
Әти: Кая, керәле! Төшерәле шуларны!
Әти урамнан, су буеннан алып кергән табигать нигъмәтләрен өстәл өстенә төзеп куйган. Мин шуларны тегендә-монда эткәләп, әтинең кәгазьләре күренерлек итеп композиция ясаган булдым.
Гөмбә, җиләк, чикләвек яратты - үткәненә илткәнгәдер...
Әти исән чакта өйдә кыр чәчәге, балан, сырганак, гөлҗимеш, юкә чәчәге, гөмбә булыр иде...