит саен чабата-чабата рәсемнәреңне бастырган булабыз тагын, понимаешь. Имеш, аның җилкәсен кырганнар! Ялган капчыгы икәнсең син... – дип, ул җиргә төкерде һәм, эшкә керешергә вакыт җиткәнен искәртеп, кепкасын батырып киде.
– Әй оланнар, – дип ыңгырашты Шәмгун карт. Ул, ни әйтергә белмичә, агач аягында таптанып алды. Аның җан халәтен белгерткән шикелле, әллә кайлардагы каешлары шыгырдап куйды. – Менәтерә сезнең җилкәгезне кырасы иде ул! Ыңгырчак киезе белән дә түгел, ә арба чөе белән. Кырыр идең дә кана, тик сезнең җилкәгез җук шул, җилкәгез!.. Шоп-шома бит сез, шоп-шома... Кешегә җилкәсез ярыймы соң? Башкача якты дөньяны ничек тотып тормак кирәк? Ә? Сора әле шуларданй, Кадрәк, сора әле...
Солтан ул кичне күп нәрсә күрде.
Йолдызлар бая ул көл белән ышкып ялтыраткан йөгән тәңкәләре шикелле елкылдап тора, ә ай Тимернең кашкасын хәтерләтә иде. Абзар ягыннан арыган-талчыккан атларның әледән-әле пошкырып куюы ишетелә. Алар төнгелеккә чыгаруны көтәләрдер һәм бераз соңаруга аптырыйлардыр. Гадәттә, эш атлары да, колыннар, тайлар да җәй-көз көннәрендә бергә тотыла. Аларны кышын гына эчкә – араталарга аерып кертәләр. Төнгелеккә чыгарганчы, алар абзарның буеннан-буена сузылган тышкы арата артында. Салам түбә кыегына терәтеп салынган әвеслекнең жирдалары гына калган, ачык. Саламын язын атларга ашатып бетергәннәр. Яңа салам түшәп ябылмаган әле. Атлар арасына, буй-буй булып, жирда күләгәләре төшкән. Араталар артында бүген утыз җиде генә ат. Утыз бише иткә озатыласы. Тагын икесе – Кадрәк белән Һидиятулланыкы. Атлар кайтып беткәч, Солтан аларны үзе карап, санап килде. Унөче – картайганрак җигү атлары, калганнары – кырыкмыш тайлар. Ә башкаларын бүген араннарга яптылар. Хәзер әнә аларның кайберләре ватык пыялалы тәрәзәләрдән карап торалар. Нәсел айгырларыннан Маймыл тае белән Орлик кына аерым агач сарайда. Аларны машина йөри алмаслык пычракларда, кара көзләрдә, язгы юл өзеклекләрендә, бураннарда, күп булып кар яуган көннәрдә колхоз рәисенә җигеп бирәләр. Аларның абзарлары чиста, коры – нәсел айгырлары ич, председательнең үзен йөртәләр.
Арттан – түбәсенә кызыл балчык изеп, салам ябылган тәбәнәк тимерчелек ягыннан – Һидиятулла килеп чыкты. Кушаматы кызык аның: Һидиятулла Борын. Аның борынын бервакытны авыл кызларын күзләргә килгән һәм шунда егетләр белән сугышкан механизаторлыкка укучы егетләрнең берсе тешләп өзгән, Һидиятуллага Казаннан яңа борын куеп кайтарганнар. Арт ягыннан ит кисеп алганнар да, ипи камыры шикелле түгәрәкләп, борынына ялгаганнар. Шуннан бирле ул әледән-әле борынын капшый. Бармакларына гына ышанмыйча, иренен бүлтәйтә дә, күзен кылыйлатып, борын очына текәлә. Җитмәсә, борынына карап, ул һава торышын алдан әйтеп бирә ала: коры көннәрдә борыны ак була, ә яңгыр алдыннан кызара.
– Җә, Аллага тапшырдыкмы? – диде Һидиятулла. Уполномоченный Ноль бөтен, кул сәгатенә карап:
– Вакыт, – диде.
Кадрәк Солтанга:
– Йөгән белән камчыны апчык әле, олан, – диде.
Солтан аңа тәңкәле авыр йөгәнне чыгарып бирде, чуклы каеш чыбыркыны сузды.
Шулвакыт көтмәгәндә күпер ягыннан кычкырып, кайнарланып сөйләшкән авазлар яңгырады. Солтан ай яктырткан буа суында каралып күренгән агач күпердә шәүләләр абайлады. Күперне үткәч, алар урман каравылчысы Фәттахларның бәрәңге бакчасы читәне белән инеш арасындагы юлга төштеләр. Анда читән шыгырдаттылар, Фәттахларның Алабай этләре буыла-буыла өрергә тотынды. Аңа күпер очының башка этләре дә кушылды.
Йөгәнен иңбашына салган килеш һәм кулына керосин фонаре тотып, Кадрәк ат абзарына таба китте. Барысы да аңа иярделәр.
Солтан бусагага утырды. Зурлар, тәртәләре белән кара-каршы куелган арбалар арасыннан Чулпан йолдызына таба киттеләр. Кадрәк белән Һидиятулла жирдалар астыннан арата эченә узды. Башта үз атларын йөгәнләп чыгара инде.
Колхоз рәисе белән партком Михай капка араталарын дөбердәтә-дөбердәтә тимер атламалардан җиргә суырып төшергәндә, кәнүшни өе артыннан бер төркем кешеләр килеп чыкты. Солтан куркып китте, аягына басып, ишек яңагына сыенды. Егетләр икән. Туры клубтан килгәннәр. Ул гармунчы Илгизәрне танып алды: баяны култык астында. Флоттан былтыр кайткан, ә тельняшкасын ташламаган. Пинжәк эченнән клубка гына киеп йөри. Анда да бәйрәм көннәрендә яисә сөйгән кызы Таифә белән очрашасы көннәрдә генә.
Егетләр күп иде. Араларында олырак мәктәп укучылары да бар. Кайберәүләре күсәк тоткан – читән казыклары. Бая Фәттахлар читәне әнә ник шыгырдаган икән. Шуннан суырып алганнар.
Солтан баскычтан алар янына төште.
Илгизәр аннан:
– Монда кемнәр бар, брат? – дип сорады.
Солтан санап чыкты. Илгизәр пинжәген салып Солтанга япты да, баянын баскыч читенә куйгач:
– Тотсыннар капчыкларын! – дип кычкырды. – Палундра, егетләр! Атларны бирмибез. Делай как я!
Тельняшкасының җиңнәрен сызгана-сызгана, ул арбалар арасыннан алга йөгерде. Бүтәннәре дә аннан калышмады. Тынлыкта мышнаулары һәм туфлиләренең дөпелдәве генә ишетелә. Абзар мәйданы читенә җиткәч, Илгизәр иң кырыйдагы арба тәртәсенә ябышты да алга этеп китте.
– Урап ал, егетләр, урап! – дип кычкырды ул һәм карлыккан тавыш белән: – Ур-ра-а! – дип сузып җибәрде.
Яссы даймон һәм озынча кытай кесә фонарьлары кабынды. Егетләр аларның нурларын арата капка төбендәге кешеләргә төбәделәр. Егетләрнең күбесе, Илгизәр кебек үк, арбаларга ябышкан: кайсысы сөйри, кайсысы этә. Ат абзары түбәсеннән күгәрченнәр тузгып күтәрелде. Солтан ындыр табагындагы амбарлар, келәтләр ягында да кош канатлары шапылдаганын ишетте. Егетләр атлар чыгасы юлны арбалар белән киртәләде. Ул да булмады, арттан һәм ян-яктан ике «Беларусь» тракторы, ике йөк машинасы килеп туктады. Фара утлары ат абзары мәйданын яп-якты итте. Йолдызлы күк, курыккан шикелле, югары сикерде. Йолдызлар качып бетте. Югарыдагы ай белән түбәндәге Чулпан йолдызы гына урынында калды.
Автомашиналардан, тракторлардан яңа кешеләр сикерешеп төште. Егетләр генә дә түгел. Солтан хәтта тәкъва карт Сәлимҗан бабайны да таныды. Почта йөртүче Чулак Пәрхигә хәтле бар. Болар гынамы – тумыштан сукыр гармунчы Нур да шунда. Фара утларының юан көлтәләре кесә фонарьларының хәнҗәрдәй айкалган нурларын тоныгайтып калдырды. Җирдән тузан болыты күтәрелде. Абзар алды биек буадан аркып аккан язгы ташу шикелле шаулый иде инде. Ара-тирә колакны ярырдай ярсу, уттай кайнар сүзләр ишетелгәли. Нәкъ шулай итеп су ташкыны буа артына агызып төшергән һәм бер-берсенә чатнап бәрелешкән, чытырдап ватылган бозлар тавышы яңгырый.
– Атларга кагыласы түгел!
– Атларның ни гаепләре бар?
– Җәмәга-а-ать!..
Чәрелдек тавышлы бер апа да сөрән салды:
– Лутчый сыерымны алыгыз, ат җанкайлар җанын кыймагыз...
– Оятыгыз кайда?!
– Сугышка да уптым илаһи алып китмәделәр...
– Ахырзаман җиткән мәллә ул хәдәрле?!
– Кем флагы астында фрахтовать итмәкче буласыз аларны?
Солтан бу тавыш иясен барысыныкына караганда да ачыграк ишетте: диңгез бүресе Порфирий. Ул аны аңламый, ләкин үзенә «юнга» дип дәшкәндә ни өчендер горурлана иде.
