Әбинең балдагы

Автор:
Сөмбел Гаффарова

Әтинең әнисе Бибигайшәнең кызыл ташлы балдагын мин үземне хәтерләгәннән бирле хәтерлим. Әти әбинең үзе төшереп алган сурәтен үзе агачтан уйган рамга куеп, тимер чылбырга бакыр йөзеген һәм шушы көмеше инде каралып чыккан баолакны элеп куйган иде. Балачакта ул йөзекләр миңа сандыктан табылган хәзинә бөртекләре сыман тоела иде. Ул чылбыр янына менеп еш кына кызыл ташлы йөзекне бармагыма киеп караганым истә.
Таманмы? Юк, зур. Таманмы? Һаман юк…

Әти бакыйлыкка күчкәч, күп кенә фотоларны стенадан алдым. Ник дигәндә… Элек кечкенә Айшәбез ул бүлмәгә бер читенсенми генә керә иде. “Бибигайшә әби кайда?” дигәнгә бармак белән фотога төртеп күрсәтә иде. Ә аннары… Айшә куркып керми башлады. Бүлмәгә башын тыга да, фотоларга карый да, йөгереп китә. Фотоларны тартмаларга яшергәч кенә иркенләп керә башлады… Сәер. Чылбырдагы йөзекләр исә зәркан әйберләрем сакланган шкафка күченделәр.
Ә бер көнне тагып карасам… Таманмы?.. Таман…

Кызыл ташлы ул каралган балдакны күп мәртәбә тагып карадым. Ә бер көнне тоттым да, зәрканчыга чистартырга дип алып киттем. Балдак гаҗәеп матур икән… Бармагымнан салырга да теләмим. Әмма саклансын-каралмасын, югалмасын дип, салып куям. Аннары тагын карап алам да, урынына куям.

Башта мең төрле уй өермәсе… Шушы балдакның тарихын белмим икән. Габдрахман бабай бүләк иткәндер инде…
Әти ник бер дә чистартып карамаган микән ул йөзекне? Вакыты җиткәч, син тагарсың дип тә әйтмәде?.. Үткәннәр үткәндә калсын дигәнме? Әнисенең тормышы башкаларныкы кебек авыр булганга, аның йөзеге аша миңа да күчмәсен дигәнме?..

Мин Бибигайшә әбине фото аша гына күрдем. Ул балдак тә миңа әбинең йөзеге булуы белән кадерле түгел шул…
Кулына фотоаппарат тоткан әти күз алдына килә. Әнисен фотога төшереп, рамын үз кулы белән ясап, әнисенең бармакларындагы йөзекләрне чылбырга элеп куйган… әти бармаклары күз алдына килә.
Әтиле тормышыбыз төрле булды. Истә яхшы хатирәләр генә калды. Йөзекле, уелган агачлы, фотолы…