
Мәрсия
Һәркемгә “Дустым!” дидең,
“Рәхмәт!” дидең, Шаһинур;
Иҗтиһатың фидакярьлек, -
Һәр татарда шаһың нур.
Әле кичә кебек кенә
Alta mater яуладык.
Абитурдан дипломгача
Уртак ризык ялмадык.
Синнән нур бөркелә иде,
Патшасы идең нурның.
-Рәхмәт, дустым! –
Бар сүзем шул,
Гөлҗәннәттә урының.
“Сабый бала кебек җирем йоклый…
Җирем каты йокыга чумган…
Ул елмая башлый…”
Синең тәүге ошбу шигырең
Күңелемдә мәңгелек, туган!
Яшьтәшең, якташың, сабакташың, мәсләктәшең Әхәт ГАФФАР