Аратаның ачык капкасыннан атлар томырылып чыккач, Солтан баянны күтәрде дә караңгы ишек авызына чигенде. Атлар аңа барысын да таптап, изеп үтәр дә канатланып очып китәр шикелле тоелды. Арбалар баррикадасына җиткәч, иң алдагылары үрә басып, һаваны алгы аяклары белән дөмбәсли-дөмбәсли янга янтайдылар. Аларның кешнәүләре бар тавышны басты. Араннардагы колыннар, кырыкмыш тайлар да аваз салды. Аларның кешнәве яңгыравык, өзек-өзек һәм хихылдап көлгәнгә охшый иде. Уң кул якта чатнап пыяла ватылды. Маймыл таеның бүтән атлардан тыелгысыз гайрәте белән аерылып торган мәгърур кешнәве Солтанның аркасын чемердәтеп җибәрде. Ул Маймыл таеның аран тәрәзәсен ватканын аңлады. Солтан инде берни күрми, ишетми кебек, күз алдындагы бу хәлнең куркыныч бер нәрсә икәнен генә аңлый. Кайчагында клубта кино караганда шулай була: тавыш кинәт бетә, ә ак пәрдәдәге снарядлар шартлавы, кешеләр үлүе, йортлар җимерелүе дәвам итә. Андый чакта олы кешеләр, стенадагы тишектән сибелеп чыккан һәм калтырап торган утка карап, бер генә сүз кычкыралар: «Са-по-ожник!» Солтанның да хәзер шулай дип кычкырасы килде. Тик тавышын кемгә юнәлтергә икәнен белмәгәнгә генә тыелып калды. Атларның яллары тузгый, койрыклары айкала, янга сикергән, тибешкән чакта тоякларындагы дагалары ялтырый. Атлар барысы бергә менә-менә учак булып кабынып китәрләр дә яллары ялкынга әверелер кебек.
Солтан карашы белән бабасы Кадрәкне эзләде. Ул күренмәде. Барысыннан да югарырак гармунчы Илгизәр – арбага менеп баскан. Егетләрнең абзар капкасы каршысын уратып алган арбалары бер генә атны да «боҗра»дан үткәрерлек түгел. Юл бикле. Тимергә атланган килеш атларны алданрак ерып чыгарга өлгергән Кадрәк Солтан янына чаптырып килде, күрәсең, нидер кычкырды. Аннан атыннан шуып төште дә фонарен өреп сүндерде, аны эчкә кертеп чыккач, ишекне бикләде.
– Өйгә кайт, – диде ул һәм яңадан Тимергә атланды.
Атлар арасыннан уполномоченный белән колхоз рәисе, парторг та килеп чыктылар. Ничек тапталмыйлардыр. Хәер, Солтан атларның басып торган зур кешеләргә генә түгел, алга егылып төшкән малайларга да басмаганын яхшы белә.
Уполномоченный Ноль бөтен яшел фуражкасын, учына йомарлап, югары күтәрде дә:
– Тии-ха-а! – дип кычкырды. Әмма шундук буылып ютәлләргә тотынды: тамагы тыгылды, күрәсең.
Аның каршысына председатель чыгып басты.
– Туганнар! – диде ул.
Тик аны да тыңларга теләмәделәр.
– Җәмәгать, җәмәгать, – дип сөйләнә-сөйләнә, Илгизәр күршесендәге арбага Шәмәй карт үрмәләп менәргә тырышты, аны да күрмәделәр.
Фәкать ләм-мим эндәшмичә, Илгизәр арбасына менеп баскан сукыр Нурны гына күрделәр, аны тыңларга әзерләнделәр, сүзсез тын калдылар. Мәйдан тынычлана төште. Атлар гына буылып пошкыра, өздереп кешни һәм ярсып тибенә иде. Нур йөзен шул тавышларга каршы куйды һәм, калын кара чәчен озын бармаклары белән артка тараштырып:
– Карагыз әле, егетләр! – диде. – Бүген сезне мин булып мин дә ачык күрәм. Барыгызны да күрәм. Сорыйсым гына килә: намусыбыз бармы безнең, юкмы, ә? Әгәренки булса, атларны алып киткәчтеннән суң ары табан нишләрбез инде, ә?
Аны уполномоченный бүлдерде:
– Төш аннан! – дип кычкырды ул. – Төрмәгә эләгәсең килдеме әллә? –
Ул арбага менәргә талпынган иде дә, каршысына егетләр басты, юл бирмәделәр. Халык тагын берара тавышланып, гүелдәп алды.
– Мин болай да төрмәдә инде, – дип дәвам итте Нур. – Караңгылык төрмәсендә. Ие... Кем син – күрмим, шулай да таныйм: уполномоченный Ноль бөтен. Әйт әле, иптәш уполномоченный, атларны апкитәсезме?
– Моны мин кушмадым. Ил сорый. Колхоз идарәсенең карары бар. Бездән генә түгел, бөтен районнан җыялар. Задание – мең баш ат. Иртәнге унга һәммәсе пристань янына җыелган булырга, беренче партиясе баржага төялгән булырга тиеш.
– Беләбез: бездән утыз биш ат, районнан мең ат. Ә ат җигүдән мәхрүм калган мең ир-егетне санадыгызмы суң? Аларны да шул баржага төяп апкитегез! – диде Нур.
Уполномоченный җавабын уйлаган арада, председатель телгә килде:
– Атларга алмашка безгә тиздән трактор кайтарталар, җәмәгать!
Сүзгә Шәмгун карт кушылды:
– Ихтимал, кайтартырлар да. Кызыл кар яугач... Минем мүкләк сыерымның сөтен кибеттә сатарга кайтарган шикелле. Мин, карт җүләр, яңа бидоннар алып кайткан булам тагын!..
Дәррәү көлү яңгырады.
– Рәхәтлеккә чыдый алмаганнан түгел ләбаса, туганнар! – дип өзгәләнде председатель. – Яшермим, мин сезнең алда кыямәткә тиклем виноват калам. Үтмәс пычак белән салып суегыз, әмма дә ләкин илгә ит кирәк. Рязань өлкәсе бөтен илгә өлгерлек үрнәге күрсәтте. Әнә күпме малларын дәүләткә тапшырып бетерделәр. Артка калмыйк, политик өлгергәнлек үрнәгенә иярик... Ие, илгә ит кирәк, валюта кирәк. Әмма дә ләкин... Да!
– Минем сүзем бетте, – диде Нур һәм, Илгизәргә баш кагып: – Калганын син әйтеп бетер, яшьти, – дигәннән соң аягын шудырып кына алга атлады. Аңа астан кул суздылар, күтәреп төшерделәр.
– Әйтеп кал, – диде Михай Кукушкин Илгизәргә. – Тик бел: үзең утырган ботакны үзең чаптың син, малай. Позор, комсомол секретаре була торып, шушындый мәйханә оештыргансың.
– Аны сез чаптыгыз, Михай дәдәй, – диде Илгизәр. Аннары халыкка баш иде: – Гафу итегез, иптәшләр. Без атлар артыннан авылдан китәбез... Бөтенләйгә китәбез. Әйткән сүз – аткан ук, егетләр! – дип кычкырды ул.
– Әйткән сүз – аткан ук! – дип кабатлады егетләр.
Халыкны аралап атларга каршы киткән егетләрнең ниятен һичкем аңышмый калды. Алар ниндидер сүз куешкан, монысы ачык. Ләкин нинди сүз икәнен белмәгәч, ни кылсыннар соң?
Ә егетләр, ягымлы эндәшә-эндәшә, атларны муен асларыннан кашый-кашый, сыртларына йомшак кына суккалый-суккалый, тузгыган ялларын тарый-тарый тынычландырдылар да, кошлар шикелле җиңел генә талпынышып, аларга менеп атландылар. Солтан, ник икәнен белештермәстән, төз, матур итеп атларга атланган җайдакларны санап чыкты. Алар унбиш иде. Кайберләре ат ялларына ак кулъяулыклар бәйләп өлгерде. Сөйгән кызларының бүләкләредер инде.
Алар арасында Шәмгун карт та титаклап йөренде. Ул үзенең бурлы алашасын эзләп тапты да, муеныннан каккалап, шикәр шакмагы каптырды.
– Хуш инде, җанкай, хуш, – диде ул, аның танавыннан сөя-сөя.
Илгизәр:
– Юл бирегез! – дип боерды. Ул да атта иде.
Арбаларга җан кердемени: көпчәкләр дәррәү кузгалды, күчәрләр шыгырдады, тәҗе чылбырлары зыңлады. Җайдакларның кайсысы алга чыкты, икенчеләре атларның әле йөгән кимәгәннәре һәм җайдак атландырмаганнары артына төште. Арата каршысын уратып алган арбалар арасыннан атлар елгадай агып чыга башлады.
– Фарватерны тәки ачтылар, – диде Порфирий.
Илгизәр Солтан янына юыртып килде.
– Баянны бир әле, энекәш, – диде ул.
Солтан аңа башта пинжәген, аннары баянын бирде.
– Сау бул, энекәш. Онытма, яме? – диде Илгизәр һәм, пинжәген кигәч, баянының каптырмаларын ычкындырганнан соң, ике яктагы каешларын иңбашына салды да, күрекне елатырдай сузып торып җибәргәч, җыр башлады:
Олы юлга чыккан чакта,
Күтәрелде тузаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!..
Хат ташучы Пәрхи:
– Хат языгыз штубуты! – дип кычкырып калды.
Аларның ни уйлаганын җыелган халык шунда гына төшенде. Кайсыдыр:
– Сугышка китәләрмени! – диде.
Шулай җырлый-җырлый, атка атланган егетләр караңгылыкка кереп киттеләр дә Ногыртлы юлына төштеләр, Һидиятулла иң алдан, Кадрәк иң ахырдан бардылар. Атлар
башта юырттылар, аннары буталышып, кушаяклап чабуга күчтеләр.
Аларны ат абзары янындагы халык сүзсез калып, ә хәвеф көткәндәй йокламаган авыл өйләре тәрәзәләрен балкытып озатты. Күктәге эре йолдызлар әүвәлгечә тере җемелдәшә иде инде. Солтан Чулпан йолдызының офыкка тияр-тимәс түбәнәйгәнен, кызаруын искәрде.
Колхоз рәисе кешеләрдән яшермичә, уңайсызланмыйча елый иде.
– Гомерем буена винават... Гомерем буена винават, – дип кабатлады ул.
Шул китүдән авыл егетләре кайтмады. Атсыз ителгән авыл әлеге җайдак егетләрсез дә калды. Бераз вакыттан соң аларның ата-аналарына, сөйгән яки күңелләре төшеп өлгергән кызларына сәлам хатлары килә башлады. Алар бөтенесе дә Себердәге Усть-Илим дигән җирдә су электр станциясе төзелешендә эшли булып чыкты. Кайберләренә җавап төсендә кызлар үзләре дә шул тарафка чыгып киттеләр.
