
- Йолдыз, нишләп алар китәләр?
- Мин дә моның турында уйлаган идем. Шундый фикергә килдем. Җәннәт – ул бер-берсен монда - җирдә тапкан һәм яраткан кешеләр, бер-бер берсенә сарылып, бер-берсен ычкындырмыйча кочаклап тору урыныдыр. Анда без беркая ашыкмаячакбыз, эшкә барасы юк, аерылып торасы юк. Кочаклашып торачакбыз. Бербөтен булып кочаклашып торачакбыз. Оҗмах – яратканнарың куенында булудыр ул.
⠀
Ә бу фото миңа бик кадерле. Язучы Әхәт Гаффар белән тәнкыйтьче Фәрвәз Миңнуллин киләчәктә кызлары якын дуслар булыр дип уйлап та карамыйлар бит.