
Яшиселәр алда иде әле
Ястык белән түшәк тузганчы;
Мамыклары, сайрар кошлар сыман,
Гомер кыйтгаларын узганчы.
Хисләнәсе, моңланасы иде.
Күз яшьләре яңгыр булганчы,
Пышылдашу күкрәүләр белән
Мең-мең яшен белән тулганчы.
Әйтелмәгән сүзләр, якты учак булып,
Янмый инде, күмер сүрелде,
Йолдызларны ашып,
Галәмнәргә
Яшәлмәгән гомер үрелде.
Чиксез сөю сөелмичә калды
Укылмаган китап шикелле.
Исе китеп карап тора
Дөнья:
Синнән башка ятим Кешелек.
…Үләселәр алда иде әле.
2020 ел (Язучының вафатына ярты ел чамасы калып бара)