Солтан ул төнне, арыса да, Чаныш бабасы белән сөйләшеп ятты. Булдыра алганынча, күргәннәрен сөйләде.
– Син нигә килмәдең соң? – дип сорады ул бабасыннан. – Атлар белән саубуллашыр иең.
– Дөньяда картлар күрергә теләмәгән нәрсәләр дә була, улым, – диде аңа Чаныш бабасы. – Син күргән дә бик җитеп торыр. Тик күргәннәреңне онытма, яме?
– Ә атларны алып киттеләр ич инде, бабай.
– Киттеләр, – диде Чаныш бабасы, авыр сулап. – Тик алар гел булмаса да бер кайтырлар әле.
– Кая? Авылгамы?
– Анысы юк инде. Ә менә хәтереңә әйләнеп кайтырлар. Шул чагында син аларны кире куа күрмә, яме?
Солтан ул вакытта:
– Ярар, бабай, – дисә дә, соңыннан барысын да оныткан иде...
Хәзер исә ул: «Искә төшерер өчен шушы кабергә капланып калу кирәк булды микәнни?» – дип уйлады. Күрәсең, кешенең кабергә кергәч кенә исенә төшерер нәрсәләре дә була икән...
Х
Умарталыктагы ташландык подвалга кереп калган зур балык бөтен тәненең кайнар авырту белән тулуын, үзенең ярсыз-нисез, караңгы дәрьяга кереп китүен тойды. Аның каны, салкын пычкы кыл урталай телгән йөрәгеннән саркып, ләм буенча елгага таба сузылды. Зиһененең инде мәңге эремәслек калын боз белән томалана барганын сизгән зур балык үз канының елгага агып төшүен күреп өлгерде.
Инде барысы да беткәнен, үзенең аяк астындагы җир, баш очындагы кояш кебек үк, япа-ялгызы калганын аңлаган Кадрәк сөялле учын балыкның салкын күзеннән аерды. Чаныш тарафына юнәлде. Ни пычкы үкерүен ишетмәде, ни ул тараткан төтен исен сизмәде. Барып җиткәч, Чаныш иснәргә өлгерми калган соңгы миләүшә чәчәген иелеп иснәде. Түбәннән туфрак исе генә күтәрелә иде. Кадрәк, үзенең болай иснәвен кемдер күрүдән шикләнеп, арттагы кешеләргә борылып карады. Беркемнең аңарда эше юк иде. Пычкы үкертеп, ул тынган арада бер-берсенә кыска сүзләр кычкыргалап, зур балыкны турыйлар. Ул атасының гәүдәсен сузып яткырды, кулларын тынсыз күкрәгенә кушырып куярга үрелгәндә атасының сары бармаклары арасындагы яшел үлән сабакларын абайлады. Чаныш учына бер чеметем туфрак кыскан иде. Кадрәк: «Миңа...» – дип уйлады.
Кеше үз каберенә туфрак салалмый.
Кадрәк атасының туфрак кыскан кулын үзенең уң учына куйды, авырттырмый гына аның салкын бармакларын язды. Җылы туфракны, атасына караганда да катырак кысып, тыгызлап йомарлагач, уң як кесәсенә тыкты.
– Үзем салырмын, – диде ул.
Кулыннан туфрак тузанын каккач, Чанышның күзен йомдырды. Аның күз кабаклары салкынча, ә маңгае җылы иде әле. Кадрәк, чигенеп, корыган имәннең шома кәүсәсенә сөялгәч, умарталыкка карады. Арбасын сөйрәгән килеш Тимер төшеп килә иде. Күзен яшь элпәсе каплаган, күрәсең, ат ике, өч, ә керфек кагып алгач, шәүлә булып кына шәйләнде. Гүя Кадрәк көтүләрдә көткән, эшкә җиккән, каплатыр өчен айгырлар янына алып чыккан, колыннары төлкенекедәй купшы койрыкларын тырпайтып имгән чакта ипи кыерчыгы белән сыйлаган, суярга озаткан яисә чалыр өчен үләксә базына куган, ә берчакны көтүләре белән баржага илтеп тапшырган атларның һәммәсе, Тимергә әйләнеп, аның каршысына килә. Кадрәкнең карашы умарталыкка күчте. Алары берсеннән-берсе матур өйләр кебек. Андый йортлар хәзер авылда күп. Күзен сөрткәч һәм бу саран күз яшенең инде тәгаен соңгысы икәненә ышангач, ул агачларга карады. Алар монда күп. Ә авылда сирәк. Умарта оялары шикелле матур өйләрне көчәнмичә салып керергә өйрәнгән авылдашлары агач утыртудан бизде. Иманнары корый башлаган халык белән ил баскан дошман гына агач утыртмый. Ә Кадрәк, һич югында, тагын бер агач утыртырга өлгерер әле. Соңгысын, атасы каберенә.
«Имән утыртырмын инде, – дигән карарга килде ул. – Ә аңынчы бусын – корыганын кисеп аударасы булыр».
– Нишләгән ул?
Кадрәк үз янына килеп баскан тракторчы Ринатка күтәрелеп карамады.
– Вафат булган, – диде.
– Нигә?!
– Чәчәкләрне иелеп иснәгәнгә күрә.
Ринат бу сүзләргә төшенмәгәнен белгертмәде.
– Хәзер нишләтәбез инде аны? – дип сорады.
Кадрәк:
– Җирләрбез, – дип җавап бирде.
– Хәзер зират кысан инде – авыл зурайды. Күмүе җайсыз.
– Кысан зират – иң җайлысы инде ул. Иңгә-иң ятасың.
– Үзем дә күмешермен, Кадрәк бабай.
– Үлгәннәр мәет күмешми, олан.
– Чаныш бабайны әйтәсеңме? – дип сорады егет, аптырап.
Кадрәк, ниһаять, аның күзенә туры карап:
– Сине әйтәм, сине, – диде.
– Ник алай әйтәсең инде, Кадрәк бабай? – диде тракторчы егет үпкәләгән тавыш белән. – Тереләй күмәсең тагын!
– Башкача ни диим сун, олан? Моны мин түгел, Чаныш бабаң әйтте. Җаныгыз үлгән, диде.
Ат алар янына килеп туктады да башын иде. «Әйтерсең лә Чаныш карт иснәргә өлгерми калган чәчәкне иснәде», – дип уйлады Кадрәк.
«Сиңа да вакыт җиткән, ахрысы, малкай», – дип уйлады Кадрәк һәм бая ул чәчәккә үзенең дә шулай иелгәнен исенә төшерде. Тик бу мөһим түгел иде инде.
Ул тракторчы егеткә:
– Атны бор, Ринат, – диде.
Егет, Чанышны әйләнеп үтеп, үрәчә белән кабык арасына кыстырылган дилбегәне тартып алды, ат белән арбаны кайтыр якка борды.
Кадрәк Чанышны чишендерергә булды. Соңыннан, тәне каткач, авырга киләчәк иде. Резин итекләрен салдырды, ак бумази чолгауларын итек балтырларына төреп тыкты. Прәшкәсен ычкындыргач, каешны чалбар элмәкләреннән башта берәмтекләп, ахырданрак, бил астына җиткәч суырып алды, аны җиргә сузып салды. Балак очларыннан ныгытып тоткач, чалбарын тарткалап салдырганда, тез турысындагы ерык аерылды, ә Чаныш, моңа ризасызлыгын белдергән шикелле, ыңгырашкандай тавыш бирде. Пинжәген тракторчы егет салдырышты. Чаныш эчке ак ыштан белән яшел күлмәкчән һәм яланаяк калды. Ул хәзер Чаныш түгел, ә Чанышның мәете иде инде.
– Күтәреп салырга безнең көч кенә җитмәс, – диде егет һәм балык янында кайнашканнарга карап сызгырды. Аны ишетмәделәр. Фәкать Пәпәй генә күреп алды. Ул, кабаланып, янындагыларга ишарәләде, директор игътибар иткәч, Кадрәкләр тарафына төртеп күрсәтте. Тракторчы егет чакырып кул изәгәннән соң, балык заводы директоры ризасыз гына аларга таба кузгалды, бер-ике мәртәбә башын артка каерып, Пәпәйне чакырды, тегесе дә аңа иярде.
Ә шофёр зур балыкның койрык очын кистерә иде инде. Кисеп чыгарганнан соң, пычкы моторын сүндерде, тураеп, корсагын бүлтәйтеп, билен язды, җәйпәк кепкасы белән маңгаен сөртте. Шунда гына янында кеше юклыгын шәйләде, як-ягына башын боргалады, аннары аларга карады да, балык кисәгенә утырып, папирос кабызды, нидер мыгырдады.
Умарталык тып-тын. Кадрәкнең әллә колагы гөжли идеме, әллә шулай бал кортлары гүлиме икән дип уйлады ул. Ачыклыйсы килмәде.
– Ни булды? – дип сорады директор, килеп җитәр-җитмәс.
Кадрәк тә, тракторчы егет дә эндәшмәде. Кадрәк арбадагы сусыл печәнне буйдан-буйга кабартып чыкты, ә Ринат, хезмәт иткәндә күнеккәнчә, Чанышның костюм-чалбарын пөхтәләп төрде, җирдә сузылып яткан каеш белән төйнәде.
Директор:
– Ни булды? – дип кабатлады. Ни булганын мәеткә карап түгел, бәлки, Пәпәйнең, йоннан бәйләнгән керле баш киемен салып, күкрәк турысында учында йомарлавыннан гына
аңлады. Директор эндәшмәде. Ни әйтсә, нишләсә дә соң һәм файдасыз. Ул шуңа төшенеп, алданрак китә алмавына үкенде. Булган эшнең җиле аңа да кагыла, ә бу – артык мәшәкать кенә түгел, начар фал да. Кайдадыр аңа да җавап тотарга туры килер – монысы тәгаен билгеле. Акланыр анысы. Моңа гына башы җитәр, сүзе үтәр. Чаныш картның нияте аның турыдан-туры вазифасына капма-каршы булган икән, үкенерлек ни пошыныч, янарлык ни куркыныч юк. Карт үзенчә сукалады, аның беркатлы балалыгын аңларга да мөмкин, ләкин ул – директор да үз мәнфәгате ягын гына каермады бит. Ни хәл итәсең, шулай килеп чыкты инде. «Все там будем», – дип уйлады ул, үз-үзен тынычландырырга, юатырга теләүдән бигрәк үз-үзен акларга тырышып. Шуңа күрә аның: – Да-а, – диюдән гайре бүтән чарасы юк иде.
