
5 нче гыйнвар көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә китап күргәзмәсе оештырылды. Ул язучы һәм публицист Әхәт Гаффарга 75 ел тулуга багышланды. Әхәт ага күренекле язучы, драматург, публицист, тәнкыйтьче, шагыйрь, әдәби журналист. Аның «Әҗәт», «Язлар моңы», «Энә күзе», «Богау», «Дәрья башы», «Яшиселәр алда иде» кебек дистәләгән роман һәм повестьлары укучылар тарафыннан яратып укыла. Өстәвенә, ул – әкиятче дә. «Юынмый торган балык», «Мунча яратучы бака», «Суалчан кунакка бара» әкиятләре балаларга бик таныш.
2024 ел