Ислам динен өйрәнүчеләр утырышы

Кичә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының җәмгыяви фикер һәм Ислам белгечлеге бүлегендә бүгенге көндә Ислам динен өйрәнү мәсьәләләре хакында сүз барды.

Бүлек мөдире, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мәхәммәтшин дини үзбилгеләнү темасына чыгыш ясады. Ул республикадагы дини яңарыш, мәзһәбләр үзгәреше кебек мәсьәләләргә тукталды. Аның чыгышында шулай ук ауроислам, Ислам традицияләре, рус һәм татар Исламы дигән төшенчәләр тулы яктыртылды. Галим фикеренчә, Россиядә соңгы вакытта мәчетләрдә гыйбадәт кылуны рус телендә алып бару тенденциясе күзәтелә. Әлеге проблема тыңлаучылар арасында да бәхәс уятты. Чөнки әлеге күренеш бездәге мәчетләрдә дә күзәтелә башлады.

Ислам динен өйрәнүче институт галимнәре утырышта татар җәмгыятенең социаль-икътисади үсешендә Исламның роле, яңа меңъеллыкта Исламга яңача караш кебек темаларны яктыртты. Фәннәр кандидаты Рафаэль Мәхәммәтдинов Төркиядәге Ислам юнәлешләрен тикшерүе турында сөйләде. Фәридә Гаффарова «Әхмәтһади Максуди турында яңа табылган материаллар» дигән темага чыгыш ясады. Муса Бигиев, Утыз Имәни, Закир Кадыйри кебек шәхесләрнең хезмәтләрендәге Ислам проблемаларына багышланган докладлар да тыңланды.

2.05.2005

Чыганак