Пычкысын кабинасына куйгач, алар янына шофёр да килеп басты. Директор аңа иңбашын җыерып, кулын җәеп күрсәтте, янәмәсе нәрсә инде бу? Шушы да булдымы эш? Безнең ни катнашыбыз бар?
Бу ишарәне шәйләгән һәм аңлаган Кадрәк: «Шулай инде: кемгә сарык, кемгә тун», – дип уйлады.
– Балык дип инде ул хәтле... – диде шофёр. – Барыбер үләсе иде инде ул.
Пәпәй әле балыкка, әле мәеткә төртеп күрсәтте, үз йөрәге турысына кулын куйды да, башын чайкап, директорга һәм шофёрга ярсу төстә йодрыгын изәде. Кадрәк аңа каршы йөзен җыерып, сул кулын селтәде: сезнең кайгымыни монда?! Ул боларны мәет тирәсенә якын да җибәрмәс иде дә бит... аның ихтыярындамыни? Нишләтәсең, дөньясы шундый инде – яхшы кешеләрдән генә тормый.
Тракторчы егет:
– Салыйкмы инде? – дип сорады.
Кадрәк баш какты. Ул дилбегә тотып торды, калганнар сүзсез, әмма үзләренең кирәге чыгуларына, әле менә болай да итә алуларына канәгать төстә мәетне җирдән күтәрделәр, көч килмәсә дә, көчәнгән булып, сулышларын тыеп һәм уфылдап, арбага салдылар. Директор Чанышның киемнәр төенчеген аягы очына куйды. Ә Пәпәй, кай төш урынлырак булыр һәм, кая куйсаң да, арбаны ямьсезләве өчен үзен гаепле санаган төсле, итекләргә урын эзләде; ахырда, алай-болай югала-нитә калса, миннән күрмәсеннәр дигән шикелле, алга, печән астына тыкты. Тракторчы егет, берәр нәрсә онытылып калмый микән дип күзләгәч, арткы көпчәкләр арасындагы эшләпәне иелеп алды һәм, мәетнең ирененә кунган ялгыз чебенне үтә тырышып куганнан соң, чебеннәр белән эш бетте дигән сыман, аны мәетнең битенә каплады. Директор атлый-йөгерә барып, зур балыкның бер кисәген күтәреп китермәкче булды, тик көченнән килмәде. Ул аны елга ягыннан тәгәрәтергә дә тырышып карады, тик кузгата алмады.
– Ярый, без киттек, – диде Кадрәк. Ул боларның нишләгәннәрен генә күрмичә, ни уйлаганнарын да белеп торды. Ул сак кына дилбегәне какты һәм йомшак тавыш белән: – На-а, малкай, – диде, бер чөңгергәч: – Пчо, Тимер! – дип өстәде.
Ат, булдымы инде диясе килгән кебек, тәртә башы ирек биргәнчә артка каерылып карады. Кадрәк аның күзендә кискәләнгән зур балыкның маймыч кадәр генә булып чагылган сурәтен күрде һәм, хәтере сүнгәнгә тикле зур балыкны фәкать шундый итеп кенә күз алдына китерәчәген уйлап, тагын:
– Пчо, пчо! – дип чөңгерде.
Ат башын тәртәнең икенче ягына борды. Кадрәк, үзе күрмәсә дә, аның күзендә Чаныш чагылганына икеләнмәде. Менә ат алгы уң аягын күтәрде, бөтен буена сузылды һәм, камыт баулары, аркалык белән түшлек тартылса да, тәртәләр киерелсә дә, арба урыныннан кузгалмады. Кадрәк ниндидер тоем белән аның тере Чанышны ни гомер җиңел генә, көчәнүсез тартып йөртүенә карамастан, үле Чаныштан куркуын аңлады. Шуның өстәвенә арбада Чанышның җансыз гәүдәсе генә түгел, ә бәлки аның сүнгән зиһенендәге зур балыкны мәңге яшәтәсе килгән матур хыялы да ята иде. Елыйсылары килеп, әмма тамагына укмашкан еламаска кирәк дигән каты төергә буылып, Кадрәк тагын:
– Пчо! – дип чөңгерде.
Ат зур балыкны тарткандагыга караганда да ныграк көчәнде. Биегәндәй, дүрт аягында да таптанды. Эре тояклары астында җир дөпелдәде, һавада дагалары ялтырады. Ялы кабарып тузгыды. Койрыгы таралып күтәрелде. Кадрәк ике куллап үрәчәгә ябышты. Аннан күрмәкче, арбаны арттан Пәпәй, тракторчы егет этеште. Учларына төкереп алгач, Кадрәккә каршы тәртәгә шофёр тотынды. Директор да йөгереп килде; ул, алга чыгып, атны авызлыгыннан сөйрәде. Кадрәк янгарак тайпылды, өне китәрдәй булып, тимер күчәрләрнең көянтәдәй алга бөгелгәнен күрде. Киерелгән тәҗе башлары күчәр чөйләрен суырып чыгарды. Тәҗе чылбырлары, көтүче чыбыркысы сыман бөтерелеп, алга очты, чыңлап җиргә коелды. Көпчәкләрнең тимер кыршаулары купты, тырнаклары чалшая башлады. Ничәседер сынды. Алгы көпчәкләр тугымы башларына тиклем туфракка батты. Тик Чаныш һәм аның сүнгән зиһенендәге зур балыкны мәңге яшәтәсе килгән матур хыялы салынган арба урыныннан кузгалмады.
Шофёр тәртәгә чытырдап ябышкан кулларында күтәрелде дә, арба аша сикереп, Кадрәк ягына килеп төште һәм дилбегәне тартып алды.
– На-а-а! – дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән. Гүя тамагына кадалган сөякне төкереп чыгарырга теләде. – На-а-а-а! – дип кабатлады ул һәм, теш арасыннан сыгып атасы-анасы белән сүгенгәч, берничә мәртәбә башында айкалган дилбегә очын атның сыртына китереп сылады. Тимернең сырт тиресе ярылып китте. Ул урында, реактив самолёт артыннан аяз күктә сузылган эз шикелле, майлы җәрәхәт агарып калды. Ат югарыга сикерде. Камыт баулары белән өзәңге шартлап өзелде. Ат киң күкрәге белән җиргә капланды. Дирбиядә буталып, тозакка эләккән карчыга сыман тыпырчынганнан соң, ул аякларын аерып киерелде, башын күтәрергә теләде, ләкин булдыра алмады.
Димәк, Чаныш шундый итеп яшәгән ки, дип уйлады Кадрәк атасы хакында, аның иманын урыныннан аныңча яшәмәгәннәр бер карыш та кузгата алмый.
Нишлисен белмәстән, аңлата алмастан, Кадрәк, аягын киң аерып, тәртә арасына басты. Чак кына артка бирелде дә, тирән сулыш алып, арбаны алга сөйрәде. Аңа көч биргәндәй, Чанышның гәүдәсе селкенеп куйды, һәм арба тауга каршы җиңел генә кузгалып китте. Арба узганда ат ахыргы тапкыр башын күтәрде.
– Рәхмәт, әти, – дип пышылдады Кадрәк.
Димәк, Кадрәк үзе дә шундый итеп яшәгән ки, аңа вафат булгач та иманы какшамас калган Чаныш та иярде.
Тау сыртына менеп җиткәч, Кадрәк туктады. Тәртәләрне җиргә куеп, кызган маңгаена учын тидерде. Тирләгән кебек иде. Юк икән. Маңгае коры, бер тамчы да тирләмәгән икән. Ул тагын:
– Рәхмәт, әти, – дип кабатлады.
Шуннан соң ул каршысындагы ерак офыкка, күз алдындагы якты суга әйләнеп карады һәм бер мизгелдә телдән язды, өнсез калды.
