Аралык

Категория:

Ике аяк сөйләшеп киткәннәр:
– Мин хәзер – халыкара! – дигән сулы.
– Ниткән халыкара ул тагын? – дигән уңы. – Бу адәмне икәү тәпиләп йөртәбез ич әле.
– Шулай инде менә. Бот арасы – ара түгелмени? Шулай булгач, – халыкара.

Сүзләре ни белән тәмамлангандыр, анысы без фәкыйрегезгә әлегә караңгы. Тик сул аякның яңа тәгълиматында ниндидер хикмәт барлыгы шик-шөбһәсез. «Эт чаба дип, бет чаба» кебегрәк килеп чыга бугай. Бу тирә-араларда «ара» сүзе әйләнешкә кереп, күп тел чарлый, күп бармак саный торгач, аның мич аралыгы белән бот арасындагы ара мәгънәсе бетеп китте, ахрысы. Ни ара үтми, шул сүз, сарут сыман, төртә дә чыга, төртә дә чыга бит. Безнең болай да аралыкка кысылып көн күрүләребезне шул аралыкка төртәләр дә кертәләр, төртәләр дә кертәләр. Аеруча «халыкара» дигәннәре белән тинтерәтү китте. Шулай «халыкара» диюдән халык тәмам арыды инде. Халыкара киңәшмә, халыкара күргәзмә, халыкара килешү – боларның исәбе-хисабы юк, очы-кырые күренми, болар – бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез. Хәзер Татарстан җөмһүриятендә «ара» булмаган атна арасы юк. Бездә Әндри казнасы бар дип беләләрме соң? Балга җыелган чебен урынына киләләр дә төшәләр, киләләр дә төшәләр. Тәмам каныктылар. Нигә, беләләр ич: бездә тыныч, бездә, янәмәсе, муллык – коммунизм утравы, бездә – толерантлык. Түрәләребезнең дә ул утрауда Робинзон ише япа-ялгыз утырасылары килмидер, күрәсең: кая гына барып чыкмасыннар, яңадан-яңа Җомгаларны, Шимбәләрне эшлекле халыкара кунакка дәшеп кайталар.

Бездә тыныч, әлбәттә: халыкның авызын томаладылар; муллык, әлбәттә: халыкка төбе ямаулы ыштан да бик җиткән. Халыкара чараларда чабулап йөрергә халыкның барыбер арасы тар. «Халыкара»ларга кертер идең дә бит... халык кара бит ул! Ул – күп, димәк, сансыз. Ә сансызларны, гадәттә, бусагадан ары түргә уздырмыйлар, халык урыны – капка төбендәге күрше-күләнара бүрәнә.
«Халыкара»ның түрендә утырасың килсә, йә, иң кимендә, Казанда укучы берәр кара тәнле, йә сары йөзле бул; йә, артыгы дигәндә, бер уч значок учлап килеп, Кощак совхозы чәшкесеннән тегелгән бер сандык Казан тунын төяп китәрлек берәр гарәп бае бул инде син, агайне. Ә син узынма, кемсә, җәме? Мич арасындагы үз ярыгыңны бел дә – сайра, чикерткә, сайра!
Халыкара – ул сиңа кайнар көлгә тәгәрәткән бәрәңге түгел!

Бәрәңге димәктән, әүвәлтенрәк Казан базарларында халык Шәле авылы бәрәңгесен эзләп табып хәлдән тая торган иде. Хәзер исә «Сез Шәледән түгелме?» дигәнгә уңай җавап ишетсә, мурдан качкандай кире йөгерә. Нигә дисәң, безнең түрәләребез, «халыкара»ларга чабулый торгач, җөмһүриятебез базларын һолланд бәрәңгесе белән тутырды: бала башы хәтле, тиз өлгерә, имеш. Бала башы чаклы, анысы, тик эче буш; тиз дә өлгерә икән – тик моннан да тизрәк чери. Ә татар бәрәңгесе «Лорх» Татарстан җирендә генә үсәргә, үз вакытын белеп кенә өлгерергә күнеккән бит ул; татарның ашказаны фәкать татар бәрәңгесен генә кайнатырга гадәтләнгән.
Фәкыйрегезнең һолланд бәрәңгесен мисал, үрнәк иткәненә һич исегез китмәсен. Нәкъ шул бәрәңге ише, без бил бөгә-бөгә, ялвара-тилмерә әллә кемнәрне чакырып китереп, әлеге «халыкара»ларда сөйләткән бәгъзеләрнең сүзләре дә безнең аңыбызга сеңми, күңелебезгә ятмый, җаныбызга үтми ул. Нигә шунда ык итмәгәйләре, мык итмәсеннәр. Чөнки без, аралыктагы көнкүрешкә дучар ителсәк тә, безнең үз аралыгыбыздан да киңрәк ара үзебез яшәгән күк җисемендә юк ул.

Искә төште: студент чагында Дөбьязда ашлык амбары салып, кайчыга дигән агачларның кайрысын юнып ятабыз. Яныбызга көн саен бер агай килеп, күңелен бушатып китә. Бер, шулай, Җирнең үз күчәрендә дә, Кояш тирәли дә әйләнә икәнен үзебезчә раслап, дәлилләп бирдек инде.

– Әйләнә сиңа, пычагым! – диде ул. – Әйләнә торган булса, Казанга һаман монау якка гына бармыйча, анау якка да чыгып китәриек ул, оланнар!
Бу агай сиңа Һалилей йә Җордано Бруно гына түгел инде! Наданлык арасына кысылып калса да, ул үз күчәрен, ул күчәрнең какшамаслыгын, ара-тирә буталып йөрмәгәнен хәтәр яхшы белгән:
– Әйләнә сиңа, пычагым!..
Менә ул аралап маташмый инде. Ул үз-үзен кыл уртага куйган:
– Казан монау якта!

Бетте-китте.
Шулай шул.
Аралыкта ара бар барын, тик без татарларга анда тар!

Һич тә ара айкавым түгел, җәмәгать. Холык-фигылемдә ара бозу галәмәте юк. Арабыздан җил какмау, капкабыздан эт бакмау тарафдарымын. Болай да арабызга еланнар, горуһ-горуһ кереп, арага мылтык салырга гына көтеп тора. Фәкать арага кыл да сыймый, балта сабы да буш икәнлеген искәртүем. Арага салуым гына. Арадан иярүгә ни җитә, әйеме?

Ара болай ерагайганнан-ерагая барганда, ошбу сырлаганнарымны араларга тигезлек билгесе кую дип кабул кылсагыз иде.

Тик күңелне бер нәрсә тырнап тора бит әле: түрәләр бер кыйтгадан икенчесенә атна арасы дигәндә тыз-быз чабулаган арада, халык исә арасы таяк ташлам җиргә дә бара алмый интегә. Ары таба да шул рәвешчә дәвам иткән сурәттә, әлеге дә баягы сул аяк белән уң аяк арасын гына күреп калмаек дип пошынам.

Кабатларга мәҗбүрмен: аралыкта ара бар барын, тик без татарларга анда тар!