Адәмнәрнең һәуалары

Категория:

Адәм белән Һәуа оныклары
Сез бит инде, сез бит, и Кызлар!
– Юк, – дисәгез, – сезне яратмаслар
Таллардагы песиле язлар.
Сез ләбаса – каен җиләкләре,
Сез ләбаса – җанның йолдызы.
Казык йолдызы сез рухыбызның,
Сөембикәдәй татар кызы!
Үги ана яфраклары түгел,
Сез – тәсбихның Мәрьям анасы.
Моңа ирешүләр…
и, кирәкми,
Моны фәкать җаннар танысын.
Әйләнә Җир сезнең куәт белән,
Куендагы Кояш – җылыгыз.
Сезгә бәхет бирә алган чакта
Без ир заты… качып елыйбыз.