Үзенең болганчык, сасы исле майлар сеңеп беткән, әллә нинди тозлар эремәсе агулаган, шакшы чүп-чар белән тулган суына астан саф сулышлы, салкын чиста су ташкыны актарылып, ургым кушыла башлагач, Кояш астындагы елга Җир астындагы елгага эндәште: «Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, сиңа яхшы булгандыр инде, – диде. – Анда, миннән астагы Караңгылык патшалыгында, синең күзең юк иде – бернәрсә дә күрми яшәдең инде; анда, миннән астагы Караңгылык патшалыгында синең колагың юк иде – һични ишетми актың да актың инде. Ә миңа монда, Яктылык патшалыгында, барысы да күренә, һәммәсе дә ишетелә инде. Хәзер миңа кушылгач күр инде: кешеләр минем соңгы горурлыгым, соңгы куанычым, соңгы сердәшем булган Зур балыгымны да тереләй турадылар инде. Хәзер, миңа кушылгач, ишет инде: кешеләр мәңгелек зиратта мәңгелек йокыга талган мәетләрне синең атаң – Караңгылык патшалыгыннан чыгарып мәсхәрәли башладылар инде. Ул мәет кемдер – миңа билгесез, анысын синең атаң – Караңгылык патшасы белә торгандыр инде. Ә мин белгән Зур балык минем анам – Яктылык патшасы астында башка йөзми инде. Аның минем йөгерек суымны сафландырып җилфердәгән кызыл саңаклары кипте инде. Минем агымымны дулкынлаткан көчле канатлары яргаланды инде. Тәнемне дулкынлаткан зәңгәр койрыгы шәлперәйде инде. Аның тыгыз тәне бөгелә-сыгыла минем текә борылышларымдагы ярлар буенча үтмәс инде. Яшькелт чоңгылларым төбендә төнге йокыларга сузылып яткан чакта, мин аңа тын бишек җырларымны көйләмәм инде. Ул минем чоңгылларым өстенә җәелгән утлы-яшелле, сасы нефть элпәләрен таратмас инде. Аны үземнең кочагымда назлаган чакларда мин сары комлы ярларымнан ташып чыгар дәрәҗәдә тулуларымны юксынырмын инде. Минем юксынуым аның Олы борылыш ярларына ышкыла-ышкыла үзенә тиң иптәш эзләп ярсуланган чагында сагынуы ише генә булмас инде. Нишләтим соң, нинди чаралар табыйм соң инде, и Караңгылык патшалыгының Дәртле елгасы! Аның кичә, ыңгыраша-ыңгыраша, ак корсагын ташларга ышкый-ышкый, төптә яткан агач төпләренә тырнала-тырнала, йолдызлар шикелле сары уылдыкларын чәчкән вакытта, үзенә тиң ата балыкның ак сөтен ничек юксынуын судагы балыклар куркышып күзәтте инде, караңгы ояларыннан керәшәләр моңаеп карады инде, тугайдагы атлар колакларын шәңкәйтеп тыңлады инде. Ә Зур балыкның өлешенә тияр көмеше якын – минем Олы борылышымны чикләгән биек таш буаның аскы ягында гына иде инде. Нишләсен соң ул: сагынуына һәм ярсуына түзә алмыйча, үтеп булмастай таш дивар төбендә бәргәләнде инде. Зур балыкның карыныннан ташкындай ургып чыккан үги уылдыкларны минем суым комнар, вак ташлар белән бергә бутый-бутый таш буадагы шарламамнан түбән койды инде. Зур балыкның тиңе, әлеге уылдыкларны тойгач, күргәч, ак томандай куе сөтен сипте инде. Тик аннан ни мәгънә, адашкан тарау уылдыкларның һәммәсен таш буа астындагы вак-төяк гуҗ балыклар йотты инде. Зур балыкның тиңе үзе сипкән сөттә сукырайды, чарасыз калгач, таш буага башын орды, үлде, ак корсагын шәфәкъ нурларында алсулатып, Зур елгага агып китте, бер утрауның сай суында калып, бу таңда су күселәренә, ала каргаларга ризык булды инде. Хәзер мин чоңгылларымны сукырайткан пычрак майлардан, суларымны тәмсезләгән тозлы гөрләвекләрдән, агымымны хәлсезләгән таш буалардан, ярларымдагы зират каберләрен актарып, мәңгегә йокыга талган мәетләрне мәсхәрәләгән, соңгы горурлыгым, соңгы куанычым, соңгы сердәшем булган Зур балыгымны тереләй тураган кешеләрдән – мине Зур елгаларны, иркен дәрьяларны пычратучы елга иткән һәммә нәрсәдән курыктым, җирәндем, туйдым, биздем, гарык булдым инде. Хәзер мин синнән оялам инде. Чөнки үзләренең сукыр һәм рәхимсез көчләре белән горурланган, үз мөмкинлекләренә мөкиббән булган, тыйнаклык, басынкылыкны танымыйча, бар нәрсәне үзләренә буйсындыру ниятенә бирелгән, шуның аркасында тереклек итүнең гавам тигезсезлегеннән һәм тәртибеннән, шулай ук яшәүнең бөек чуарлыгыннан мәхрүм булу куркынычы астында калган кешеләр сине гаҗәеп мәңгелектән, чиста матурлыктан куып чыгардылар да Кояш астындагы тормышның дөньяга килү, газап чигү һәм үлү белән тулып торган күренеше каршысында калдырдылар инде. Бетмәс-төкәнмәс сагыш, борчылулар ыгы-зыгысы кичерә-кичерә, мин синең назыңны, ялкыныңны, омтылышыңны тоя идем инде. Менә син пәйда булдың инде. Шуннан ни була инде? Синең караңгы тоткынлыгың шакшылык һәм дуамал көчләрдән кадерлерәк тоелмыймыни инде? Син шат яктылык белән ваемсыз куанычка атлыккан идең дә, тик минем чал дулкыннарымның моңсу иңрәвен, ярларымның боеклыгын, агачларның газабын, кошларның хәсрәтен, зиратларның сүзсез картаюын очраттың инде. Минем күктәге Олы яктырткыч, зәңгәр күкләр, төнге йолдызлар, яшел үзәннәр һәм күләгәле үрләр, җылы яңгырлар һәм ак карлар, исәннәрнең көлүе, үлгәннәрнең тынлыгы белән саубуллашуым өчен гафу ит инде. Мине үземнең үлем газапларымны һәм синең алда соңгы тәүбәмне дә кичер инде. Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, ишетсәң эндәш, күрсәң кара: миңа биредә кысан, ә сине мәңгелек карыныннан, тынычлыктан куып чыгарып, синең чисталыгыңны миндәге шакшылык белән кушкач, миңа биредә – аккан җиремдә һәм агарга ярамаган урынымда тагын да кысанрак инде. Мине караңгы билгесезлеккә, очсыз-кырыйсыз әйләнешеңә ал инде. Хәзердән минем язмышыма саңгырау һәм ишетмәс булу, сукыр һәм күренмәс булу язган инде».
Су артканнан-артты. Ә сусаклагыч төбендәге җир катламы өстәмә авырлыкны чыдата алмыйча иңде һәм ныклыгын югалтты. Тектоник хәл бозылды. Җир һәм таш катламнары хәрәкәткә килде. Төнлә катламнар арасындагы ярыктан ургып чыккан егәрле чишмә янында кинетик көч соңгы чиккә җитте һәм төрле якка юнәлеп чатнаган ярыклар буенча тарала башлады. Бу турыда суы агып бетеп, юкка чыккан җир асты елгасының түбәсе ишелеп төште һәм аның мәгарәсенә югарыдан су ташкыны томырылды. Сусаклагычның агымы туктап калды, аннары су бер урында әйләнергә кереште.
Елганың Зур борылышка кадәрге өлеше алга таба агуын дәвам итте, ә шуннан соңгы өлеше артка таба чигенә башлады. Елга хәзер ике якка ага иде инде! Ике агым кара-каршы кушылган, бәрелешкән урында әйләнмәле зур бүрәнкә хасил булды. Җир астыннан бәреп чыккан тыгыз газ ташкыны суны шау китереп кайната иде.
Атасы Чанышның җансыз гәүдәсе салынган арбаны тау маңгаена тартып менгергәннән соң, каршысындагы ерак офыкка, күз алдындагы якты суга әйләнеп караган Кадрәк, менә шушы хәлне күргәч, бер мизгелгә телдән язды, өнсез калды.
Ул да булмады, гөрселдәгән тонык шартлау тавышы яңгырады. Корыган имәннең туфрактан калкып чыккан тамырларыннан башлап, күккә орынган ябалдашына чаклы яшен ялтырадымыни: агачның кабыксыз кәүсәсе буеннан-буена кыл урталай чатнап ярылып китте. Агачның төп башыннан ике елан сузылышып чыккан һәм капма-каршы якларга шуышып киткән сыман булды – җир дә ярылды. Җансыз атның башыннан югарырак урап, бер очы имәннең сул ягындагы ак ташлы ярны кисте, икенче очы, умарталык подвалының уртасы аша узып, куаклар арасында югалды. Подвалдагы болганчык су күз ачып йомган арада юкка чыкты. Ләм баскан яр, корыган имәннең яртысын, җирән тракторны, зәңгәр автомашинаны ияртеп, аска шуа башлады. Туралган зур балыкның түгәрәк бүлемтекләре бер-берсен уздыра-уздыра түбән тәгәрәштеләр һәм суны чәчрәтеп елгага чумдылар. Аннан соң трактор белән автомобиль, иң ахырдан ат төпкә китте. Имән агачы да иярде, уртасына кадәр суга күмелгәч туктады.
Кадрәк янына Пәпәй, директор, Ринат, алар артыннан шофёр йөгереп менде. Директорның уң яңагы калтырый, шофёрның аягы тотмый иде. Ә Пәпәй... ә чуваш Пәпәйнең теле ачылды! Ул, чукына-чукына, «Ләхәүлә вә лә куәтә» дип, мөселман догасы укына башлады. Тракторчы Ринат, кулын кушырып баскан килеш, имәннең умарталыкта тырпаеп калган өлеше төбендә дөньяның күз алдында үзгәрүен күзәтте.
Шуып төшкән яр урыны яңа гына туналган сыер түшкәсе сыман кызарып тора иде.
Атның Чаныш салынган арбаны урыныннан кузгата алмау сере Кадрәкнең аңында күк капусыдай ачылып китте кебек. Малларга гына хас сизгерлек һәм зирәклек белән Тимер аяк астындагы җирнең кайдадыр аста ярдан аерыла башлаганын, ә алдында әлегә һичкемгә күренмәгән, фәкать үлән тамырларын гына өзәргә керешкән ярык пәйда булуын тойган, ул ярыкны атлап чыгарга курыккан, күрәсең. Арбаны ул менә ни өчен кузгата алмаган икән. Күпер астында бүре торса, ат аңа аяк басмый бит. Хикмәт шунда иде.
Пәпәй, чукынуыннан туктамыйча һәм кычкырып укынуыннан үзе үк куркып, авылга таба йөгерде.
– Пычкы кызганыч, өр-яңа иде, – диде шофёр, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә.
– Чаныш картның теләге кабул булды. Балык суга китте, – диде балык заводы директоры.
Кадрәк аларны тыңламады. Ул, арбаның түбән тәгәрәвеннән шикләнеп, арт көпчәкләр астына таш кыстырмакчы иде дә, кире уйлады: атасы Чанышның исән чагында үзе басып торган урыныннан бер карыш та чигенмичә, фәкать алга гына атлап китүче кеше булганын исенә төшерде. Өстәвенә аларның һәммәсе суның сизелерлек артуын, ә елга уртасында торган саен көчлерәк әйләнә барган агымны һәм әкренләп барлыкка килгән чоңгылны күреп алдылар. Су агымы тукталды. Тукталып кына калмыйча, кирегә таба ага башлады. Кадрәк елганың үлеп баруын һәм бу үлемнең атасы Чаныш үлеменә караганда хәтәррәк икәнең сизде. Сизде генә түгел, бөтен фаҗигасе белән аңлады. Чөнки кешеләрнең якты дөньяга бер килгәне кебек, бер китәргә дә тиешлеге бәхәссез. Ә менә агарга, гел агарга, мәңге агарга, фәкать түбән таба гына агарга һәм аккан җирләренә җитәргә тиеш булган елгалар кипсә кипсеннәр, мәгәр кирегә агарга тиеш түгелләр. Бусы озын гомер кичереп яшәгән кешеләрнең картаеп үләргә тиешлегенә караганда да бәхәссезрәк. Әгәр дә елгаларның кирегә агуы мөмкин эш икән, моны атасы Чанышның сусыл үлән җәюле арбада яткан җиреннән торып утыруы белән генә тиңләп булыр иде. Ниндидер кодрәт белән елгалар кирегә ага башлаган икән инде, димәк, бу дөньяда нидер кешеләрчә түгел. Ә иң дөресе – кешеләр дөнья теләгәнчә түгел һәм моңа, исәннәр белән бергә, үлгәннәр дә гаепледер.
Кадрәк тәртә арасына керде дә мәет яткан арбаны авыл ягына тартып китте. Күктә – ялгыз тилгән, ә җирдә – ул. Барасы юл ерак түгел. Әмма Кадрәк белән Чаныш арасы ераграк. Тиздән якынаерлар инде. Аралары ике кабер уртасындагы бушлык кадәр генә калыр. Бер-берсенә сузылсалар, куллары җитәрлек кенә. Кешеләрне иң якынайткан ара – каберләре. Алар бер-берсеннән узышып яшиләр. Ә шулай да бер-берсен еракта калдыра алмыйлар: үлемне беркем дә әйләнеп узалмый. Үлем һәркемне тигезли. Бер-береңне кабердә генә куып җитәргә мөмкин. Каберләр генә бер урында тора, ә башка һәрнәрсә тыя алмастай тизлек белән билгесезлеккә, чиксезлеккә таба оча.
Дөрес, Чаныш хакында «Ул булдыра алганнан азрак яшәде» дип әйтсәң дә ярый. Эш котылгысыз нәрсәдән озаграк качып йөрүдәмени?! Иң мөһиме, Чаныш исәннәр арасында буталып йөрмәде, ә ахыргача барып җитте; соң үлмәде, ә тиз яшәде. Хикмәт гомернең озынлыгында түгел, ә зиннәтле ташлар кебек кадерле булуында. Чаныш үз гомерен вакыт белән санамады, эшләре белән үлчәде. Шулар белән аның гомере үлгәч тә дәвам итә. Ул, кайберәүләр шикелле, үлмәс борын мәет булмады. Вакыты-вакыты белән аның баш очындагы күк йөзе аяз иде, кайчагында аның кояшын болытлар каплады. Максат гомер озынлыгындамыни? Максат – югарыдагы күкнең, астагы җирнең үзеңнән соң да урыннарында калырлык итеп яшәүдә. Чаныш, яшәргә өйрәнеп җиткәнче, үләргә әзерләнеп беткән иде инде. Андый кешеләр – күк белән җирнең иң нык таянычы. Чаныш моны раслады. Шуннан соң яшисеңме, үләсеңме – әллә ни аермасы юктыр да инде. Чаныш гадел һәм үзен башкалардан түбәнрәк куя иде.
Ул бүген җиңелде. Ләкин намуслы кеше, гаделсезлеккә каршы яман юл белән көрәшүгә караганда, шушылай җиңелүне хәерлерәк саный.
Кадрәкнең болар хакында уйлап кына калмыйча, башкаларга да сөйлисе килә иде. Әмма янында аны тыңлардай җан иясе юк. Хәер, бар, әнә тилгән. Ул да үзенчә гадел: корбанына
поскан урыннан ташланмый, ачыктан-ачык һөҗүм итә. Давыл да шулай: тузгыр алдыннан, җиле белән хәбәр сала. Янгын алдыннан төтен күренә. Чагар алдыннан, елан сызгыра. Бәндә генә астыртын яный: нияте никадәр яманрак булса, йөзендәге елмаю шулкадәр мулрак, сүзе шулкадәр татлырак. Әнә ич, балыкны тартып алыр алдыннан, Чанышны мактадылар, балыкның үзен халык байлыгы дип игълан иттеләр.
Үзеннән алдарак очкан тилгәнгә карап, Кадрәк:
– Шулаймы, тилгән? – дип сорады.
Тилгән туктады, канатларын җыеп, уктай җиргә ташланды. Күтәрелгәндә, Кадрәк аның тырнакларында кыр тычканын абайлады.
«Шулай, – дип уйлады Кадрәк, – корбаныңа ташланганчы, син туктадың. Тычкан, хәленнән килсә, качып өлгерә ала иде».
Ә Чаныш үлемнән качып калырга өлгермәде. Теләмәде дә.
Электр станциясендәге өлкән диспетчер ток көчәнеше һәм зурлыгының кимүен баш инженерга хәбәр итте. Тегесе, тикшергәч һәм ышангач, моны директорга кереп әйтте.
Пәпәй авыл кешеләрен Олы борылышка әйдәп йөгерде. Халык җәяүләп, автомобильләрдә, атларда, мотоциклларда, велосипедларда тагын умарталыкка ашыкты. Бераздан нефтьчеләр, хәрбиләр, район җитәкчеләре, республика башлыклары агыла башлады. Бөтен чаралар белән елганы кирегә – һәрвакыт аккан юлына төшерергә тырыштылар. Су бөтерелмәсе уртасына вертолётлардан авыр тимер-бетон блоклар ташладылар. Ахыр чиктә берничә авиация бомбасы шартлаттылар. Тик берни кыла алмадылар. Елга Олы борылыш уртасына кадәр генә агып килә дә, шаулы шарламага әверелеп, җир астына томырыла иде. Шарлама чоңгылы киңәйгәннән-киңәйде, җир бушлыкка убылганнан-убыла барды, су кимеде. Юеш ләмнән, чокыр-чакырлардагы судан чагылган кояш нурлары ярдан ярга салават күпере булып сузылды.
Тау башындагы йомры ташка тетрәнүдән, ару-талчыгудан бөрешеп утырган Даниил Афтандилович янына, арттан шым гына якынаеп, балык заводы директоры килеп басты.
– Гафу итегез инде, Даниил Афтандилович, балык та шунда китте бит, – диде ул.
Даниил Афтандилович аңа боек караш ташлады да торып басты, теш арасыннан кысып:
– Яхшы балык иде, – диде.
– Әйе, балыгы шәп иде, балыгы!.. – дип көрсенде директор.
– Балык микән? – диде Даниил Афтандилович. – Балык микән? Сиңа шундый уй килмиме, Эдуард Сәйфелмөлекович, без тормышта иң мөһим нәрсәләрдән бизгәнбез. Безнең әлифбабыздагы беренче хәреф үзенең мәгънәсен югалтты. «А» хәрефеннән ваз кичеп, «я», ягъни «мин» дигәнгә табындык. Шуңа күрә яр читендә басып торабыз да.
– Мин начар эш эшләмәдем. Ниятем яхшы иде.
– Ә кемнеке начар? Барлык яман эш яхшы нияттән килеп чыга.
– Алай икән, безнең үз-үзебезне мөмкин кадәр кыйммәтрәк сатуыбызга юл куймагыз соң, Даниил Афтандилович.
– Аянычка каршы, син хаклы, – диде Даниил Афтандилович, карашын еракка, кичке шәфәкъка төбәп. – Әйтә алмыйсыңмы: нигә безгә намуслы кешеләр яманнарга караганда шиклерәк күренә, ә? Без
Чаныш картка ышанмадык, ниятенең изгелегеннән шикләндек. Кайчаннан бирле чит батырлыктан йөз чөерергә күнектек икән?.. Җавабың юкмы? – дип сорады ул, бераз көтеп торгач... – Ә җавап бар, Эдуард Сәйфелмөлекович, бар!.. Без дөньядагы тәртипне үзебезгә кирәгенчә генә аңларга тырышабыз, теләсә кемне – кешеләрдән башлап аллаларга кадәр – үзебезгә җайлап үзгәртергә телибез: тик үзебез генә үзгәрмибез... Дөресен генә әйткәндә, бу хакта мин хәзер Чаныш карт белән сөйләшер идем... Карале, директор, кайда әле ул? – дип, яр буен уратып алган һәм үзләреннән алга беркемне дә чыгармаган кораллы солдатлар артындагы сирәк халык арасыннан Чанышның үз хәтерендә уелып калган кыяфәтен эзләде. – Умарталык өендәдер. Чакырып кил әле. Хәер, чакырма. Үзем барам.
– Үлде ул, Даниил Афтандилович. Аны улы Кадрәк, арбага салып, авылга алып кайтып китте.
Даниил Афтандилович кан качкан иренен ялап, ышанырга теләмичә:
– Үлде? – дип сорады.
– Егылды да үлде. Бик картайган иде ич инде ул.
– Ялгышасың, – диде Даниил Афтандилович карлыккан тавыш белән. – Ул карт түгел иде, ул акыллы иде. Ул, минемчә, картлыктан үлмәгән. Ул акылына, рухына таяныч тапмаудан үлгән.
– Матур әйттегез әле, Даниил Афтандилович!
– Ташласана!.. Хәер, нәкъ үзе. Сүзебез матур. Эшебез ямьсез. Кагылдың исә, кәгазь көле шикелле тарала да китә, – диде Даниил Афтандилович.
XI
Елга, дөресрәге, аның ачык төбе өстендәге һава бөркү иде. Эңгер-меңгер иңә башлады. Мондый һавада Камәриянең кан басымы күтәрелә, башы чатнап авырта башлый. Ләм, су үсемлекләре исе борынны ярып керә. Баш өстендә озынборыннар безелди, черки көтүе бөтерелә. Ыгы-зыгы килеп һәм канатларын кыштырдатып, аларны энә караклары аулый. Зәңгәр ситсы күлмәген киеп, Камәрия җылы һәм коры җирдә утыра, елга төбендәге сулы чокырларның шәфәкь кан төсенә манчыган чагылышларын күзәтә иде. Һәркайда буш моңсулык, билгесезлек, шом хөкем сөрә.
Бер кара кырмысканың яшел чебен үләксәсен җирдәге тишеккә сөйрәп кертергә азаплануын Камәрия җентекләп карап торды. Чебен тишеккә сыймады. Ә кырмыска аны әйләндерә-әйләндерә сөйри, тарта, йолка бирде. Гүя аның көчәнүен чыдата алмыйча, уч төбе кадәрле җир убылып китте. Кырмыска белән чебен, алар артыннан бер чеметем үлән күздән югалды. Тынлыкта ниндидер казыну, чокчыну, кыштырдау авазы ишетелде. Камәрия: «Йомран, ахрысы», – дип уйлады. Аның алдындагы яшь әрем дә калтырап куйды, әкрен генә иңә башлаган туфракка ияреп, җир астына убылды.
Камәрияне борчылу биләп алды. Тишек авызыннан бәреп чыккан чит-ят ис куркытты аны. Бу ис аның борынына, күкрәгенә тулды, тынын кысты, сулышын буды.
Кыз тезенә калыкты, сузылып түбән карады, һәм, ни кычкырырга, ни торып йөгерергә белмичә, шул килеш тораташтай катып калды: астан кеше тавышы ишетелә!
Ул бу сәгатьне көтеп алды, тавышларның кемнеке икәнен аңлады. Шуңа күрә тәнен һәм аңын биләп торган киеренкелек бушанды; күңеле түземсезлек хисе белән тулды, йөзендәге кырыс җыерчыклар таралды, күзенә елмаю чаткысы кунды.
Тагын бер кисәк җирнең убыла башлавын күреп, Камәрия мүкәләп артка чигенергә кузгалган гына иде, аның битенә тия язып, тишектән нидер атылып-чыкты да, нечкә резинга элеп куелган шикелле, өскә-аска тирбәлеп тора башлады. «Кош!» – дип уйлады ул, аның нинди кош икәнлеген ачыкларга тырышып. Ә таныгач, шатланып:
– Сандугач! – дип пышылдады.
«Менә син кайда икәнсең, бәгырькәем! – дип уйлады кыз. – Алар белән бергә томаланып калгансың... Ә сине парың нинди моңаеп көтте!»
Кош тыпырчынды, сызгырынды, тишеккә таба талпынды, тагын югары омтылды. Шул мәлдә аның янәшәсендә тагын бер кош пәйда булды. Анысы да тынычсызланып ыгы-зыгылана, сызгыра, югарыга атыла да түбән томырыла башлады.
Ниндидер курку тойгысы аларны читкә куды, ләкин алар шундук түбәнәйделәр, шул мәлдә бер чите зур булып эчкә убылган чокырның авызына ук кереп киттеләр. Камәрия дә шунда үрелде һәм җир астыннан күтәрелгән кош оясын күрде. Ояда сыек көрән-яшькелт төстәге биш йомырка ята, ә кошлар, аларны хәвефтән сакларга теләгәндәй, ояга куна язып җилпенделәр.
Ояның кеше учында күтәрелүен күргәч, Камәрия тын гына көлеп куйды. Ә шулай да күз алдындагы күренеш җанны өшетерлек куркыныч та иде. Аның «Әни!» – дип кычкырасы килде, ләкин ул авызын учы белән капларга өлгерде. Ул йөрәгенең ярсып тибүен, кагуын гына тойды. Әнә теге чакта, шушы зиратта күккә ашкан шартлау вакытындагыга охшап, аның күз алдында канлы бармаклар, пычрак беләк, аңа текәлгән кара күзләр, кара сөремгә, туфракка баткан чырай, сүзсез кыймылдаган ирен, ап-ак тешләр хәрәкәтләнде – боларның һәркайсы куркыныч төшне хәтерләтә иде.
«Dеlirium»*, – дип уйлады Камәрия. Ул бу сүзнең әллә кайчан – техникумда укыган чаклардан бирле онытылганнан соң исенә төшүенә гаҗәпсенде.
Шулчакта саңгырау дөнья аңа үз исеме белән эндәште:
– Камәрия!..
Теткәләнгән дөньяның меңнәрчә кисәге бер-берсенә ялгана башлады. Тишектән, кулына кош оясы тотып, ул күмелеп калуларыннан бирле көткән кешесе аның каршысына чыгып басты.
– Солтан! – диде, пышылдап һәм күз яшьләрен керфекләре белән кагып.
– Камәрия...
Үләннәргә ябыша-ябыша, туфракны тырный-тырный, чокырдан тагын берәү үрмәләп чыкты да ухылдап җиргә сузылып ятты, әйтерсең лә азатлык белән яңадан туу минутыннан ләззәтләнә иде.
– Нишлисең син монда, Камәрия? – дип сорады Солтан.
Кыз, үзенең биредә ник утыруын аңлаткан шикелле, күкрәгенә кочкан бер бөтен ипине ачып күрсәтте.
– Бернишләмим. Сине көтәм, Солтан, – диде ул. – Сезне...
– Күптәннәнме? – дип сорады Солтан, Камәриянең үзләрен кабергә күмелеп калган мәлдән күзәтүен күз алдына китерергә тырышып. Аңа оят иде. – Күптәннән көтәсеңме? – дип кабатлады ул.
– Мең ел бардыр инде, – диде Камәрия һәм, күз карашы белән чокырга ишарәләп: – Нишләдегез анда? – дип сорады.
Җавап эзләп, Солтан иңбашын җыерып куйды, кулын селеккәләде һәм, кош оясына ымлап:
– Менә... сандугач оясын алып чыктык, – диде.
Степан, яткан җиреннән авыр кузгалып, аягына калыкты да, Солтаннан кош оясын алып, зелпе куагы төбенә куйды.
Камәрия, кызыл чәчәк төшерелгән бидонга ишарәләп:
– Мин сезгә сөт апкилдем. Эчегез, – диде.
Солтан ташка куелган савыт алдына тезләнде һәм йотлыгып сөт эчә башлады. Сөт аның төк баскан иягеннән ачык күкрәгенә, үләннәргә, җиргә акты. Тыны бетеп эчүдән туктагач, бидонны каршысына тезләнгән Степанга сузды. Тегесе дә туймастай комсызланып эчәргә кереште.
– Ипиең дә безгәме? – дип сорады Солтан.
– Сезгә. Мәгез, мә.
Камәрия ике кисәк ипи сындырып, аларга тоттырды.
– Безнең монда икәнне кайдан белдең? – дип сорады Солтан.
– Карап тордым.
– Бөтенесенме?
– Бөтенесен.
– Тегене дә күрдеңме?
Нәрсә турында соравын аңлап, Камәрия баш какты.
– Сез агызып җибәргәч, аны мин сөйрәп китердем бит, – диде ул.
– Ә ник без сине күрмәдек соң? Без эзләдек сине, – диде Степан. – Кайда идең?
– Кыңгырау ватыгы эченә постым.
– Томаланып калганыбызны белгәнсең, ә коткарырга кеше чакырмагансың, – диде Степан, үпкәләп.
Камәрия җавап кайтармады.
– Шул кирәк безгә, – диде Солтан. – Кабер кортлары кемгә хаҗәт?
Степан җиргә тезләнгән җиреннән авыл ягына каерылып карады.
– Исән чакта мин кирәк идем!.. Бакчаларын сөрергә, өйләрен бурашырга, каберләрен казышырга... Онытканнар... Тереләй күмгәннәр... – дип кычкырды ул.
– Хәзер безне тереләй күмсәләр дә таман, Степан. Бу чүп кенә. Ә менә үлгәч казып чыгарсалар нишләрсең? – диде Солтан һәм үз соравыннан үзе куркып китте.
Алар үз-үзләрен казып чыгардылар. Ә алар бу кабердә күмелеп калганчы кем иделәр дә менә хәзер – чыккач кем?
– Сезгә юынырга кирәк инде, егетләр, – диде Камәрия.
Алар моңа кадәр һаман үзләре өчен яшәү хәбәрчесе булган Камәриягә каршы гына басып торалар, артка – балык тотканнан соң көймәдә килеп туктаган ярга әйләнеп карарга базмаганнар иде әле. Хәзер елга тарафына борылдылар һәм дымык пәрдәгә төренгән җирнең тын гына, әмма яшәү билгесе белгертмичә ятуын күрделәр. Аның үле кочагында тирән һәм пычрак җәрәхәт ярылып ята иде. Шунда гына тонык гүләүгә илтифат иттеләр. Гүя җир ыңгыраша һәм сызлана иде. Аеруча тирән ярыннан чак кына күренеп торган инешнең элеккеге елга агышы юнәлешенә капма-каршы якка агып ятуы сәерсендерде, тетрәндерде, хәтта куркытты да.
– Боже, ни бу?! – дип сорады Степан.
– Елга җир астына китте, – диде Камәрия, тыныч булырга тырышып. – Чөнки умарталык подвалына галәмәт зур бер балык кереп калган. Ә кешеләр аны тураклап ташлады. Чаныш бабай белән Кадрәк бабай аны суга җибәрергә теләгән иде. Аларны беркем тыңламады. Шуның өчен Чаныш бабай... – дип, Камәрия бүленеп калды, калганын әйтеп бетермәде, – Кадрәк бабай авылга кайтып китте. – Ул зәңгәр яулыгын салып, егетләргә сузды: – Сөртенегез...
Тау битләрен, үрләр һәм үзәннәрне кыр, авыл исе белән назлап кына көнбатыштан җил исә иде. Зират урнашкан үргә кичке шәфәкъ нурлары сузылып яткан, ә түбәндәрәк шәмәхә күләгәләр җиргә хуҗа булган иде инде.
Менә тау кашы артына кояш та батты. Аның соңгы нурлары күк гөмбәзендәге сирәк болытларга күчте. Елга үзәненә эңгер-меңгер төште. Ләм баскан түмгәкләр, чокырлардагы сулар кургашындай ялтырый иде әле. Елга төбенә акчарлаклар көтүе төшеп кунган, алар әледән-әле кычкырып куйгалады.
– Рәхмәт, – диде Солтан, Камәриягә яулыгын сузып. Аның канәфер исләре аңкып торган бу яулыкны керле-тузанлы пычрак битен сөртеп буйыйсы килмәде. – Инештә юынырбыз. Әйдә, Степан.
Степан сүзсез генә ризалашты. Күкрәгендәге тәреләрне зыңлатып, күлмәген салды да җирдәге штормовкасына куйды.
– Син кайта тор, – диде Солтан кызга, – без сине куып җитәрбез. Олы юлга чык, яме?
Яр читеннән аска сикереп төштеләр. Степан лом белән бауны югарыга ыргытты.
– Әле көймәне дә карыйсы бар, – диде ул.
– Инеш саеккан ич инде. Нинди көймә? Атка салып кайтарырбыз әле.
Алар инешкә карап киттеләр. Авыр итекләрен сөйрәп, алдан Степан бара. Аңа Солтан ияргән. Арымаган-талчыкмаган да диярсең: адымнары тигез, җиңел. Ул як-якка каранды, борылып, Камәриягә кул изәде, янәсе, бар инде, кайта тор.
Камәрия, егетләрне олы юлда көтәргә булып, яулыгын кысып бәйләде, чәчен кыстырды. Бер сандугачның тыйнак кына сайрый башлавын ишетеп, аяк очларында гына куакка якынайды, ләкин кошның сагаеп тынуын абайлап, кире чигенде. Җирдә тәртипсез яткан киемнәрне агач тамырына элеп куйды. Бармаклары Степан күлмәгендәге тәреләргә орынды. Авызын каплап, бераз уйлап торгач, ул аларны берәм-берәм ычкындырып алды. Әллә киеренкелектән, әллә җаны тынычсызланудан аягы калтырарга кереште. Шуннан соң ул күлмәкләрне тагын җайлап куйды, әмма Солтанның күкрәк кесәсендә шырпы шылтыравын ишетеп, аны да чыгарды. Башта ул тәреләрне кабер тишегеннән генә ыргытмакчы булган иде. Төшереп үк куярга ниятләнеп, тишек читенә утырды һәм, сузылып, эчкә кереп китте.
Авыр һавалы склепка килеп кергәч, кабаланып шырпы кабын ачты. Ләкин шырпылар күп түгел икән, биш-алты гына. Шуларның берсен тырнаклары белән чеметеп алгач, ут кабызды. Караңгылык чигенде. Тонык сары яктылыкта ул стена һәм түшәмнән кала һичнәрсә абайламады әле. Шырпы ялкыны бармакларын пешереп сүнә дигәндә генә идәндә яткан чыраны күреп өлгерде, икенче тапкыр сызган шырпысын шуның очына төртте. Чыра уты дөрләп киткәннән соң, Камәрия чүгәләгән җиреннән генә егетләрнең кайда булганлыгын күрде, алар сулаган һаваны сулады. Күңеленә әллә нинди буш моңсулык иңеп керде. Ул, тәреләр тоткан учын алга сузып, табут янына килеп басты һәм аларны капкачка беркетелгән сигез почмаклы бронза тәрегә куйды. Ул табуттан курыкмый, анда нәрсә бар икәнлеген белә иде инде. Сары баш сөягеннән һәм яртысы чыра итеп теленгән иконадагы сурәттән генә шикләнде. Кием-салым калдыкларыннан, баш сөяге астыннан чыгып торган чәч толымыннан ул сөякләрнең хатын-кызныкы икәнен чамалады. Кайчандыр бервакытны ул үзе дә шундый гына булып калачак... Камәрия исән-сау чагында күрергә тиеш булмаганны һәм инде үлгәнче оныта алмаячак нәрсәне күрде. Ул – хатын-кыз, һәм ана карыныннан якты дөньяга чыкканнан соң шушындый мәңгелек тукталышка кереп туфрак булырга тиеш икәнлекне күрү аның язмышына язылырга тиеш түгел.
Ул кайдандыр «Менә ничек!» дигәнне ишетте сыман. «Менә ничек!» –дип кабатлады кыз үзалдына һәм ислам диненең хатын-кызга ни өчен зиратка аяк басарга тыйганын аңлады. Үзендә зур газаплар белән дөньяга киләчәк, ә тугач, яшәүне үз тәннәренә кабул итеп елап җибәрәчәк җан ияләре өчен карын йөрткән хатын-кыз мәетләр иленә орынырга тиеш түгел.
Камәриянең ирененә саран гына елмаю чаткысы кунды. Ул үзе хакында үзенең кайчандыр бала тапкан хатын шикеллерәк уйлануына илтифат итте. Ләкин ул барыбер кемдер тапкан, имчәк имезгән, аннан соң газапланып үлгән һәм шушы кабергә күмелгән кешеләрне кызганды.
Сагыш белән тулы скелетны карап бетергәч, ул чыгу юлына борылды һәм, әле һаман нидер эзләнүеннән арына алмыйча күзәтә торгач, аяк астына әллә каян гына килеп чыккан ике еланны күреп алды. Еланнар да аңа текәлгәннәр, тагын бер атласа, чагып алырлар шикелле тоелды. Аңа еланнар түгел, бәлки үлем үзе төбәлгәндер сыман. Камәриянең тыны буылды, учы, кошларның давыл вакытында агач ботагына тырнаклары белән ябышуы кебек, калтырар дәрәҗәдә чыраны кысты. Ул чигенде, үкчәсе астына туры килгән кирпеч ватыгы кыйшаеп китте. Камәрия тигезлеген югалтып егылды, башы белән табут почмагына бәрелде һәм аңын җуйды...
Сандугачлар үз ояларын бөтенләйгә ташлады һәм һәркайсы аерым ботакка кунды. Оялары аста суына башлады, ә йомыркалары таң алды йолдызлары шикелле агарып күренә иде әле. Алар бу оя турысында борнап чыгачак балаларына тапшырасы җырларын бүтән сайрый алмыйлар иде инде. Ояга төрле яктан биш елан шуышып килде. Алар уклары белән йомыркаларны капшап чыктылар, авызлары зур булып ачылды һәм йомыркаларны ач карыннарына суыра башладылар. Сандугачлар аларга битараф төстә карап тордылар да, куактан күтәрелеп, ерак урманнар тарафына очып киттеләр.
Элеккеге сусаклагыч турысында учаклар балкышы уйный иде. Солдатлар паёкларын җылыта һәм су төбендәге күлдәвекләрдән коры кул белән тотып алган балыкларны пешерә иде.
Майор белән геология эшләре башлыгы сигез кырлы стаканнан аракы эчеп, карта уйнап яттылар. Керле карталар сусаклагычның кызыл һәм зәңгәр тамгалар белән чуарланган критик схемасы картасы өстенә бик җайлы шапылдады. Иртәгә килеп төшәчәк хөкүмәт комиссиясе, бүген аларның кайсысы дурак калганлыгын тикшермичә, һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклаячак. Аларның уртак фикеренчә, бу икәүнең погоны һәм карьерасына куркыныч янамаска тиеш. Алар кушканны үтәделәр.
Шарламадан ерак түгел кешеләргә соң сулышына чаклы хезмәт иткән Владимир токымлы, Тимер кушаматлы атның пычрак түшкәсе ята иде. Өч дистәләп ала карга аның өстеннән күтәрелделәр дә, авыр һәм тук тәннәренә яңа көч алып, ташландык зираттагы ояларына кайтып кундылар.
Ә бу вакытта Наймушиннарның дүртпочмаклы җыйнак өендә чуар күлмәкләр кигән ак йөзле җиде карчык өч сажин ярым озынлыгындагы кәфенне хәстәрләп куеп, энә җебен идәнгә тидермичә һәм төенләмичә, иртәгә Чанышка кидертеп гүргә иңдерәсе ак бәз күлмәк тегә башлаганнар иде.
Егетләр чистарынып, юынып килделәр. Алар, бер-берсенең кәефен күтәрергә теләгәндәй, юри кычкырып сөйләшсәләр дә, ихлас булмаганнарын, җәнлекләрнең урман кыштырдавына ышанмаганнары кебек, үз сүзләренә үзләре ышанмаганнарын аңлыйлар иде. Киенделәр, каралып торган тишектән читкә китеп, комсызланып сөт белән ипи ашадылар.
Һәр тарафта саңгырау тынлык хөкем сөрә иде. Чәчәкләр йомылган, яшеллек караңгылык белән кушылган. Тирә-юньдә сүнгән тормыш таралып ята: максатсыз, фикерсез, хәрәкәтсез тормыш. Елга суы белән һичнәрсә агып килми, агып китми, агып кайтмый иде инде. Елга үткәннән, бүгенгедән һәм киләчәктән мәхрүм булды: үзен аска – караңгылык һәм тынлык хөкем сөргән урынга тартып алган көч ихтыярына буйсынды. Ул җир карынына шарлама булып ага һәм астан үзенең Кояшны сагынып елавы турында хәбәр сала иде.
Кайтырга вакыт җитте. Егетләр тордылар, әйберләрен җыйнадылар. Ләкин Степан кинәт артка каерылып карады да, лом белән бавын ташлагач, мәче сыман җилкәсен бөкрәйтеп, ярдан түбән сикерде. Тиздән ул көчәнеп югарыга бер яссы таш ыргытты.
– Тегендә куй! – дип кычкырды ул.
Солтан кая икәнлеген аңлады.
Дистә ярымлап таш белән алар теге дөнья тишеген томалап куйдылар һәм билгесез вакытка үзләрен киләчәктә котылгысыз рәвештә көтеп торган нәрсәдән араладылар. Шуның белән алар үзләренә орынган үлем сулышыннан котылдылар сыман. Үзләренең яшертен төстә тойган, күргән гөнаһларын үлем чокырына таш белән бастырып калдырдылар шикелле.
Степан менгәч, ярдан Солтан сикереп төште.
– Ал! – диде ул, өскә агач тәрене этеп менгерде.
– Нәрсәгә ул? – дип сорады Степан.
– Үзем беләм инде.
Югары калыккач, Солтан ауган нарат тамырлары актарып ташлаган урынны лом белән чокчыды да, кроссовкасы белән туфракны таптый-таптый, тәрене шунда бастырып куйды.
Бу юлы һичнәрсәне онытмаганнарын искәреп, алар үз язмышларын кыйшайган тәреләр, авыш кабер ташлары һәм исемсез каберләрнең бөкре калкулыклары яныннан югарыга алып менеп киттеләр.
Бөтенләй караңгыланды. Күктә Сириус йолдызы балкыды. Иртән Кояш җиле күтәргәнгә кадәр, олы юллардагы тузан басылды.
Олы Әшнәк – Казан
1986–1988